Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Әлеге сәгатькә нинди яңалыклар бар:

🔸Берләшкән Милләтләр Оешмасының Баш секретаре Антониу Гутерриш АКШ һәм Израильнең Иранга, шулай ук Иранның күрше илләргә ясаган һөҗүмнәрен хөкем итте. Аның сүзләренчә, бу гамәлләр халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә зыян сала. Ул утны кичекмәстән туктатырга һәм киеренкелекне киметергә чакырды. Шимбә кичендә вәзгыятьне БМО Иминлек шурасы караячак дип хәбәр ителә.

🔸Иран тышкы эшләр министры Аббас Арагчи NBC News телеканалына биргән интервьюсында берничә иран командиры һәлак булуын белдерде, әмма дәүләтнең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре исән, диде. Аятулла Али Хаменеи дә исән, «мин белгәнчә», дип өстәде Арагчи.

🔸Дубайның үзәк районнарының берсе — Палм-Җумейра — җирендә янгын видеосы тарала. Бу туристлар арасында популяр ясалма утрау. Видеодан күренгәнчә, Иран ракеты яки аның кыйпылчыклары биш йолдызлы Fairmont The Palm кунакханәсе янында төшкән, бинада янгын чыккан. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәрләр булмады.

🔸Кувәйт халыкара һава аланына дрон төшкән, яраланучылар бар, дип хәбәр итә сивил авиациясе идарәсе.
❤1
❗️Доналд Трамп: Иран хакиме Хаменеи һәлак булган

Доналд Трамп Truth социаль челтәрендә Иранның югары рухи лидеры аятулла Али Хаменеиның һәлак булуы турында язды.

«Тарихтагы иң явыз кешеләрнең берсе – Хаменеи – үлде. Бу гаделлек Иран халкы өчен генә түгел, Хаменеи һәм аның канкойгыч бандасы тарафыннан үтерелгән яки гарипләнгән бөек американнар һәм дөньяның күп илләрендәге кешеләр өчен дә. Ул безнең күзләү һәм югары технологияле күзәтү системнарыннан качып кала алмады, һәм Израил белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, без аңа да, аның белән бергә һәлак булган башка лидерларга да бер генә шанс та калдырмадык», дип язды АКШ президенты.

28 февраль кичендә берничә мәгълүмат чарасы, шул исәптән Reuters, үзләренең Израил җитәкчелегендәге чыганакларына таянып, Хаменеи шимбә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үтерелгән дип фаразлануын хәбәр итте.

Иранның Fars дәүләт агентлыгы Трампның Хаменеи үлеме турындагы сүзләрен нигезсез белдерү дип атады.

Израиль шимбә көнне Иранда Хаменеи резиденциясенә һөҗүм ясады, бина җимерелде. Әмма кайбер хәбәрләргә караганда, ул вакытта Хаменеи бинада булмаган.
❤8🤬5❤‍🔥2👎2🔥2👏2💔1
Хаменеи һәлак. Иранны вакытлыча президент һәм мәхкәмә башлыгы кергән шура җитәкләячәк

Иранның югары хакиме һәлак булганнан соң илне президент Мәсуд Пизишкйән, мәхкәмә хакимияте башлыгы һәм Конституцияне саклау шурасы әгъзаларының берсе җитәкләячәк. Бу хакта Иранның беренче вице-президенты Мөхәммәт Мохбәр сүзләренә таянып IRNA хәбәр итә.

Илнең югары рухи лидеры, аятулла Али Хамәнәи, 28 февраль иртәсендә Тәһран шәһәренә АКШ һәм Израил тарафыннан ясалган уртак һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде. Аның һәлак булуын Иран якшәмбегә каршы төндә рәсми рәвештә таныды.

Моңа кадәр IRNA үтерелгән Али Хамәнәи киңәшчесе — Иран саклану шурасы сәркатибе Али Шәмхани, шулай ук Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы башлыгы Мөхәммәт Пакпур һәлак булуын раслады.

Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы якын арада Израилгә һәм АКШның хәрби базаларына каршы «иң куәтле һөҗүм операциясен» башлап җибәрәчәген игълан итте.
❤5😢3🤯2🎉1
Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә мәктәп балалары өчен бушлай татар теле курслары башлана

“Без туган телне өйрәнәбез!” исемле проект Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 2 мартта башланачак һәм Татарстанның 34 районында узачак. Мәчетләрдән тыш, дәресләр Казан ислам университетында, Русия ислам институтында (РИИ), 8 мәдрәсәдә, “Госмания” (Казан шәһәре), “Ихсан” (Алабуга шәһәре) мәктәпләрендә һәм “Һаҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә (Апас бистәсе).

Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк.

48 дәрес укытуга исәпләнгән эш програмын исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелгән.

Татар теле курслары – бушлай.

🔹2018 елдан бирле диния нәзарәте өлкәннәр өчен мәчетләрдә татар теле курслары оештырды.

🔹Мәскәү кушуы белән әктәпләрдә туган телләрне укыту ихтыярига калганнан соң, Татарстан мөфияте беренчеләрдән булып татар телен өйрәтү эшенә кереште.
❤19👍8👏2🔥1🤔1
Казаннан һәм Уфадан Гарәп Әмирекләренә барлык очышлар туктатылган

Дубай һәм Әбү-Дабидан Казанга һәм кире очышлар вакытлыча башкарылмый. Бу хакта Казан һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматлары күрсәтә. Туктатылган очышлар Flydubai һәм Etihad Airways һава ширкәтләре очышларына кагыла.

Дубайдан Уфага һәм кире очышлар да туктатылган. Сүз AirArabia һәм flydubai рейслары турында бара. Һава ширкәтләре юлчыларга акча кайтарырга яки очыш вакытын күчерергә вәгъдә бирә.

Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлеген япкан. Анда хәзер якынча 50 мең Русия туристы булырга мөмкин диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤3🔥2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстаннан AY YOLA төркеменең Берлиндагы концерты булмаячак. Элегрәк моңа эмиграциядәге башкорт, татар активистлары каршы чыккан иде. Берлиндагы 7 мартка билгенләнгән AY YOLA төркеменең концерты булмаячак. Bi nuu төнге клубы үзенең игъланында "Чара булмаячак.…
AY YOLA төркеменең Европадагы туры туктатылды

Моңа кадәр башкорт активистлары Украинадагы сугышны хуплаган артистларның Европада чыгыш ясавына каршы чыкты.

AY YOLA төркеме, аның солисты Ринат Рамазанов Украинадагы баскын сугышны хуплаган килеш, ничек Европага концерт белән бара ала дип белдерде чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон.

Башкортстанның AY YOLA төркеменең Европа туры Сербиянең Белград шәһәрендә башланды һәм шунда ук тукталды. Тур Белград, София, Будапешт, Берлиндагы концертлардан торган иде. Әмма башкорт сәнгатькәрләре бары тик 28 февраль Сербиянең Белград шәһәрендә генә чыгыш ясый алды.

Сәбәпләрен визаларга бәйле дип аңлатканнар алар.

— Бер айдан артык инде безнең паспортлар Болгария консуллыгында мәдәни визалар көтеп ята, ләкин аларны бирү турында карар әлегә кадәр кабул ителмәде. Безгә рәсми баш тарту да килмәде, әмма керү өчен рөхсәт тә бирелмәде.

Моңа кадәр башкорт активистлары Украинадагы сугышны хуплаган артистларның Европада чыгыш ясавына каршы чыкты.

AY YOLA төркеме, аның солисты Ринат Рамазанов Украинадагы баскын сугышны хуплаган килеш, ничек Европага концерт белән бара ала дип белдерде чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон.


Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/WR4pO
❤9👏3🍾3👎1🤣1
Азатлык Радиосы Путин сугышында Татарстан һәм Башкортстаннан китеп үлүчеләрнең нинди милләттән булуын фаразлап карады, моның өчен ономастик ысул кулланылды.

Тулаем алганда ике республикадан расланган үлүчеләр саны 17 меңнән артып китте.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Доналд Трамп Иранга каршы операция дүрт атна «яки аннан да азрак» дәвам итәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, иран рәсмиләре АКШ белән «сөйләшүләр алып бара», ә Иранның яңа башлыгы вазифасына өч намзәт бар.

🔹«Без Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүләр алып бармаячакбыз», дип язды Иран Югары дәүләт иминлек шурасы секретаре Али Лариджани X челтәрендә.

🔹Ракет һөҗүмнәренә җавап итеп, Израил Лүбнәндәге «Хизбулла» төркеменә караган объектларга ут ачты. Лүбнән парламентының «Хизбулла» фракциясе җитәкчесе Мөхәммәт Раад үтерелгән дип хәбәр ителә. Израил саклану армиясе Көньяк Лүбнән халкын эвакуацияләнергә чакырды.

🔹Bloomberg мәгълүматларына караганда, Иранга һөҗүмнәр башланганнан соң узган беренче сәүдәдә Brent маркалы нефть бәясе 13 процентка — бер мичкәсе өчен 69 доллардан 82 долларга кадәр күтәрелгән. Соңрак бәя төшкән, хәзер нефть мичкәсе 77 доллардан бераз кимрәк бәягә сатыла. Моңа кадәр ОПЕК+ка кергән сигез ил, шул исәптән Русия дә, нефть чыгару күләмен тәүлеккә 206 мең мичкәгә аз гына арттыру турында килешкән иде.
Һанна Нотте: Ирандагы хәлләр Русиянең Украинага карата позициясен тагын да кырыслатачак

АКШ һәм Израилнең Иранга һөҗүмнәре, шулай ук аятулла Али Хаменеиның үлеме Украинадагы сугыш кырында хәлләрне әллә ни үзгәртмәс кебек. Әмма бу хәл Русия президенты Владимир Путинның дүрт ел элек үзе башлап җибәргән киңкүләм сугышта "ничек кенә булса да өстен чыгарга кирәк" дигән фикерен тагын ныгытырга мөмкин.

Бу хакта Русия-Иран мөнәсәбәтләре белгече Һанна Нотте Азат Европа/Азатлык Радиосына (RFE/RL) сөйләде.

Менә кайбер фикерләре:

💬 "Минем бәяләвемчә, хәзерге этапта Русиянең Украинадагы сугыш алып бару мөмкинлеге Иран ярдәменә әллә ни бәйле түгел. Чөнки "Шахед" дроннарын җитештерү Русиядә үзләштерелде. Бу, әлбәттә, соңгы елларда Русия белән Иран арасында хәрби-техник хезмәттәшлек булмады дигән сүз түгел. Кайбер яңа дрон модельләрен ясауда уртак эш барды дип уйлыйм. Әмма, гомумән алганда, камилләштерелгән "Шахед"ларны күпләп җитештерү хәзер инде Иран ярдәменә бәйле түгел. Шуңа күрә Иран тирәсендәге вакыйгалар Русиянең Украинага каршы сугышына сизелерлек тәэсир итәр дип уйламыйм".

💬 "Русиядән экспертларның, элита вәкилләренең фикерләреннән чыгып, шуны әйтергә була: Русиядә бу хәлдән файда булыр дигән өмет бар. Әлеге файда АКШның Якын Көнчыгышка күбрәк тартылачагы, анда "батып" калачагы белән бәйле. Бу очракта Русия Украина мәсьәләсендә үзенә кулайрак килешүгә ирешә алыр дип өметләнәләр".

💬 "Русия ягыннан икеле риторика дәвам итәр дип уйлыйм: Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар АКШны каты тәнкыйтьләячәк, ә Путин белән Кремль үзе турыдан-туры бәрелештән сакланыр".

💬 "Шулай да, бу хәлләр Путин өчен тетрәндергеч дип уйлыйм — Трампның Мадуро мәсьәләсендә дә, аннары Иранда да шулкадәр тиз һәм кыю гамәл кылуын күрү Кремльгә ошамый. Русия тышкы сәясәт белгече Федор Лукьянов та, бер җәһәттән, Хаменеиның үтерелүе Каддафи очрагыннан да яманрак дип ишарәләде. Чөнки Каддафи чит ил интервенциясе ярдәмендә бәреп төшерелсә дә, аны либияләр үтерде. Ә Иран очрагында Хаменеины турыдан-туры чит көчләр үтерде…"

Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: 👉 https://smarturl.click/Rewlm
❤2🤔1