Салават Юлаев һәйкәле нык тузган, активистлар ул кире куелмас дип курка
29 апрельдә Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча күзәтү шурасы демонтажланган Салават Юлаев һәйкәлен тикшергән. Шура утырышы реставрация цехында узган.
Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе җитәкчесе Салават Колбахтин һәйкәлнең торышы бик начар дип белдергән. "Һәйкәл гади авария хәлендә түгел, ә бик начар хәлдә", дигән ул.
Экспертлар билгеләгәнчә, 60 ел дәвамында һәйкәл тиешенчә реставрацияләнмәгән. Буяу катламнары бер-берсе өстенә ябылган, барлыгы җиде катлам барлыкка килгән. Аттагы дренаж тишеге дә ябылып куелган, бу исә дым җыелуга китергән.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен яңа коярга кирәк дип белдерде.
Башкорт активисты, сценарист Таңсулпан Буракаева үзенең социаль челтәрләрендә сүтелгән Салават Юлаевның һәйкәлендә әледән-әле җитешсезлекләр табу һәм аны зурлап сөйләү һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип фаразлый.
"Хәзер яңа һәйкәлне бронзадан коярга тәкъдим итәләр, ә искесен башка урынга, мәсәлән, Салават районына илтеп куярга диләр. Илтеп куячаклар, анысын беренче эш итеп башкарачаклар, аннары бронзадан яңаны кояр өчен сугыш барган вакытта акча юк дип киләчәккә калдырачаклар. Әмма ул якты киләчәк булмаячак", дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Салват Юлаев һәйкәле 2025 елда сүтелде. Реставрация эшләре 2027 елның апреленә кадәр узачак.
Танатаналы ачылыш 2027 елның 11 октябренә, һәйкәлнең 60 еллыгына планлаштырыла.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Салават Юлаев һәйкәле нык тузган, активистлар ул кире куелмас дип курка
29 апрельдә Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча күзәтү шурасы демонтажланган Салават Юлаев һәйкәлен тикшергән. Шура утырышы реставрация цехында узган. Башкорстан дәүләтенә караган "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта реставраторлар…
Татарстан белән Башкортстанның сугышта югалтулары Әфган сугышы югалтуларыннан арткан
Русиянең Украинага каршы сугышына һәлак булган Русия хәрбиләренең 216 меңнән артык исеме расланган. Моны Би-би-синың урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә ачыклаган.
Югалтулар саны белән беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан республикалары бара. Ике республикада гына югалтулар саны Әфган сугышындагы бөтен совет гаскәрләре югалтуларын узып киткән.
Әфганстанда Советлар берлегенең 10 ел дәвам иткән сугышы барышында, рәсми саннарга караганда, 15 меңгә якын кеше үлгән. Шулай итеп, Башкортстан белән Татарстан югалтулары бу күрсәткечтән инде 20%ка югарырык, ди Би-би-си.
Сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан сугышчылары үлемнәре исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Бүгенге көндә исемлектә ике республикадан 18406 исем бар. Башкортстаннан 9741, Татарстаннан 8665 үлем турында билгеле. Алар бары тик ачык чыганаклардан җыела. Чын саннар яшерелә.
Тулырак монда укыгыз.

😢3💔2
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Мәскәүдә Алтын битлек театр премиясе кысаларында «Тау» спектаклен куячак
Мәскәү тамашачылары спектакльне 2 майда Е.Вахтангов исемендәге театрның төп сәхнәсендә карый алачак.
«Нур» татар дәүләт театрының «Тау» спектакле «Драма театры. Зур форма» номинациясендә премиягә тәкъдим ителгән.
Спектакльне режиссер Айдар Җаббаров Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев әсәре буенча сәхнәләштергән. Спектакльдә Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айнур Баянов катнаша.
“Тау” спектакле Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” поэмасына нигезләнгән. Анда сугыш аерган парның язмышы турында сөйләнә.

🔥5❤1
Узып баручы атна милли хәрәкәт ветераны 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовның Вконтактедагы ике посты өчен алты елга колониягә хөкем ителүе белән тарихка кереп калды.
Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау җитәкчесе Сергей Давидис өлкән яшьтәге кешегә ни өчен мондый озын төрмә мөддәте бирелүенең сәбәпләрен барлады.
Ул Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә хатын-кызларга, балаларга, өлкәннәргә карата һуманлык күрсәтү кебек әле азмы-күпме сакланган хокукый рудиментлар бар иде, хәзер инде алары даюкка чыкты ди. Бу беркем дә үзен имин дип хис итмәсен өчен эшләнә ди ул.
Давидис сүзләренчә, Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылган һәм ул ирегеннән мәхрүм ителерегә тиеш түгел. "Аңлашыла ки, бу башка төрле фикер йөртүчеләргә, башка позициядә булучыларга, сугышны хупламаучыларга каршы көрәшнең чагылышы. Русия мондый җәзага корылган сәясәтне 4 елдан артык алып бара", диде Давидис Азатлык Радиосына.
Аның фаразынча, 71 яшьлек Вәлиәхмәтовка озын төрмә мөддәте бирелүе аның кайчандыр татар милли хәрәкәтендә актив катнашуы белән дә бәйле була ала. Халыкның бүгенге режим алга сөргән империячел идеяләре тирәсендә түгел, ә милли һәм төбәк темалары һәм мәсьәләләре тирәсендә берләшүеннән хакимиятләр бигрәк тә курка, ди белгеч.
Фазыл Вәлиәхмәтов 1990-нчы елларда татар милли хәрәкәтендә актив катнашты, ләкин соңгы елларда ул күбрәк дәүләт карамагандагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итте: Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федерал университеты оештырган туган якны өйрәнү форумнарында һәм конференцияләрендә актив катнашып килде.
Давидис монда шулай ук Фазыл Вәлиәхмәтовның кечкенә бер шәһәрдә яшәве дә роль уйный ала дип саный. "Җәзага корылган сәясәт алып баручы оешмалар "дәүләт дошманнарын" табып хөкем итүләре турында хисап биреп барырга тиеш. Зур шәһәрдә "андый дошманнарны" табу җиңелрәк булса, провинциядә сайлау мөмкинлеге зур түгел. Анда берәр кеше килеп чыкса, аңа ябышалар һәм халык алдында җәзага тарталар. Бу гомуми күренеш түгел, күбрәк хосусый бер әйбер, ләкин шулай ук үз ролен уйный", диде Сергей Давидис.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды
70 яшьлек активист "ВКонтакте"дагы язмалары өчен кулга алынган иде.
😢5
Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде.
Уфа һава аланында "Ковер" планы кертелгән, ул эшләми тора.

😁3🤬1
Узган ялларда Европада беренче Сабантуй узды.
Кыпрыста яшәүче татар-башкортлар бәйрәмне быел беренчеләрдән булып оештырды.
Аны Европада иң зурысы дип тә әйтеп буладыр.
Балалар өчен дә, зурлар өчен дә уеннар оештырылды, кунаклар татар милли ризыклардан авыз итә алдылар.
Кыпрыста Сабантуйны төп оештыручылар Алсу һәм Илнар Җиһангировлар, чыгымнарны катнашучылар үзләре күтәрә.
4 апрельдә зур Дөнья татар конгрессы ярдәмендә Сабантуй Дубайда булырга тиеш иде. Ләкин Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле, ул киләсе елга күчерелде.

🔥4❤1🥱1
Шимбә киченә татар телендә матур аудиоәсәр 😍
Миргазыян Юнысның "Бездəн яшерен зəңгəр дөнья" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез. Сезне диңгез дөньясына чумарга чакырабыз.
➡️ Текст, тәрҗемә һәм аудио монда
(VPN-лы сылтама)

"Бездəн яшерен зəңгəр дөнья" (Тайный голубой мир) — Миргазыян Юныс
Сегодняшний текст – это не просто рассказ, а тихое погружение в чарующий подводный мир. Вместе с Миргазияном Юнусом читатель оказывается в "голубой глубине", где каждая деталь дышит жизнью. Язык автора раскрывает перед читателем всю многогранность и красоту…
❤5
Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Бездəн яшерен зəңгəр дөнья
Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем эстәү басмасы.
Журнал төсле, ул 30 биттән тора. Биредә балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буяулар урын алган. Аны чыгаручылар — "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова, Гөлназ Дениз.
Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган.
Әлегә тиражы күп түгел, ул 50 данә булып басылган, аны "Amazon" платформасыннан алып була, 30 канада доллары тора.
"Мин озак еллар дәвамында иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак моңа инандым: беркемнән дә берни көтмичә тотасы да эшлисе. Үзебезгә мәгърифәт проектларын оештырырга, син түгел, башкалар аны эшли икән, сүз яки акча белән ярдәм итү. Бернинди грантлар да көтәсе түгел, Татарстан ярдәм итәр, бүләкләр җибәрер әле дип тә утырасы түгел. Үзебезгә кирәк бит ул. Менә безнең мәктәптә укучы балаларга журнал, китаплар кирәк, без аны үзебез булдырабыз", дип сөйләде "Alima Academy" мәктабенә нигез салучы Алимә Сәләхетдинова.

Канадада эшләүче онлайн татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе аны 1910-1918 елда чыккан тарихи татар журналы кебек "Ялт-Йолт" дип атаган.
🔥9❤5👍2
«Уфа» футбол такымы уенчылары дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, Хабаровскига уенга бара алмаган.
Кичә «Уфа» футбол такымы «СКА-Хабаровск»ка каршы уен үткәрү өчен Хабаровскига юл тотарга тиеш иде. Әмма дроннар һөҗүме куркынычы аркасында сәфәр өзелде.
Башта уенчылар Новосибирскида төшеп, аннары юлларын дәвам итәргә тиеш иде, ләкин «Ковер» планы кертелү сәбәпле, очкыч дүрт сәгатькә тоткарланган. Нәтиҗәдә, икенче рейска алынган билетлар кулланылмыйча "янган".
Бу хәл турында «Уфа» клубы үзе хәбәр итте. Ике такым арасындагы очрашу бүген узарга тиеш иде, әмма хәзерге шартларда уен үткәрелмәячәк.
Клуб «СКА-Хабаровск» һәм Футбол милли лигасы (ФНЛ) җитәкчелегенә рәсми мөрәҗәгатьләр юллаган.
«Безнең дәлилләр игътибар белән тыңланды һәм хәзер карала. ФНЛ җитәкчелеге белән диалогны дәвам итәбез һәм әлеге форс-мажор хәлгә бәйле карар көтәбез», дип белдерделәр «Уфа» клубында.
▪️Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы нәтиҗәсендә ил эчендә дә кыенлыклар көннән-көн арта. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, кешеләр сәгатьләр буе аэропортларда утырырга мәҗбүр.
@azatliqradiosi

😁1
Бу атнада 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов алты ел колониягә хөкем ителде.
Өлкән яшьтәге кешегә мондый зур төрмә җәзасын бирү сәясәт белгечләре, милли хәрәкәт активистлары "башкаларны куркыту өчен эшләнә" дип саный.
Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

😢9🤬1