Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Берлинда татар эмигрантлары беренче тапкыр спектакль куя. Аның режиссеры - Айдар Җәббәров кичә Германиягә килеп җитте.

🔸Татарстан өстендә узган төндә бер дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русиянең саклану министрлыгы. Иртән иртүк Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде. Соңрак ул гамәлдән чыгарылды.

🔸Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы сәбәпле, 13 марттан Анапа шәһәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларына ирекле йөрү тәртибе кертелгән.

🔸Гыйрактагы хәрби базага иран дроны һөҗүмендә бер француз хәрбие һәлак булган, тагын алтысы яраланган. Франция президенты Эмманюэль Макрон белдергәнчә, хәрбиләр анда Ислам дәүләте сугышчан төркеменә каршы кампания кысаларында урнашкан булган.

🔸АКШ вакытлыча Русия нефтенә каршы санкцияләрне 11 апрельгә кадәр алып тора.

🔸Росавиация Azur Air һава ширкәте очышларын тыю мөмкинлеген карый. Оешма хәбәр иткәнчә, һава ширкәтенең эксплуатация сертификаты 8 июньгә кадәр генә гамәлдә. Мондый карар очкычларның техник төзексезлекләре белән бәйле берничә вакыйгадан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә кабул ителгән.
❤1
Telegram тәмам томаланса, нәрсә калачак? Татар-башкорт активистлары һәм блогерлары нишләргә җыена?

Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный. Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык.

📌Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин "Хакимият Telegram-нан шүрли, чөнки Русиядә ул күңел ачу, шалтыратып хәл-әһвәл белешү урыны түгел. Анда үзгә мәгълүмат алырга теләүче, дөньяда ниләр булып ятканын белергә, алга таба ниләр булыр дип фаразларга тырышучылар утыра. Сәясәт турында сөйләшә торган урын ул", дип саный һәм Русиядән Телеграмга керү мөмкинлеге югалса, кызганыч булачак ди.

Шура аудиторияне югалтмас өчен VPN ясаган, шулай ук Instagram-ны үстерәләр. "Хакимият аны да экстремистик дип атады, әмма кешеләр куллана. Хакимият аны попса урыны дип саный, матур фото, көлкеле видеолар урыны дип кабул итә. Әмма соңгы вакытта без анда да активрак эшли башладык, кайбер видеолар 5 млн карау җыйды.", ди Айсин.

📌"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов фикеренчә, Русия хакимияте ничек кенә тырышмасын Советлар Берлегендәге кебек чит ил радиоларын томалаган кебек максатына ирешә алмаячак, дигитал заманда төрле урау юллары ачыла.

Телеграмны тулысынса үтерәләр икән, YouTube-та эшләүне дәвам иттерәчәкбез. Ул да ябыла икән, аннары уйларбыз. Бәлки, радио ачарбыз, подкастларга күчәрбез. Әлегә эшлибез, диде башкорт активисты.

📌Русиядәге стилист, инфлюенсер Азатлык Радиосына Русия хакимияте кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген кысу белән генә шөгыльләнә, дип сөйләде. Instagram-нан күчеп, инде өйрәнеп кенә беттек, кешеләрне Телеграмны карарга өйрәтеп кенә бетердек, анысын да ябабыз диләр. Арыдым. Нигә тыныч кына кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек бирмиләр соң? Ни диим? Хакимият ни әйтсә, шуңа буйсынырга туры килә. Әмма бу хәлләр нык арыта һәм ачуны китерә, — диде ул.

👉Тулырак монда укыгыз.
😱3
Хәбиров Украинадагы сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен эшче төркем төзеде

Республикадагы кеше хокуклары вәкаләтле вәкил идарәсенә 20 мартка кадәр элемтә офисы оештыру һәм аның эшен башлап җибәрү йөкләнгән. Күрсәтмәнең үтәлешен республика башлыгы идарәсе контрольдә тотачак.

Эшче төркем әсирлеккә төшкәннәрне эзләгәндә яки генетик экспертизалар үткәргәндә элемтәләрне җайга салу белән шөгыльләнәчәк.

Төркемне Башкортстаннан Дума депутаты Ирина Панькина һәм вице-премьер Руслан Хәбибов җитәкли.

АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк.

Украинадагы сугышка китеп үлүчеләр саны белән Башкортстан Русиядә беренче урында бара. Моны бәйсез журналистлар төрле ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат ярдәмендә үткәрелгән тикшерүе күрсәтә.

Азатлык Радиосы алып барган үлүчеләр исемлегендә кимендә 9200 кеше бар.
Татарстан һәм Башкортстан кешеләреторак-коммуналь хезмәт түләүләре артуына зарлана

Казанда һәм Уфада иң кыска ай - февраль өчен түләүләр кайбер очракларда 20 мең сумга кадәр җиткән. Сүз зур фатирлар яки йортлар турында бармый. Мәсәлән, Уфада 49 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатира өчен түләү 14 мең сумга җиткән, ә Казанда бер бүлмәле фатирга - 9 меңгә кадәр.

Рәсмиләр моны февральнең салкын булуы белән аңлата.

2026 елның 1 гыйнварыннан ике республикада да тарифлар 1,3% артты. Ләкин иң зур арту октябрьдә көтелә. Казан, Чаллы. Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә кебек зур шәһәрләрдә торак-коммуналь хезмәтләре тарифлары 18,2%, Татарстанның башка районнарында 13,4% артачак.

Башкортстанда арту 12,8% булачак.
❤1
Торак темасын дәвам итеп: Казанда яңа төзелгән йорттагы бер бүлмәле фатир өчен айлык ипотека түләве уртача 163 мең сум тәшкил итә.

Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы Русиядә икенче урында тора дип яза «РБК Недвижимость». Казандагы яңа йортларда мәйданы якынча 39,2 дүрткел метр булган бер бүлмәле фатирның бәясе уртача 12 миллион сум тәшкил итә.

Яңа йорттагы бер бүлмәле фатирлар бәясе белән беренче урында — Мәскәү. bnMAP.pro мәгълүматына караганда, 2026 елның март башына андый фатирның уртача бәясе 21,5 миллион сум тәшкил итә; айлык ипотека түләве исә уртача 292,2 мең сумга җитә.

Өченче урында — Петербур: анда бер бүлмәле фатирларның уртача бәясе 10,6 миллион сум, ә айлык ипотека түләве 144,1 мең сум тәшкил итә.

Дүртенче урында — Түбән Новгород: анда бер бүлмәле фатир уртача 8,7 миллион сум тора, ә айлык түләү 118,2 мең сумга төшә.
❤1
Екатеринбурдагы тикшерү изоляторында 10 мөселман тоткын ачлык игълан иткән

Екатеринбурдагы 5нче тикшерү изоляторында утыручы ун мөселман тоткыны, хөкем ителгән Илкин Меликовны карцерга җибәргәннән соң күмәк ачлык игълан иткән.

Бу хакта «Мемориал» хокук яклау үзәге хәбәр итте. Үзәк тоткын Гамид Датаев хатыны Гули Ашированың Instagramда язган постына игътибар иткән.

Аширова сүзләренчә, СИЗОдагы низаг Меликов тикшерү комитетына шикаять язганнан соң башланган. Ул анда СИЗО хезмәткәрләре Руслан Киржинов белән Юрий Никулин посылкасыннан кайбер әйберләрне алып калуын әйткән.

Шуннан соң тоткынга янаулар килә башлаган, ә 12 мартта аны карцерга япканнар.

13 март кичендә Аширова тоткыннарның ачлыкны туктатуы турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, ФСИН хезмәткәрләре Меликовның әйберләрен кире кайтарган һәм «мондый хәлләрнең киләчәктә кабатланмавын» вәгъдә иткән.

2025 елның июнендә Түбән Вартадан булган мөселман Илкин Меликовны «терактка әзерләнү» һәм Ислам дәүләте сугышчан төркеме мәнфәгатьләрендә террорчылыкка чакыру эшләре нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Русия төрмәләрендә мөселманнарга башкача карау турында хокук яклаучылар, төрмәләрдә утыручылар үзләре дә әйтеп килә. Үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.
💔5🤡1
Берлинда беренче татар спектакле премьерасы булды

Кичә, 13 мартта Берлинның Ballhaus Prinzenallee театрында яңа татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар спектакле куйды.

Аны танылган режиссер, Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры баш режиссеры Айдар Җәббаров әзерләде. Ул үзе дә Берлинга килде.

Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән "Чыганак" спектакле уйналды. Сценарийны да Җәббаров язган.

Артистлар - Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче төрле һөнәр ияләре.

Татар активистлары Эльза Нәбиуллина һәм Ләйсән Гәрәева продюсерлыгында оештырылды.

Зал тулы иде, спектакль бүген дә куелачак, аңа билетлар алдан сатылып бетте.

Чара турында зуррак Азатлык Радиосында алдагы көннәрдә укый алырсыз.
❤15👍6👎1🔥1🤮1
Лаешта Украинага каршы сугышучыларга һәйкәл куелачак

Бу Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл булачак. Аны рәсми ачу 9 Майга планлаштырыла.

Безнең хисапка күрә, Лаеш районыннан сугышта кимендә 129 кеше һәлак булган. Алардан кимендә 42 кеше – 34 яшькә кадәр.

Татарстан рәсмиләре Русиянең Украинага каршы сугышта актив катнаша: сугышка ихтиярилары күпләп җәлеп итә, һуманитар ярдәм күрсәтә, сугышны аклау пропагандасын алып бара.

Һәйкәл нинди булачак һәм кайда урнашачак?
👉 Безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
💩9🤬2
Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән.

Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды.

Тулырак 👉 монда.
🤬2
Татар мифологиясендә сез нинди хатын-кыз образларын беләсез? 👩‍🦰

Риваятьләр һәм мифларда хатын-кызлар еш кына батырлардан да көчлерәк. Алар дәвалый, күрәзәчелек итә, хәтта табигать көчләре белән идарә итә.

Безнең "Әйдә! Online" проекты татар мифларында 8 хатын-кыз образын өйрәнде һәм алар турында кызыклы фактларны тәкъдим итә:

Мәкаләне урыс телендә 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4
Казан студентларына Украина сугышы турында күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә итәләр

Бу игълан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Telegram-каналында урнаштырылган.

Студентларга күргәзмәгә, ягъни «хәзерге вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк мөһим чарага» барган өчен «рейтингка 3 балл яки Dobro.ru сайтындагы волонтер көндәлегенә 3 сәгать» биреләчәге әйтелә.

Соңгы очракта бу балларны бүләкләргә алыштырырга яки грантлар алганда кулланырга мөмкин.

«Знание. Герои» күргәзмәсе 19 февральдән эшли. Анда «махсус операция» 33 солдат һәм офицер язмышы аша күрсәтелә.

▪️Элегрәк "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде.

▪️Моңа кадәр "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде. 

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына дүрт ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 8000, Башкортстаннан кимендә 9200 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🖕2🔥1
Татарстан һәм Башкортстан Русиядә гомум кредит бурычы 1 трлн сумнан арткан сигез төбәк арасына эләккән

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварына кредит бурычы 1,1 триллион сумга җиткән. Республика Русиядә алтынча урында. Башкортстанда халыкның кредит бурычы - 1 трлн.сум булган һәм республика сигезенче урында. Әлеге мәгълүматларны Росстат китерә.

Статистикага күрә кредит бурычларының иң зур өлеше ипотекага туры килә.

Иң зур кредит бурычы Мәскәүдә (4,4 трлн.сум).

Гомумән Русиядә ел башына кредит бурычы 36 трлн сумга җиткән.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган иде.

Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга.

▪️2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.

@azatliqradiosi