Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган.

Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 60 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр.

Сәяр ага узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор.

1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләгән иде.

Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар.

@azatliqradiosi
❤9😢4
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урында, яңа янгын чыккан.

22 март иртәсендә җирле һава аланы ябылды һәм дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Чикләүләр кертелгәннән соң күп тә үтми, социаль челтәрләрдә һәм украин Telegram-каналларында шәһәр эчендә чыккан янгын күренешләре төшерелгән кадрлар тарала башлады.

ASTRA-ның проекты булган OSINT-анализ мәгълүматларына караганда, янгын Уфа шәһәренең Төньяк сәнәгать зонасы территориясендә барлыкка килгән.

Аналитиклар шаһитлар төшергән фотоларны өйрәнгән, алар, аерым алганда, Exilenova+ каналы тарафыннан да бастырылган. Фотолар гадәттән тыш хәл урыныннан якынча 10 чакрым ераклыкта дип фаразланган - Российская урамыннан төшерелгән.

Бу районда Башнефть ширкәтенең (ул Роснефть структурасына керә) өч төп бүлеге урнашкан: Башнефть-Уфанефтехим, Башнефть-Новойл һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Башкортстан рәсми рәвештә әлеге хәлгә аңлатма бирмәде.

Бу инде соңгы ике тәүлек эчендә икенче шундый очрак. 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢5🎉3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Флоридада Украина һәм АКШ арасында чираттагы сөйләшүләр тәмамланды. Анда Русия ягы катнашмады. Украина вәкиллеге җитәкчесе Рустем Умеров белдерүенчә, очрашуда Украинага иминлек гарантияләре, Русия белән әсирләр алмашу мәсьәләләре каралган.

🔸Ленинград өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Александр Дрозденко белдерүенчә, һава һөҗүменнән саклану системнары 50дән артык дронны бәреп төшергән. Приморски портында ягулык мичкәсендә ут чыккан, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды, Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылып торды, мобил интернетның начар эшләвенә дә зарландылар.

🔸Казанда Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров җитәкчелегендә Русиядәге милли театрлар режиссерлары лабораториясе узачак. Татар-Информ язуынча, лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве». Дәресләр 11-18 май көннәрендә Тинчурин театры бинасында узачак.

🔸Уфада 93 яшендә вафат булган тарихчы, төбәкнең үткәнен өйрәнгән күп хезмәтләр авторы профессор Ирек Акманов белән хушлаштылар. Аны Зианчура районында җирләделәр. Ирек Акманов 1921-1922 еллардагы ачлык башкортларны бетерү өчен махсус оештырылган дип язган иде.

@azatliqradiosi
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла.

Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Хан сараенда, Русия хакимиятләре алып барган «төзекләндерү эшләре» барышында, археологик казулар вакытында декоратив штукатурка фрагментлары һәм суүткәргечнең керамик торбалары сакланган мунча калдыклары табылган. Әлеге корылма XVII–XVIII гасырларга карый. Моннан тыш, күп санлы нумизматик материал да табылган.

Хан сараенда төзекләндерү эшләре 2017 елда башланды. Аны 2020 елга, ягъни өч елда тәмамламакчылар иде. Хәзер эшләр 2027 елга бетәчәк дип ышандыралар.

Татар дөньясының сакланып калган бердән-бер хан сараенда "реставрация" дип аталган төзекләндерү эшләре вакытында диварында ярыклар барлыкка килуе һәм аның авыша башлавы элегрәк җанҗал тудырды. Аннексияләнгән Кырымның прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат юллады.

Ул вакытта Украина ЮНЕСКО оешмасын Кырымдагы Хан сараен саклап калырга чакырды.

"Русияләрнең стратегиясе – тарихи хәтерне юк итү. Бакчасарайдагы Хан сарае – кырымтатарларының бу җирләрдә яшәвен, үсешен, этногенезын күрсәтүче уникаль архитектура үрнәге булып тора. Басып алучылар аны юк итә", дип язды ул вакытта Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат министры Александр Ткаченко.

@azatliqradiosi
❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр…
Бакчасарайдагы Хан сарае (архив фотолары).

1. Сарайдагы җәйге бүлмә. Тарихчылар әйтүенчә, башта монда XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында төзелгән башка бер җәйге бүлмә булган. Ул өч яктан ачык булган. 1736 елгы янгыннан соң аны ике катлы итеп төзегәннәр, уртага фонтан урнаштырганнар

2.Хан сараенда Күз яшьләре фонтаны янында урыс хакимияте урнаштырган Александр Пушкин сыны. Шагыйрь "Бакчасарай фонтаны" исемле поэмасында әлеге фонтан турында язган. Фонтанны Кырым ханы Кырым Гәрәй ясаткан диләр. Бу фонтан ханның сөеклесе, 1764 елда вафат булган Диләрә-бикеч төрбәсе янында урнаштырылган булган.

3.Ханнар мәчете түшәме. XVI гасырда төзелгән бу кечкенә мәчеткә ханнар гаиләләре һәм аларның якыннары йөри торган булган. Заманында Хан сараендагы бөтен биналарның түбәсе яшел таш плитәләр белән ябылган булган. Хәзер андый түбә шушы мәчеттә генә сакланып калган.

4.Сарайдагы ханнар шәҗәрәсе

@azatliqradiosi
❤5🔥3