Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Израил Тәһрандагы нефть саклагычларына һөҗүм ясаган.

Израил чыганагы Reuters агентлыгына белдерүенчә, әлеге ягулык корал җитештерү һәм аны эшләү өчен, шулай ук хәрби базалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен кулланылган.

National Iranian Oil Company хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр нәтиҗәсендә оешманың дүрт хезмәткәре һәлак булган. Ширкәттә шулай ук "гадел һәм тотрыклы тәэмин итүне тәэмин итү өчен" кайбер районнарда ягулыкка вакытлыча чикләүләр кертеләчәген белдергәннәр.

Кызыл ярымай Иран җәмгыяте хәбәр итүенчә, нефть саклагычларындагы шартлаулар күп күләмдә агулы углеводород кушылмалары, күкерт һәм азот оксидлары таралуга китергән. Белгечләр моның кислоталы яңгырлар китереп чыгаруы ихтимал булуын да искәртә.

Баш фатиры АКШта урнашкан HRANA бәйсез хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, Иранда АКШ-Израиль чарасы башланганнан бирле тыныч халык арасыннан 1205 кеше һәлак булган. Аларның ким дигәндә 194е - балалар.

Ynet басмасы чыганакларга сылтама белән язуынча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Иран җирлегенә беренче һөҗүм ясаган. Максат итеп суны төчеләндерү заводы алынган дип әйтелә.

Шул ук вакытта The Jerusalem Postка биргән аңлатмасында Берләшкән Гарәп Әмирлегенең югары дәрәҗәдәге вәкиле бу мәгълүматны кире какты. Басма мәгълүматына караганда, әгәр Гарәп Әмирлекләре сугышка кушылырга ниятләгән булса, алар һәдәф итеп хәрби корылманы сайлар иде.

Израил шулай ук Лүбнәннең (Ливан) көньягына һәм Бәйрутка да һөҗүмнәр ясаган. Reuters язуынча, башкаладагы "Рамада" кунакханәсенә һөҗүм ителгән.

Израил саклану армиясе белдерүенчә, һөҗүмнәрнең максаты — Лүбнәндагы "Кудс" көчләре корпусының баш командирлары булган. Бу бүлекчә Ислам инкыйлабы сакчылары корпусына керә.

Якшәмбе көнне Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы атнада Израилнең һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 394 кешегә җиткән.

Иран якшәмбе көнне Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйн җирлегенә һөҗүмнәр ясаган.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🤬5🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Иранда үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба илнең югары рухание итеп сайланган дип хәбәр итә Fars агентлыгы. Ант китерү тантанасы бүген Тәһранда узарга тиеш.

🔸Brent маркалы нефтенең бәясе мичкәсенә 111 доллардан артып китте. Мондый бәя 2022 елның июленнән бирле күзәтелгәне юк иде.

🔸Иран һөҗүменнән соң Бәһрәйннең нефть эшкәртү корылмасында янгын чыккан дип хәбәр итә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары.

🔸Иран Нахичеван һава аланына һөҗүм итүен кире кагуын дәвам итә. Бу хакта ил президенты Мәсүд Пезешкиан Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән телефоннан сөйләшкәндә әйткән һәм бу хәлне тикшерергә вәгъдә иткән.

🔸2026 елның гыйнвар нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда 52,4 мең эшче җитми. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Аеруча заводларга эшчеләр җитми. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

@azatliqradiosi
❗️АКШ Дәүләт департаменты американ дипломатларын Согуд Гарәбстаныннын китәргә чакырды

Бу хакта Әр-Риядтагы АКШ илчелеге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Анда әйтелгәнчә, 8 мартта АКШ Дәүләт департаменты гадәттән тыш хәлләрдә катнашмаган Америка дипломатик миссиясе хезмәткәрләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына иминлекләренә янаган куркыныч сәбәпле Согуд Гарәбстаныннан китәргә кушкан.

Элегрәк АКШ хакимияте дипломатларга Согуд Гарәбстаныннан теләкләре булса китәргә рөхсәт иткән иде.

3 мартта Әр‑Рияд шәһәрендә АКШ илчелеге бинасына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте. The Washington Post мәгълүматынча, илчелек бинасының түбәсенең бер өлеше ишелгән, һәм бинага зыян салынган. Шул ук вакытта Согуд Гарәбстаны саклану министрлыгы белдерүенчә, дипломатик вәкиллектә бары тик “чикләнгән янгын” гына булган.

@azatliqradiosi
❤1
Көн язмасы: Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә?

АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады. Бу якларда яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла. Азатлык Радиосы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Оманда яшәүче татарлар белән сөйләште.

"Башта курку көчле иде, дроннарны бәреп төшергән вакытта безнең йортта да тәрәзәләр, диварлар көчле селкенде. Балалар нык курыкты, мин алар өчен курыктым. Татарстандагы әни-әтигә әйтмәдек, туганнарга да аларга берни ычкындырмаска сорадым. Өч көннән соң хәбәрләр аларга да килеп җитте. Балаларны ияртеп кайтып китәр идем дип уйладым, әмма беренче көннәрне очкычлар очмады, әле дә билет алу авыр. Әмма бу хәлләргә ничектер күнегелә бара кебек. Тик борчылу бар барыбер.

Дубай иң тыныч, иң имин, русиялеләр өчен гел ял итү, күңел ачу җире кебек кабул ителә иде. Бер дә аэропортлар ябылыр, шәһәр өстеннән дроннар очып йөрер дип күз алдына килми иде. Бер танышымның йорты нәкъ АКШның хәрби ныгытмасыга карап тора. Алар ике-өч көн йокламады. Без дә бер-ике тапкыр йортның идән астына төштек. "Кисәтү чемоданын" җыйдым, әнә, ишек төбендә утыра.

Дәүләтнең медиасы тынычлык саклагыз, барысы да әйбәт дип тынычландыра ул, дроннар да бәреп төшерелә дияләр. Әмма барыбер бер кеше һәлак булды. Социаль челтәрләргә, аралашу төркемнәргә күз салсаң, кешеләрдә курку бар. Мәсәлән, танышларым арасында Русиягә кайтып китәргә теләүчеләр шактый. Фатирларны сатарга кирәк дип әйтүчеләр бар. Кемдер фатирлар арзанаячак дип яза. Әмма кешеләрнең иң курыкканы — кибетләрдә ризык бетү мөмкинлеге. Иран бугазны ябып куйса, ризык китерү кыенлашачак. Шуңа ризык алып куярга кирәк. Кем белгән дөнья хәлен.

Мәктәпләр онлайн укый, аларның каникуллары булырга тиеш иде, кичектерелә. Мин бу хәлләр әле дәвам итәр дип уйлыйм. Апрель аенда да төгәлләнмәс бу эшләр. Иран чигенмәячәк. Ә болай тормыш дәвам итә. Кешеләр эшкә йөри, спортзаллар эшли, кибетләр, сәүдә үзәкләре ачык. Ураза тоталар, авыз ачарга йөриләр, ирләр тәравихка да бара, — дип сөйләде Дубайда яшәүче татар хатыны.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2
Иран дин эшлеклеләре шурасы илнең югары рухание итеп АКШ һәм Израилнең хәрби чарасы нәтиҗәсендә үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба Хаменеины сайлаган.

56 яшьлек Моҗтаба Хаменеи — Али Хаменеинең алты баласының икенчесе. Урта белемне ул Тәһран шәһәрендә Алави исемле дини мәктәптә алган. Иран медиасы мәгълүматларынча, яшь чакта ул Иран-Гыйрак сугышы вакытында кыска вакыт армиядә хезмәт иткән. 1999 елда ул дини тикшеренүләрен дәвам итү өчен шыгый теологиясенең мөһим үзәкләренең берсе саналган Ком изге шәһәренә китә.

Ул беркайчан да дәүләт оешмаларында рәсми вазифалар биләмәгән, җәмәгать алдында чыгышлар ясамаган һәм әңгәмәләр бирмәгән. Шулай да ул ике дистә ел дәвамында әтисенең идарәсендә эшләп, руханилар белән Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы арасындагы мөнәсәбәтләрне координацияләгән.

Моҗтаба Хаменеиның хатыны Зәһрә Хаддад Гадел Али Хаменеи кебек үк АКШ белән Израилнең хәрби чарасы вакытында үтерелгән. Аларның өч баласы бар. 18 яшьлек олы уллары шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган дип хәбәр ителде, әмма бу расланмаган.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥1🥴1
❗️Төркия тагын бер Иран ракетын бәреп төшергән

Төркия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Ираннан җибәрелгән һәм Төркия һава киңлегенә очып кергән баллистик ракетны НАТОның һава һөҗүменнән саклану системнары тотып калган.

Ракет калдыклары Сүрия чигеннән 60 чакрым урнашкан Газиантеп шәһәре янына төшкән. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Бу төбәктә низаг башланганнан соң Иранның Төркиягә ракет җибәрүнең икенче очрагы. Беренче мондый очрак 4 мартта булды. Ул вакытта дрон калдыклары Дөртйол шәһәре районында төште.

@azatliqradiosi
Лүбнәндә Израил һөҗүме нәтиҗәсендә урыс мәдәнияте йорты җимерелгән

Һөҗүм Набатия шәһәренең Әл-Бәяд районына ясалган. Нәтиҗәдә Русия мәдәният үзәге тулысынча диярлек җимерелгән. Бу хакта үзәкнең мөдире Әсаад Дия ТАСС агентлыгына сөйләгән. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

Набатиядә Урыс мәдәният йорты 2004 елда төзелгән һәм биш катлы бинаның беренче катын алып торган. Үзәктә урыс телен укытканнар, балалар өчен музыка, рәсем һәм бию дәресләре узган. Шунда ук Русия-Лүбнән дуслыгы кичәләре дә оештырылган.

@azatliqradiosi
🎉8🔥4👍1
7 мартта Донецки һава аланы җирлегендә “Шахед” дроннары сакланган келәткә һөҗүм ясалу нәтиҗәсендә Татарстанның “Алабуга” махсус икътисади зонасының дрон җитештерү заводы хезмәткәрләре, шул исәптән баш инженер яраланган.

Алар Татарстаннан “ДНР”га командировкага җибәрелгән булган. Бу хакта үз чыганакларына таянып ASTRA телеграм-каналы хәбәр итә.

Келәт Прокопьев исемедендәге җимерелгән һава аланының яңа терминалында урнашкан булган.

ASTRA язуынча, яраланганнарның берсе баш инженер, Чаллыдан 35 яшьлек Денис Закиров.

▪️“Алабуга” махсус икътисад зонасында дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Әлеге дроннарны җитештерү өчен Алабугада студентларны җыюга җәлеп итәләр.

@azatliqradiosi
👏4❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә? АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр…
Төп каршылык Иран белән АКШ һәм Израил арасында барса да, Якын Көнчыгыш илләре утлы табага бастырган кебек яши.

Киеренкелек дәвам итә. Бу уңайдан без төрле илләрдә яшәүче татарларның бу сугышны ничек кичерүләрен, нәрсәдән куркулары турында сораштык.

Согуд Гәрәбстанында яшәүче татар гаиләсе дроннарны бәреп төшерүләр һәр көнне ишетелә дип сөйләде Азатлыкка, әмма иң курыкканыбыз ул су корылмасына зыян салмаулары, дип аңлатты.

— Безгә Рамазан аена Татарстаннан әти-әниләр килергә тиеш, билетлар да алынган иде. Әмма Иранда сугыш башланды һәм аннары безгә очышлар да туктатылды. Беренчедән, юллар ябылды, икенчедән, әти-әниләрне мондый хәлләр барганда тыныч йөрәк белән кунак итеп булмас иде. Хәерлесе дидек. Нидер шартлаганда гел куркыныч. Аеруча ике кызыбыз нык курыкты, бер яктан без дә, дөресен әйткәндә, шомландык, үзебезне кулга аласы бар, балаларга да аңлатырга, аларны тынычландырырга кирәк. Бу бик авыр әйбер икән. Курку катыш аптырау иде миндә. Рамазан ае һәрвакыт матур, күңелле уза иде бит, менә тынычлыкны бозу бик җиңел икән. Шок кичердек. Ирандагы хәлләр дә, бездәгесе дә башка сыймаслык хәл.

Ияләшәбез. Без илнең көнчыгышында яшибез, саклану системнары (ПВО) һәрвакыт, көн саен эшли. Гел нидер оча, гел нидер шартлатыла. Ишетеп, тоеп торабыз. Безнең шәһәрдә экспатлар күп. Европа илләреннән, АКШтан булучылар кире туган якларына китте. Русиядән, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан кебек илләрдән монда эшләүче кешеләр кузгалмады. Күзәтәләр, үлчиләр, ни булачак дип фаразларга тырышалар. Балаларның каникуллары башланачак, кем китәсе килә, йә Җиддәгә, йә Мәдинәгә барырга туры килә, әлегә шундагы һава аланнары гына эшли. Ә безгә ул 8-10 сәгатьлек юл.

Хастаханәләр, кафе-рестораннар, кибетләр эшли. Мәктәпләр онлайн форматта эшли. Ковид вакытында кебек һәм тагын да куркынычрак.

Согуд Гәрәбстаны үзен тәэмин итә. Аның диңгезгә чыгышы да бар. Ризыксыз калу куркынычы юк, менә сусыз калмасак ярар иде дип борчылабыз. Дроннар су корылмасын шартлатмасыннар гына дип телибез, — диде ул Азатлыкка.

@azatliqradiosi
❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иран Һормуз бугазы аша нефть ташуга каршы торган очракта тагын да көчлерәк һөҗүм белән янады. Трамп сугыш «тәмамланды диярлек» дип белдерде. Бу хәбәрдән соң нефть бәясе 100 доллардан түбәнә тәгәрәде.

🔸Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШ һәм Израил илчеләрен илдән чыгарган дәүләтләр корабларына Ормуз бугазы аша үтү рөхсәт ителәчәген белдерде.

🔸Трамп киңәшчеләренең бер өлеше АКШны Иран белән сугыштан чыгаруны тәкъдим итә, дип яза The Wall Street Journal. Алар Трампка хәрби кампаниянең төп максатлары күбесенчә ирешелгәнен күрсәтергә чакыра. Трамп үзе соңгы матбугат очрашуында сугыш тиздән тәмамланачак дип әйтте, әмма бу атнада ук булуы икеле, дип белдерде.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский бу атнага планлаштырылган өч яклы очрашуның АКШ ягы тәкъдиме белән Ирандагы сугыш сәбәпле кичектерелүен әйтте.
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын тапкан Фонд Колесов байлыклары турында тикшерү уздырып хисап чыгарды. Андагы мәгълүматларга…
Испания полициясе «Русия боралаклары» башлыгы татарстанлы Николай Колесовның Майоркадагы виллаларында тентү үткәргән — El Pais

9 мартта Испания полициясе Майорка утравындагы берничә виллада тентү үткәргән. Алар «Русия боралаклары» холдингы башлыгы Николай Колесов милке булырга мөмкин. Бу хакта El Pais басмасы үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

Басма мәгълүматына караганда, тикшерү җирле вакыт белән якынча 13:00 тирәсендә башланган. Шул вакытта дистәләгән полиция хезмәткәре Майорканың көньягындагы Кальвия муниципалитетында урнашкан ике виллага килгән.

Әлеге виллалар Николай Колесовның улы Алексей Колесов исеменә рәсмиләштерелгән. Ул аларның хуҗасы булып 2024 елда, дүрт яшь чагында, теркәлгән.
Тентүләрнең башка нечкәлекләре турында El Paisның полициядәге чыганаклары мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

🔹Колесов 90нчы елларда Казанда "Элекон" ширкәтен җитәкләде. 2007-2008 елларны Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнә. Аннары Путин аны "Ростех" җитәкчесе итеп куя. 2009 елны ул "Радиоэлектрон технологияләр" концерны белән җитәкчелек итә башлый. 2021 елны "Русия боралаклары" холдингына билгеләнә.

🔹"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.

📌 Колесовның Испаниядәге күчемсез милке турында ФБК зу тикшерү чыгарган иде. Аны тулырак монда укып була.
🎉5❤1
Мәскәүдәге мөселман җәмгыятенә бизнес-үзәктә намаз залы оештырганы һәм Коръән уку кулланмалары саклаганы өчен штраф салганнар.

«Осторожно, новости» хәбәр итүенчә, 2025 елның ноябрендә прокуратура Огородный тыкрыгындагы бинага янгын иминлеген тикшерү өчен килгән. Тикшерү барышында бизнес-үзәкнең 4нче катында «Рисалят» дип аталган мөселман җәмгыяте урнашуы ачыкланган. Анда алар намаз уку залы, ашханә һәм балалар өчен уку сыйныфлары оештырган.

Моннан тыш, бу бинаның бер өлешендә һәр җомга көнне якынча 150 кеше күмәк намаз укыган. Прокуратура хезмәткәре килгәндә биредә мөселманнарны тирә-юньдәгеләргә яхшы мөгамәләдә булырга чакырган хөтбә укыган булганнар. Әлеге җомга вәгазенә йөздән артык кеше килгән булган.

Прокуратура Коръән уку кулланмаларын, ислам һәм хәдис гыйлеме дәреслекләрен алган. Тикшерү барышында бу китапларда дини оешманың тиешле мөһерләре булмавы ачыкланган.

Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге турында ике беркетмә нигезендә (Русия административ хокук бозулар кодексының 5.26 маддәсе) оешмага 130 мең сум күләмендә штраф салынган. Ә китапларны юк итәргә дигән карар чыгарылган.

Мәскәүдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.
🤬4👎1😡1
Татарстанның барлык югары уку йортларында студентлар өчен MAX аша керү системасын кертәчәкләр

Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында MAX мессенджерында студентның дигитал таныклыгын (ID) кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗиповка сылтанып “Бизнес Online” яза.

Әлеге систем инде сынау рәвешендә тугыз югары уку йортында эшли.

Дигитал таныклык “Госуслуги” аккаунты мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код. Сервис смартфонны электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм уку йортына керү өчен кулланырга мөмкинлек бирә.

"Max" республика вузларына кертелә. Филиаллар һәм төп уку йортларын бергә алганда, бездә барлыгы 45 университет бар, һәм аларның барысы да Max-та каналлар һәм чатлар булдырды", — дип билгеләп үткән Мөҗипов.

Элегрәк КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды.

Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.

▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.

▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

@azatliqradiosi
🤮4❤2🖕2💩1😡1
Татарстан Милли музее филиалларында татар телендә экскурсияләр оештыру эшен системга салу нияте бар

Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә музей мөдире Айрат Фәйзрахманов белдерде.

Ул Салих Сәйдәшев музеенда экскурсияләрнең күбесенчә татарча узуын искәртте, бу музейга яшьләрнең актив йөрүенә игътибар итте. Шул ук вакытта, Фәйзрахманов татар телендә узучы экскурсияләрнең аз булуын таныды.

— Милли музей дистәдән артык мондый продукт тәкъдим итә ала. Без музейларда татар телендә экскурсияләрне системга салырга һәм аларны даими рәвештә тәкъдим итәргә телибез, — диде ул.

Музей мөдире сүзләренчә, беренче чиратта, мондый ихтыяҗ татар гимназияләре, урыс-татар мәктәпләре укучыларында бар. Чиреккә бер тапкыр татар гимназиясе укучысы сыйныфы белән музейга барырга һәм экскурсияне татар телендә ишетә алырга тиеш, ди ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤11🔥4
Дубайда 4 апрельдә узарга тиешле Сабантуй бәйрәме узмаячак

Бу хакта бәйрәмне оештыручылар Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. "Сабантуй вакыты кичектерелә. Безгә моны хәбәр итү кызганыч, әмма бәйрәм безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында булмый. Кайчан узачагы турында тиздән хәбәр бирербез", диелгән Sabantuy.Dubai сәхифәсендә.

Дубайдагы Сабантуйга быел 5 мең кунак килер дип планлаштырылган. Ул шәһәрнең Safa Park җирендә узарга тиеш булган. Оештыручылар сәбәпләрен "тышкы факторлар" дип атаган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ун көн инде Ираннан җибәрелгән дроннар куркынычы астында яши. Күрәсең, дәүләт, шәһәр хакимияте зур чараларны тыйган.

8 февральдә Дубай татарлары пикникка җыелды, анда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров та катнашкан иде. Бу җыенда сүз 4 апрельдә узачак Сабантуйга әзерлек турында да барды. Биредә 5 мең кешене җыю максаты куелган иде.

Узган елны Дубай Сабантуенда чама белән 4500 кеше күңел ачкан иде. Ул алты сәгать буена барды, кич татар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм урысча-татарча барды.

Дубайдагы Сабантуй читтә Татарстан хакимияте белән берлектә уздырылган иң зур бәйрәм булып калды. Моннан тыш Төркиянең Госмания авылында Сабантуй уза, ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла. Әмма зур колач белән җәелеп, күп кешене җыя алган бәйрәм соңгы елларда Дубайда уза.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5⚡2🔥2
Хәерле иртә! 11 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар?

🟠Төнлә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һава аланы берничә сәгать ябык булды. 26 очыш тоткарлана.

🟠Самар өлкәсендә, Тольяттида "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын турында хәбәр итәләр. Сызрань шәһәрендә дә янгын чыккан. Бу Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсе була ала.

🟠Русиянең Днепропетровски өлкәсенә төнге һөҗүменнән 70 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. 9 кеше, шул исәптән 4 яшьлек кыз зыян күргән. Сум өлкәсендә 27 яшьлек ир үлгән, 3 кеше яраланган, ди җирле хакимият. Басып алынган Мариупольдә янгын һәм шартлау диелә.

🟠АКШ Һормуз бугазында Иранның мина куючы 16 хәрби корабын юк иткән – CENTCOM. Элегрәк американ медиалары Иранның бугазда миналар урнаштыруын язган иде. Һормуз бугазы аша дөнья нефть әйләнешенең 20-25%ы уза.

🟠Башкортстанда һава торышы начарланды, машина юлларында бозлавык. Республика ЮХИДИ башлыгы бик сак йөрергә, мөмкин булганда, сәфәрләрне кичектереп торырга өнди.

@azatliqradiosi
❤3👍2
Татарстаннан Украинадагы сугышта кимендә 8 мең хәрби үлгән

Бу санны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

Русия, Украина һәм АКШ арасында өчьяклы сөйләшүләр дә әлегә Якын Көнчыгыштагы сугыш аркасында тукталып торды. Сугыш дәвам итә, табутлар элеккечә кайта.

Бу хакта 👉 безнең язмада укыгыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢5🤔2🎉1
Сугышта Татарстаннан без таба алган үлүчеләр саны 8 меңнән арткан – көн язмасы

Барлык дөньяның игътибары соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыштагы хәрби низагка юнәлгән булса да, Европада барган Русиянең Украинага каршы сугышы һаман дәвам итә. 11 мартка хисапта Татарстаннан кимендә 8031 кеше үлеме турында мәгълүмат бар.

Кайбер башка мөһим саннар һәм фактлар, тулысынча аларның безнең сайтта укый аласыз:

🔵Соңгы елда Азатлык хисабында Татарстаннан үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. 2025 елның 5 мартында исемлектә республикадан 4279 исем булган.

🔵Үлемнәрнең якынча яртысы – республиканың 7 шәһәр-районнан.

🔵Үлүчеләрнең хәрбиләрнең уртача яше – 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары.

🔵Соңгы елларда сугышта үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ контракт төзүчеләр тәшкил итә. Кешеләрне сугышка югары түләүләр белән җәлеп итәләр.

🔵Башкортстаннан үлгән кимендә 987 хәрби, Татарстаннан үлгән кимендә 941 хәрби – мобилизациягә эләккән булганнар.

Бу һәм башка мөһим фактларны Азатлыкның көн язмасында укыгыз (VPNлы сылтама).
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😱2🎉2
Башкортстанның Бөре районы элекке мәгариф идарәсе башлыгын тоткарладылар

Азамат Искәндәровны зур күләмдә хәрәмләшүдә гаеплиләр. Тикшерү фикеренчә, 2025 елда Искәндәров берничә мәктәп мөдирен "Общепит" дигән азык белән тәэмин итү ширкәте белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Контракт шул исәптән мәктәп эшләмәгән ял көннәренә дә караган диелә.

Муниципаль бюджет 1 миллион сум чамасы зыян күргән, дип хәбәр ителә.

Искәндәров 20 апрельгә кадәр өй сагында утырачак.

#Башкортстан
Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. 15 минут дәвам иткәч, 14:21дә ул кире кагылды

Бу хакта белдерү Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында килде.

▪️Республикада мондый һөҗүм куркынычы тәртибе өченче тапкыр кертелә. Беренче тапкыр ул 27 февральдә булды, ул чакта мәктәп укучыларын идән асты бүлмәләргә керткәннәр иде. Икенче тапкыр ракет һөҗүме куркынычы 3 март игълан ителгән иде, ул 3 сәгатьләп дәвам итте.

▪️Бүген төнлә дә Татарстанда якынча 5 сәгатькә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Казан һәм Бегиш һава аланнары ябылган иде. Республикага һөҗүм турында хәбәрләр булмады, әмма күрше Самар өлкәсендә "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын чыккан.

@azatliqradiosi