Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан кимендә 18 мең сугышчы үлгән. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проекты күрсәтә.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
🎉1💔1😨1
Быел татар классигы Габдулла Тукайның тууының 140 ел тулуы бәйрәм ителә. Татарстанда китаплар чыгарыла, шигърият чаралары уздырыла.

Яшь буын вәкилләре исә дигитал өлкә үсеш алган заманда бу гына җитми дип саный.

Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.
❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген төнлә Русия Украинага күпләп һөҗүмнәр ясады, һәлак булучылар бар: Киевта 4 кеше үлгән, 48 кеше яраланган. Одессада 7 кеше һәлак булган, 12 кеше җәрәхәтләнгән. Днепропетровски өлкәсендә 3 кеше һәлак булган, 34 кеше яраланган.

🔸Украина гаскәрләре Туапсега ясаган һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган дип хәбәр итә рәсмиләр.

🔸АКШ һәм Иран атышларны туктатыр торуны тагын ике атнага озайтырга җыена, дип яза Bloomberg. Вашингтон да, Тәһран да әлеге мәгълүматны әлегә расламады.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Израил һәм Лүбнән лидерлары арасында соңгы 34 елда беренче туры сөйләшүләр булачагын игълан итте. Алар бүген узачак.

🔸Русия саклану министрлыгы Украина өчен дроннар җитештерү белән бәйле Европа ширкәтләре исемлеген бастырды. Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий
Медведев
бу Русия кораллы көчләре өчен һәдәфләр исемлеге диде.

🔸BBC ширкәте алдагы ике елда 500 миллион фунт стерлинг экономияләү зарурлыгы сәбәпле хезмәткәрләренең һәр унынчысын кыскарту турында игълан итте.
😢1
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 8484 кеше үлгән. Аларның зур өлеше (1425) сугышка Казаннан киткән.

Моны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган исемлек күрсәтә.

Районлап статистика түбәндәгечә:

🔹Казан – кимендә 1425 кеше.

🔹Чаллы – кимендә 895 кеше.

🔹Түбән Кама районы – кимендә 565 кеше.

🔹Әлмәт районы – кимендә 408 кеше.

🔹Яшел Үзән районы – кимендә 369 кеше.

🔹Бөгелмә районы – кимендә 326 кеше.

🔹Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,30.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤3🎉1
Татар теленнән Халыкара олимпиадада Казан, Пермь өлкәсе һәм Төркия укучылары җиңү яулады

Аларның исемнәрен бүген Казанның "Корстон" комплексында Туган тел форумы кысаларында игълан иттеләр.

🎉Җиңүне Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова яулаган.

Олимпиадада Русиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан.

Чит илләрдән быел Казанга 🇹🇷Төркия, 🇰🇿Казакъстан, 🇰🇬Кыргызстан, 🇦🇿Азәрбайҗан һәм 🇦🇺Австралиядән укучылар килгән.

🔻Татар теленнән Халыкара олимпиада 2012 елда КФУда башланган иде. Берничә ел эчендә киң колач җәя алды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады.

Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статусына ирешә алды.

Пандемия һәм Русия Украинага каршы башлаган сугышка кадәр татар теле олимпиадасына 15-17 илдән катнашучылар килә иде.

Соңгы елларда халыкара статусны Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләр коткарып тора.

Татар теле олимпиадасында катнашкан Япон егет-кызларын хәтерлисезме?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤8
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була.

Берничә ел элек Азатлык әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим фактлар барлады. Кайберәүләрен рәсемнәрдә укый аласыз, тулырак язма безнең сайтта бар.

#татар_дөньясы
@azatliqradiosi
❤2😢1