Шимбә киченә татар телендә матур аудиоәсәр 😍
Миргазыян Юнысның "Бездəн яшерен зəңгəр дөнья" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез. Сезне диңгез дөньясына чумарга чакырабыз.
➡️ Текст, тәрҗемә һәм аудио монда
(VPN-лы сылтама)

Азатлык Радиосы
"Бездəн яшерен зəңгəр дөнья" (Тайный голубой мир) — Миргазыян Юныс
Сегодняшний текст – это не просто рассказ, а тихое погружение в чарующий подводный мир. Вместе с Миргазияном Юнусом читатель оказывается в "голубой глубине", где каждая деталь дышит жизнью. Язык автора раскрывает перед читателем всю многогранность и красоту…
❤5
Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Бездəн яшерен зəңгəр дөнья
Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем эстәү басмасы.
Журнал төсле, ул 30 биттән тора. Биредә балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буяулар урын алган. Аны чыгаручылар — "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова, Гөлназ Дениз.
Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган.
Әлегә тиражы күп түгел, ул 50 данә булып басылган, аны "Amazon" платформасыннан алып була, 30 канада доллары тора.
"Мин озак еллар дәвамында иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак моңа инандым: беркемнән дә берни көтмичә тотасы да эшлисе. Үзебезгә мәгърифәт проектларын оештырырга, син түгел, башкалар аны эшли икән, сүз яки акча белән ярдәм итү. Бернинди грантлар да көтәсе түгел, Татарстан ярдәм итәр, бүләкләр җибәрер әле дип тә утырасы түгел. Үзебезгә кирәк бит ул. Менә безнең мәктәптә укучы балаларга журнал, китаплар кирәк, без аны үзебез булдырабыз", дип сөйләде "Alima Academy" мәктабенә нигез салучы Алимә Сәләхетдинова.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Канадада эшләүче онлайн татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе аны 1910-1918 елда чыккан тарихи татар журналы кебек "Ялт-Йолт" дип атаган.
🔥9❤5👍2
«Уфа» футбол такымы уенчылары дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, Хабаровскига уенга бара алмаган.
Кичә «Уфа» футбол такымы «СКА-Хабаровск»ка каршы уен үткәрү өчен Хабаровскига юл тотарга тиеш иде. Әмма дроннар һөҗүме куркынычы аркасында сәфәр өзелде.
Башта уенчылар Новосибирскида төшеп, аннары юлларын дәвам итәргә тиеш иде, ләкин «Ковер» планы кертелү сәбәпле, очкыч дүрт сәгатькә тоткарланган. Нәтиҗәдә, икенче рейска алынган билетлар кулланылмыйча "янган".
Бу хәл турында «Уфа» клубы үзе хәбәр итте. Ике такым арасындагы очрашу бүген узарга тиеш иде, әмма хәзерге шартларда уен үткәрелмәячәк.
Клуб «СКА-Хабаровск» һәм Футбол милли лигасы (ФНЛ) җитәкчелегенә рәсми мөрәҗәгатьләр юллаган.
«Безнең дәлилләр игътибар белән тыңланды һәм хәзер карала. ФНЛ җитәкчелеге белән диалогны дәвам итәбез һәм әлеге форс-мажор хәлгә бәйле карар көтәбез», дип белдерделәр «Уфа» клубында.
▪️Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы нәтиҗәсендә ил эчендә дә кыенлыклар көннән-көн арта. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, кешеләр сәгатьләр буе аэропортларда утырырга мәҗбүр.
@azatliqradiosi

😁1
Бу атнада 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов алты ел колониягә хөкем ителде.
Өлкән яшьтәге кешегә мондый зур төрмә җәзасын бирү сәясәт белгечләре, милли хәрәкәт активистлары "башкаларны куркыту өчен эшләнә" дип саный.
Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

😢9🤬1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Төнлә дрон Мәскәүдә Мосфильм урамындагы йортка бәрелгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк. Astra язуынча, сүз Кремльдән якынча 6 чакрым ераклыкта урнашкан «Дом на Мосфильмовской» торак комплексы турында бара.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иранның солых планын кире каккан. Тәһранның тәкъдимен "кабул ителмәслек" дип атаган һәм "кампания бик яхшы бара" дип өстәгән. Бу хакта Трамп Kan News Израил телеканалына интервьюда әйткән. Иранның АКШка 14 пункттан торган план җибәрүе турында шимбә көнне билгеле булды.
🔸Доналд Трамп нейтраль илләрнең сәүдә корабларын Һормуз бугазыннан чыгару чарасы башлануы турында игълан итте. Ул «Азат проект» дип аталачак һәм 4 май иртәсендә башланачак, дип язды АКШ президенты үзенең Truth Social челтәрендәге сәхифәсендә.Трамп сүзләренчә, әлеге һуманитар эшкә тыкшыну омтылышларына АКШ көч кулланып җавап бирәчәк.
🔸Башкортстанның өч шәһәрендә «кара күк» режимы игълан ителгән. "Башинформ" агентлыгы экология министрлыгына сылтанып язуынча, Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә начар метеорологик шартларның (НМУ) беренче дәрәҗәсе кертелгән. Әлеге хәл җил булмау, атмосфера басымының югары булуы һәм башка факторлар аркасында һавада зарарлы матдәләр туплануын аңлата. Бу режим 4 май көнне кичке сәгать 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта халыкка урамда озак вакыт булмаска, тәрәзәләрне ябык тотарга, шәхси транспортта йөрүне чикләргә киңәш ителә.
🔸Ульян өлкәсе губернаторы Мәләкәс шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәпне ремонтлау мәсьәләсен тикшергән. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү фасадның һәм идәннең канәгатьләнерлек булмавын күрсәткән. Ремонтлау һәм сатып алу эшләре быел өлкәнең берләштерелгән бюджетыннан ким дигәндә 24 миллион сумга башкарылачак диелә.

АКШта кулга алынган Русия хакеры "Алабуга" махсус икътисад зонасында эшләгән
Берничә илдә, шул исәптән АКШ һәм Украинада нефть-газ инфраструктурасының мөһим системнарына хакер һөҗүмнәре ясауда гаепләнеп АКШта кулга алынган Русия ватандашы Артём Ревенский 2021–2023 елларда Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында баш белгеч булып эшләгән. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.
"Алабуга"да Украинага каршы сугышта куллану өчен дроннар җитештерелә.
Апрель башында киберҗинаять мохитендә Digit тәхәллүсе белән билгеле Ревенски АКШ федераль прокуратурасы тарафыннан компьютер системнарына зыян салу өчен сүз куешуда, элемтә чараларын кулланып алдашуда һәм шәхси мәгълүмат урлауда гаепләнде.
Тулырак 👉монда укыгыз

"Агентство": АКШта кулга алынган Русия хакеры "Алабуга" махсус икътисад зонасында эшләгән
Гаепләү ягы фикеренчә, ул Русия хакимиятләре белән бәйле Sector16 хакер төркеме әгъзасы булган һәм АКШ, Украина, Германия, Франция һәм Латвиядә нефть-газ инфраструктурасы системнарына үтеп керү чараларында катнашкан.
🎉3
⚡️Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев вафат
Аңа 73 яшь иде
Толкачев 1999 елдан бирле парламент рәисе булып эшләде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт утырышында белдергәнчә, спикер “каты авыру” нәтиҗәсендә 4 майга каршы төндә үлгән.
«Константин Борисовичның авыр чир белән интеккәнен белмиләр иде. Ул соңгы елларда бу җитди авыру белән көрәште һәм үзен бик батыр тотты — офицер кебек, генерал кебек, беркайчан да зарланмады», дип сөйләде Хәбиров.
Аның сүзләренчә, Толкачевның хәле начарайган, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүдә Бурназян исемендәге федерал медицина үзәгендә катлаулы операция үткәрү турында карар кабул ителгән булган.
Элегрәк Толкачевның чире турында рәсми хәбәр ителмәде. 23 апрельдәге Башкортстан Дәүләт җыены пленар утырышы аннан башка гына узды.

🍾2