Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иранның Америкага җавап итеп тәкъдим иткән солых планын кире какты. Truth Social челтәрендә Трамп Тәһранның шартларын "һич кенә дә кабул итеп булмый торган" дип атады. Шул ук вакытта президент АКШ планы нечкәлекләрен һәм Иранның аңа җавабын ачыкламады. WSJ белдерүенчә, сөйләшүләрдә төп проблем булып Тәһранның атом програмы мәсьәләсе тора.

🔸Доналд Трампның Кытайга сәфәре 13-15 майда узачак. Моны Кытай тышкы эшләр министрлыгы раслады. Башка нечкәлекләре турында министрлык сайтында әйтелми. Reuters мәгълүматынча, Трамп белән Кытай башлыгы Си Цзиньпин нигездә АКШның Иранга каршы хәрби чаралары, сәүдә элемтәләре, Тайван тирәсендәге хәлләр турында сөйләшәчәк.

🔸Русия белән Согуд Гарәбстаны арасында виза тәртибе бетерелде. Хәзер русияләр Согуд Гарәбстанында ел дәвамында визасыз 90 көнгә кадәр кала алачак.

🔸Төнлә Уфаның «Огни Уфы» (хәзерге «Тинькофф Холл») күңел ачу үзәгендә янгын чыккан. Барлыгы 70 кеше эвакуацияләнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Уфадан Антальяга «Anka Air» һава ширкәте беренче очышны башкарды. Якын арада ширкәт очкычлары Казаннан, шулай ук Русиянең тагын уннан артык шәһәреннән Антальяга даими оча башлаячак.

🔸Бернинди чикләүләр кертелүгә карамастан, бүген Казан һава аланыннан унга якын рейс тоткарлана. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә. Аерым алганда Анталья, Сургут, Петербур, Калининградка очучы очкычлар соңга калып оча. Казанга килүче рейслар да тоткарлана.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Сугыш йогынтысы: фермерларга ташламалы кредитларны киметергә телиләр

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы күптән түгел агросәнәгать тармагындагы ташламалы кредит бирү кагыйдәләрен үзгәртүче канун өлгесен җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарды. Әгәр ул кабул ителсә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелә торган ташламалы кредитлар буенча дәүләт ярдәме кайбер юнәлешләрдә Үзәк банкның төп ставкасының 70 процентыннан 50 процентына кадәр кыскартылачак.

Моның сәбәпләре аңлашыла: федераль бюджетта акча җитми, өстәмә финанс чыганаклары да юк. Шуңа күрә министрлык йә кредитларны гадәти сәүдә шартларына күчерергә, йә ярдәм күләмен киметергә мәҗбүр.

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары берлеге президенты Камияр Байтемировф икеренчә, субсидияләрне кыскарту фермер хуҗалыкларын бөлгенлеккә китерергә һәм тармакта системлы таркалуга сәбәп булырга мөмкин. Фермерлар хуҗалыкларын үстерүгә һәм җиһаз алуга азрак акча салачак.

"Моннан тыш, грант програмнарында катнашучы фермер хуҗалыкларына үз проектларын яңадан карарга туры киләчәк. Чөнки ярдәм күләме бик нык кими. Димәк, фермерлар да, дәүләт тә өмет иткән үсеш булмаячак", — ди ул.


Фермер чыгымнарын ахыр чиктә сатып алучы күтәрәчәк, дип кисәтә Байтемиров.

"Әгәр фермер яшәп калырга һәм үсәргә теләсә, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачак. Димәк, кулланучы күбрәк түлиячәк. Дәүләт үзе фермерны шуңа этәрә икән, ул тагын каян акча алсын?" — ди ул.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🤬1
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Мәскәүдә тоткарланган кырымтатарларга дүртешәр мең евро түләтү карарын чыгарды

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) "Абдуллаев һәм Русиягә каршы башкалар" эшендә катнашучы 12 кеше шикаятенә карарын чыгарды. Мәхкәмә аларның һәрберсенә Русия Федерациясе дүртешәр мең евро түләргә тиеш дип тапты. Бу хакта "Крымская солидарность" хәбәр итә. Карар 30 апрельдә чыккан.

2019 елның 10 июлендә кырымтатарлар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, Зеври Абсеитов һәм Энвер Мамутовны яклап плакатлар белән Мәскәүдә Кызыл мәйданга чыкты. 11 июль көнне кырымтатарлар апелляция булачак Югары мәхкәмә бинасы каршына килде. 10 июльдә һәм соңрак чараларда катнашкан 52 кеше тоткарланды. 2019 елның августында Мәскәү мәхкәмәләре аларны 10-20 мең сум штрафка тартты. Кырымтатарлар бу карарларны башта Русия, аннары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Быел башкорт диктантын 406 536 кеше язган

Соңгы ике елда диктант язучылар саны нык арткан. Оештыручылар сүзләренчә, узган ел катнашучылар саны 405 меңгә җиткән иде, быел исә тагын да күбрәк булган.

Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Урал Килсенбаев катнашучыларны һәм оештыручыларны котлаганда әйтүенчә, диктант язучыларның 386 меңнән артыгы — республикадан, 18 меңнән күбрәге — Русия төбәкләреннән, 1600дән артыгы чит илләрдән булган.

“Диктантны беренче тапкыр Кытай, Румыния һәм Латвиядә дә яздылар”, дигән ул.


“Аспекты Башкортстан” проекты мөхәррире Руслан Вәлиев үз тапшыруында бу кадәр кешенең диктант язуына гаҗәпләнүен әйтә.

“Әгәр бу дөрес булса, бик кызык”, ди ул.


Шул ук вакытта ул язучыларның зур күпчелеге республикадан булуын һәм мәктәп укучыларын мәҗбүри яздырган булсалар, моңа аптырарлык берни дә юклыгын өсти.

“Заманында мин дә ул диктантны язган идем, әмма миңа билгене дә, хаталарымны да әйтүче булмады”, ди ул.


Аның әйтүенчә, әгәр бу чара шундый зур санда кешеләр катнашты дип әйтү өчен генә уздырылса, ә аның мәгънәсе булмаса, ул буш куык булып чыга.

▪️Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узды. Аны быел да “төньяк-көнбатыш диалект”ында яздылар. Белгечләр исә чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә. Быелгы диктант текстлары Русиядәге Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстандагы Зур һәм тату гаилә елына, шулай ук шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрый тууына 200 ел тулуга багышланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤4🤡2🔥1
⚡️Британия «Сәләт— Ак Барс» үзәген санкцияләр исемлегенә кертте

Британия Русиягә каршы санцияләрне киңәйтте. Ил хөкүмәте сәхифәсендә чыккан мәгълүматка күрә, яңа исемлеккә тагын 85 оешма һәм шәхес өстәлгән. Алар арасында Татарстанның «Сәләт— Ак Барс» яшьләр үзәге дә бар.

Татарстан карамагындагы әлеге үзәк Русия аннексияләгән Кырымда Кара диңгез буенда урнашкан. Ул 2022 елның 1 июлендә ачылды.

Шуннан бирле Татарстан хакимияте Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә җәйге аланнарга җибәрә. Анда шулай ук Русия оккупациясендә калган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге балалар да ял итте. Шул ук вакытта аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә дроннар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.

▪️2023 елны "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде.

▪️2024 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәләт-Ак Барс" балалар аланында булып, танышып китте.

@azatliqradiosi
👍2🔥1🤬1
Эшмәкәрләр салым реформасыннан зарлана

2026 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 проценттан 22 процентка күтәрелде

Гадиләштерелгән салым системы өчен түләү чиге дә 60 млн сумнан 20 млнн сумга кадәр төшерелде. Кече һәм урта бизнес өчен ташламалар исемлеге кыскартылды.

Башкортстан шәһәрләренең берсендә вендинг белән шөгыльләнүче эшмәкәр (исемен иминлек максатыннан язмыйбыз) салымнар җиде тапкырга үсте ди. Аның шәһәрнең төрле нокталарында снэк һәм эчемлек сата торган автоматлары бар. Ул моңа кадәр патент нигезендә салым түләгән. Реформадан соң, патент лимиты 60 млн сумнан 20 млнга төшерелде. Нәтиҗәдә, эшмәкәрнең кереме 20 млн сумнан күбрәк булганга, ул патенттан төшеп калган. Элек аның еллык салымы ярты миллионга да җитмәгән. Ә хәзер — 3,5 млн сум. Бу АУСН нигезендә керемнең 8%-ы ди ул. Шул ук вакытта бәяне ул күләмдә арттырып булмый ди ул.

— Халыкның сатып алу мөмкинлеге 20%-ка төште. Күп кеше экономияли башлады. Алар эчемлекме, әллә бу акчага күмәч алыйммы дип уйлый. Хәзер сатулар бөтенләй төшеп беткән урыннар бар, — ди ул.


Моннан тыш, мобиль интернет томалаулар да йогынты ясаган. Автоматлар сим-карта белән эшли. Томалау вакытында автоматларны кулланып булмый ди ул.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бу төндә Доналд Трамп игълан иткән Русия-Украина арасында утны туктатып тору килешүенең вакыты тәмамланды. Өч көн дәвамында яклар бер-берсен һөҗүмнәрдә гаепләп килде.

🔸Йорт сагында тотылучы Ратмир Мәүлиевны ашыгыч ярдәм машинасы Республика клиник хастаханәсенә китергән. Ул йөрәгенә зарланган диелә.

🔸Грозныйда күпфатирлы йортта янгын чыккан. Бинадан 300 кеше чыгарылган. Шәһәр мэры сүзләренә караганда, һәлак булучылар юк, әмма берничә кеше сөрем исенә агуланган.

🔸Украинаның коррупциягә каршы көрәш оешмалары Андрей Ермакка карата шик белдерде. Аны Киев янында элиталы торак төзелеше вакытында 460 миллион гривнаны (якынча 10,4 миллион доллар) үзләштерүдә гаеплиләр. Бу эш кысаларында мәхкәмә җир кишәрлекләренә һәм күчемсез милеккә арест салган.

🔸«Экозащита!» экологик төркеменең рәистәшләренең берсе Владимир Сливякка каршы «теләнмәгән» оешма белән бәйләнеш турында беркетмә төзелгән. Ул, аерым алганда, Туапсега Украина һөҗүмнәре китергән зыян турында сөйләгән булган.

🔸Баш прокуратура элекке саклану министры урынбасары Руслан Цаликов һәм аның туганнарыннан гомуми бәясе 5,5 миллиард сум тәшкил иткән милекне тартып алуны таләп иткән.
👍2❤1
Финляндия президенты: Украинадагы сугыш кимендә быел тәмамланмас, ләкин Русия белән сөйләшүләр башларга вакыт

Финляндия президенты Александр Стубб Corriere della Sera басмасына биргән әңгәмәсендә Украинадагы сугышка бәйле вакыйгалар өч төрле юл белән китә ала диде: сугыш дәвам итәчәк, яклар тынычлык килешүе төзиячәк яки якларның берсе — мөгаен, Русия — таркалачак.

«Минемчә, кимендә быел тынычлыкка ирешү мөмкинлеге көн тәртибендә юк. Әгәр АКШның Русия һәм Украинага карата сәясәте Европа мәнфәгатьләренә туры килми икән — ә миңа калса, нәкъ шулай, — безгә турыдан-туры эш итәргә кирәк. Әйе, Русия белән сөйләшүләр башларга вакыт җитте. Әмма моны кайчан эшләргә икәнен белмим. Без Европа лидерлары белән кемнең элемтә урнаштырачагын сөйләштек, ләкин әлегә җавап юк», — дигән Стубб.

Аның фикеренчә, Европаның иң зур илләре — Германия, Франция, Италия, Британия һәм Польша, шулай ук Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре бу мәсьәләдә мөмкин кадәр тизрәк уртак позиция булдырырга тиеш.

🔹The Economist язуыннча, авыр кыштан һәм Русиянең Украина энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәреннән соң сугышта борылыш сизелә башлаган — өч ел эчендә беренче тапкыр инициатива Украина гаскәре кулына күчкән.

🔹Социологлар мәгълүматларына караганда, Русиядә халыкның сугыштан аруы көчәя бара.

🔹Владимир Путин 9 майда "эш тәмамлануга таба бара" диде.
❤1
Оренбурда дрон торак йортка төшкән

Дрон һөҗүменә каршы торганда, берсе торак йортка зыян китерде дип белдерде өлкә губернаторы Евгений Солнцев.

Кайбер мәгълүматларга караганда, дрон Волгоград урамындагы йортка бәрелгән, берничә фатирга зыян килгән. Кешеләргә зыян килмәгән диелә.

Башкортстанда да дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, Уфа һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми тора.
❤1😱1
Идел-Урал төбәгендәге каршылык чаралары турындагы лекциядә "Баймак эше" тоткыннарына акча җыелган

Тбилисида яшәүче сәяси мөһаҗир, Идел-Урал төбәгендәге хәлләрне яктыртучы журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина 10 майда "Каршылык күрсәтүче Идел-Урал: төбәктә урам җыеннары ничек үзгәрде" дип исемләнгән онлайн лекция уздырды.

Чараны Украинадагы баскын сугышка каршы, Русиядәге сәяси тоткыннар турында сөйләүче һәм аларга ярдәм итүче "Walls Will Fall" ("Диварлар җимерелә") медиапроекты оештырды.

Лекция донатлар хисабына уздырылды. Җыелга акча Баймак эше нигезендә хөкем итүчеләргә китәчәк. Шәрифуллина сүзләренчә, бер өлеше төрмәдә утыручыларга "посылка"ларга тотылачак, бер өлеше төрмәдә микроинсульт кичергән Айнур Кәримовка, калган өлеше Руслан Гыйззәтуллинның балаларына җибәреләчәк. Алар икесе дә сәяси тоткын дип танылган.

Барлыгы 25 140 мең сум җыелган.

Эльвина Шәрифуллина Азатлыкка әйтүенчә, лекциядә катнашуның төгәл бәясе булмаган, кем тели шулкадәр акча түләп кергән, тыңлаган.

"Катнашучылар төрле иде, башлыча алар чит илләрдә яшәүчеләр һәм нигездә татар һәм башкортлар түгел. Бу тагын да мөһимрәк һәм кадерлерәк, Идел-Уралдагы сәяси каршылык, андагы сәяси тоткыннар хакында без беләбез, алар хакында башкаларга җиткерү мөһим. Русия Мәскәү яки Питербур белән генә чикләнми", диде ул.

🔹"Баймак эше" нигезендә 80ләп кеше тоткарланды. Күпләренә хөкем карарлары чыкты. Әлеге вакытта "оештыручылар" дип танылган 10 кешенең мәхкәмәләре бара.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤2👍1
Дрон гаскәрләренә китү өчен контракт төзегән студент сугышта һәлак булган. Бу — билгеле булган беренче очрак.

Бурятиядән 23 яшьлек студент Валерий Аверин 3 гыйнварда контракт имзалаган, дип яза Би-би-си. 24 мартта егет дрон операторы һөнәренә әзерлекне тәмамлаган. Ә инде 6 апрельдә Аверин һәлак булган.

Бу хакта басмага аның тәрбиягә алган әнисе сөйләгән.

Аның сүзләренчә, соңгы тапкыр улы 2 апрельдә элемтәгә чыккан һәм элемтә булмаган урынга китүен әйткән. Соңрак хәрби җитәкчелек анага улуының миномет уты астында һәлак булуын хәбәр иткән. Шул ук вакытта ана кешегә хәрби бүлекнең номерын да, улының сугыштагы кушаматын белми.

Валерий Бурятия төзелеш һәм сәнәгать технологияләре техникумының соңгы курсында укыган. Быел ул диплом алырга тиеш булган. Уку йортында контракт төзергә өндәгән «батырлык дәресләре» үткәрелгән, шулай ук корал күргәзмәләре оештырылган.

Егетнең тәрбиягә алган әнисе әйтүенчә, улы хәрби хезмәткә барырга бик теләгән, әмма аны армиягә алмаганнар. Ахыр чиктә Валерий контрактны әнисеннән яшереп имзалаган.

Русиядә студентларны инде берничә ай дәвамында контракт төзергә үгетлиләр. Аларга дрон гаскәрләрендә бер ел хезмәт итү тәкъдим ителә. Моның өчен студентларның бурычларын ябачаклар һәм өстәмә түләүләр бирәчәкләр дип вәгъдә итәләр.

Юристлар студентларны дрон бүлекләренә генә түгел, башка хәрби бүлекләргә дә җибәрергә мөмкиннәр дип кисәтә,
🎉3🌭2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Украина Тамань портына һөҗүм ясады, анда янгын чыккан, аны сүндерүгә йөзгә якын кеше җәлеп ителгән, дип хәбәр итте җирле хакимият. Моннан тыш, Ярославль дә һөҗүмгә дучар булган — анда дрон сәнәгать ширкәтенә зыян китергән.

🔸Доналд Трамп рәсми сәфәр белән Кытайгә килде, анда ул Си Цзиньпин белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу — соңгы тугыз елда Америка җитәкчесенең Кытайга беренче сәфәре.

🔸Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесус, MV Hondius круиз көймәсеннән юлчыларны эвакуацияләнгәннән соң, хантавирусның алга таба ныклап таралу куркынычы әлегә юк, дип белдерде.

🔸Австриядә Евровидениенең беренче ярымфиналы узды. Киләсе этапка узучылар арасында Израил вәкиле дә бар — аның чыгышын тамашачыларның бер өлеше сызгырып каршы алынса, икенчеләре аны хуплап алкышлады. Бәйгедә Газзә сызыгындагы сугышка бәйле рәвештә Израил катнашуына каршы протестлар яңадан күтәрелде.

🔸Русиянең танылган телевидение алып баручысы Владимир Молчанов вафат булган. Аның «Төн уртасына кадәр һәм аннан соң» тапшыруы үзгәртеп кору чоры совет телевидениесенең символларының берсе булып санала иде.
Башкортстанда «Нурлино» нефтьне транспортлау станциясендә (ЛДПС) янгын чыккан

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, янгын «технологик процесс бозылу сәбәпле чыккан, анда башта шартлау булган, соңыннан янгын башланган».

Бу вакытта дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтлүләр булмады.

«Нурлино» станциясе Уфа янында, Нөрле авылында урнашкан.

"Ufa1" һәм РБК ике кешенең яралануы турында хәбәр итә. Алар авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.
👍2
Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат.

Аңа 95 яшь иде. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов урамы, 37) узачак.

Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Сараш авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Әлмәт музыка көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып эшли.
😢3
Кремль тарихны яңадан яза: балалар бакчасыннан ук бер идеология

Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи мәгариф-агарту концепциясе расланды.

Концепциянең гамәли өлеше Икенче дөнья сугышына, шулай ук Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Шул ук вакытта, ягъни яңа уку елыннан Русия мәктәпләре президент ярдәмчесе Владимир Мединский авторлыгындагы бердәм тарих дәреслекләренә күчәргә әзерләнә. Яңа уку елыннан алар нигезендә 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр барлык укучылар белем алачак.

Русия мәктәпләрендә патриотизмны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту бурычы тарих дәреслекләре белән генә чикләнмәячәк, башка фәннәр, мәсәлән, урыс теле дәреслекләре аша да гамәлгә ашырылачак. Мәгариф министрлыгы 2029 елга кадәр барлык фәннәрдән дә бердәм дәүләт дәреслекләре әзерләргә ниятли.

Әлеге үзгәрешләрдән ни көтәсе? Азатлык Радиосы 👉 мәкаләсен укыгыз.
🤮7💩5
Башкортстан кешесен Русия шәһәрләренә ракет атарга чакыруда гаепләп кулга алганнар

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Краснокама районындагы Куян авылында яшәүче 24 яшьлек ирне террорчылыкны ачык рәвештә аклау һәм пропагандалау, шулай ук дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру маддәләре нигезендә кулга алган. Бу хакта Башкортстан Федераль иминлек хезмәте идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, әлеге кеше 2023 елның мартыннан 2024 елның августына кадәр Telegram каналлардагы ачык язмалар астында Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган Украина хәрби төркеменең эшчәнлеген аклаучы фикерләр калдырган.

Язуларга экспертиза ясаучылар шулай ук Украина вәкилләрен һәм хәрбиләрен Белгородка, Дондагы Ростовка, Мәскәүгә һәм Петербурга ракет һөҗүмнәре ясарга өндәү дә тапкан.
Моннан тыш, ир сүзләрендә Русия Кораллы көчләре хәрбиләрен үтерергә чакыру да табылган.

«Беренче бүлек» хокук яклау төркеме мәгълүматларына караганда, 2022 елдан 2025 елның июненә кадәр «террорчылык»ка бәйле дип саналган алты маддә нигезендә 2 590 эш нигезендә хөкем карарлары чыгарылган. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, 2025 елда мәхкәмәләр көненә уртача биштән артык шундый хөкем карары чыгарган.
🙏2
Берлинда татарлар Казаннан Дәфнә һәм Финляндиядән Ширин концертларын оештыра

15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештыра.

Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.

SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.

Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.
❤7🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда «Нурлино» нефтьне транспортлау станциясендә (ЛДПС) янгын чыккан Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, янгын «технологик процесс бозылу сәбәпле чыккан, анда башта шартлау булган, соңыннан янгын башланган». Бу…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Башкортстанда Нөрле авылынагы нефть саклау һәм кудыру станциясендә янгын иске резервуарны чистартканда чыккан дип белдерде Транснефть ширкәте.

Өч кеше яраланган, икесе авыр хәлдә. Берсенең тәне 90% пешкән, икенчесенең - 60%.

Әлеге станция аша Транснефь Көнбатыш Себердан Русиянең үзәк һәм европа өлешенә нефть куган.
😢1🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия армиясенең Киевка дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелгән. Хакимиятләр белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, 31 кеше яраланган. Җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, аларны эзләү дәвам итә. Тагын җиде кеше Киев өлкәсендә яраланган. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, Киевның сул ярында су белән тәэмин итүдә проблемнар туган.

🔸Пекинда АКШ президенты Доналд Трамп белән Кытай башлыгы Си Цзинпин арасында сөйләшүләр башланган. Трамп ике илнең "искиткеч киләчәге"нә өмет белдерде һәм Кытай башлыгын "бөек лидер" дип атады. Си Цзинпин АКШ белән Кытайның көндәш түгел, ә хезмәттәш булырга тиешлеген әйтте.

🔸Бакудагы мәхкәмә русияле Игорь Заболотских һәм Илнур Вәлитовны акча юуда гаепләп, өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Аларны һәм тагын тугыз русиялене узган ел июльдә Русия белән Азәрбайҗан арасында киеренкелек артканда тоткарладылар. Тоткарлау вакытында аларны кыйнаулары турында әйтелде.

🔸Уфа янында нефть базасында янгынны сүндерү әле дә дәвам итә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән UTV хәбәр итә. Янгын кичә иртән чыкты. Әлеге станция аша Транснефь Көнбатыш Себердән Русиянең үзәк һәм Европа өлешенә нефть куган. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы ачыкланмаган.

🔸Бүген Казанда XI Мәрҗани укулары үтә. Конференциядә Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбур, Махачкала, Сарытау һәм башка шәһәрләрдән галимнәр катнаша. ДУМ РФ Tелеграм каналы язуынча, Мәрҗани мәчетендә узачак конференция татарларның дини фикерләвендә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык карашын үстерүгә багышлана.

@azatliqradiosi
❤1