2025 елда ватандашларны кайтару програмы белән Русиягә 26,7 мең кеше күченгән — бу бер ел элек белән чагыштырганда 16%ка кимрәк
Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтанып “Ведомости” яза.
2024 елда шундый 31,7 мең кеше теркәлгән булган.
2025 елда бу програмны күбрәк Казакъстан һәм Кыргызстан кешеләре кулланган.
Статистика күрсәткәнчә, ватандашларны күчереп урнаштыру програмы белән Русиягә күченүчеләр саны 2022 елдан бирле кими бара.
Мондый програм Татарстанда да эшли. 2024 елгы саннарга караганда, 2021 елда 1433 кеше, 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илләрдән республикага кайтып урнашкан.
2025 елда 300 кеше кабул ителәчәк диелгән иде, чынлыкта күпме булуы турында әлегә әйтелмәде.

Чаллы ветераннар шурасы: Украина сугышында катнашкан 74 меңнән артык кешегә медицина һәм психологик ярдәм кирәк булачак
Чаллы (Татарстан) шәһәр шурасы депутаты, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" берлеге рәисе Шамил Әюпов республика башлыгыннан сугыш ветераннары госпитале өчен өстәмә бина сорады. Бу хакта ул шәһәр шурасының хисап сессиясендә белдерде.
"Көн саен СВО (Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый - ред.) ветераннары мөрәҗәгатьләре күбәя. Хәзерге матди-техник база һоспиталь алдында торган бурычлар күләменә инде туры килми. Без барлык сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Шул вакытка без медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары саны 74 мең кешедән артачак дип фаразлыйбыз, — дип китерә Әюпов сүзләрен chelny-biz басмасы.
Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышына күпме кеше китүе билгеле түгел. Сугыштагы югалтуларны санаучы журналистлар һәм тикшерүчеләр үлүчеләр белән Татарстан Русиядә икенче урында бара дип белдерә. Беренче урында - Башкортстан.
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат караганда, 16 февральгә Татарстаннан сугышта барлыгы 7 717 кеше һәлак булган. Чынлыкта саннар зуррак, чөнки югалтуларны хакимиятләр яшерә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤪3❤2🎃1
Хөкем ителгән Уфа активисты Ольга Комлевага диабет даруларын бирмиләр
Сәламәтлеге өчен мөһим дарулар булмавы турында аның ире Вячеслав Комлев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, мәсьәлә хәл ителмәсә, Комлева ачлык игълан итәргә әзер.
▪️Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.

🤬5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды.
Ул 8 мартка кадәр эшли.
"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана.

🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дрон һөҗүмне куркынычы тәртибе гамәлдә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дүрт дронның Минзәлә юнәлешендә очуы турында хәбәр иттеләр. Дроннарны Татарстанның Зәй районы Кәдек авылы өстендә күргәннәр.
🔸Казан, Уфа, Түбән Кама һава аланнары эшләми торды. Уфадан әле дә бу чикләү алынмаган. Казанда 18 рейс тоткарлана.
🔸Бүген Женевада Русия, Украина һәм АКШның өч яклы очрашуы башлана. ТАСС язуынча, Русия делегациясе Женевага 9 сәгать очкан, чөнки дустанә булмаган илләрне урап узган. Швейцариягә Италия күгеннән кергәннәр.
🔸Путин зур сәяси эшләрдә катнашкан берничә хөкемдарның вазифасын күтәрү турында фәрман имзалады. Алар арасында «Баймак эше» хөкемдары да бар.

❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә. Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум…
Татарстан Югары мәхкәмәсе Фаил Камаев хөкем карарын үз көчендә калдырды
Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевка карата прокуратура һәм яклау ягы биргән апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәде.
Алар шартлы мөддәт сораган иде, әмма түбәндәге мәхкәмә карары үзгәрешсез калды.
Узган елның ноябрендә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Камаевны кырыс тәртипле колониядә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 6 млн сум штрафка хөкем итте. Прокуратура исә, элекке түрәнең тикшерү белән килешү төзеп аны үтәвен исәпкә алып, шартлы җәза сораган иде. Шулай да мәхкәмә Камаевны җәмгыятьтән аермыйча төзәтү мөмкин түгел дип тапты.
Камаев 2024 елда тоткарланды. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән диелде.
Ул башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде.
Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде. Аның Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы сөйләве әйтелде.

🤯1
Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннән кимендә 50 мең сугышчы үлгән
Бу хакта "Idel.Реалии" басмасы алып барган хисапта әйтелә. Исемлеккә Идел буе федераль бүлгесе һәм Әстерхан өлкәсе керә.
Иң күп һәлак булучылар - Башкортстаннан.
Төбәкләрдә һәлак булганнар саны:
Башкортстан – 9 042 кеше;
Татарстан – 7 763 кеше;
Пермь крае – 5 277 кеше;
Сарытау өлкәсе – 5 068 кеше;
Самар өлкәсе – 3 364 кеше;
Оренбур өлкәсе – 3 057 кеше;
Киров өлкәсе – 2 762 кеше;
Удмуртия – 2 731 кеше;
Түбән Новгород өлкәсе – 2 628 кеше;
Ульян өлкәсе – 1 810 кеше;
Әстерхан өлкәсе – 1 685 кеше;
Чуашстан – 1 634 кеше;
Мари Иле – 1 263 кеше;
Пенза өлкәсе – 1 253 кеше;
Мордовия – 665 кеше.
Русия хакимияте сугышта һәлак булучылар санын ачыктан-ачык игълан итми. Журналистлар бу мәгълүматны ачык чыганаклардан җыя, чын саннар күбрәк.
👉 Тулырак монда укыгыз.

😱2🎉1
1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды.
Бу корылтайга барлыгы 620 делегат сайлана. Корылтай ачылышына сайланганнарның 586-сы килеп җитә. Русия төбәкләреннән һәм ул вакыттагы Советлар Берлеге республикалары булган Литва, Латвия, Беларус, Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан татарларыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук бу чарага кырым татарлары төркеме килә.
Ул вакытларда Казанның иң яхшы һәм халык иң күп сыя торган бинасын – Камал театрын алу да җиңел булмаган. Бина өчен оештыручылар обком кешеләре белән караңгы төнгә кадәр бәхәсләшкән. Алайса, Мәрҗәни мәчетендә үткәрәбез, дигәч кенә рәсмиләр ризалык биргән.
Милли мәдәни җанлану нәкъ шул вакытта башланып китте.
"Шул корылтайдан соң татар мәктәпләре ачылды", дип искә алган иде галим Фәрит Солтанов.
Бүгенге көндә Татар милли хәрәкәте тарихта гына калды, ул елларда яуланган җиңүләр дә бетте, дип белдерүчеләр юк түгел.
📷Корылтайны оештыручылар
@azatliqradiosi

😢9❤4🙏2🥴1
Русия Дәүләт думасы операторларны ФСБ таләбе белән элемтәне өзәргә мәҗбүр итте
Русия Дәүләт думасы "Элемтә турында"гы канунга кертелгән төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмәләр Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) теләсә кайсы төбәктә һәм теләсә кайсы вакытта элемтәнең теләсә нинди төрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк.
Документ нигезендә, операторлар ФСБ таләп иткән очракта хезмәт күрсәтүне туктатып торырга мәҗбүр булачак. Бу Русия президентының норматив хокукый актларында каралган очракларга нигезләнәчәк.
Башта канун өлгесенә ФСБның "ватандашлар һәм дәүләтне куркыныч янаулардан саклау максатыннан" элемтәне чикләү турында "үтенечләр" җибәрә алу мөмкинлеге кертелгән иде. Әмма икенче укылышка "үтенеч" сүзе "таләп"кә алыштырылды, ә халыкны "янаулар куркынычыннан" саклау турындагы өлеш тулысынча алып ташланды.
"Первый отдел" оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк. "Бу, киресенчә, президентның кулларын бәйсезрәк итә, чөнки мондый очракларны ул үзе билгеләячәк", дип белдерде Смирнов "Агентство"га биргән аңлатмада.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Русия Дәүләт думасы операторларны ФСБ таләбе белән элемтәне өзәргә мәҗбүр итүче канун кабул итте
“Первый отдел” оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк.
🖕2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә. Иң мөһим һәм аяныч…
Казанда Һади Атласи һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар
Казанда бер төркем татар зыялылары, Аксакаллар шурасы әгъзалары Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында Һади Атласи һәм аның көрәштәшләрен искә алып, рухларына багышлап дога кылды. Бу хакта Facebook битендә язучы Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.
“Ни кызганыч, бүгенге көндә Казанда Атласилар фаҗигасен хәтерләтүче бер истәлек билгесе дә юк. Нахакка атып үтерелгән бу татарларның каберләре дә юк. Югыйсә, аларга хөкем карары чыгарылган Менжинский клубы диварына ( хәзер анда Рус мәдәнияте үзәге) золым корбаннарының исемнәре язылган истәлек тактасы куярга була иде бит!
Кичер безне, Атласи! Кичерегез, атылган татарлар!”, ди Бәйрәмова.
▪️1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә.

❤5🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанга күрше Чуашстан республикасында ике дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев белдерде. Беренче очракта дроннар Чабаксар шәһәренең Новоюжный районында һәм Чебоксары бүлгесендә (Яуши бистәсендә) бәреп төшерелгән. Берничә машинага зыян килгән. Иртәнге сәгать 7дән соң Николаев дроннарның кабат һөҗүме турында хәбәр итте. Әмма нәтиҗәләр турында ачыклык кертмәде.
🔸Татарстанда да 3.49 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Росавиация Казан һава аланын ябып торды. Барлыгы 11 очкыч тоткарланган, икесен бөтенләй җибәрмәгәннәр дип хәбәр итә Бизнес Онлайн басмасы.
🔸Женевада Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр Русия вәкиллеге җитәкчесе Владимир Мединский позициясе аркасында көрчеккә терәлде, дип яза ике чыганакка таянып Axios басмасы. «Интерфакс»ның Русия тарафыннан булган чыганагы кичәге очрашуны «бик киеренке» дип атаган. Якынча алты сәгать дәвам иткән сөйләшүләр бүген дә дәвам итәчәк.
🔸Күптән түгел "ят агент дип танылган «Открытое пространство» проекты ябыла. Бу хакта аңа нигез салучы Александра Крыленкова игълан итте. Ул проект эшчәнлегенә катнашы булмаган кешеләрнең дә исемлеккә кертелүен әйтте. «Открытое пространство» 2012 елдан бирле эшләп килде һәм активистларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнде.
🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары беренче тәрәвихны укыячак, иртәгә ураза керәчәк. Кайбер илләрдә мөселманнар уразага бүген керде, чөнки Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте.

❤1
⚡️Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тоткарланган.
Однажды в Башкирии Телеграм-каналы язуынча, аны бүген иртән өендә тоткарлаганнар.
Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли.
▪️30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика дәүләт академия симфоник оркестрының баш мөдире Артур Назиуллин һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе мөдире Алмаз Сәетовны тоткарлаган иде.
▪️Былтыр «Мәдәни програмнар дирекциясе» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм «Башкортстан» дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин кулга алынды. Алар йорт сагында утыра.
📷Однажды в Башкирии

👏4😨2
🕌Көн язмасы: Мигрантлар белән тулган Русия мәчетләрендә татарлар хуҗамы яки кунакмы?
Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. Кайбер илләрдә мөселманнар беренче тәравих намазын инде кичә укыды һәм бүген уразага керде. Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары исә беренче тәравихка бүген җыелачак, ә уразаны иртәгә башлаячак.
Рамазан — күпләр көтеп алган, күңелләрне дулкынландырган ай. Бу чорда ифтар мәҗлесләре үткәрү, бер-береңә авыз ачарга йөрү, мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку, сәдакалар бирү күркәм бер гадәткә әйләнә. Русия төбәкләрендә дә мәчетләрдә бу айга алдан ук әзерләнәләр, ифтарлар оештыру мәсьәләләре хәл ителә, ярдәм җыю башлана.
Элек-электән мәчет татарлар өчен намаз уку урыны гына түгел, ә җәмәгать җыела торган үзәк тә булган. Анда балаларга исем кушканнар, ашлар уздырганнар, никахлар укытканнар. Бу эшләрнең барысын да гадәттә татарча алып барган имамнар башкарган. Мәчет милли тормышның аерылгысыз өлеше саналган. Русиядән күчеп киткән татарлар да яңа җирдә беренче булып мәчет, мәктәп салган.
Соңгы елларда исә Русия төбәкләрендә мәчетләрдәге тел һәм мәдәни мохит күзгә күренеп үзгәрә. Кайбер урыннарда татар имамнарын башка милләт вәкилләре алыштыра башлады, җитәкчелеккә дә алар килә.
Сәясәт белгече, "Нерусский" телеграм-каналы авторы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны кими, шуңа күрә алар мәчетләрдә дә азая. Аның сүзләренчә, элек Мәскәү мәчетләрендә татар бабайлары өчен булса да вәгазьләр татарча укылган. Хәзер исә татарлар мәчеттәге мөселманнарның 5–10 процентын гына тәшкил итә, ә татарча сөйләшүчеләр тагын да азрак.
Мөхәммәтов татарларның мәчетләргә сирәгрәк йөрүен дә исәпкә алырга чакыра. 1990нчы еллардан башлап мәчетләргә Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия мөселманнары активрак йөри башлый, шул сәбәпле тел мохите чуарлана.
Шул ук вакытта тарихчы Альфред Бустанов бу хәлне табигый процесс дип бәяләгән иде.
Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

❤1👍1🔥1
Ханты-Манси автоном бүлгесенең (ХМАО) Түбән Варта районы мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашын 30 мең сум штрафка тарткан һәм Русиядән чыгарып җибәрү турында карар кабул иткән.
Мөселман канунсыз миссионерлык эшчәнлегендә гаепле дип танылган. Бу хакта ХМАОның берләштерелгән мәхкәмәләренең матбугат хезмәтенә сылтама белән Islamnews хәбәр итә.
Үзбәкстан ватандашы төбәктә вахта ысулы белән эшләгән һәм тулай торакта яшәгән. Аңа каршы күршесе шикаять иткән. Шуннан полиция тикшерү башлаган һәм мәхкәмә аңа штраф салган һәм илдән чыгарып җибәрергә карар кылган.

«Ислам динен тотучы Үзбәкстан ватандашы көн саен биш вакыт миссионерлык эшчәнлеге алып барган, ягъни “Намаз” дини йоласын үтәгән. Бу гамәл җәмәгатьчелеккә ачык килеш үткәрелгән, чөнки бүлмә ишеге ачык булган, тулай торакта яшәүчеләр һәм өченче затлар ирекле кереп йөри алган. Шул ук вакытта ул бернинди дини оешмада тормаган, теркәлү документлары булмаган. Шулай ук тулай торак бүлмәсендә ул өченче затларга, анда яшәүчеләргә, үзенең дини тәгълиматы һәм карашлары турында сөйләгән, дини китабын шунда саклаган, әлеге әдәбиятны теләсә кем карый алган», диелә хәбәрдә.
Үзбәкстан ватандашы төбәктә вахта ысулы белән эшләгән һәм тулай торакта яшәгән. Аңа каршы күршесе шикаять иткән. Шуннан полиция тикшерү башлаган һәм мәхкәмә аңа штраф салган һәм илдән чыгарып җибәрергә карар кылган.
@azatliqradiosi
💵Февраль башына Татарстанның дәүләт бурычы 97,9 млрд сум тәшкил иткән
Бу хакта Татарстан финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бурычның төп өлеше — 90,1 млрд сум Мәскәүдән алган федераль кредитлар тәшкил итә.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.
2026 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Башкортстанда дефицит — 22,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

❤3🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тоткарланган. Однажды в Башкирии Телеграм-каналы язуынча, аны бүген иртән өендә тоткарлаганнар. Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли. ▪️30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика…
Башкортстанда иртән тоткарланган республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага чикләү чарасы Мәскәүдә билгеләнәчәк.
"Интерфакс" хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Шәфыйкованы Мәскәүгә алып китәчәкләр
Әминә Шәфыйкованы 18 февраль көнне иртән өендә тоткарладылар. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр.
Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли.
@azatliqradiosi
"Интерфакс" хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Шәфыйкованы Мәскәүгә алып китәчәкләр
Әминә Шәфыйкованы 18 февраль көнне иртән өендә тоткарладылар. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр.
Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли.
@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пермь төбәгендә җиденче сыйныф укучысы үзенең яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр итүенчә, әлеге хәл Александровскиның 1нче санлы урта мәктәбендә булган. Җәрәхәтләнгән баланың хәле авыр.
🔸Украина Кораллы көчләре Псков өлкәсе Великие Луки шәһәрендәге нефть ширкәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы хәбәр итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә нефть эшләнмәләре сакланган мичкәгә ут капкан. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
🔸«Дружба» торбасы аша Маҗарстанга нефть кудыру яңадан торгызылганчыга кадәр хакимиятләре Украинага дизель ягулыгын җибәрүне туктата. Бу хакта Маҗарстан тышкы эшләр министры Петер Сийярто хәбәр итә. "Энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлек үзара булырга тиеш", дигән ул. "Дружба" нефть үткәргече аша Маҗарстанга һәм башка илләргә нефть сатудан Русия миллиардларча доллар керем ала.
🔸Европа Берлеге спорт мәсьәләләре комиссары Гленн Микаллеф 2026 елгы Паралимпия уеннары ачылу тантанасына килмәячәген белдерде. Сәбәбе Русия спортчыларына үз байрагы астында катнашуга рөхсәт ителү. Украина вәкилләре дә шул ук сәбәп белән уеннарны бойкот итәчәк. Бу хакта Украина спорт министры белдерде.
🔸Уфада 1 марттан трамвай һәм троллейбуста йөрү бәясе артачак дип хәбәр итә «Город Уфа: транспорт и связь» телеграм-каналы.

❤3
Башкортстан район газетларына сугышта һәлак булучыларның үлем датасын күрсәтү тыелган
Башкортстандагы район газеталары редакцияләренә Русиянең Украинадагы баскын сугышына китеп, анда һәлак булган сугышчыларның үлем даталарын күрсәтмәскә кушылган. "Республика Йорто" телеграм-каналы мәгълүматларына күрә, мондый күрсәтмәне республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы тараткан.
Шундый ук таләп үлгәннәрнең туганнары язган некрологларга да кагыла диелә. Бу аеруча контрактт имзаланганнан соң бер ел да узмыйча һәлак булганнарга кагыла.
Сүз һәлак булганнар турындагы җәмәгатьчелеккә җиткерелә торган мәгълүматның ачыклыгын киметү турында бара: редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган. Алар моны контракт төзелгән көн белән үлем арасындагы кыска вакыт аралыгын күрсәтмәскә теләү белән аңлата.
Башка чыганаклар да мондый күрсәтмәләр булуын раслый, әмма аларның язмача түгел, ә телдән генә җиткерелүен әйтә. Басма әңгәмәдәшләре шулай ук тагын бер тәкъдим турында сөйли – район газетларында сугышта катнашкан хәрбиләрнең җеназаларын гомумән тасвирламаска.
Вәлиев фикеренчә, рәсми хәбәрләрнең форматы һәм тулылыгы вакыт узу белән сизелерлек үзгәргән. "Башта алар барын да ничек бар – шулай яздылар. Хәзер исә материаллар бирелеше төрлечә: кайдадыр тулырак, кайдадыр кыскарак".
Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган сугышчылар исемлеген алып бара. Бу көннәрдә генә без Башкортстаннан сугышта кимендә 9 мең кешенең һәлак булуын язган идек.

— Кайбер ихтиярилар сугыш барган урыннарга килү белән бик тиз һәлак була. Моны күрсәтүне тыючы күрсәтмәләр барлыкка килүе гаҗәп түгел, — дип шәрехләде бу хәбәрне "НеМоскве" Телеграм-каналына "Аспекты" мөхәррире Руслан Вәлиев.
Сүз һәлак булганнар турындагы җәмәгатьчелеккә җиткерелә торган мәгълүматның ачыклыгын киметү турында бара: редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган. Алар моны контракт төзелгән көн белән үлем арасындагы кыска вакыт аралыгын күрсәтмәскә теләү белән аңлата.
Башка чыганаклар да мондый күрсәтмәләр булуын раслый, әмма аларның язмача түгел, ә телдән генә җиткерелүен әйтә. Басма әңгәмәдәшләре шулай ук тагын бер тәкъдим турында сөйли – район газетларында сугышта катнашкан хәрбиләрнең җеназаларын гомумән тасвирламаска.
Вәлиев фикеренчә, рәсми хәбәрләрнең форматы һәм тулылыгы вакыт узу белән сизелерлек үзгәргән. "Башта алар барын да ничек бар – шулай яздылар. Хәзер исә материаллар бирелеше төрлечә: кайдадыр тулырак, кайдадыр кыскарак".
Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган сугышчылар исемлеген алып бара. Бу көннәрдә генә без Башкортстаннан сугышта кимендә 9 мең кешенең һәлак булуын язган идек.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкортстан район газетларына сугышта һәлак булучыларның үлем датасын күрсәтү тыелган
Редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган.
🔥2
Татарстанның Буа районында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән ике үсмер тоткарлаган
Татарстан эчке эшләр министрлыгына сылтанып Kazanfirst хәбәр итүенчә, әлеге хәл 14 февральдә була. Тимер юлның техник хезмәткәрләре тулысынча янып беткән реле җайланмасы шкафын ачыклый. Әлеге урынны карау барышында җиһазның алдан ачылуы, аннары ут төртеп юк ителүе билгеләнгән диелә хәбәрдә.
Нәтиҗәдә 19-22 яшьлек ике Буа шәһәре кешесе тоткарлана. Kazanfirst язуынча, аның берсе шәхси сак оешмасында эшли, икенчесе студент. Аларның өйләрендә тентү узган, "алдан сөйләшеп төркем белән террор гамәле кылу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Егетләр гаепләрен таныган диелә.
▪️26 гыйнварда Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланганы хәбәр ителгән иде. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр.
▪️Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде.
▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

Татарстанда тагын бер авыл юкка чыкты
Татарстан Дәүләт шурасының утырышында депутатлар Нурлат районының Покровский авылын бетерү өчен тавыш биргән.
“Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлегенә керүче Покровский поселогы торак пункт билгеләрен югалтты һәм алга таба аның үсеш мөмкинлекләре күренми”, – дип китерә “Ватаным Татарстан” газетасы сайты район башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләрен.
Татарстанда юкка чыга баручы авыллар саны арта. Андый авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин 2018 елда Азатлык Радиосына соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә генә дә республикада 30дан артык авыл юкка чыкканын әйткән иде. Галим 2018 елда "Юкка чыккан авыллар" дигән китап әзерләп бастырды. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган.
"Шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми", дигән иде Рафаил Шәйдуллин.
"Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк. Татарстанда 1930-2016 еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара", диде галим.
Бу хакта мәкаләне тагын бер искә төшереп китәбез – монда кереп укыгыз.

"Киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимергә мөмкин"
Соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда утыздан артык авыл юкка чыккан. Алдагы елларда Русиянең пенсия реформасы авыл халкын күпләп шәһәргә күчүгә китерәчәк. Азатлык белгечләр белән сөйләште.
🔥1