Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан мөстәкыйльлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.

Бу көннәрдә бу вакыйгаларга 35 ел тула.

10 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмәне тулысынча 👉 монда укый аласыз.

VPN белән даими сылтама.

@azatliqradiosi
❤8🔥5
Русиядә хәрби хезмәткә чакыру һәм мобилизация эшләренә прокуратура күзәтүе кертеләчәк. Хокук яклаучылар әйтүенчә, качып калу тагын да авыррак булачак.

Бу хакта Баш прокуратура әзерләгән боерык проектына сылтанып «Вёрстка» хәбәр итә.

Хәзер төрле дәрәҗәдәге прокурорлар дәүләт оешмаларында, ширкәтләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында хәрби исәп алып бару эшен тикшерәчәк. Гомумән алганда, алар хәрби бурычлыларны исәпкә алуның бөтен тәртибен — шәхси карточкаларны саклаудан алып бронь бирүгә кадәр — күзәтеп торачак.

«Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе»нә нигез салучы Алексей Табалов сүзләренчә, хәрби исәп системына контроль көчәю сәбәпле кешеләрнең «хәрби комиссариатлар күзеннән югалып тору» омтылышлары «мәгънәсезгә әйләнә».

🔹Соңгы айларда социаль челтәрләрдә ирләр хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре килүе турында хәбәр итә.

Аларны башлыча документларны яңарту өче чакыралар.

🔹2022 елдагы "өлешчә мобилизация" вакытында повесткадан күрше авылда торып та качып булды, хәзер исә махсус реестр кертелде, чакыру кәгазьләре "Госуслуги" дәүләт хезмәтләре порталында күренә һәм ул шул ук мизгелдә тапшырылган дип санала.
👎2❤1👍1🤬1
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат.

Бу турыда "Матбугат.ру"га үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Басма язуынча, ул биш елдан артык каты авыру белән кәрәшкән. Быел гыйнварда тормыш иптәше Данис бакыйлыкка күчкән.

Җырчыга 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.

Аның "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр булды. 

Резидә Кадыйрова Мамадыш районы Уразбахты авылында туган.

Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптә мөдир урынбасары булып эшләде.
💔4😱1
Берлинда Defne һәм Shirin татар җырчылары концерты узды

15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештырды.

Концертка Германиядә һәм күрше илләрдә яшәүче татарлар җыелды. Чара хосусый клубта узды.

Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.

SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.

Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.

Видеосы монда: https://www.youtube.com/shorts/wrCte_PFHnc

Хәбәре 👉монда
👍5❤1
Якшәмбегә каршы төндә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Бу хакта хакимият вәкилләре белдерә. Ким дигәндә 10 кеше яраланган.

Бу Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә ясалган иң көчле һөҗүм булган. Берничә урында, шул исәптән Шереметьево һава аланы җирлегендә янгын чыккан. Анда дрон калдыклары төшкән, ләкин аның терминал бинасыннан ерак булуы әйтелә. Шереметьево һава аланында 200ләп рейс тоткарлана.

ASTRA Телеграм каналы язуынча, Зеленоградта (Мәскәүнең бер өлеше) һөҗүм "Элма" технопаркына ясалган.

Мәскәү янындагы берничә районда дроннар торак йортларга зыян салган. Аерым алганда дроннар Химки, Истра, Красногорски һәм Мәскәүдәге бер йортка эләккән.

Хакимият белдерүенчә, бер кеше Химкида, ике кеше Мытищада һәлак булган. Анда дрон калдыклары төзелеп килүче йортка төшкән.

Мәскәүдә Зеленоградтан тыш Капотнада нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган. Шәһәр мэры Сергей Собянин белдерүенчә, 12 кеше зыян күргән. Аларның төзүчеләр булуы әйтелә.

Шартлаулар Мәскәү шәһәре үзәгендә дә ишетелгән.

@azatliqradiosi
🔥5👍1💯1