Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар мифологиясендә сез нинди хатын-кыз образларын беләсез? 👩‍🦰

Риваятьләр һәм мифларда хатын-кызлар еш кына батырлардан да көчлерәк. Алар дәвалый, күрәзәчелек итә, хәтта табигать көчләре белән идарә итә.

Безнең "Әйдә! Online" проекты татар мифларында 8 хатын-кыз образын өйрәнде һәм алар турында кызыклы фактларны тәкъдим итә:

Мәкаләне урыс телендә 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4
Казан студентларына Украина сугышы турында күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә итәләр

Бу игълан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Telegram-каналында урнаштырылган.

Студентларга күргәзмәгә, ягъни «хәзерге вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк мөһим чарага» барган өчен «рейтингка 3 балл яки Dobro.ru сайтындагы волонтер көндәлегенә 3 сәгать» биреләчәге әйтелә.

Соңгы очракта бу балларны бүләкләргә алыштырырга яки грантлар алганда кулланырга мөмкин.

«Знание. Герои» күргәзмәсе 19 февральдән эшли. Анда «махсус операция» 33 солдат һәм офицер язмышы аша күрсәтелә.

▪️Элегрәк "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде.

▪️Моңа кадәр "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде. 

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына дүрт ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 8000, Башкортстаннан кимендә 9200 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🖕2🔥1
Татарстан һәм Башкортстан Русиядә гомум кредит бурычы 1 трлн сумнан арткан сигез төбәк арасына эләккән

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварына кредит бурычы 1,1 триллион сумга җиткән. Республика Русиядә алтынча урында. Башкортстанда халыкның кредит бурычы - 1 трлн.сум булган һәм республика сигезенче урында. Әлеге мәгълүматларны Росстат китерә.

Статистикага күрә кредит бурычларының иң зур өлеше ипотекага туры килә.

Иң зур кредит бурычы Мәскәүдә (4,4 трлн.сум).

Гомумән Русиядә ел башына кредит бурычы 36 трлн сумга җиткән.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган иде.

Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга.

▪️2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.

@azatliqradiosi
Якын Көнчыгышта хәрби низаг дәвам итә. Бу илләрдә яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла.

Бу уңайдан без төрле илләрдә яшәүче татарларның бу сугышны ничек кичерүләрен, нәрсәдән куркулары турында сораштык.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Казан һәм Түбән Кама һава аланнары якынча өч сәгатькә ябылып торды. Республикада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Чикләүләр сәбәпле, дистәдән артык очыш тоткарлана. Казаннан Сургутка очарга тиешле очкычны тугыз сәгатькә кичектергәннәр. Уфа һава аланында да очышлар тоткарлана. Бу көчле томан белән бәйле дип яза "Башинформ". Элек машина йөртүчеләргә дә юлларга чыкмаска киңәш ителде.

🔸16 март иртәсендә Дубайның һава аланы вакытлыча очышларны туктатты. Гарәп Әмирлекләре хакимияте моны "дроннарга бәйле хәл" сәбәпле дип аңлатты. Соңрак билгеле булганча, аэропорт янында ягулык мичкәсенең берсендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә, әмма иминлек сәбәпле очышларны туктатып торырга булганнар.

🔸Казакъстанда яңа Конституция буенча узган референдумда халыкның 73 проценты катнашкан. Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тавыш бирүчеләрнең күпчелеге яңа Конституцияне хуплаган. Нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак.

🔸Лондонда Израилгә каршы һәм Иранны яклап узган каршылык чарасында 12 кеше тоткарланган. Бу хакта Би-би-си яза. Рамазан аеның соңгы җомгасында мөселманнар әл-Кудс көнен билгели. Иерусалим шәһәрен "әл-Кудс" (изге) дип атаган мөселманнар бу көнне фәләстиннәргә теләктәшлек белдереп урам җыеннары уздыра. Быел хакимият йөрешкә рөхсәт бирмәде, шуңа мөселманнар аны митинг буларак уздырды. 12 кеше тыелган оешманы яклаган һәм көч куллану янаулары өчен кулга алынган.

🔸Һиндстанның Одиша штаты хастаханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган дип хәбәр итә Reuters. Янгын җәрәхәтләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә чыккан.

@azatliqradiosi
❤2
Көн язмасы: Берлин сәхнәсендә татар тамашасы: яңа мөһаҗирләр Исхакый әсәрен сәхнәләштерде

13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте. Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде.

Ике көндә дә зал тулы булды. Тамашаны карарга Германиядән генә түгел, Европаның башка илләреннән дә татарлар килгән иде. Залда алман тамашачылары да күренде. Спектакль алмаш-тилмәш ике телле - алман һәм татар - субтитрлары белән барды.

Тамашачыга бүген бар милләткә дә, читкә китәргә мәҗбүр булган яңа буын мөһаҗирияткә дә актуаль темалар — катнаш никах, милли үзаң, татарлыкны саклап калу, үз тамырларыңа тугрылык мәсьәләләре күтәрелгән әсәр тәкъдим ителде. Исхакый әсәренә нигезләнсә дә, ул конкрет тарихи чорга бәйләнмәгән иде, XX гасыр башы хәзерге заманага үрелеп барды.

Спектакльнең төп герое — мулла улы Шәмси (Айзат Шәймәрданов). Язмыш аны Германиягә китерә. Ул кибетче (приказчик) булып эшли һәм алман театрында шулай ук сату ярдәмчесе булып эшләүче алман кызы Анна (Назлыгөл Минһаҗева) белән таныша.

Шәмси — бер яктан үткен һәм чая, икенче яктан төп карар кабул итәргә кыенсынучы, шикләнүчән ир итеп күрсәтелә. Анна исә киресенчә игътибарлы, ярдәмчел, мөлаем хатын. Аларның дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара тирәнәя, нәтиҗәдә никахсыз килеш башта бер, аннары икенче кызлары туа. Әмма шул ук вакытта Шәмси тамаша буена диярлек киләчәктә татар кызына өйләнеп, татар гаиләсе кору турында хыяллана. Ул "Анна белән араларны өзәм дә, татар кызына өйләнәм" дигән уй белән яши. Шәмси яраткан кызларының аналары белән чиркәү янында йөрүен күргәннән соң кире авылына кайтып китә, татар кызына өйләнергә яучы җибәрә. Әмма Аннадан "кызлар сине сагына, "папа-папа" дип өзгәләнә" дигән хатын алгач, ул тагын ике ут арасында кала. Спектакль нәкъ менә шушы хәлдә тәмамлана.

Спектакль башында да, азагында да тамашачыга дөньяда һәр минут саен нинди дә булса бер тел югалуы, Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре язылганнан соң инде 120 ел узуы турында әйтелә.

Моннан тыш, Берлин тамашасында вербатим алымы да кулланылды - яшьләр спектакльгә әзерләгәндә катнаш никахта булган берничә кешедән интервьюлар алган һәм аларның катнаш никахлар нинди авырлыклар китерә алуы турындагы уйларын сүзгә-сүз тамашачыга тәкъдим итте.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤5👍2
Казакъстанда кичә узган референдумда яңа Конституция өлгесе өчен 7,9 миллион кеше, ягъни 87,15 процент яклап тавыш биргән.

Каршы булучылар саны 898 меңнән арткан (9,8 процент). Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматларында әйтелә.

Бюллетеньдә: "2026 елның 12 февралендә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган Казакъстан республикасы яңа Конституциясе өлгесен кабул итәсезме?" дигән бер генә сорау булган.

Тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми игълан ителгәнче үк президент Касыйм-Җомарт Токаев 15 мартның яңа Конституция көне булачагын белдерде. 1996 елдан бирле Конституция көне 30 августта билгеләп үтелә иде.

Яңа Конституция өлгесенең төп үзгәрешләренең берсе — парламентны ике пулатлыдан бер пулатлы итеп үзгәртү һәм аны корылтай дип атау. Корылтай 145 әгъзадан торачак. Алар биш елга партия исемлекләре буенча сайланачак.

Тел турында маддәгә дә үзгәреш кертелгән. Өлгене яклаучылар моны әһәмиятле дип саный, ә каршы булучылар исә бу үзгәрешнең асылда берни дә үзгәртмәвен әйтә.

Өлгенең 9нчы маддәсенең 2 нче пунктында: "дәүләт оешмаларында һәм җирле үзидарә оешмаларында казакъ теле белән беррәттән урыс теле дә рәсми кулланыла" дип язылган. Гамәлдәге версиядә исә "беррәттән" урынына "тигез дәрәҗәдә" дигән сүз кулланыла.

Казакъ телле активистлар арасында бу пунктны бөтенләй алып ташларга чакырулар яңгырады. Алар Конституциядә дәүләт теле итеп бары тик казакъ теле генә билгеләнгән норма калырга тиеш дип саный.

Яңа Конституциядә тагын нинди үзгәрешләр булачагы турында 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5
Русия контролендәге Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Кырымда тоткарланган дүрт мөслимәне сак астында калдыруны 14 июньгә кадәр озайтты.

Бу хакта адвокат Эмил Курбединовка сылтанып «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итә.

Утырышка мөслимәләрнең туганнары да килгән. Насиба Саидованың әнисе Динара Июпова әйтүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган һәм туганнарны кертмәгәннәр. Шулай ук аларны карарны игълан иткәндә дә эчкә үткәрмәгәннәр. Июпова сүзләренчә, алар кызларын бары «бер мизгелгә» генә күреп калган.

Адвокат белдерүенчә, утырыш барышында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчесе мөслимәләргә чикләү чарасын үзгәртсәк, алар шаһитларга басым ясарга һәм качарга мөмкин, чөнки Украина ватандашлыклары бар дигән. Ни өчен аларның өй сагына җибәрелмәве аңлатылмаган.

▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.

@azatliqradiosi
💔4🤬3😢1
Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә тагын һуманитар ярдәм җибәргән

Республика һәрвакыттагыча ярдәмне мулдан бирә. Бу юлы һуманитар ярдәм 17 машинада җибәрелгән. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз Телеграм-каналында язды. Шунда ук Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә дә өлеш каралган. Барлыгы 250 тонналык ярдәм.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмне әзерләүдә бар республика халкы, барлык районнар, күп кенә предприятияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. Татарстан янәшә!» дип язган Миңнеханов.

Моңа кадәр Татарстан президенты Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде. Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә чыгымнар да ике тапкырга кимеде.

▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

@azatliqradiosi
🤣4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте.

Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде.

Тамашаны танылган режиссер,Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров әзерләде.

Ул премьерага бер көн кала үзе дә Берлинга килде, ә моңа кадәр репетицияләр нигездә онлайн форматта алып барылды.

Тамаша читтә тамырларыңны югалту проблемына багышлана.

@azatliqradiosi
🔥11❤4👍1💩1