Бүген иртән Уфада кимендә ике дрон күпкатлы йортка килеп бәрелгән
Моны кешеләр төшергән видеолардан күрергә була, дип хәбәр итә ASTRA.
ASTRA анализына караганда, пилотсыз очкычлар Төньяк-Көнбатыш Затон Төньяк-районындагы «Ветер» торак комплексында төзелеп бетмәгән йортка килеп төшкән.
Дроннар һөҗүмен Exilenova+ украин телеграм каналы да раслады.
Уфада дрон һөҗүме аркасында ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
«Пилотсыз очкычлар Уфадагы нефть эшкәртү заводлары районында бәреп төшерелде. Аларның икесе Затон микрорайонында төзелеп килүче йортка төште. Нәтиҗәдә җылыткыч материал яна башлаган. Утны тиз арада сүндерделәр. Ике төзүче җиңел җәрәхәтләр алды, аларны хастаханәгә салу кирәк булмады», — дип язды Хәбиров.

Telegram
Exilenova+
Еще видео с Уфы.
🤯4❤3🔥2🤬1🎉1
Исмәгыйль Гаспралы тормышында Зөһрә Акчурина роле
Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 175 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль.
Аның тормышында танылган татар сәнәгатьчесе Әсфәндияр Акчурин кызы Зөһрә Акчурина уйнаган роль турында белә идегезме?
"Зөһрә Акчурина белән Исмәгыйль Гаспралы 1882 елда танышкан. Зөһрәнең әнисе иртә вафат булган, әтисе икенче хатынга өйләнгән, яшь кыз боларны бик авыр кичергән. Әтисе аны туганы Ибраһим белән Кырымга ял итәргә җибәргән.
Ул чакта Гаспралы Бакчасарай шәһәр башлыгы, яшь, чибәр кырымтатар егете булган, инде беренче китабы чыккан. Гаспралы дусты Гаяз Исхакыйга бу очрашу турында "өстемә кайнар су койган кебек булды" дип сөйләгән. Зөһрә туташ та тәэсирләнгән, истәлекләргә караганда, яшьләр арасында мәхәббәт хатлары йөри башлаган. Акчурин кызының бу мөнәсәбәтләренә каршы булган, бай сәнгатькәр өчен кызын Гаспралы кебек кешегә кияүгә бирү бик уңышлы саналмаган, күрәсең. Ләкин мәхәббәт җиңгән, Зөһрә ире янына Бакчасарайга китеп барган. Шуннан бирле Зөһрә ханым иренең иң якын дустына һәм теләктәшенә әйләнгән.
"Тәрҗеман" басмасын ачканда ул чактагы Русияне күз алдыгызга китерегез, андый басманы ачу бик авыр булган. Зөһрә ханым аңа басмаларны чыгарырга ярдәм иткән, сәләтле балалар үстергән. Аларның кызы Шәфика Гаспралы "Алем-и-нисван" хатын-кызлар журналы мөхәррире булган. Кызганыч, Зөһрә ханым 1903 елда 41 яшендә тифтан үлеп киткән.
"Тәрҗеман"ның 20 еллыгын Гаспралы инде Зөһрәсез билгеләп үткән. Ләкин аларның балалары әтисенең эшен дәвам итә башлаган. Гаиләдә шундый терәк, аңлашу булуы һичшиксез Исмәгыйл Гаспралының канатларын үстергән. Бу турыда да белү мөһим, болар татар хатын-кызлары, кырымтатар хатын-кызларының хокуклары һәм роле турындагы сөйләшүләр өчен мөһим әйберләр"
Бу хакта безгә Кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова сөйләгән иде. Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: https://smarturl.click/xVXpZ

Азатлык Радиосы
"Гаспралы татар теле укытучылары язмышына борчылыр иде"
Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы тууга 170 ел.
👍3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Исмәгыйль Гаспралы тормышында Зөһрә Акчурина роле Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 175 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль. Аның тормышында танылган…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Исмәгыйль Гаспралы феномены
Галим, мәгърифәтче, нәширның бүген 175 еллыгы көнендә әлеге видеоны да тәкъдим итәбез.
Кем ул? Нинди эшләр башкарган?

👍6❤1
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы?
1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.
👉Бүген чит илдәге "Татар шурасы" әлеге темага конференция уздырды. Илдә бу хакта искә алучы булмады диярлек.
📌Референдум нәтиҗәләре болай була:
✔️Референдумда тавыш бирү хокукы булган Татарстан ватандашларының 81,2%ы катнаша — бу рекорд күрсәткеч.
✔️Суверенитет өчен иң аз тавыш биргән шәһәр - Бөгелмә. Ә иң күп тавыш биргән район — күрше Азнакай.
✔️Казан халкының 46,8%ы суверенитет өчен тавыш бирә — шунысы кызык: 1989 елгы җанисәп буенча татарлар Казан халкының 40,5%ы гына тәшкил итә.
✔️Татар белән урысның саны якынча бертигез булган калган өч иң зур шәһәрдә исә нәтиҗәләр күпкә югары. Мәсәлән, Чаллыда суверенитет өчен — халыкның 60,8%ы, Түбән Камада — 54,3%ы, ә Әлмәттә — 71,4%ы тавыш бирә. Чаллыда һәм гомумән Кама аръягында ул вакытта татар милли хәрәкәтенең позицияләре бик көчле була — бу референдумның нәтиҗәсенә дә йогынты ясый.
Казандагы саннарны исә болай аңлатырга мөмкин: Татарстан суверенитетына каршы чыгучыларның бөтенесе диярлек нәкъ менә башкалада яши торган була.
1992 елгы референдум Русия тарихында сәяси көндәшлек үрнәге булып тора, чөнки хакимиятләр куелган сорау белән элиталар һәм халыкның аерым катламнарына гына түгел, ә һәрбер тавыш бирүчегә мөрәҗәгать итә.
Ә бу референдумга китергән вакыйгалар турында биредә язган идек: https://smarturl.click/oq2O

❤9🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте. Казанышлар һәм хаталар Татарстан парламентында зур үзгәреш. 28 ел Дәүләт шурасын җитәкләгән Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китте. "Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул. Мөхәммәтшин…
— 2017 елдан соң парламентның да, Фәрит Мөхәммәтшинның да дәрәҗәсе сызгырып аска тәгәрәде. Аеруча татар җәмәгатьчелегендә 2017 елдагы хәлләрне хыянәт итеп кабул иттеләр һәм аларны әлегәчә гафу итмәделәр.
Бу — сәясәт белгече Руслан Айсин фикере. Аның Фәрит Мөхәмәтшин һәм Татарстан Дәүләт шурасы турында фикерләрен Азатлык сайтында укыгыз.
Төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
💯5❤3🤡2🔥1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы? 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия…
21 мартта Франциянең Париж шәһәрендәге Эйфел манарасы янында Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Татарстанның бәйсезлек турында референдум көненә багышланган пикет үткәрде.
Зәкиев әйтүенчә, референдум ул үткән тарих түгел.
"Референдум бәйсез Татарстанның нигезе, татарларның бәйсезлек өчен көрәшенең нигезе.
Татарстан референдумы нигезендә 1992 елның 6 ноябрендә бәйсез Татарстан Конституциясе кабул ителде. Халыкара хокук күзлегеннән Татарстан 1992 елның 6 ноябреннән 2002 елның 19 апреленә кадәр бәйсез дәүләт булды. 19 апрельдә Мәскәүнең басымы астында Татарстан Дәүләт Шурасы Конституциянең 1нче маддәсенә "Русия федерациясе субъекты" дигән сүзләрне кертте. Әмма бу үзгәртү кануни түгел. Чөнки 1нче маддәне референдум нигезендә генә үзгәртеп була.
Шулай итеп, Татарстан 1992 елның 6 ноябреннән бүгенге көнгә танылмаган бәйсез дәүләт статусына ия", ди ул.

🔥8😐2❤1👍1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка каршы пост язган өчен утыртылган Парвина Әбүзәрова иреккә чыккан Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты. "Idel.Реалии" ачыклавынча, азат ителер алдыннан мәхкәмә кызга карата…
Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты.
Бу хакта 👉 тулырак яздык.
@azatliqradiosi
Бу хакта 👉 тулырак яздык.
@azatliqradiosi
🔥7🤔1🕊1
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган.
Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә.
Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 60 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр.
Сәяр ага узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор.
1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләгән иде.
Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар.

❤9😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган. Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә. Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар…
Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров башкаруында "Эзләдем, бәгърем, сине" җырын тыңлап китик.
Әлеге җыр турында "Әйдә! Online" проекты язган иде. Тулырак👉 монда укырга һәм җырны башка җырчылар башкаруында тыңларга була.

YouTube
Эзлэдем, бэгърем, сине
Provided to YouTube by TuneCore
Эзлэдем, бэгърем, сине · Ильхам Шакиров
Мэнге кунелдэ
℗ 2020 Ильхам Шакиров
Released on: 2020-08-07
Auto-generated by YouTube.
Эзлэдем, бэгърем, сине · Ильхам Шакиров
Мэнге кунелдэ
℗ 2020 Ильхам Шакиров
Released on: 2020-08-07
Auto-generated by YouTube.
❤8
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM