Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр…
Бакчасарайдагы Хан сарае (архив фотолары).

1. Сарайдагы җәйге бүлмә. Тарихчылар әйтүенчә, башта монда XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында төзелгән башка бер җәйге бүлмә булган. Ул өч яктан ачык булган. 1736 елгы янгыннан соң аны ике катлы итеп төзегәннәр, уртага фонтан урнаштырганнар

2.Хан сараенда Күз яшьләре фонтаны янында урыс хакимияте урнаштырган Александр Пушкин сыны. Шагыйрь "Бакчасарай фонтаны" исемле поэмасында әлеге фонтан турында язган. Фонтанны Кырым ханы Кырым Гәрәй ясаткан диләр. Бу фонтан ханның сөеклесе, 1764 елда вафат булган Диләрә-бикеч төрбәсе янында урнаштырылган булган.

3.Ханнар мәчете түшәме. XVI гасырда төзелгән бу кечкенә мәчеткә ханнар гаиләләре һәм аларның якыннары йөри торган булган. Заманында Хан сараендагы бөтен биналарның түбәсе яшел таш плитәләр белән ябылган булган. Хәзер андый түбә шушы мәчеттә генә сакланып калган.

4.Сарайдагы ханнар шәҗәрәсе

@azatliqradiosi
❤5🔥3
21 март көнне чит илдәге Татар шурасы Татарстанның дәүләт статусы турында референдумның 34 еллыгын искә алып онлайн-конференция уздырды.

Конференцияне алып баручы сәясәт белгече Руслан Айсин якын киләчәктә без, һичшиксез, Татарстан статусын яңадан торгыза алачакбыз дип белдерде.

"Моның өчен нигез итеп шул референдум нәтиҗәләренә дә таянабыз. Чөнки Татарстан тарафыннан барлык юридик-хокукый нормалар үтәлде: референдум та уздырылды, дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция кабул ителде», диде ул.


Аның фикеренчә, Татарстанга ерак Мәскәүдән беркем дә күрсәтмә бирә алмый һәм бирергә тиеш тә түгел.

"Алар кем соң безгә ничек яшәргә, кайсы телдә сөйләшергә, үзебезгә күпме акча калдырырга, нинди гыйбадәтханәләр төзергә, нинди юллар салырга, ничек аларны җәяргә яки түшәргә кирәклеген әйтергә? Боларның барысын да без үзебез хәл итәчәкбез. Чөнки суверенитет мәсьәләсе — ул шәхси дә, уртак та язмыш мәсьәләсе», диде ул.


Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Татарстанның чын иминлеге дә, суверенитетын тормышка ашыру да демократик, гражданлык җәмгыятенә нигезләнгән үсеш шартларында гына мөмкин дип саный.

"Шуңа күрә мин, 1992 елгы референдум сабакларын искә алып шуны әйтәсем килә, бәлки, 90нчы елларда бу юнәлештә җитәрлек эшләнмәгәндер, һәм хәзер дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Татарстан халкының милли һәм сәяси хокукларын гамәлгә ашыру, татар милләтенең дәүләтчелек үсешен тәэмин итү өчен, безгә бөтен Русиядә гомумдемократик үсешкә ирешү мөһим", диде ул.


Чит илдә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов киләчәктә туачак мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска чакырды.

"Русия үзенең тарихи борылыш ноктасына якынлаша, һәм якын киләчәктә безнең алда 1990 нчы елларда өлкән буын алдында ачылган мөмкинлекләргә охшаш шартлар туа ала. Дәүләтчелекне яңадан торгызу өчен яңа тарихи мизгел килергә мөмкин. Бу очракта, кайбер бәяләмәләр буенча, Татарстан халыкара хокук нигезендә үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру өчен юридик яктан әзер булырга мөмкин... Шуңа күрә без барыбыз да үткән еллар сабакларын истә тотарга һәм бу юлы, мөмкинлек туса, үзебезнең мөстәкыйль дәүләтләребезне төзүгә ирешергә кирәк дип саныйбыз", диде ул.


Башка яңгыраган фикерләрне👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7🔥1
АКШ президенты Доналд Трамп соңгы ике көндә Якын Көнчыгышта хәрби чараларны туктату мәсьәләсендә Иран белән "яхшы һәм эчтәлекле" сөйләшүләр уздыруы турында белдерде.

Бу хакта Трамп Тruth Social социаль челтәрендә язды, сөйләшүләр бу атнада да дәвам итәчәк. Шуңа нигезләнеп Трамп Иранның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне биш көнгә кичектереп торырга кушты.

Трамп сүзләренчә, барысы да сөйләшүнең ничек тәмамлануыннан торачак.

Якшәмбегә каршы төндә Трамп Ираннан кичекмәстән кораблар өчен Һормуз бугазын ачуны таләп итте, юкса Иран электр станцияләренә һөҗүм белән янады. Әлеге таләпнең гамәлдән чыгу вакытына бер тәүлектән дә азрак вакыт калган иде. Иран хакимияте җавап итеп Фарсы култыгы илләре энергетика корылмаларына һөҗүм итү белән янады.

Иран хакимияте белән бәйле медиалар, аерым алганда Fars агентлыгы чыганакларына сылтама белән АКШ һәм Иран арасында бернинди туры да, туры булмаган да сөйләшүләрнең узмавын, ә Трампның Тәһран янауларыннан куркып үз таләпләреннән чигенүе турында хәбәр итте. Mehr агентлыгы Иран тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, Трампның белдерүләре дөнья базарында ягулыкка бәяне киметү һәм вакытны сузуга юнәлтелгән.

Трампның белдерүеннән соң үк биржа индекслары өскә үрмәләде, ә Brent нефтенең бәясе ким дигәндә 10%ка төште, мичкәсенә 100 доллардан да түбән тәгәрәде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Татар теле — «Яндекс.Тәрҗемәче» сервисында Русия халыклары телләре арасында иң популяр тел

Аннары башкорт теле килә. Өченче урында – чуаш теле.

Бу нәтиҗәләрне сервис уздырган тикшеренү күрсәткән.

Унлыкка шулай ук мари, якут, удмурт, осетин, тыва һәм башка телләр кергән.

Чит телләргә килгәндә, беренче урында һәрвакыттагыча – инглиз теле, икенче урынга кытай теле күтәрелгән. Ул француз һәм алман телен узып киткән.

«Беренче урында инглиз-урыс, аннары кытай-урыс, шуннан соң алман-урыс телләре тәрҗемәләре килә», диелә тикшеренүдә.

Татар теле һәм башкорт теле "Яндекс.Тәрҗемәче"гә 2015 елда өстәлгән иде. Татар теле июнь, башкорт теле сентябрь аенда өстәлде. Соңрак “Яндекс” башка милли телләргә тәрҗемә итә башлады.

"Тәүлегенә татар теленә һәм татар теленнән якынча 100 мең тәрҗемә башкарыла. Башкорт телен бүгенге көндә азрак кулланалар, тәүлегенә якынча 10 мең тәрҗемә ясала. Әлбәттә, бу телләрне белүчеләр саны нык аерылганын исәптә тотарга кирәк" дигән иде 2017 елны “Яндекс” хезмәте Азатлык Радиосына.

@azatliqradiosi
❤8🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Аннексияләнгән Акъярда торак йорт шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, сигез кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән өлкә губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итә. Шартлау сәбәпләре әйтелми.

🔹Израил саклану армиясе Тәһранда ислам инкыйлабы сакчылары корпусының баш фатирына һөҗүм итүен белдерде.

🔹Сарытау нефть эшкәртү ширкәте шимбә көнне булган һөҗүмнән соң эшен туктаткан. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганакларына сылтама белән "Астра" хәбәр итә.

🔹Татарстанга читтән мөгезле эре терлекләрне кертүне тыйдылар. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу карар республикага хайваннарның йогышлы, шул исәптән куркыныч чирләрнең үтеп керүен һәм таралуын булдырмау өчен кабул ителгән.

🔹1 мартка Татарстанда салымнар бурычы 12,9 млрд сумга җиткән, бер ел эчендә ул 1,19 млрд сумга арткан. Бу хакта республиканың финанс министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып «Коммерсант» яза. Республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова сүзләренчә, бурыч артуы 15 районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән.

@azatliqradiosi
❗️Самар өлкә мәхкәмәсе башкорт активисты 46 яшьлек Руслан Габбасовны читтән торып 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтанып РБК хәбәр итүенчә, Габбасовны күп кеше катнашында тәртипсезлекләр оештыруда, теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда һәм ят агент эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепле дип тапканнар.

Тикшерү фикеренчә, Габбасов 2024 елның гыйнварында социаль челтәрләр аша Баймакта тәртипсезлекләр оештырган һәм координацияләгән дип хәбәр итә РИА Новости. Ул вакытта башкорт активисты Фаил Алчыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына берничә мең халык җыелды һәм полиция белән бәрелешләр чыкты.

Габбасовка карата чыгарылган хөкем карары аны Русиядә тоткарлаудан соң яки илгә депортацияләнгәннән соң гамәлгә керәчәк. 14 ел иректән мәхрүм итүдән тыш, Габбасовка тугыз ел интернет сайтлар алып бару тыелган. Шулай ук мәхкәмә аңа 1 миллион сумнан артык штраф салган.

Башкорт активисты Руслан Габбасов Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидерларының берсе 2021 елда илдән китәргә мәҗбүр булды, Литвада сәяси сыену алды. Ул эмиграциядә актив сәяси эшчәнлек алып бара. Габбасов башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистлары белән Азат милләтләр лигасы төзүдә катнашты. "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты"н оештыручыларының берсе.

Интернетта актив яза, Телеграм канал алып бара, Русиянең Украинага сугышын тәнкыйтьли.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Татарстанда су басу һәм су астында калу ихтималы булган зоналар саны ким дигәндә ике тапкырга арткан.

Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына караганда, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мондый 52 җирлек турында мәгълүмат кертелгән, узган ел алар 24 кенә булган. Әлеге зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләрендә, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорски, Норлат һәм Түбән Кама районнарында ачыкланган. Бу хакта Татарстан 24 хәбәр итә.

Башкортстанда 313 җирлектә 22 мең шәхси йортка су басу куркынычы яный дип белдерә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Ташу сәбәпле барлыгы 86 меңнән арты кеше су басу куркынычы булган урыннарда калырга мөмкин. Эвакуация ихтыяҗы туган очракта республикада 45 мең кешегә исәпләнгәе 334 вакытлыча урнаштыру урыны әзерләнгәне әйтелә.

@azatliqradiosi
👍1🙏1
2026 елда Тукай бүләгенә 13 намзәт дәгъва итә

2026 елда Габдулла Тукай исемендәге әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге бүләккә дәгъва итүчеләр исемлеге Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында чыкты.

Быел кемнәр чыгарылган:

"Казанга Тукай кайткан" иҗат төркеме: Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов – "Казанга Тукай кайткан" спектакле өчен.

Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) – "Үткелләрне үтү – дөнья көтү" шигырьләр җыентыгы өчен.

Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – "Әхмәров", "Ватан", "Алиш" китаплары, "Танкистлар" повесте өчен.

Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина)
– "Дәвамы бар" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Низамов Эльмир Җәүдәт улы – "Кара Пулат" операсы өчен.

Маганов Наил Өлфәт улы – "Татнефть" хәйрия фонды рәисе, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Калганнарын монда укый аласыз:👉 https://smarturl.click/j7vZ8
Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥2🤔1🙈1
Соңгы елларда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны рекордлы санда арткан

Соңгы 5 елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән. Бу рекордлы дәрәҗә.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте.

Аның сүзләренчә, халыкның уртача гомер озынлыгы арта, профилактика програмнары яман шеш авырулары күрсәткеченә йогынты ясый.

2025 елда республикада яман шешнең 20 731 очрагы теркәлгән, бу, 2020 елгы күрсәткечтән 5843 очракка күбрәк. 2024 ел белән чагыштырганда 899 очракка күбрәк булган. Алар арасында 246 очракта туры эчәк рагы булган, 226сы - тиредә яман шешнең 254е - сөт бизләрендә, 198е - простата бизләрендә.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген танылган язучы Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар.

Ул 23 мартта 90 яшендә вафат булды.

Язучы туган ягы - Балык Бистәсе районы Солтан авылында җирләнде.

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Озак еллар ул «Казан утлары» журналы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында, аннары ТР Милли музеенда эшли.

Вакыйф Нуруллиның тәүге күләмле әсәре «Шинельсез солдатлар» повесте була, шуннан соң аның бер-бер артлы «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Яшьнәп үткән яшьлек», «Һәлакәт» һ.б. повестьлары дөнья күрә.

2016 елда аны Туай бүләгенә намзәт буларак чыгарганнар иде. Шул вакытта милли университет турындагы Азатлык соравына җавап бирде. Безнең архивтан шул видеоны тәкъдим итәбез.

#югалту
😢7❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Иранга хәрби чараларны тәмамлау турында 15 пункттан торган план юллаган, дип яза The New York Times. Басма мәгълүматларына караганда, әлеге пунктларның бер өлеше Иранның баллистик ракетлары һәм атом програмнарына, шулай ук диңгез маршрутларына кагыла. Израил бу планны хуплыймы-юкмы әлегә хәбәр ителми.

🔸Ленинград өлкәсенә ясалган көчле һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында Русиядәге иң эре нефть кудыру терминалларының берсендә ут чыккан.

🔸OpenAI ширкәте ясалма фәһем ярдәмендә видео ясау өчен кулланылган Sora нейрочелтәрен ябу турында игълан итте. Кушымтаны кайчан тулысынча сүндерәчәкләре соңрак билгеле булачак. Бу карарның сәбәпләре әлегә әйтелми.

🔸Петербурның шәһәр мәхкәмәсе «Тинко» интернет-провайдерны YouTube сервисына ачык керү мөмкинлеге булдырган өчен 250 мең сум штрафка тарткан. Шәһәрнең матбугат хезмәте җитәкчесе Дарья Лебедева хәбәр итүенчә, хөкемдар провайдерны трафикны блоклау системнары аша үткәрү таләпләрен бозуда гаепләп штраф салган.

🔸Казанда бер елда бүлмәләр бәясе 24 процертка арткан. Хәзер бер бүлмә сатып алу уртача 2,8 миллион сумга төшә дип яза "Реальное время" басмасы.

@azatliqradiosi
❤2👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якутия парламенты якындагы утырышында саха халкы хокуклары бозылуы турында сөйләгән депутат Александр Ивановны мандатыннан мәхрүм итү мәсьәләсен караячак. Карар 25–26 мартта кабул ителер дип планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка парламентның матбугат хезмәте.…
Саха республикасы сәясәтчесе Александр Иванов депутат мандатыннан мәхрүм ителгән

Кичә булган утырышта Ил Тумэндагы (парламент) 58 депутатның 53-е Ивановтан депутат мандатын алу өчен тавыш биргән. Иванов үзе утырышка кертелмәгән.
Депутатлыктан чыгаруга рәсми сәбәп булып февраль азагында Русия хакимиятенең Ивановны "ят агент" дип тану тора.

Әлеге статус аңа Казакъстаннан кайткач озак та тормый билгеләнде. Анда булганда Иванов аерым алганда саха халкының бәйсезлеге булмавына көрсенеп видео чыгарды.

Аңа кадәр, 2024 елда ул саха халкы бәйсезлеге мәсьәләсендә төрек блогерына да сөйләгән иде. Бу сак кына ясалган белдерүдән соң Ивановка карата игътибар артты. Аңа каршы язылган әләк нәтиҗәсендә, Иванов "Новые люди" фиркасеннән чыгарылды.

Кичә парламент утырышына кертелмәгәннән соң Иванов үз Телеграм-каналында видео чыгарды. Анда ул Ил Тумэн депутатларына да мөрәҗәгать итте.

"Сез берәр җинаятьчел канун өчен яки бер кешенең җинаятьләре өчен сүз куешып тавыш бирәсез икән, сез барыбер шул җинаятьләрдә катнашучыларга әвереләсез, моннан качып котыла алмыйсыз", диде Иванов.

Ул шулай ук "үзгәрешләр җиле" белән бергә Ил Тумэнга кире кайтачагын белдерде.

"Мин бу трибунадан чыгыш ясап, халкыбызның ирекле ихтыяры яңадан торгызылды, без үз суверенитетыбызны һәм җирләребезне, байлыкларыбызны республиканың күпмилләтле халкына яңадан кайтардык дип игълан итәчәкмен», диде хәзер инде элекке депутат Иванов.

▪️Җирле үзидарәдән килгән Александр Иванов урыннардагы хакимият көчле булып калырга тиеш дигәр фикерне алга сөрә. Узган елны ул Алтай республикасында җирле үзидарәне бетерүгә каршы протестларны яклап чыкты.

@azatliqradiosi
❤2
Казанда 29-31 март көннәрендә Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак

Анда беренче тапкыр Русия Украинадан басып алган җирләрдән, ягъни Донецки, Луһанскидан да эшмәкәрләр киләчәк. Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйткән.

«Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көтеп алынган чарага әйләнде. 2012 елда беренче тапкыр Татарстан рәисе инициативасы белән башланып киткән иде. Без төбәкләрдә эшләүче татар милли-мәдәни җәмгыятьләренә алдан квоталар җибәрәбез. Шул квоталар нигезендә, милли тормышта актив катнашучыларны, мәчетләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итүчеләрне шушы җыенга юллыйлар. Донецки һәм Лугански Халык Республикаларында татар авыллары булмаса да, авыл эшчәнлеге, продукция җитештерү белән шөгыльләнүче татар эшмәкәрләре бар. Аларны җыенга чакырдык», дип китерә Тукаев сүзләрен "Татар информ".

2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде.

Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чараларга хисап тотканда Дөнья Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански "халык Республикаларына" барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтуы турында сөйләгән иде.

Сугыш башланганнан бирле Украина ягында татарлар, мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

Исмәгыйлев Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләде.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Себердә башланган мал чире Татарстан белән Башкортстанга килеп җитәрме

Себердә малларында башлнаган пастереллёз чире март ахырына таба кимендә 15 төбәккә таралды, шул исәптән Идел буе һәм Урал якларын да. Бәйсез белгечләр әлегә бу киңкүләм эпизоотиянең сәбәпләре турында уртак фикергә килә алмый; кайберләре исә, чынлыкта бу тилчә, яки "ящур" дип саный. Белгечләр фикеренчә, хакимият моны рәсми рәвештә танырга теләми, чөнки бу ил өчен халыкара карантин кертелүенә һәм Русиядән авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны тулысынча тыюга китерергә мөмкин.

Татарстан белән Башкортстанда әлегә хәлләр тыныч.

Ләкин Чуашстаннан борчулы хәбәрләр килә. Бигрәк тә татарлар күпләп яшәүче Батыр районыннан. "Батыревский" ширкәтендә малларында пастереллёз авыруы ачыкланган. Әлеге район Татарстанга күпләп ит сата. Татарстан Чуашстаннан ит һәм мал кертүне тыйды. Гомумән, Чуашстандагы хәлләр турында беренчеләрдән булып рәис Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Алда Корбан бәйрәме, моңарчы Татарстан да, Башкортстан да читтән мал сатып ала иде. Хәзер ничек булыр?

Бу хакта тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/13Vv6
😢3
Казан хакимияте интернетны яклау митингын тыйды

Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге хәбәр итте.

Белдерү шәһәрнең башкарма комитетына 16 мартта тапшырылган булган. Оештыручылар митингта йөз кеше катнашыр дип фаразлаган. "Яблоко" фиркасе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, активистлар чара уздыру өчен "берьюлы өч альтернатив мәйдан тәкъдим иткән — аларның барысы да Казан үзәгендә урнашкан һәм җәяүлеләргә дә, транспортка да уңайлы".

Икенче көнне — 17 мартта — Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергәннәр.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллаган.

Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергән.

"Ни өчен Казан хакимияте митинг уздырудан баш тарта? Чөнки алар курка. "Тәртип бозулардан" түгел — халык тавышыннан курка. Бертавыштан әйтелгән хакыйкать дәүләт пропагандасыннан көчлерәк яңгырар дип курка. Халык дәшми торудан туктап, таләп итә башлар дип курка. Алар митингны тыя ала. Әмма кешеләргә уйларга һәм дөресен сөйләргә тыя алмыйлар", — диләр Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлегендә.

Үз чиратында, казан активисты Дмитрий Румянцев хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы һәм Иннополис хакимиятләре "томалауларга, мессенджерлар эшен акрынайтуга, интернет һәм элемтәне өзүгә каршы" митинг уздырудан да баш тарткан. Әлеге чаралар 29 мартка планлаштырылган булган. Түрәләр белдергәнчә, күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми".

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjOA
🤬2😢1
"Вёрстка" һәм "Не норма": Русиядә, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстанда, мәктәп укучыларын армия өчен эшкә җәлеп итәләр

Русия мәктәп укучыларын гаскәр ихтыяҗлары өчен эшләргә көннән-көн ешрак мәҗбүр итәләр. Украинадагы сугыш өчен кирәкле җиһазларны алар хезмәт яки технология дәресләрендә ясый. Бу хакта "Вёрстка" һәм "Не норма" басмалары тикшерүендә әйтелә.

Язмада әйтелгәнчә, әлеге басмалар "ВКонтакте" социаль челтәрендәге мәктәп пабликларыннан 50 миллионнан артык язманы анализлаган. Җыелган мәгълүматлардан күренгәнчә, Русия хәрбиләре өчен җиһаз әзерләү турында 77 төбәктән меңнән артык мәктәп хисап тоткан.

Мондый мәктәпләрнең иң күбе Башкортстанда, Краснодар краенда һәм Татарстанда, ә иң азы Мәскәүдә. Елдан-ел укучылар фронт ихтыяҗлары өчен нәрсә дә булса ясаган хезмәт дәресләре турында хисаплар саны арта бара.

Язмада әйтелгәнчә, бу эш өчен түләү каралмаган, аннан баш тартып та булмый, чөнки ул уку програмының мәҗбүри өлеше булып тора. Шул ук вакытта тикшерүдә балаларның дәрестән тыш вакытта фронт өчен әйберләр ясавы, шулай ук хәрбиләргә рәсемнәр һәм хатлар әзерләве турында язмалар исәпкә алынмаган.

"Вёрстка" сөйләшкән укытучылар әйтүенчә, кайбер укучылар мондый биремнәрне үтәргә теләмәгән. Алар моны, аерым алганда, гаиләләрендә сугышка карата тискәре мөнәсәбәт булу белән бәйләгән. “Гомуми басым астында алар чигенде” һәм эштә катнашты, дип сөйләгән укучылары турында укытучыларның берсе.
🤬6❤1👎1