Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, "Түбән Кама нефетехим"да 13 кеше җәрәхәтләнгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә Куәт оешмаларына якын "Baza" Telegram каналы язуынча, өч кеше авыр хәлдә реанимациягә салынган. @azatliqradiosi
❗️"Түбән Кама нефтехим"дагы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.
Бу хакта ширкәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә җиткән. Тагын бер кеше авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Хәзер аларның саны дүртәү булды.
Baza язуынча, җиде кеше эзсез югалган. Хәзер аларны эзләү эше бара.
@azatliqradiosi

😢4🔥2🤬2❤1😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Түбән Кама нефтехим"дагы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта ширкәтнең матбугат үзәге хәбәр итә. Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә җиткән. Тагын бер кеше авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Хәзер аларның саны дүртәү булды. Baza язуынча, җиде…
❗️Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булучылар саны икегә җиткән.
Җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан - 72 кеше булган.
@azatliqrafiosi

Азатлык Радиосы
"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә чыккан фаҗигадә ким дигәндә ике кеше һәлак булды
Яраланучылар саны 72 кешегә җитте
😢5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булучылар саны икегә җиткән. Җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан - 72 кеше булган. @azatliqrafiosi
❗️"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте фаҗигасендә тагын бер кеше һәлак булган.
Оператив штаб белдерүенчә, үлгәннәр саны өчкә җитте.
@azatliqradiosi
Оператив штаб белдерүенчә, үлгәннәр саны өчкә җитте.
@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә шартлау турында ниләр билгеле?
Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4🔥1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸"Түбән Кама Нефтехим" ширкәтендә өч кеше үлеменә китергән шартлаудан соң шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Хәзерге вакытта 22 кеше хастаханәдә кала. "Бизнес Онлайн" хәбәр итүенчә, аларның унысын Мәскәү шәһәре хастаханәсенә җибәргәннәр.
🔸Кырымда Ан-26 хәрби-транспорт очкычы казага очрау нәтиҗәсендә экипаждан алты кеше һәм 23 юлчы һәлак булган. Бу хакта Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
🔸АКШ өч Русия корабына элек кертелгән санкцияләрне гамәлдән чыгарган. "Важные истории" язуынча, аларның берсе — Sv Nikolay корабы Алинә Кабаева гаиләсе белән бәйле һәм оккупацияләнгән Донбасстан ашлык һәм кокс ташыган. Шулай ук «Промсвязьбанк» белән бәйле булуы сәбәпле санкцияләр астына эләккән контейнер ташучы Fesco Magadan һәм Fesco Moneron-дан да чикләүләр алынган.
🔸Русиядә Apple ID-ны мобил телефон хисабыннан түләү мөмкинлеге эшләми башлаган. Түләү ясарга тырышканда «Мобиль түләү вакытлыча мөмкин түгел» дигән хәбәр чыга дип яза медиалар.
🔸Башкортстан югары мәхкәмәсе Салават шәһәренең элекке мэры Игорь Мироновка карата вазифа вәкаләтләрен арттыру турындагы эшкә карата чыгарылган хөкем карарын кырыслаткан. Узган елның октябрендә мәхкәмә аны өч елга колониягә хөкем иткән иде, аппеляция алты елга кадәр арттырган.

❤1🙏1
❗️"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте кичәге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына 10 миллион сум түләячәк
Шулай ук барлык җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачак.
Яраланып хастаханәдә ятучыларга өч миллион сум биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев белдерде.
Шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде.
Яраланучыларның бер өлеше Мәскәү шәһәре хастаханәсенә озатылган. Калганнары Казан һәм Түбән Кама хастаханәләрендә ята. Берничә кеше авыр хәлдә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🤬1
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү эше дәвам итә
Хәзерге вакытта сүтелгән һәйкәл Черниговка сәнәгать зонасындагы махсус урында саклана.
"Башинформ" агентлыгына төзекләндерүчеләр төркеме җитәкчесе Андрей Кудрявцев хәбәр итүенчә, төп максат һәйкәлне иске буяу катламнарыннан тулысынча чистарту, кимчелекләрне ачыклау һәм эретеп ябыштыру җөйләрен чистарту. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең гамәлдәге торышы 1960нчы еллардагы башлангыч өлгедән нык аерыла.
Һәйкәлне 2027 елга урынына кайтарырга тиешләр, ләкин кайбер башкорт активистлары аның кайтарылачагына ышанмый.
📷"Башинформ"

❤3🤔1
Татарстанда “Ирек” дигән хокук яклау үзәге ачылган
Үзәк үз Telegram-каналында язуынча, алар инде үз эшләре турында Русия юстиция министрлыгына белгертү юллаган. Telegram-да кайнар элемтә булдырган.
Хокук яклаучылар кеше хокуклары бозылуын күзәтәчәк, киңәшләр белән ярдәм итәчәк һәм мәхкәмәләрдә сезне вәкиллек итәчәк, шулай ук хокукларны яклау турында чаралар оештырачак.
“Миссиябез – хокуклары һәм ирекләре кысылган һәр кешене яклау”, диелә аларның хәбәрендә.
Проект үз эшен республиканың 43 районында алып бармакчы.
Әгәр сез республикага хокукый үзгәрешләр алып килүне якынайтырга, хезмәттәшлеккә һәм бергә эшләргә әзер икәнсез, без юристларны, волонтерларны һәм җәмәгать оешмасы вәкилләрен көтәбез, диелә алар хәбәрендә.
❓Ничек уйлыйсыз, хәзерге Русиядә тулы күләмдә хокук яклау белән шөгыльләнү мөмкинме?

Telegram
«ИРЕК» | Татарстан
НКО «ИРЕК» - открыта!
Сегодня мы подали уведомление в Министерство юстиции и сообщаем о начале работы на территории Республики Татарстан правозащитной организации «Ирек», миссия которой — защита каждого человека, чьи права и свободы были нарушены. Проект…

🔥6🤔1
Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде.
Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 50дән артык аксакал Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына Коръән укыган, Казанны алганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылганнар
Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар.
Мәчеттә Аксакаллар шурасының гомум җыелышы да булган, вәгазь тыңлаганнар, намаз укыганнар.
Татарстан мөфтияте бу чараны алтынчы тапкыр үткәрә. Татар милли хәрәкәт вәкилләре “Хәтер көнен” 15 октябрьдә уздыра.
▪️2021 елны аксакаллар шурасы татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.

👍6❤2🔥2
"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстаннан татар активистын Русиягә тапшырмаска сорый
"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан премьер-министрына мөрәҗәгать итеп, татар сәяси эмигранты Илфат Гәрәевны Русиягә бирмәскә чакырды.
22 яшьлек активист Гәрәев Татарстан халкын репрессив сәясәттән, мобилизациядән һәм ислам принципларының бозылуыннан яклап чыгыш ясаган, диелә белдерүдә. Оешма аны Мәскәүнең республикаларга карата сәясәтен тәнкыйтьләгән яңа буын татар яшьләренең бер мисалы дип атый.
2023 елдан бирле Гәрәевкә каршы "террорчылыкны аклау" һәм "дәүләт иминлегенә каршы өндәүләр" маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән. Лига фикеренчә, бу – сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен кулланыла торган гадәти гаепләүләр.
Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, халыкара хокук нормалары сәяси характердагы эзәрлекләү очрагында экстрадициядән баш тарту мөмкинлеген бирә. Шулай ук Русия рәсмиләре тарафыннан халыкара хокук принципларын кире кагу турындагы белдерүләр дә телгә алына.
"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан хакимиятләрен Гәрәевне Русиягә тапшырмаска, аны мәҗбүри кайтарудан якларга һәм имин илгә китү мөмкинлеген тәэмин итәргә чакыра.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Бу елның февралендә Әрмәнстан хакимиятенең Гәрәевны тапшыру таләбе хакында билгеле булды.
👍4❤2
❗️Уфада дрон күпкатлы йортка эләккән, янгын чыккан
Уфага Украина кораллы көчләре һөҗүме турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та үз Телеграм-каналында хәбәр итте.
"Берничә дрон нефть эшкәртү корылмасына очып килгәндә бәреп төшерелде, берсенең калдыгы сәнәгать зонасына төште, зыян күрүчеләр юк. Хәзер ширкәт җирлегендә утны сүндерү эше бара. Тагын бер дрон Гафури урамындагы күпкатлы йортка эләкте", диде ул.
Хәбиров сүзләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. «Осторожно, новости» язуынча, йортка дрон җирле вакыт белән 7 сәгатьтә эләккән.
Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Уфа нефть эшкәртү корылмасындагы көчле янгын шәһәрнең төрле районнарыннан күренә.
▪️Соңгы тапкыр Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урынга һөҗүм 22 мартта булды. Ул вакытта да янгын чыкты.
📷Astra, Exilenova+

🔥3
Кыскача башка хәбәрләр:
🔸Уфада дрон һөҗүменнән соң "Башнефть-Новойл» ширкәтендә янгын чыккан. Бу хакта ASTRA яза. "Башнефть-Новойл» "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә. Шулай ук дрон торак йортка эләкте. Анда яшәүчеләрне вакытлыча шәһәрнең Гафури урамындагы мәгариф үзәге бинасына күчергәннәр.
🔸Төнлә Русиянең дистәләрчә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда Казан, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Башкортстанда Уфа һава аланы ябылып торды. Очышлар кабат тоткарлана.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп ил халкына мөрәҗәгатендә Иранга каршы чараның максатлары «нигездә үтәлде» дип белдерде һәм якын атналарда көчле һөҗүмнәр ярдәмендә Иранны "таш гасырга" кайтарырга вәгъдә итте. Президент шулай ук АКШка Һормуз бугазы «кирәк түгел» дип өстәде һәм аның аша нефть алучы илләргә юлны ачуны үзләренә кайгыртырга киңәш итте.
🔸Ким дигәндә 50 елдан соң АКШның Флорида штатындагы Кеннеди галәм үзәгеннән Айга беренче пилотлы очыш җибәрелде. Сәяхәт якынча ун көн дәвам итәчәк.
🔸47 яшендә юл казасында рэпер Артём «Fuze» Бровков һәлак булган. Бу хакта аның хатыны белдергән. Петербурда Krec төркеме булдырган Бровков Украинадагы сугышка ачыктан-ачык каршы булды, Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды.

❤3
Казан төркеме нугай театрында Сөембикә турында спектакль куйган
Нугай дәүләт драма театрында «Суюмбийке. Шоьл кызы» («Сөембикә. Дала кызы» спектакленең премьерасы булган.
“Реальное время” язуынча, спектакль саунд-драма буларак әзерләнгән. Пьесада XVI гасыр вакыйгалары кысаларында «нугай ханбикәсе» тарихы бәян ителә.
Ногай мәдәнияте өчен бу спектакль аеруча, сакраль әһәмияткә ия, — ди басмага теарт мөдире Гөлфия Кокоева. — Соңгы вакытта Сөембикә образы күбрәк Казан тарихы аша кабул ителә иде, әмма без аның тамырларына басым ясарга булдык.
Спектакльнең режиссеры – Казаннан Булат Минкин. Ул Казан театр училищесы Марина Шишкарева белән текстны да язган. Рәссам-куючы Гүзәл Гарипова, композиторы – Илнар Фәйзуллин. Алар Терекле-Мәктәбе авылында эшләгән.
Нугай театры 2001 елны Дагыстанның Нугай районында барлыкка килгән. 2014 елны алар Татарстанда да спектакль куйды. Русиядә нугайларның күпчелеге Дагыстанның Нугай районында яши.
📷Реальное время

👍5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан төркеме нугай театрында Сөембикә турында спектакль куйган Нугай дәүләт драма театрында «Суюмбийке. Шоьл кызы» («Сөембикә. Дала кызы» спектакленең премьерасы булган. “Реальное время” язуынча, спектакль саунд-драма буларак әзерләнгән. Пьесада XVI гасыр…
Берничә ел элек Азатлык Радиосы татар тарихчылары хезмәтләренә таянып Сөембикәгә бәйле ун кызыклы факт туплаган иде.
Менә берничәсе:
🟢1550 елда Мәскәү Казанга һөҗүм итә һәм җиңә, ханлыкның тау ягы дошманга кала. Урыслар Зөя каласын кора башлый. Гаскәр туплау өчен әзерлек эшләрен җәелдерәләр, утрауга кораллар, азык-төлек китерелә. Казанга ультиматумнар куела. Урыслар, сугыш булмасын өчен Сөембикәне бирегез, диләр. 1551 елның 11 августында Сөембикә мәңгегә Казан белән хушлаша. Аны улы белән башта Зөягә алып китәләр, аннары Мәскәүгә озаталар. Мәскәүгә Сөембикә китапханәсен дә алып китәләр. Ул эзсез югала. Тарихчылар фикеренчә, аны Явыз Иван кушуы белән Мәскәү Кирмәнендәге җир астындагы мәгарәгә яшерәләр.
🟢1552 елны Явыз Иван Казанны яулаган чагында Сөембикә Мәскәүдә, зинданда тоткын булып ята. Аны бер ел үткәч, 1553 елда Шаһгалигә кияүгә бирәләр.
🟢Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир” дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя” дип җавап бирә. Йосыф мирзага, Сөембикәнең борынын, колакларын кискәннәр, дип хәбәр итәләр. 1555 елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә.
🟢Сөембикә чукынудан баш тарткан. Татар ханбикәсе 1556-1557 елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган. Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә берничә кабер бар, шуларның берсе – Шаһгалинең атасы Данияр. Бер кабер ташында “Бүләк Шатбикәм” дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк.
🟢Сөембикә белән Сафагәрәй улы Үтәмешгәрәйне дүрт яшендә әнисеннән аералар һәм көчләп чукындыралар. Ул Александр исеме белән патша сараенда яши. Егерме яше дә тулыр-тулмас кинәт Мәскәү кремлендәге монастырьдә үлә. Татар баласы Александр Григориевич исеме белән җирләнә. Аның кабере Явыз Иван, Семен Касаевич исеме белән җирләнгән Ядегәр хан янәшәсендә.

Сөембикә тууына 500 ел. Ханбикә турында ун кызыклы факт
Казан ханлыгы белән идарә итүче, татарның иң билгеле патшабикәсе, фаҗигале язмышлы Сөембикәнең тууына быел 500 тулу билгеләнә. "Хәзинә" милли галереясендә аңа багышланган күргәзмә эшли башлады.
❤8😢3
Уфада интернетны томалауга каршы митинг оештыруны сорап мөрәҗәгать итүче студент кызны “армияне дискредитацияләү”дә гаепләгәннәр.
Җирле көллияттә укучы 18 яшьлек Марияне (исеме иминлек сәбәпле үзгәртелгән) гаепләүләре турында “Рассвет” фиркасе бүлеге хәбәр итә.
Мәгълүматларга күрә, студент митинг турында белгертү биргәч үк көллияткә махсус хезмәт вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре килеп кызның телефонын тартып алган, анда Тик-токта имеш “армияне дискредитацияләүче” ниндидер материаллар тапкан.
Мәхкәмә бүген узарга тиеш.

Рассвет | Башкортостан
🌞️ Охота на "ведьм" продолжается
18-летнюю уфимку обвиняют в дискредитации армии РФ.
🌞 Студентка одного из уфимских колледжей, Мария (имя изменено из соображений безопасности), вчера подала извещение в Администрацию ГО Уфа о проведении митинга.
Почти…

🤪1