Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар…
Сан Франциско татарлары милли ризыклар сатып акча җыйды

Узган ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Бу хакта зурлап мәкалә язган идек, бүген аннан фотоларны карарга тәкъдим итәбез.

Тарихи мәгълүматларга күрә, Калифорния якларына беренче татар 1923 елда килә. 1950-60 елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан татарлар Калифорниягә килеп төпләнә башлый. 20ләп татар җәмгыять оештырып җибәрә, җитәкчеләрен дә сайлый.

Тулы фотогалерея 👉монда

@azatliqradiosi
👍9❤3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Украина гадәттән тыш хәлләр эшләре хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз һәм 10 яшьлек баланың мәетләрен Богодухов шәһәрендә йорт җимерекләре арасыннан чыгарганнар. Тагын өч кеше җәрәхәтләнгән.

🔸Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә, ким дигәндә бер кеше һәлак булган. Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итүенчә, күп катлы йортка, газүткәргечкә һәм машиналарга зыян салынган.

🔸Израил АКШны Иранның ракет програмына кагылышлы корылмаларга мөстәкыйль рәвештә һөҗүм ясарга әзер булуын кисәткән. Әгәр Тәһран баллистик ракетлар мәсьәләсендә «кызыл сызык»ны узса, Израиль моны эшләргә мөмкин дип белдергән. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларга сылтама белән The Jerusalem Post басмасы яза.

🔸Белгородта өйләргә җылы бирү өлешчә торгызылган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, 61 йортта әле дә җылы юк. Кичә украин дроны һөҗүменнән соң ул 80 меңгә якын кешенең җылысыз калуын әйткән иде.

🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашкан. Кәрим Хәкимов Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Истәлек тактасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Русия вәкиллеге бинасына куелган дип яза "Реальное время".

@azatliqradiosi
❤2👎1
Көн язмасы: Уфага техник белем алырга 240 Кытай студенты килә. Бу нәрсәгә китерә ала?

Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны. Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?

Сәясәт белгече, Берлиндагы Русия һәм Евразияне өйрәнүче Карнеги үзәгенең фәнни хезмәткәре, Кытайның тышкы сясәтен өйрәнү белән шөгыльләнүче Темур Умаров әлеге хезмәттәшлекнең уңай якларын да, Башкортстанга китерә алырдай куркынычларын да күрә.

Аның сүзләренчә, бу Уфа университеты өчен отышлы, чөнки алар валюта кереме ала, халыкара эшчәнлек күрсәткечләрен арттыра. Бүгенге Русия күзлегеннән караганда, Кытай университетлары белән хезмәттәшлек итүдә әлегә нинди дә булса проблемнар көтелми, ди белгеч.

Умаров фикеренчә, Чанчжоу белән хезмәттәшлек Башкортстанга заманча технологияләргә, машиналарга һәм җиһазларга чыгу мөмкинлеге бирә ала. Аеруча 2024 елдан соң, әмма чынлыкта инде 2014 елдан башлап, Русиядә Көнбатыш технологияләрен алмаштыру процессы бара. 2016 елдан Кытай Русиянең төп экспортерына әверелде, бу рольдә Германияне алыштырды, һәм бүген Русиядә кулланылган технологияләрнең күпчелеге — кытайныкы.

Әмма куркынычлары да бар.

✔️Беренчесе - Башкортстанның Кытай өчен инфраструктурага әйләнеп калуы.
✔️Икенчесе —галимнәрне ФСБ һәм контркүзләү оешмаларының күзәтеп торуы
✔️Өченче куркыныч — интеллектуаль милекне саклау.

Бу һәм башка куркынычлар турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👎3❤2👍1
⚡️Татарстанда хөкүмәт йортының торак-коммуналь һәм транспорт өчен җавап бирүче бүлеге җитәкчесе 61 яшьлек Фаил Салихов тоткарланган

Бизнес Онлайн язуынча, аны ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнәләр. Шулай ук бу эш нигезендә шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган.

Салихов төнне сак астында уздырган, ул кичә тоткарланган. Казандагы һәм Чаллыдагы йортында тентү узган. Бүген мәхкәмәдә чикләү чарасы каралачак.

Аның тоткарлануына 2023 елда ике эшмәкәр арасындагы низаг сәбәп булган. Чыганаклар аларның исемнәрен ачыкламый, тик билгеле булганча алар миллионнарча сум аркасында арбитраж мәхкәмәсендә тартышкан.

Бәхәс озакка сузылган, һәм эшмәкәрләрнең берсе мәхкәмә даирәсендәге танышларының элемтәләреннән файдаланырга булган. Аны "мәсьәләләрне хәл итүче" дип аталган арадашчыларның берсе белән таныштырганнар, әлеге кеше мәсьәләне 2,5 миллион сумга хәл итәчәгенә ышандырган. Арадашчы акчаны алган, ләкин уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган. Мәхкәмә карары икенче тараф файдасына чыгарылган. Ә эшмәкәр арадашчыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, тегесе баш тарткан. Шуннан эшмәкәр шикаять язган. Арадашчыны шимбә көнне тоткарлаганнар һәм сорау алу вакытында ул акчаны Фаил Салиховка тапшыруын әйткән.

Бу маддә нигезендә Фаил Салиховка 7 елдан 12 елга кадәр төрмә яный.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…
Уфада тулай торакта студентларга һөҗүм иткән үсмер кулга алынган

Уфа мәхкәмәсе тулай торакта Һиндстаннан килгән студентларга һөҗүм иткән 15 яшьлек үсмерне ике айга кулга алган. Үсмер мәхкәмәдә гаебен таныганын һәм үкенүен әйткән.

7 гыйнварда Уфадагы медицина университеты тулай торагында үсмер анда яшәүче студентларга пычак белән һөҗүм иткән һәм дүртесен яралаган иде. Һөҗүм итүче неонаци тарафдары булган, дип яздылар.

Бүген хөкүмәт утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада неонаци белән массакүләм авыру юк, дип белдергән. Бу хакта "Коммерсант" яза.

— Минемчә, бездә неонаци белән массакүләм авыру юк. Бер очрак кына булды, без аны күздән ычкындырганбыз. Андый хәл килеп чыккач, хәзер инде эшләргә кирәк, — дип китерә Хәбировның сүзләрен ТАСС.

@azatliqradiosi
❤1🔥1