Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак
Бу хакта алар үзләренең Телеграм-каналында язды.
Шул ук вакытта төркемнең лидеры Ринат Рамазанов Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашкан иде. Аның абыйсы ихтыяри буларак сугышка китте.
AY YOLA төркеменең беренче чыгышы Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстан, Маҗарстан һәм Германиягә барачак.
▪️2025 елны Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды.
@azatliqradiosi

🤮8❤3👎3
❗️Европаның биш иле Алексей Навальныйның колониядә эквадор бакасы агуы белән үтерелүен раслады
Русия оппозиция лидеры Алексей Навальныйның Көньяк Американың агач бакасының тиресеннән алынган агу белән үтерелүе турында беренче булып үз чыганакларына сылтама белән The Insider хәбәр итте.
Әлеге нәтиҗәгә Навальныйның үтерелгәннән соң гаиләсе тарафыннан читкә чыгарылган биоматериал үрнәкләрен анализлаган Британия, Швеция, Франция, Германия һәм Нидерланд лабораторияләре килгән. Бу хакта The Insider хәбәреннән соң биш илнең уртак белдерүендә дә әйтелде. Документта Навальныйның үлемгә китерүче токсин белән агулануы турында «ышаныч»лы төстә белдерелә, чөнки аның үрнәкләрендә «эпибатидин булуы ышандырырлык рәвештә расланды» диелә.
«Эпибатидин — Көньяк Американың агач бакаларында булган токсин, диелә биш илнең белдерүендә. — Ул Русиядә табигый шартларда очрамый. Русия хакимияте Навальный табигый үлем белән үлде дип белдергән иде. Әмма эпибатидинның агулыгын һәм симптомнарны исәпкә алганда, ул агулаудан үлгән. Навальный тоткынлыкта вафат булды, бу исә Русиянең аңа әлеге агу белән агулау өчен чаралары да, мотивы да, мөмкинлеге дә булганын аңлата», диелә.
Белдерү авторлары 2018 елда Сейлсбери шәһәрендә Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә каршы ясалган һөҗүмне, шулай ук 2020 елның җәендә Алексей Навальныйны агулау омтылышын искә ала.
Навальныйның биоматериал үрнәкләрен Русиядән ничек итеп чыгара алулары әлегә билгесез булып кала. Коррупциягә каршы көрәш фондының элекке мөдире Иван Жданов Telegram-да «Анализ өчен Навальныйның биоматериалларын чыгарырга ярдәм иткән кешеләр — чын каһарманнар» дип белдерде.
Ике ел элек Юлия Навальная иренең үлеме турында Мүнһендә иминлек конференциясендә хәбәр иткән иде.
Бүген Навальная The Insider хәбәрен раслады һәм иренең үлеме өчен җаваплылыкны Русия президенты Владимир Путинга йөкләде.
«Мин иремне агулауларына беренче көннән үк инанган идем, әмма хәзер моңа дәлилләр бар: Путин Алексейны химик корал белән үтерде. Ике ел дәвамында җентекле эш алып барганнары һәм хакыйкатьне ачканнары өчен Европа илләренә рәхмәтлемен», дип язды Юлия.
▪️Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Харп бистәсендәге «Полярный волк» колониясендә үлде. Бу хакта Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Русия ФСИН идарәсе хәбәр итте. Оешма белдерүенчә, сәясәтче «йөреп кергәннән соң үзен начар хис иткән һәм шунда ук диярлек аңын югалткан», ә реанимация чаралары нәтиҗә бирмәгән.
▪️Навальныйның гәүдәсен тикшерүчеләр аның әнисенә бары тик 24 февральдә генә бирде. Сәясәтчене 1 мартта Мәскәүдәге Борисов зиратында җирләделәр.

😱5❤3
Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Әпипә" дип исемләнгән күргәзмә баруы турында язган идек
Күргәзмәдә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.
Гүнәш эмигрант тарихларында чорга бәйле уртак яклар да, аермалар да бар, ди.

— Безнең гаиләдә татар мәдәниятенә караган бик күп әйбер сакланып калган. Үзем дә шаккаттым, бу — зур байлык. Үзем дә татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үстем. Һәрвакыт безгә кунаклар килсә дә яки без кунакка барсак, туганнар истәлекләрен сөйләде, мин шуларны тыңлап, сеңдереп үстем. Тел дә югалмады, әби-бабайларым Кытайда, аннары Төркиядә яшәсә дә үз татар ризыкларын пешерде. "Әпипә" күргәзмәсе — шул истәлекләрнең кино кадрлары кебек, тулы бер милләт һәм аерым кешеләрнең хәтер коридорлары буйлап сәяхәт, — дип дәвам итә сәнгатькәр. — Күргәзмәдә безнең туганыбыз Сания апаның истәлеген тыңлап була. Ул мине тетрәтте. Дөрес, аларның һәрберсе авыр, куркыныч юл узган. Сания апа Маньчжуриядәге сугыш елларында булган хәтирәсен сөйли, ул вакыттагы яшәү шартлары авыр булганын искә ала. Аларның могҗиза белән исән кала. Ул әнисенең сөйләгәннәренен үзе кичергән хәлләр итеп сөйли. "Без гаилә белән кырдан кайта идек, янәшәбездә атларыбыз бар һәм гитара. Ул вакытта Кытайда инде урыс гаскәрләре. Юлда кинәт безне урыс гаскәриләре туктатты. Безне аталар дип уйладым. "Арбадан төшегез!"дип боерык бирде. Шул мизгелдә кечкенә улым гитараны күтәреп, урыс солдатына урысча эндәшеп: "Моны нишләтим?" — дип сорады. Күрәсең, солдат үзенең яшьлек елларын искә төшергәндер — Аллаһ безне саклады, аның күңелен йомшартты. "Ярар, үз юлыгыз белән китегез", — диде ул. Мин балаларны соңгы тапкыр күрәм дип уйладым, әмма без котылдык. Кем белә, бәлки, бөтен бер дөнья сугышы вакытында шушы гитара безне генә саклап калган бердәнбер очрак булгандыр. Гомер бетмәгән булып чыкты, без Төркиягә китеп сакланып калганбыз". Менә шушындый тарихларны тыңлап үскән кеше мин", ди күргәзмәне оештыручы Гүнәш Төркол.
Гүнәш эмигрант тарихларында чорга бәйле уртак яклар да, аермалар да бар, ди.
— Безнең гаилә 1950 нче елларда Төркиягә килгәндә җитди икътисади кыенлыклар кичергән, әмма зур тырышлык һәм хезмәт ярдәмендә тиз арада аякка баскан, гаиләләренә киләчәк кора алганнар. Туганнарның бер өлеше соңрак Америкага яки Европа илләренә күченгән. Калганнары исә бүгенге көнгә кадәр үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек рухында яши. Үҗәтлек, тырышлык, гыйлемгә омтылу. Төркиядәге татар мөһаҗирләрен, бәлки, шушы сыйфатлар билгелидер, башкалардан аерып тотадыр, — диде ул
@azatliqradiosi
❤6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Гашыйклар көнендә бүләкләр тарату вакытында этеш-төртеш барлыкка килү аркасында ике кеше зыян күргән
Уфаның "Планета" сәүдә-күңел ачу үзәгендә «7000 шар» чарасын оештырганнар. Шарларның 20сенә бүләк сертификатлары салынган булган. Барлык шарларны да зур йөрәк рәвешендәге челтәргә бәйләп, халык өстенә җибәргәннәр.
Шул бүләкләр өчен этеш-төртеш нәтиҗәсендә 12 яшьлек бала һәм 27 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Икесен дә хастаханәгә озатканнар. Кызның хәле — уртача авырлыкта, балага гипс салганнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр, дип яза RusNews телеграм-каналы.
Видео: Astra

😁7🤡3❤1
1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә.
Иң мөһим һәм аяныч фактларны рәсемнәргә җыйдык ☝️
Шулай ук аның оныгы Әлфия Атласи совет чорында бабасына карата өйдә һәм мәктәптә мөнәсәбәтнең нинди булуы, Һади Атласи нәселенең язмышы турында сөйләгән иде.
👉Аны монда укый аласыз https://smarturl.click/e0glX

❤8
Истанбулда татар мөһаҗирләренә багышланган күргәзмә эшли
"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.
Калган 12 фото һәм алар турында мәгълүматны Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә таба аласыз.
Кереп карап чыгыгыз.
Русиядән VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/y6X2d

❤2
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1