Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кабан күлендә 1,5 млрд сумлык фонтан барлыкка киләчәк

Ул Татарстан, Казан һәм Сбербанк хисабына төзелә.

Фонтанны киләсе елга Республика көненә ачмакчылар.

Интернетта борчу белдерүчеләр дә бар: Кабанның пычрак суы Камал теарының пыяла фасадын пычратырга мөмкин диләр.

Сез ничек уйлыйсыз?
🔥5🙈3
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бүген мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Бу уңайдан Татарстан һәм Башкортстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды, корбан чалулар башланды.

Барлык мөселман укучыларыбызны бәйрәм белән тәбриклибез!Илләргә тынычлык, йортларга бәрәкәт насыйп итсен, кылган догаларыгыз, чалган корбаннарыгыз кабул булсын.

@azatliqradiosi
❤19🙏3👎1
⚰️ Украинадагы сугыш:

Башкортстан: кимендә 10 мең үлем

Татарстан: кимендә 9 мең үлем

Ике республика: кимендә 19 мең үлем

Бу саннарны 27 майга Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу – без тапкан үлемнәр генә, аларның чын саны күпкә зуррак булырга мөмкин.

Тулырак бу хакта иртәгә Азатлык сайтында укый алырсыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🤬5🤔1🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декрет имзалана

Яңа чикләр, яңа кануннар белән яңа республика барлыкка килә.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) барлыкка килүе кат¬лаулы, вакыйгаларга бай чорга туры килә. Идел-Урал штаты идеясе тормышка ашмавы, аны яклаган татар интеллигенциянең кулга алынуы, Татар-башкорт республикасы проектын уйлап чыгару, ватандашлар сугышы, большевикларның хакимияткә килүе һәм башкалар.

ТАСС төзелүгә 100 ел уңаеннан Азатлык Радиосы видео ясаган иде. Әлеге видеоны искә төшереп китик.

@azatliqradiosi
🔥5❤1
АКШның Аризона университетында татар теле курслары башланды

Ул җиде атна дәвам итәчәк. Татар телен өйрәнер өчен быел өч кеше язылган. Студентлар татар телен түләп өйрәнә. Аризона университеты быел да татар теле укытучысы итеп "Alima academy" онлайн мәктәп җитәкчесе Алимә Сәләхетдинованы чакырган. Ул Аризона университетында дүртенче тапкыр татар теле укытучысы булып эшли. Ике елны ул оффлайн укытты, соңгы ике елда Аризона университеты онлайн форматта укытуга күчте.

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка аңлатуынча, өч студент та татар телен белми, аларга тел нигездән өйрәтеләчәк. Өч кешенең дә ни өчен татар телен сайлауларының сәбәпләре төрле.

— Татарча өйрәнергә теләүчеләр башта дүрт кеше иде, берсе төшеп калды. Бер укучы башкортларны, аларның тарихын өйрәнә. Тарихчы. Архивларда чыганакларны өйрәнгәндә татар теле кирәклеген аңладым дип сөйләде.

Икенче студент - Советлар Берлеге тарихын өйрәнүче галим. Моннан тыш ул Заһидә Бурнашева шәхесен өйрәнә булып чыкты. Ул беренче татар феминисткасы булып санала. Ул да татар телендәге чыганаклар белән эш итә, телсез бик кыен диде. Тамырларымны, нәселемне өйрәнәсем килә дигән фикер дә әйтте.

Өченче кеше Америкадан. Ул тикшеренүче түгел, әмма татар җырларына гашыйкмын, телне өйрәнәсем килә, чөнки татарларны күбрәк таныйсым килә, диде.

Өчесе дә көчле, кызыклы шәхесләр, - диде ул.

Алимә Сәләхетдинова аңлатуынча, җиде атна дәвамында татар теле интенсив рәвештә өйрәнелә. Татар теле инглиз теле аркылы өйрәтелә. Сөйләм теленә басым ясала.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤15👍1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Мөселманнар бүген корбан гаете бәйрәм итә.

Казан, Уфа, Мәскәүдә ул ничек узды?
❤3🔥2👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Һормүз бугазы тирәсендә Иранның дүрт һөҗүмче дронын бәреп төшергән һәм Иран җирлегендәге хәрби корылмага һөҗүм иткән. Моңа җавап итеп Иран ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШның бер хәрби һава базасына һөҗүм ясалуы турында белдергән. Төнлә Иран ракетлары һәм дроннарын тотып калу турында Күвәйт хәбәр иткән иде.

🔸Башкортстанда мәхкәмә приставлары эчәк кизүе барлыкка килгән "Уральские зори" җәйләвен 2 июньгә кадәр япкан. Әбҗәлил районында урнашкан әлеге лагерьда 11-15 яшьлек 15 бала чирләде. Чир ашханәдә эшләүче хезмәткәрдән таралган.

🔸Уганда хакимиятләре Эбола бизгәге ачыкланган Конго республикасы белән вакытлыча чикне япты.

🔸Уфаның Совет район мәхкәмәсендә мэр Ратмир Мәүлиевтән чәчләрен мәҗбүри рәвештә алуга бәйле мәхкәмә утырышы башланган. Бу хакта UTV хәбәр итә. Мәүлиевнең чәчләрен экспертизага СИЗОда утырганда алдылар. Хәзер Мәүлиев өй сагында тотыла.

🔸Казан хакимияте Сабантуй уздыруга ким дигәндә 118 миллион сум бүлгән. Тендерлар дәүләт сатып-алу порталында чыккан.

@azatliqradiosi
Казаннан Грузиягә киткән Эльвина Шәрифуллина: "Сәясәт синең тормышыңа турыдан-туры тәэсир итә"

Казаннан журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина ике ел элек илдән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир. Ул бүгенге көндә Грузиядә яши. Яшь булуына карамастан (аңа нибары 21 яшь), ул катлаулы, бүгенге көндә куркыныч темаларны да күтәрә. Башкортстан, Татарстан, Русиянең сәяси тоткыннары турында сөйли, Идел-Уралдагы протестлар, Украинадагы сугыш китергән фаҗига, корбаннар турында даими искә төшереп тора, Сталин золымын татар-башкортлар ничек кичерүен, нинди авырлыклар аша узу тарихын да сөйли. Шул ук вакытта ул татарлар, башкортлар Татарстан, Башкортстан турында да аңлата. Үзенчә күрсәтә ул аны, яшь буын күзлегеннән. Ә аның аудиториясе башлыча урыс теллеләр.

"Сугыш башланганчы төбәкләрдә мәктәп укучыларын әллә ни тоткарламыйлар иде. Мине 2021 елдагы митингларда ике тапкыр тоткарладылар, әмма "бала-чага ычкын моннан" дип җибәрәләр иде. Бәлки, өстәмә мәшәкать дип караганнардыр. Әмма 2022 елның сентябрендә, мобилизация игълан ителгәннән соң, хәлләр үзгәрде. Миңа яңа гына 17 яшь тулган иде. Без танышым белән Казандагы хәлләрне төшерергә бара идек, акция башланганчы ук безне тоткарладылар. Мөгаен, букчамдагы "Конституция" сүзе сәбәпче булгандыр. Тоткарладыр, полиция участогына алып киттеләр. Мең сум штраф түләттерделәр.

Әмма иң куркынычы аннан соң башланды: балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, даими сөйләшүләр, сине шопер белән түгел, ә ниндидер канунсыз әйбер белән тоткан кебек хис итүгә басым ясаулар…Мәктәпкә полиция хезмәткәрләре үк килде. Алар "тәртипле укучы нинди булырга тиеш" дигән лекцияләр укыды, экстремизм турында, үзләрен оппозиционер итеп танытучы мошенниклар турында сөйләделәр. Хәтерлим, безне актлар залына җыйдылар — бу, ахрысы, 10 сыйныф ахыры иде. Бернәрсә аңламаган мәктәп укучылары утыра, һәм бик дәртләнеп сөйләгән бер полиция хезмәткәре: "Әгәр мине монда чакырганнар икән — димәк, сәбәп булган", — диде дә озак итеп миңа карап торды. Ә мин беренче рәттә утырам һәм уйлыйм: Ходаем, адәм ыстырамы шушымы инде сәбәп? Сез бит чәчәкләр һәм "Конституция" сүзе язылган букча тотып йөргән мәктәп укучысын тоткарладыгыз!", диде Шәрифуллина.


Эльвина Шәрифуллина белән әңгәмәне 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥9❤1
Русия Украинага каршы алып барган сугышта Башкортстаннан кимендә 10 мең хәрби үлгән

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Башкаладан үлүчеләр саны бер меңгә якынлаша

Шул ук вакытта, районнардан үлүчеләр саны да зур тизлек белән арта бара. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

▪️Уфа – кимендә 833 кеше.
▪️Белорет районы – кимендә 450 кеше.
▪️Стәрлетамак – кимендә 362 кеше.
▪️Учалы районы – кимендә 360 кеше.
▪️Салават шәһәре – – кимендә 322 кеше.
▪️Баймак районы – кимендә 313 кеше.
▪️Туймазы районы – кимендә 294 кеше.
▪️Мәләвез районы – кимендә 291 кеше.
▪️Әбҗәлил районы – кимендә 256 кеше.

Күрше Татарстан белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдән үлүчеләр саны әзрәк, районнардан, бигрәк тә авыллардан күбрәк.

Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар нинди?

Бу хакта👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3🕊2🤔1
Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 150 мең сум штрафка тартканнар

Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә “Калка” һәм «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен административ эш ачканнар һәм штраф салганнар. Бу хакта Ринат Мөхәммәтов алып баручы “Нерусский” телеграм каналы хәбәр итә.

Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган. Узган ел Дамир Мөхетдинов “Татар-информ” агентлыгы журналисты Рәмис Латыйповка әңгәмә бирде. Интервью Дамир Мөхетдиновның эш бүлмәсендә алынды. Анда Калка сугышы күренеше ясалган картина күренә. Бу 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлый. Бу күренеш урыс милләтчеләренең ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды.

Соңрак басым астында Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куйды.
Бәхәс туганнан соң 2025 елның 17 февралендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.

Публицист Харун Сидоров Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты, шуңа да көчле басымга дучар булды дип әйткән иде.

@azatliqradiosi
🤬8
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Соңгы кыңгырауда милли биюләр

Казанның 155нче гимназиясе "Ярмәк вагы" биюен сайлаган. Чуашстандагы
Урмай мәктәбе укучылары елдагыча мишәр биюе биеде. Аны җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбадтинов куеп калдырган иде. Үзе 2020 елда вафат булды. Татарстанның Әгерҗе районы Түбән Көчек мәктәбендә бәйрәмнәр мари биюе белән тәмамлана.
🔥12❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Румыниядә Русия дроны Одесса өлкәсе чигенә якын урнашкан Галац шәһәрендәге күпфатирлы торак йортның түбәсенә төшкән. Румыния тышкы эшләр министрлыгы моны вазгыятьнең җитди рәвештә кискенләшүе дип атады.

🔸АКШ Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында Русияне Киевка һөҗүмнәр ясаудан кисәтте һәм утны туктатырга чакырды.

🔸Джефф Безосның Blue Origin дигән Америка аэрогаләм ширкәтенә караган ракет сынаулар вакытында шартлаган. Шартлауның сәбәбе әлегә билгеле түгел, хезмәткәрләр арасында зыян күрүчеләр юк.

🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Вашингтонның Иран белән килешү төзүгә якын булуын раслады.

🔸Волгоград өлкәсенә Украина дроннары һөҗүм итү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын икесе яраланган, ике ширкәттә янгын чыккан — бу хакта өлкә губернаторы Андрей Бочаров белдерде. ASTRA басмасы ачыклаганча, Волгоградтагы һәҗүмнән соң "Лукойл-Волгограднефтепереработка" нефть эшкәртү корылмасы яна.
❤1