Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан һәм Татарстан мәчетләре Ураза гаете намазына әзерләнә

Кичә мәчетләрдә соңгы тәрәвих намазлары укылды, иртәгә мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый.

🕌 Башкортстанның
күпчелек мәчетләрендә гыйбадәт 09:00дә башланачак. Әмма кайбер мәчетләрдә бәйрәм иртәрәк — 08:00дә башлана. Мәсәлән, Уфадагы Гатчинская урамындагы «Мәдинә» мәчетендә, Сипайловодагы «Хәмзә» мәчетендә һәм Нагаево авылындагы мәчеттә. Сочинская урамындагы «Ихлас» мәчетенә исә мөэминнәрне 07:30га җыялар.

Уфаның барлыгы 24 мәчетендә гает намазы укылачак, дип хәбәр итте шәһәр хакимияте.

Төп мәйданчык, гадәттәгечә, «Ләлә-Тюльпан» мәчете булачак. Бәйрәм намазын Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин үткәрер дип көтелә.
«Ләлә-Тюльпан» мәчете каршындагы мәйданда 11:00дән 16:00гә кадәр бәйрәм программасы оештырылачак: концерт, хәләл товарлар ярминкәсе, балалар өчен анимация һәм сый-хөрмәт вәгъдә итәләр.

🕌 Татарстан мәчетләрендә бәйрәм намазы якынча 6:30да башланачак.

Казанда мәчетләр яныннан үтә торган автобус маршрутлары 5:00дән йөрешкә чыгачак.

Бу көнне шулай ук ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» чарасы да башлана. Ул Иске Татар бистәсендә — Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында үтәчәк.

Програмда театрлаштырылган тамашалар, лекцияләр, ярминкә, фуд-корт, шулай ук балалар өчен остаханәләр һәм актив уеннар каралган.

19 мартта 18:00дән 20 мартта 9:00гә кадәр «Кол Шәриф» мәчетенә туристлар өчен керү ябылачак. Бу изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
❤5👍2🥱1
Рамазанның соңгы көннәрендә Анталья татарлары зур ифтар оештырган

Авыз ачу мәҗлесен Төркия татарлары җәмгыяте оештырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте. Ифтар 15 март, Төркиянең Анталья шәһәрендә узган. Анталья — Төркиядә татарлар иң күп тупланган һәм актив эшчәнлек алып барылган шәһәр.

Авыз ачу мәҗлесендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуын искә алынган, шулай ук быел тарихчы, мәгърифәтче Һади Атласиның, Төркиянең Милли мәҗлесендә депутат булган, Төркия республикасын барлыкка китерүдә катнашучы фикер иясе Йосыф Акчураның тууына да 150 ел тула, алар исеменәре дә авыз ачуда яңгыраган. Авыз ачу тантанасында узган бинада бу шәхесләрнең һәм татар язучысы, милли идеолог Гаяз Исхакыйның рәсемнәре урын алган, шулай ук Татарстан байраклары урнаштырылган.

Активист Наил Нәбиуллин язуынча, мондый авыз ачу мәҗлесләре Төркиянең өч шәһәрендә – Истанбулда, Әнкарада, Анталиядә узган. Аларга барлыгы 150ләп кеше килгән. Татарларның ифтарларга җыелуы дүртенче ел рәттән оештырылган. Ул бу ифтарлар Тукай, Акчура, Атласилар рухына багышланган, дигән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9
Татар телен белү дәрәҗәсен билгеләүче проект эшли башлады

Интернетта татар теле дәрәҗәсен сынау мөмкинлеге бирүче belem.tatar сайты барлыкка килде. Анда"Мин татарча беләм" дип аталган тестлар җыелмасы урнашкан.

Сайт авторлары белдерүенчә, Проект Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе ярдәме белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Биредә ике төрле тест узып була: татар телен туган тел буларак белүчеләргә һәм дәүләт теле буларак өйрәнүчеләргә.

Һәр төркем үз эчендә берничә дәрәҗәгә аерыла. Һәр дәрәҗәнең спецификациясе дә бирелгән.

Сынауны узу өчен теркәлергә кирәк. Теркәлми генә демо-тест узып була.
❤10🔥1
«Баймак эше» фигуранты Зәки Ильясов колониядән чыккан. Аның җәзасын «ирекне чикләүгә алыштырганнар

«Баймак эше»ндә хөкем ителгән, Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 59 яшьлек Зәки Ильясов иреккә чыкты. Бу хакта18 мартта аның туганнары хәбәр итте.

«Изге Рамазан ае тәмамланырга якынлашканда без иң зур шатлыкны уртаклашабыз! — дип язган Ильясовның якыннары. — 2 мартта узган мәхкәмә карары нигезендә әтигә җәзаны йомшарттылар һәм ул иреккә чыкты. Бүген барып каршы алдык».

Пермь шәһәрендәге Мотовилиха районы мәхкәмәсе карарында әйтелгәнчә, Ильясовның колониядә үтәлми калган мөддәте йомшаграк җәза төренә — ирекне чикләүгә — алыштырылган. Бу үтенечне Зәки Ильясов үзе биргән, аны колония вәкиле хуплаган, прокуратура каршы килмәгән.

Хөкемдар Антон Долматов карары нигезендә, иректән мәхрүм итү җәзасының үтәлми калган 11 ай 12 көнлек өлеше 1 ел 10 ай 24 көнлек ирекне чикләү җәзасына алыштырылган.
Кертелгән чикләүләргә ярашлы, Ильясов күзәтү алып баручы махсус оешма рөхсәтеннән башка яшәү яки тору урынын үзгәртергә тиеш түгел, шулай ук яшәгән муниципаль берәмлек чикләреннән чыгып китәргә ярамый. Моннан тыш, ул айга бер тапкыр әлеге күзәтү оешмасына килеп теркәлергә тиеш.

2025 елның 19 мартында Оренбурның Үзәк районы мәхкәмәсе Ильясовны гомуми тәртипле колониядә өч ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ир «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу»да һәм «хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану»да гаепле дип табылган.

Зәки Ильясов җәзасын Пермь шәһәрендәге 29нчы төзәтү колониясендә үтәде. Анда «Баймак эше» буенча хөкем ителгәннәрнең күпчелеге тотыла.
Audio
Ураза гаете мөбәрәк булсын!

Сездә гаеткә яңа кием кию гадәте бармы?

Бүген таба чыжлатканда Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читеген" тыңлап алыйк. Бәйрәмгә яңа читек өмет иткән малайның хис-кичерешләре турында.

Әсәрнең бераз җиңеләйтелгән текстын монда таба аласыз (VPNсыз сылтама)
❤7👍1
Сугышка каршы пост язган өчен утыртылган Парвина Әбүзәрова иреккә чыккан

Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты. "Idel.Реалии" ачыклавынча, азат ителер алдыннан мәхкәмә кызга карата өч еллык административ күзәтү билгеләгән һәм аны атна саен полиция бүлегенә килеп билгеләнергә мәҗбүр иткән.

33 яшьлек блогер җәзасын Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәре янындагы 5нче төзәтү колониясендә үтәгән. Бу гадәти колония түгел. Ул 75 елдан артык элек хәрби әсирләр лагере нигезендә оештырылган. 1953 ел урталарына кадәр анда бары тик балалы аналар гына тотылган. Соңгы елларда колониядә бер мең тирәсе урын каралган. Колония каршында 85 урынлык балалар йорты да бар.

Әбүзарова Татарстанда Русиянең Украинага бәреп керүен ачыктан-ачык хөкем итеп фикер язучы һәм сугышка каршы позициясе өчен хөкем ителгән беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз.

2023 елның 14 февралендә аның өендә тентү була. 31 мартта ул кулга алынды. ФСБ Әбүзарованы "Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка өндәү" җөмләләре урнаштырган дип белдерде.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
❤5💩1
Татарстанда төп гает намазы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Биектау районының Айбаш авылында төзекләндерелгән тарихи мәчеттә узды.

Мөфти вәгазе нәфесне тәрбияләүгә багышланган һәм әлеге рухи авыруны җиңүдә уразаның әһәмиятенә басым ясаган. Ул Ураза бәйрәмен нәфесне җиңү көне дип атаган.

Бәйрәм намазында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Айбаш тарихи мәчете 2023 елдан башлап төзекләндерелде.

XX гасыр башында салынган мәчет - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

Совет чорында мәчет бинасында авыл клубы урнашкан була. Еллар узу белән манара нигезе чери, 1994 елда капиталь ремонт ясыйлар, ләкин 2022 елгы давылдан соң манара авып төшә

Төп бинаны төзекләндерүдән тыш, мәчетнең тирә-ягы матурланган, инженерлык челтәрләре үткәрелгән һәм тәһарәтханә төзелгән.

Мәчетне торгызганда, архив фоторәсемнәре кулланылган.

Фото: Татарстан мөфтияте
❤4👎2🔥1
Мәхкәмә Татарстанның элекке вице-премьеры Энгель Фәттаховны СИЗОда калдырды

Республиканың элекке мәгариф һәм фән министры адвокатлары сак астында тоту мөддәтен озайту карарына шикаять биргән иде, әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдырды.

Фәттахов сак астында 7 майга кадәр калачак.

Адвокатлар белдерүенчә, йорт сагына җибәрүнең ике нигезе бар — төгәлрәге, гаепләү ягыннан ике шаһит элек Фәттаховка каршы әйткәннәреннән баш тарткан. Алар бу сүзләрне хисләргә бирелеп һәм басым астында әйткәннәре турында белдергән.

Фәттахов үзе исә ришвәт алу турындагы дүрт эпизодның өчесе буенча мәхкәмәдә үзенең гаепсезлеген исбатлый алдым дип саный.

Гомумән алганда, ул изоляторда ике елга якын тотыла, шуларның 9 ае — эш мәхкәмәгә җибәрелгәннән соңгы чор.

▪️Энгел Фәттаховны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
🤬9❤2
Русия саклану министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸сәясәт белгече Констнтина Гаазе;

🔸АКШта яшәүче иммиграция белгече һәм видеоблогер Александр Строгалев (Алекса Мура);

🔸журналист Анна Немзер;

🔸Мордовиянең сатып алуларны оештыру үзәгенең элекке мөдире Иван Мысенко;

🔸проект "Медиа партизаны".
🤬2
"Баймак эше" фигурантлары Азат Мирзин һәм Раил Галинның колония хөкемен мәҗбүри эшләргә алыштырганнар

Азат Мирзинның февраль аенда колониядән чыгарылуы һәм Стерлетамактагы төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә җибәрелүе билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, Раил Галин да шунда ук урнашкан.

Мирзин белән Галинның нинди эшләрдә эшләве, шулай ук моның күпмегә сузылачагы билгесез.

Былтыр Ижаудагы мәхкәмә Мирзинга 4,5 ел колония мөддәте бирде. Самардагы мәхкәмә Галинны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Мирзин белән Галинны сәяси тоткыннар дип таныды.

Бу атнада "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше — 59 яшьлек Зәки Ильясовның — иреккә чыгуы да билгеле булды. Ул Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән һәм өч ел да дүрт айга иректән мәхрүм ителгән иде.

Тулырак монда укыгыз.
🙏1
Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный.

Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык.

Язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😱2