Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
АКШ алдагы ял көннәрендә Иранга һөҗүм ясау өчен җитәрлек көч туплаган.

Бу хакта 18 февральдә Ак йорт һәм Пентагондагы рәсми затларга таянып АКШ медиалары хәбәр итте.

CNN мәгълүматларынча, Пентагон Ак йортка, президенттан күрсәтмә килгән очракта, АКШ хәрбиләре ял көннәрендә хәрби чара үткәрергә әзер булачак дип җиткергән. Әмма The New York Times язуынча, президент Доналд Трамп әлегә алга таба нинди гамәлләр кылу турында карар кабул иткәнен белдермәде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 февраль, кыскача яңалыклар мондый:

🔸Газзә сызыгы өчен «Тынычлык шурасы» бюджетының җиде миллиард доллардан артык өлешен Казакъстан, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Бәһрәйн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан һәм Кувәйт керткән. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп "Тынычлык шурасы"ның Вашингтон шәһәрендә узган беренче утырышында чыгыш ясаганда әйткән.

🔸Доналд Трамп Русиягә карата санкцияләрне тагын бер елга озайтты. Сүз 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләве сәбәпле кертелгән чикләү чаралары турында бара. Чикләүләр ул чактагы АКШ президенты Барак Обама тарафыннан кертелде. Һәм ул озайтылып килә. Бу хакта АКШ федераль реестры сәхифәсендә хәбәр иелә.

🔸Татарстанда биш сәгатькә якын дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Һава аланнары ябылмаса да, Казанда дистәдән артык очкыч тоткарланды. Бу атнада дроннар һөҗүме тәртибе пәнҗешәмбедән кала көн саен диярлек игълан ителде. Республикада дроннар бәреп төшерелүе турында хәбәрләр булмады.

🔸Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы янында яктырткычлар белән музыкаль фонтан куярга ниятлиләр. Бу хакта журналистларга шәһәр мэры Илсур Метшин Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү проектын тәкъдим итү вакытында әйткән.

Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2
Башкортстанда әйләнә-тирә мохитне саклау активисты Таңсылу Аслаеваны WhatsApp-тагы комментарийлары өчен Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафка тартканнар.

Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Гүзәл Сәфәрова 68 яшьлек активист Таңсылу Аслаевага 15 мең сум күләмендә штраф салган. Бу хакта мәхкәмә сайтындагы сылтама белән ASTRA хәбәр итә.

Мәхкәмә материалларында әйтелгәнчә, Аслаева WhatsApp-та "пропаганда характерындагы гамәлләрнең җәмәгатьчелек чалымнары" булган комментарий урнаштырган. Әмма төркемнең исеме дә, комментарийның эчтәлеге дә әйтелми.

Аслаева гаебен таныган һәм комментарийны үзе язганын раслаган. Аның сүзләренчә, Русия армиясен "дискредитацияләү" нияте булмаган.

2023 елда Аслаева Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылы халкы белән бергә алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы чыгып, әлеге эшләрне туктатуга ирештеләр. Ул вакытта Ишморзада бер меңнән артык кеше җыелды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2❤1
20 февраль Русия һәм соңрак Төркия сәясәтчесе, Идел-Урал штатын оештыруны җитәкләгән Садри Максудиның вафат булган көне.

Садри Максуди 1957 елның 20 февралендә 78 яшендә Истанбулда дөнья куя һәм Истанбулның Зынҗырлыкую зиратында җирләнә.

Максуди 26 яшендә Русия Думасы депутаты булып сайлана. Ул татар мәгарифен яклап 38 тапкыр трибунага чыга.

Максуди татар милләтенең хокукын яклаган өчен чит илгә куылгач та үз милләте хокукын Европа күләмендә йөри. Ататөрек - Мостафа Кәмәл аны Төркиягә чакыртып китерә.

"Төркия өчен Максуди бик мөһим кеше, аны яңа буын кешеләре дә белергә тиеш. Төркия парламентында озак еллар буена актив депутат булган кеше бит ул", дигән иде Азатлык Радиосына галим Исмаил Төркоглы. Күптән түгел ул Максуди турында китап чыгарды.

"Монда мин Русия империясенең тарихы турында да аңлаттым, андагы татарларның тормышы нинди булган. Моны белмичә, күзалламыйча Садри Максудиның узган юлын аңлап булмый. Бигрәк тә Төркия укучысына. Русия империясендә татарлар ничек яшәгән, ни теләгән, нәрсәгә омтылган, ни өчен туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган — барысы да аңлатылды. Казан ханлыгы басып алынган вакыттан алып яздым. Китап шуның белән ачыла.

Садри Максудиның нәселе каян чыккан, фамилиясе ниләр аңлата. Аның гаиләсе, туганнары турында да белү мөһим. Максуди Казанда учительская школада укуын да белү, аңлату кирәк. Бу күпләргә тәтемәгән, ни өчен Максуди урысча укыганын да аңлаттым. Садриның Парижда укыган, эшләгән чаклары да җентекле язылды. Шәхси тормышын да ачыкладым", диде Исмәил Төркоглы.

Бу хакта тагын бер искә төшереп китик - монда кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7🕊1
Стәрлетамакта сугышка контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга 400 мең сум түләячәкләр.

Стәрлетамак хакимияте Русиянең Украинага каршы баскын сугышына контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга бер тапкыр түләнә торган акча күләмен билгеләгән.

Элегрәк Стәрлетамак шәһәр шурасы 2 февральдән кала казнасыннан 400 мең сум түләү турында карар кабул иткән иде. Аны шәһәр хакимияте урынбасары җитәкчелегендәге комиссия билгелиячәк дип яза "Коммерсант".

Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр - Башкортстан республикасыннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта кимендә 9103 кеше һәлак булган. Стәрлетамактан - 317 кеше үлгән.

🔸2023 елның октябрендә Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар иде.

🔸Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар.

@azatliqradiosi
😁2
Русия юстиция министрлыгы 2022 елның июлендә YouTube-та дөнья күргән «Татар һәм башкорт халкына һәм барлык төрки халыкларга мөрәҗәгать. Берләшергә вакыт. Идел-Урал» дип аталган видеороликны «экстремистик материаллар» исемлегенә керткән.

Бу хакта министрлык сәхифәсенә сылтама белән "Идел.Реалии" хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматына караганда, әлеге карар 2025 елның 12 декабрендәге Татарстан югары мәхкәмәсе карары нигезендә кабул ителгән.

YouTube-ның Tatnews каналында урнаштырылган әлеге видеода Таһир Миңнебаев «төрки халыкларның бер вәкиле» исеменнән башкортлар һәм татарларга мөрәҗәгать итә. Сугышка кадәр үзенең Одессада яшәвен әйтә.

«2022 елның 24 февралендә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Күп кенә мөселманнар Украинаны ташлап китте. Күпләр исә Украинада калды, кайберләре үз җирләрен, милкен һәм якыннарының гомерен саклау өчен кулларына корал алды», — ди видеода Миңнебаев.

Ул татарлар һәм башкортларга мөрәҗәгать итеп, «безнең балаларны тыныч халыкны, хатын-кызларны һәм балаларны үтерергә җибәрәләр», дип белдерә. «Инде күп сандагы мәетләрне туган якка җирләргә кайтардылар», — ди ул.

Миңнебаев «халкыбыз улларын Украинада үлемнән туктатырга» чакыра: «Чынлыкта безнең дошман кем икәнен мең кат уйлагыз. Тамырларыбызда ислам каны ага һәм кайный икәнен онытмагыз», — ди ул.

Автор шулай ук төрки халыкларга мөрәҗәгать итеп, «Көфер дип аталган зур төрмәдә яшәвебез турында уйланырга» чакыра.

Татарстан Югары мәхкәмәсе карарына күрә, видеороликны «экстремистик материал» дип тану турында шикаять белән республика прокуроры мөрәҗәгать иткән. Җавап бирүче буларак Камалов Илнар Рафис улы күрсәтелгән. Матбугат чараларында аны «Ватанчы» хәрәкәтенә нигез салучы дип атыйлар.

Камаловка карата «нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек абруен кимсетү» маддәсе (Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше кузгатылуы әйтелә.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты:

➡️сәясәт белгече Александр Кынев;

➡️журналист Владимир Севриновский;

➡️журналист Аурен Хабичев;

➡️сәясәтче, Калуга өлкәсеннән элекке оппозицион мэр Алексей Черемушкин;

➡️«European Youth Forum».

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия юстиция министрлыгы 2022 елның июлендә YouTube-та дөнья күргән «Татар һәм башкорт халкына һәм барлык төрки халыкларга мөрәҗәгать. Берләшергә вакыт. Идел-Урал» дип аталган видеороликны «экстремистик материаллар» исемлегенә керткән. Бу хакта министрлык…
Тумышы белән Башкортстаннан булган һәм дини эзәрлекләү сәбәпле берничә ел элек гаиләсе белән Русиядән киткән Таһир Миңнебаев Украинада сыену тапкан иде.

Сугыш башлангач ул гаиләсен алып Германиягә чыгып китте. Миңнебаев Азатлыкка мөһаҗирлек тормышы турында сөйләде.

" Украинадагы халыкка килгәндә, алар русияләрдән аерыла. Ирек яратучан, йомшаграк, ярдәмчел халык. Дини һәм милли өлкәдә дә каршылыклар булмады. Исламофобияне дә сизмәдек, динебезне теләгәнчә тотып яшәдек. Татарстан һәм Башкортстаннан килүчеләрнең күпчелеге өстәмә яклау статусына ия булды. Русиядә тыелган барлык дини төркемнәр, аерым алганда Хизб ут-Тәхрир, Таблигчылар Украинада кануни яши алды. Аларның балалары туды, туу турында таныклыклар бирелде. Кайберләре качак статусы сорап бармады, яшәү рөхсәте документларын алды. Балалары инде Украинада туып ватандашлык алучылар да бар. Алты елыбыз шулай узды. Украина безне үз итте.

Менә 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Гәрчә без аның булачагына ахыргача ышанмаган идек. Көне буе хәбәрләрне күзәттек. Шуннан соң Одессада шартлаулар башланды. Сәгать дүртләрдә шартлаулардан тәрәзәләр зыңгылдап торды, балалар елады, хатыным бик курыкты. Нәтиҗәдә Көнбатыш Украинага китәргә карар кылдык", дип сөйләгән иде ул.

👉Монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍1
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә.

Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән.

Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми җанисәп саннарына караганда, милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара. Тел активистлары телләрнең мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылуына зарлана, бу коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтә. Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында тел өлкәсендә активлыкның да хәзер куркыныч булуын, сәясәткә нык бәйле итеп кабул ителүен дә әйтә белгечләр.

Бу шартларда милли телләрнең хәле ничек? Азатлык берничә тел активисты белән сөйләште. Без алардан туган тел язмышына тәэсир иткән һәм уңай, һәм тискәре күренешләрне барларга сорадык.

👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…
Бүгенге көндә чит илдә яшәүче татар теле активисты (иминлек максатыннан ул исемен атамаска сорады) сүзләренчә, хәзерге вакытта татар теле үсешенә тәэсир иткән уңай һәм тискәре факторлар бар.

— Бер яктан, телнең җанлы тормышы бара, ул камилләшә, сөйләм теленә күпмедер күләмдә гадиләшә дә. Татар теле лексикасы, кагыйдәләре турында галимнәр арасында түгел, җәмгыятьтә дә кайнар бәхәсләшү, аралашу бара. Болар барысы да, һичшиксез, телнең җанлы кулланылуы билгеләре.

Мәгариф системында да ул әлегә әзме-күпме сакланып килә, мәктәр-гимназияләрдә укытыла. Театрларыбыз бар, эстрада үсеш кичерә, матбугат эшләп килә. Булганны да бәяли белергә һәм сакларга кирәк. Башка халыкларда бусы да юк шул, — ди ул.


Русиядән эмиграция дә күпмедер күләмдә тел абруе үсүенә тәэсир ясады, дип саный тел активисты. Аерым алганда, мобилизация вакытында башлыча Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, шулай ук башка төрки республикаларга китүчеләр татар телен белү өстенлеген аңлады, туган телне белү аларга ярдәм итте яки өйрәнүгә мотивация артты, дип саный активист.

— Әмма икенче якны да без бик яхшы күрәбез, беләбез. Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүе кызганычка реаль факт, бу хакта Азатлык та күп язды. Соңгы җанисәптә татар телендә сөйләшүчеләрнең нык кимүе күренде, башка объектив күрсәткечләр дә бар. Моның нәтиҗәсендә шәһәрләрдә һәм авылларда да татар сөйләшүчеләр саны азая бара, тел сирәгрәк ишетелү куркынычына ия.


Мәгариф системында да телнең кысыла баруы да зур борчулар уята, тенденция шатландырмый. Монда аерым "рәхмәт"не "телне мәктәптә түгел, өйдә укытырга кирәк" диюче абзыйларга әйтергә кирәк инде, дәүләт мәгариф системыннан тел кысрыклана бара. Үзләре дә татар телен камил, әдәби дәрәҗәдә белмәгән кешеләр балаларына телне өйдә ничек укытсыннар, ничек тапшырсыннар? Мондый юлдан барсак, татар теле инде 3-4 буыннан соң юкка чыгарга мөмкин, — дип борчыла Азатлык әңгәмәдәше.

Тел активисты сүзләренчә, соңгы елларда татар теленә игътибар артуы аеруча социаль челтәрләрдә, гади кулланучылар тарафыннан күзәтелә. Бу очракта татар теленә игътибар дәүләттән түгел, ә гади кешеләр тарафыннан арта, алар үзләре телне өйрәнү һәм куллану ысулларын эзли.

— Instagram, Tiktok кебек платформаларда татар теле, мәдәнияте, тарихы турында видеолар бик күп хәзер, аларны күбесенчә бик яшь кешеләр эшли, үзләре татарча сөйләшә яки урыс телендә татар мәдәнияте турында сөйли. Хәзер бу хезмәтләрнең алгоритмнары да татар темасына бик яраклашты, татар темасына берничә видеоны гына карау җитә, лентаң мондый видеолар белән тула. Telegram-да да татар теленә игътибар арта, мессенджерны татарчага тәрҗемә итү такымнары да бер генә түгел, татар темасына төркемнәр-чатлар да шактый күбәйде, — ди ул.


@azatliqradiosi
👍5😢3❤1💯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…
Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова да үз туган теле турында охшаш фикердә.

Өмет уятырлык очраклар шактый, әмма алар күбесенчә ихтыярилар активлыгына бәйле ди ул.

— Ay Yola төркеменең уңышы, Моргенштернның соңгы видеосына башкортчага тәржемә ителгән субтитрлар куюы, ел да Уфада, Агыйдел яр буенда үткәрелә торган "Самауырлы ритайым" мәдәни чарасы миңа башкорт телендә кызыксыну үсә баруын күрсәтә. Акыл сөйләшү клубына да күпләр башкорт телен бөтенләй яңадан өйрәнү, йә инде онытылып барган туган телен кире кайтару максаты белән килә. Бу, әлбәттә, телнең үсешенә өмет бирә, әмма бу очракта күп кенә проектлар ихтыярилар, активистлар тарафыннан башкарыла.


Дәүләт күләмендә башкорт теле дәресләре кыскартылуы зур борчу уята, ди тикшеренүче.

— Яңа бәйрәмнәр кертелүе телгә карата игътибарны тик шул бәйрәмнәр чикләрендә генә тота. Әмма тел үсеше өчен аны системлы рәвештә үстерү кирәк. Һәм, әлбәттә, тел аерым гына яши алмый – аны куллану ешлыгын да, өлкәләрен дә үстерү мөһим. Бу очракта дәүләт ягыннан яңа файдалы инициативалар булдырылмаса, алга бару кыен булыр.

Минем фикеремчә, башкорт телендә тагын интернетта һәм социаль челтәрләрдә киң күрсәтелү җитми. Әле башкорт телендә виртуаль дөньяда сөйләгән кешеләр чикләнгән. Яңа буын телне кызыксыну аша өйрәнергә тиеш.

Гомумән алганда, бүгенге көндә башкорт теленең хәле катлаулы, әмма тулысынча өметсез түгел. Ул "чик сызыгында" тора дип әйтергә мөмкин: бер яктан, җәмгыять эчендә яңа кызыксыну уяна бара. Икенче яктан, системлы дәүләт сәясәте җитми, ә булганы тулы түгел, — диде Мөхәмәтйәнова.


#башкорт_теле

@azatliqradiosi
🥴1
❗️Дроннар һөҗүме янавы сәбәпле Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак.

Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды . Хәзерге вакытта Черек күл янындагы паркка кешеләрне кертмиләр, шугалак шулай ук вакытлыча эшләми.

Казанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, бүген мәктәп укучылары укытучылар белән бергә махсус яшеренү урыннарына төшкән. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казаннан тыш, дроннар һөҗүме куркынычы Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Камада да игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклану урынына яшеренергә, тәрәзәләр янына килмәскә чакыра. Татарстанның барлык һава аланнары ябылды. Шул сәбәпле 50дән артык очыш тоткарлана.

Әлмәт районында дроннарның сәнәгать корылмаларына һөҗүм итү омтылышы булган дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.

Хәбетдинова халыкны урамда йөрүне мөмкин кадәр киметергә һәм тәрәзәләрдән ерак торырга чакырды. «Куркыныч көчәйгән очракта яшеренү урыннарына бару кирәклеге турында кисәтү игълан ителәчәк», — дип өстәде ул.

Дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе бу атнада Казанда дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне дә берничә сәгать гамәлдә булды.

@azatliqradiosi
❤3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Дроннар һөҗүме янавы сәбәпле Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды . Хәзерге вакытта Черек күл янындагы паркка кешеләрне…
Алабуга районы күгендә дроннар бәреп төшерелгән.

Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев белдерде.

«Бүген район күгендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләре тарафыннан дошманның дроннары уңышлы рәвештә бәреп төшерелде. Сакчыларыбызга килешеп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм! Корбаннар да, җимерекләр юк, инфраструктура корылмалары гадәттәгечә эшли. Барчагызны да тынычлык сакларга чакырам», диде ул.

Татарстанда бүген дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле кертелгән чикләүләр алынган.

"Барлык хезмәтләрнең килешеп эшләве нәтиҗәсендә һөҗүмне кире кагуга ирешелде. Җитештерү эшләре туктатылмады. Корбаннар һәм җимерекләр юк. Иминлек максатларында Казанда бүген кешеләр күпләп җыела торган барлык урам чаралары уздырылмаячак", дип белдерә Казан Кирмәне.

▪️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

@azatliqradiosi
❤2🤬1
Таңсылу Аслаева республикада әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле күп кенә каршылык чараларында катнашты.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🤯1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан сезнең игътибарга дөньяда юкка чыгу куркынычы янаган телләр турында аңлатма тәкъдим итәбез.

Әлеге видеоны 2019 елны ясаган идек. Тагын бер искә төшереп китәбез.

@azatliqradiosi
😢3
Татарстан күгендә бүген 11 дрон бәреп төшерелгән

Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтанып ТАСС хәбәр итә.

Соңгы тапкыр Татарстанга мондый көчле һөҗүм узган елның 12 августында ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 9 дрон бәреп төшерелде.

Бүгенгесе Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы чорында Татарстан күгендә берьюлы иң күп санда дрон бәреп төшерелгән очрак.

▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме 2024 елның 2 апрелендә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан.

▪️Элек Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.

@azatliqradiosi
❤2
Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлавына тиздән дүрт ел

21 февральдә Парижда украиннар оешмасы уздырган йөрештә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты. Ул Республика мәйданыннан Бастилия мәйданына кадәр узган йөрештә Татарстан байрагын һәм "Украина иреге = Татарстан иреге" дигән шигарь күтәреп барды.

Sota язуынча, чарада якынча 3 мең кеше катнашкан. Алар арасында украиннардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп булган.

▪️24 февраль көнне Русия президенты Украина территориясендә "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред.) башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүм итте.

Бүген сугышның 1460нчы көне.

Сугышта бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә - 9103 кеше, Татарстаннан - 7866 кеше һәлак булды.

📷Фәрит Зәкиев (сулда).

@azatliqradiosi
😢4