Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уңаеннан бу атнада көндәлек тормышыбызга татарча гадәтләр кертергә чакыра

📌«Татарча сөйләшик

📌Социаль челтәрләребезне татар телендә алып барыйк

📌Татарча трендлар булдырыйк

📌Аватаркабызга акциянең оригиналь логосын куярга мөмкин (фотолар — өстә)

📌Premium Telegram’лылар, исемегез янында стикер урнаштыра аласыз», дип яза алар үз Telegram-каналында.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе гала-концерты, аның кысаларында “Ташаяк” ярминкәсе 26 апрель көнне узачак. Аңа кадәр, 23 апрельдә Квиз булачак.

@azatliqradiosi
👍10❤‍🔥3🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Днепропетровски, Херсон, Чернигов өлкәләрендә һәм шулай ук Запорожье, Харьков, Сумыда алты кеше үлгән, ким дигәндә 33 кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр иттә.

🔸Ura.ru-ның элекке мөхәррире Денис Аллаяров полиция хезмәткәре булган туганыннан оператив мәгълүмат сатып алганы өчен гаепле дип табылган һәм биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта "Медиазона" хәбәрчесе мәхкәмәдән хәбәр итә.

🔸Быел сентябрьдә Apple-ның яңа баш мөдире алмашачак. 15 ел әлеге вазифада эшләгән Тим Кук ширкәтнең мөдирләр шурасын җитәкләячәк. Apple матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яңа баш мөдир булып Джон Тернус билгеләнәчәк. Ул хәзерге вакытта өлкән вице-президент вазифасын башкара.

🔸Казан ипподромы районында яңа мәчет төзеләчәк. Бизнес Онлайн язуынча, төзелеш өчен урын бүлеп бирү турында җәмәгать сөйләшүләре инде узган. Мәчет Космонавтлар урамында төзеләчәк. Аның каршында белем бирү оешмасы да булырга тиеш.

🔸Казан һәм Бишкәк тугандаш шәһәрләр булды. Әлеге килешүне Казан мэры Илсур Метшин һәм Бишкәк башлыгы Айбәк Җунушалиев Мәскәүдә имзалаган. Документта ике тарафның да шәһәр төзелеше, экология, мәдәният, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә бәйләнешләрне арттыру күздә тотыла. 2024 елны Казанда Кыргызстанның баш консуллыгы ачылган иде.

🔸Рэп җырчы Моргенштернны Русия хакимияте җиде миллион сум штрафка тарткан. Мәскәү прокуратурасы мәгълүматларынча ул ел дәвамында социаль челтәрләрен "ят агент" тамгасы куймыйча алып барган.

@azatliqradiosi
12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән баш мие яман шеше белән чирләүче кырымтатар Тофик Абдулгазиевка яңа җинаять эше ачканнар

44 яшьлек Абдулгазиевка мәхкәмәгә ихтирамсызлык турында эш кузгатылган. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Адвокат сүзләренә караганда, алдагы утырышта Абдулгазиев “үз позициясен кискен формада белдергән”. Нәкъ нәрсә әйткәне билгеле түгел. Ул утырышта кырымтатарның авырулары сәбәпле азат итү турындагы дәгъваны карарга тиеш булган.

Хатыны Абдулгазиевның мондый реакциясен утырыш алдыннан төрмә хастаханәсендәге табиблар консилиумы аны алдавы белән аңлата. Үзен алдавын ул бары мәхкәмәдә генә белгән.

Табиблар аның сәламәтлеге турында нәтиҗә бирергә тиеш булган. Абдулгазиев сүзләренә караганда, аны документларның эчтәлеге белән таныштырмыйча имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Күзе начар күрүе сәбәпле, ул аларны укый алмаган.

“Бары мәхкәмәдә генә ул аларның эчтәлеген белде. Ачыкланганча, документта төрмә хастаханәсе табиблары нәтиҗәсенә күрә Тофик Абдулгазиев тулысынча сәламәт, һәм аны хастаханәдән кире колониягә күчерүгә карата бернинди каршылыгы юк диелгән”, ди кырымтатарның хатыны.

"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында узган ел октябрьдә белдерде

▪️2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан.

▪️"Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔4🤬3
Татарстанда ничә миллиардер бар дип уйлыйсыз?

Декларация кампаниясе мәгълүматларына күрә, узган ел белән чагыштырганда аларның саны ике кешегә арткан.

Шул ук вакытта керемнәре 100 миллион сумнан миллиард сумга кадәр артучы кешеләр саны 340кә җиткән.

Бу узган ел белән чагыштырганда 38 кешегә күбрәк. Әлеге мәгълүматларны Татарстандагы салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин утырышта белдерде.

@azatliqradiosi
🤬4❤1🔥1
Татарстанда мәктәпләрдә туган телләрне киметүгә көрәш турында сөйләштеләр

Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Казанда узган «Төрлелектә бердәмлек» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә мәктәпләрдә туган тел сәгатьләренең кимүе "кабул ителмәслек хәл" дип белдергән. Аның сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә дә ризасызлык уяткан.

«Ни өчен нәкъ менә туган телне кыскарттылар? Бу бит иң мөһим фәннәрнең берсе. Кирәк булса, рәсем яисә музыка дәресләрен дәрестән тыш вакытка күчерергә мөмкин иде. Мин рәсемгә дә, музыкага да каршы түгел, әмма туган телләрне өйрәнүне киметүгә китергән карарлар булмаска тиеш», — дигән Гыйлметдинов.


Спикер сүзләренчә, федераль дәрәҗәдә тел төрлелеген саклау өчен кирәкле карарлар кабул ителгән. Аерым алганда, милли сәясәт стратегиясе һәм тел сәясәте нигезләре расланган, аларны гамәлгә ашыруда чаралар планы әзерләнә.

▪️Узган ел гомуми белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныфларында туган телне өйрәнү сәгатьләре атнага ике сәгатьтән бер сәгатькә кадәр кыскартылды. Бу карар федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән үзгәрешләр кысаларында кабул ителде. Ул Татарстанда кискен реакция тудырды: Дәүләт шурасы депутатлары кыскартуга каршы чыгып, тел төрлелеген саклауга куркыныч янавын белдерде.

▪️2017 елда Владимир Путин тәнкыйтеннән соң Русия мәктәпләрендә туган телләр ихтыярига калды һәм аларның сәгатьләре кимегәннән кими бара.
🤡3
Математик Азат Мифтаховны Төньяк поляр түгәрәге аръягында урнашкан колониягә этап белән күчерәләр

Аны яклау төркеме Воркутадагы этаптан язылган хатын чыгарды, анда ул үзен Ямал-Ненец автоном бүлгесендә Харп бистәсенә алып баруларын хәбәр итә. Анда махсус тәртипле 3нче «Поляр бүре» (Полярный волк) колониясе (анда Алексей Навальный үлде) һәм катгый һәм гомуми тәртип бүлекләре булган 18нче «Поляр ябалагы» (Полярная сова) урнашкан.

Мифтаховны икенчесенә алып баралар дигән фараз бар.

«Поездда ике тәүлек бару шактый арытты, — дип язган Мифтахов Харпка кадәрге этап турында. — Бәдрәф — дүрт сәгатькә бер тапкыр, кайнар су — көнгә өч тапкыр гына, купеда әйләнерлек тә урын юк, каты ятакта ятып барудан һәм поезд селкенүеннән сөякләр сызлый. Шуңа күрә Воркутада тукталыш бик тә урынлы булды. Иртәгә иртән без кузгалабыз һәм шул ук көнне Харпка барып җитәбез. Күрәсең, поезддан туры лагерьга китерәчәкләр»


Яңа колониягә күчерү Мифтаховка карата соңгы эш буенча чыгарылган хөкем белән бәйле.

▪️Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.

▪️Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.

▪️Хәзер аны кырыс тәртипле колониягә күчерәләр.
😢8🤯3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Сызраньдә күпкатлы йорт подъезды җимерелгән, 11 кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Baza Telegram-каналы язуынча, шәһәргә дроннар һөҗүме вакытында тагын бер йортта янгын чыккан.

🔸Запорожьега Русия һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын берсе яраланган, дип белдерә төбәк администрациясе башлыгы Иван Фёдоров. Моннан тыш, төнлә
Русия Одесса, Сумы һәм Днепропетровски өлкәләренә дә һөҗүмнәр ясаган.

🔸Балтыйк диңгезе өстендә НАТО көчләре Русия очкычларын тоткарлаган. Франция Баш штабы X социаль челтәрендә хәбәр иткәнчә, операция Франция, Швеция, Финляндия, Польша, Дания һәм Румыния пилотлары катнашында узган. Русия Саклану министрлыгы исә очкычлар нейтраль сулар өстендә планлы очыш башкарды дип белдерә.

🔸Италия Тышкы эшләр министрлыгы Русия илчесен чакыртып алган. Сәбәбе - пропагандист Владимир Соловьёвның ил премьер-министры Джорджа Мелони адресына әйткән мыскыллы сүзләре, дип язды Италия тышкы эшләр министры Антонио Таяни. Моңа җавап итеп илче Алексей Парамонов Римны халыкара шау-шу чыгарырга тырышуда гаепләгән.

🔸АКШ Иран белән сугышта утны туктатуны озайтты. Доналд Трамп сүзләренчә, Америка хәрбиләре Һормуз бугазын томалап тотуны дәвам итәчәк һәм сугышны яңадан башлауга әзер булачак.

🔸Иран АКШ белән өйләшүләрдә Һормуз бугазы ачылгач кына катнашачак, дип белдергән БМОдагы Тәһран вәкиле Амид Эйравани.
❤3
Сызраньда күпкатлы йортның бер өлеше җимерелү аркасында ике кеше һәлак булган

Җимерекләр арасыннан хатын-кыз һәм бала гәүдәләре табылган дип яза ТАСС дәүләт агентлыгы.

Бүген иртән Самар өлкәсенә дрон һөҗүме булды, бер йортның кереше җимерелде.

Татарстанда да ике тапкыр дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, һава аланнары ябылып торды.
Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли башлаган

Татарстан тарихчысы, Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында татарлар тарихын өйрәнүче белгеч Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына эшкә күчкән. Бу мәгълүматны «БИЗНЕС Online»га тарих фәннәре докторы үзе раслаган һәм узган җомгада Татарстан Фәннәр академиясенең комиссиясен үтеп, Мәрҗани институтына эшкә кабул ителүен хәбәр иткән.

«Мин әйдәп баручы фәнни хезмәткәр буларак эшләячәкмен, мөгаен, яңа тарих бүлегендә», — дигән Гыйләҗев. Ул шулай ук Казан федераль университетында — Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында — профессор буларак эшен дә дәвам итәчәк.

Гыйләҗевкә 67 яшь. Ул Казанда танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туган. Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1979) һәм СССР Фәннәр академиясенең СССР тарихы институты аспирантурасын (1982) тәмамлаган.

2000–2011 елларда КФУда татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, шулай ук татар халкы тарихы кафедрасы мөдире булды; 2011–2016 елларда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында татар белеме һәм төрки телләр кафедрасын җитәкләде.

2015 елдан 2024 елга кадәр Гыйләҗев Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын җитәкләде. Әлеге вазифада аны Эльмира Галимова алыштырды.
Русия мәктәпләрендә VPN куркынычлары турында дәресләр үткәрә башлаганнар

Моны Вконтактедагы мәктәпләр сәхифәләрен карап, «Верстка» ачыклаган.

Иркутски өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә «наркотикларга каршы айлык» һәм «финанс иминлеге чаралары» кысаларында «Хокукый десант» уздырылган. Укучыларга, аерым алганда, «уеннарны һәм VPN виртуаль челтәрләрен чикләү» темасына лекцияләр укылган.

Дәресләр «VPN - канунсыз. Хәзер интернетта нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый», «VPN куллану - җинаять кылганда җаваплылыкны авырайтучы шарт» һәм «Ни өчен геймерларга VPN-провайдерларны саклык белән сайларга кирәк» дип аталган.

Шул ук төбәктәге тагын бер мәктәптә «VPN-сервислар куллануны тыю: нәрсәләрне ниләр белергә кирәк?» дигән дәрес үткәрелгән. Ростов өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә «шәхси мәгълүматлар, дигитал эз, челтәрдә анонимлык, VPN куллану куркынычлары» турында да дәресләр узган.

Архангел һәм Владимир өлкәләрендәге берничә мәктәп социаль челтәрләрдә VPNның «зыяны» турында язмалар бастырган.
Сан Францисконың татар яшьләре "Шәфәкъ" исемле татарча журнал чыгарды.

Алар аны даими ясарга ниятли, журналда Америкадагы татарлар тарихы да, татар язучылары, аларның әсәрләре дә урын алган.

Бу хакта тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤10👍2🔥1
Татар мәгарифе турында сөйләшү: милләт баласын кем тәрбияләр?

Казанда "Туган тел" җыенының пленар утырышы узды. Анда Русия төбкәләре һәм чит илләрдән (БДБ) илләреннән татар теле укытучылары катнашты.

Утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бүгенге көндә Русия төбәкләрендә 1100дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә. Татарстанда 578 татар мәктәбе бар.

"Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу кирәк", дигән министр. Аның сүзләрен "Ватаным Татарстан" газетасы китерә.

Әйтергә кирәк, Азатлык Радиосы 2024 елны Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты барлыгы турында язган иде. Күрүебезчә, Татарстанда татар мәктәпләре саны кимегән.

Утырышта Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина төбәкләрдәге татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим иткән.

"Моннан 8-10 ел элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләр өчен грантлар бирүне оештырды. Ул грантлар исәбеннән татар кафедралары нәтиҗәле эшләр башкарды. Бу уңай тәҗрибәне яңадан торгызып, ул яңа проектларга этәргеч булыр иде", - дигән ул.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Днепр шәһәренә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә күпкатлы торак йорт зыян күргән, ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият башлыгы.

🔸Самара өлкәсе Яңа Куйбышев шәһәрендә «сәнәгать ширкәтенә» һөҗүм вакытында бер кеше һәлак булган, ди хакимият. Самарда исә дрон торак йортның югары катларына зыян китергән.

🔸Шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә һәм аннексияләнгән Кырымда нефть ширкәтләренә Украина дроннарының чираттагы һөҗүмнәре турында хәбәрләр килә.

🔸Кыпрыс хөкүмәте хәбәр иткәнчә, Владимир Зеленский пәнҗешәмбе Кыпрыска киләчәк, анда Европа берлеге лидерлары саммиты узачак. Саммитта Украинага 90 миллиард евро күләмендә кредит бирү һәм Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасын кертү турында соңгы карар кабул ителер дип көтелә.

🔸Һормуз бугазы ябык тора, Вашингтон томалауны дәвам итә, Иран хакимияте дә корабларны уздырмый.

Әлегә шулар, бу болганчык вакытларда Азатлык Радиосы белән калыгыз, татар телендә Татарстан, Башкортстан һәм дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып торыгыз.
🔥4👍1
Май аеннан Казаннан Истанбулга очышлар арта

Nordwind Русия һава ширкәте май аенда Казаннан Истанбулга рейслар санын атнага дүрткә кадәр арттырачак.

Казаннан Истанбулга һәм кире юнәлештә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, ә 17 майдан – якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин.

Истанбулга шулай ук көн саен Төрек һава юллары һәм Победа оча.

Шул ук вакытта көн саен диярлек Татарстан һава аланнары дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле ябылып тора, күп очышлар кичектерелә.
🔥3🤝2❤1