Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән.

Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды.

Тулырак 👉 монда.
🤬2
Татар мифологиясендә сез нинди хатын-кыз образларын беләсез? 👩‍🦰

Риваятьләр һәм мифларда хатын-кызлар еш кына батырлардан да көчлерәк. Алар дәвалый, күрәзәчелек итә, хәтта табигать көчләре белән идарә итә.

Безнең "Әйдә! Online" проекты татар мифларында 8 хатын-кыз образын өйрәнде һәм алар турында кызыклы фактларны тәкъдим итә:

Мәкаләне урыс телендә 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4
Казан студентларына Украина сугышы турында күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә итәләр

Бу игълан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Telegram-каналында урнаштырылган.

Студентларга күргәзмәгә, ягъни «хәзерге вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк мөһим чарага» барган өчен «рейтингка 3 балл яки Dobro.ru сайтындагы волонтер көндәлегенә 3 сәгать» биреләчәге әйтелә.

Соңгы очракта бу балларны бүләкләргә алыштырырга яки грантлар алганда кулланырга мөмкин.

«Знание. Герои» күргәзмәсе 19 февральдән эшли. Анда «махсус операция» 33 солдат һәм офицер язмышы аша күрсәтелә.

▪️Элегрәк "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде.

▪️Моңа кадәр "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде. 

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына дүрт ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 8000, Башкортстаннан кимендә 9200 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🖕2🔥1
Татарстан һәм Башкортстан Русиядә гомум кредит бурычы 1 трлн сумнан арткан сигез төбәк арасына эләккән

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварына кредит бурычы 1,1 триллион сумга җиткән. Республика Русиядә алтынча урында. Башкортстанда халыкның кредит бурычы - 1 трлн.сум булган һәм республика сигезенче урында. Әлеге мәгълүматларны Росстат китерә.

Статистикага күрә кредит бурычларының иң зур өлеше ипотекага туры килә.

Иң зур кредит бурычы Мәскәүдә (4,4 трлн.сум).

Гомумән Русиядә ел башына кредит бурычы 36 трлн сумга җиткән.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган иде.

Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга.

▪️2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.

@azatliqradiosi
Якын Көнчыгышта хәрби низаг дәвам итә. Бу илләрдә яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла.

Бу уңайдан без төрле илләрдә яшәүче татарларның бу сугышны ничек кичерүләрен, нәрсәдән куркулары турында сораштык.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1