Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә.

Иң мөһим һәм аяныч фактларны рәсемнәргә җыйдык ☝️

Шулай ук аның оныгы Әлфия Атласи совет чорында бабасына карата өйдә һәм мәктәптә мөнәсәбәтнең нинди булуы, Һади Атласи нәселенең язмышы турында сөйләгән иде.

👉Аны монда укый аласыз https://smarturl.click/e0glX
❤8
Истанбулда татар мөһаҗирләренә багышланган күргәзмә эшли

"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.

Калган 12 фото һәм алар турында мәгълүматны Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә таба аласыз.
Кереп карап чыгыгыз.

Русиядән VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/y6X2d
❤2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Хәерле иртә, хөрмәте укучыларыбыз! Бүген 16 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина Брянскида энергетика объектларына һөҗүм ясаган, төбәк башлыгы Александр Богомаз хәбәр итүенчә, өлкәнең бер өлеше җылысыз һәм утсыз калган.

🔸17–18 февральдә Женевада узачак Русия, Украина һәм АКШ сөйләшүләрендә энергетик тынлык мәсьәләсе каралачак, дип яза ТАСС үз чыганагына сылтанып.

🔸Маҗарстан һәм Словакия Хорватиядән Adria үткәргече аша Русиядән нефть транзитына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән.

🔸Трамп Нетаньяһу белән очрашу вакытында Израилнең Ирандагы объектларга һөҗүмнәрен хуплаячагын әйткән, дип хәбәр итә CBS News чыганакларына таянып.

🔸АКШ Баш прокуратурасы финансист Джеффри Эпштейн эше материалларында телгә алынган 300 танылган кеше һәм сәясәтче исемлеген бастырды.
❤3
Вафирә Гыйззәтуллинаның юбилее узды. Дәүләт аны искә алмады

Татарстан, татар халкының хокуклары өчен көрәшкән сәнгатькәрнең тууына 80 ел тулды, әмма аны зурлап искә алу булмады. Җырчы гомер буена Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән булса да, туган сәхнәсендә аны искә алмадылар.

Татарстан мәдәният министрлыгының Телеграм каналында да ләммим, рәсми сәхифәсендә дә искә алу юк.

Казанда бердән-бер чараны кызы Камилә оештырды. "Чулпан" мәдәният йортында бушлай кичә узды. Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алуда аның белән бергә эшләгән җырчылар да, яшьләр дә чыгыш ясаган.

"Вафирә зур җырчы булды. Кызганыч, бүген Вафирә Гыйззәтуллина суверенитет өчен көрәшүче итеп кенә кабул ителә, шуннан куркалар бугай. Бүген ул уңайсыз шәхес", дип сөйләде аның чордашы Азатлыкка.

"Гыйззәтулиинаны лаеклы искә алмавыбыз безгә оят булырга тиеш, — дип сөйләде аның белән милли хәрәкәттә йөрүче шәхес. — Бүген барыбыз да "Туган тел" белән татар чараларын тәмамлануына аптырамыйбыз да. Әмма аны гадәткә нәкъ Вафирә Гыйззәтуллина кертте. Бөтен татар иҗтимагый съездында ул аны җырлады. Бернинди дә сценарий юк иде. Үзе уйлады, чыкты, җырлады. Халык торып басты. Вафирә Чечняга сугышка Татарстан балаларын җибәрмибез дип плакат тотып чыккан кеше. Протест йөзеннән Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты. Татарстан Конституциясен яклап трамвай юлларына яткан шәхес. Татар мәктәпләре кирәк дип даими сөйләгән кеше".

🔻Вафирә Гыйззәтуллина ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты. 1990нчы еллар башында Татарстанның бәйсезлеген яулап йөрүчеләр рәтендә булды.
2001 елда юл казасында һәлак булды.

Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nVzZW
❤10👍9😢1
2025 елда ватандашларны кайтару програмы белән Русиягә 26,7 мең кеше күченгән — бу бер ел элек белән чагыштырганда 16%ка кимрәк

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтанып “Ведомости” яза.

2024 елда шундый 31,7 мең кеше теркәлгән булган.

2025 елда бу програмны күбрәк Казакъстан һәм Кыргызстан кешеләре кулланган.

Статистика күрсәткәнчә, ватандашларны күчереп урнаштыру програмы белән Русиягә күченүчеләр саны 2022 елдан бирле кими бара.

Мондый програм Татарстанда да эшли. 2024 елгы саннарга караганда, 2021 елда 1433 кеше, 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илләрдән республикага кайтып урнашкан.

2025 елда 300 кеше кабул ителәчәк диелгән иде, чынлыкта күпме булуы турында әлегә әйтелмәде.
Чаллы ветераннар шурасы: Украина сугышында катнашкан 74 меңнән артык кешегә медицина һәм психологик ярдәм кирәк булачак

Чаллы (Татарстан) шәһәр шурасы депутаты, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" берлеге рәисе Шамил Әюпов республика башлыгыннан сугыш ветераннары госпитале өчен өстәмә бина сорады. Бу хакта ул шәһәр шурасының хисап сессиясендә белдерде.

"Көн саен СВО (Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый - ред.) ветераннары мөрәҗәгатьләре күбәя. Хәзерге матди-техник база һоспиталь алдында торган бурычлар күләменә инде туры килми. Без барлык сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Шул вакытка без медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары саны 74 мең кешедән артачак дип фаразлыйбыз, — дип китерә Әюпов сүзләрен chelny-biz басмасы.

Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышына күпме кеше китүе билгеле түгел. Сугыштагы югалтуларны санаучы журналистлар һәм тикшерүчеләр үлүчеләр белән Татарстан Русиядә икенче урында бара дип белдерә. Беренче урында - Башкортстан.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат караганда, 16 февральгә Татарстаннан сугышта барлыгы 7 717 кеше һәлак булган. Чынлыкта саннар зуррак, чөнки югалтуларны хакимиятләр яшерә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤪3❤2🎃1