Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы: Алтын Урда: кем варис?

Астанада Алтын Урда тарихына багышланган "Дала цивилизациясе моделе буларак Алтын Урда" дигән чарада Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев үз иленең Алтын Урданың төп варисы булуын белдерде.

Бүген Казакъстанда Алтын Урда мирасына игътибар аеруча көчле. Моның ачык мисалы — Жучи Олысын өйрәнү институты булдырылу, шулай ук Казакъстан тарихының җиде томлы академик басмасында аерым бер томны тулысынча Алтын Урдага багышлау. Моннан тыш, Токаев Төркестанда дала цивилизациясен популярлаштыру үзәген ачу һәм чит ил галимнәре белән берлектә нәшрият проектларын башлап җибәрү тәкъдимен дә яңгыратты.

Элегрәк, 2021 елда, Казакъстанның Атырау шәһәрендә Алтын Урданың 750 еллыгы кысаларында узган халыкара фәнни җыенда Токаевның анда катнашучыларга юллаган мөрәҗәгатендә Алтын Урданың казакъ дәүләтчелеге тарихы булуы, милли рухны күтәрүе турында әйтелгән иде инде.

Узган ел Татарстанда "Евразия далалары халыклары тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган үзенчәлекле төбәк програмы әзерләнгәне әйтелде. Програм 2026 елда эшли башлаячак һәм 2034 елга кадәр дәвам итәчәк диелде. Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә бирелә. Галимнәр урта гасыр шәһәрләрен, сәүдә юлларын һәм төбәк халыкларының мәдәни бәйләнешен тикшерәчәк диелде.

Алтын Урданы өйрәнгән галим Юлай Шамилоглы Алтын Урданы уртак мирасыбыз итеп күрергә тиешбез дип саный.

"Алтын Урда Казакъстанныкы да түгел, Татарстанныкы да түгел. Ул — уртак дәүләт. Аның өчен үзара сугышканчы берләшергә кирәк, ул тарихка уртак бер тарих буларак карарга кирәк. Европалылар да ничектер уртак мәдәният турында уйлый, кытай да, гарәпләр дә уртак мәдәният ди. Бу Алтын Урдадан килеп чыккан халыклар арасында да татарлар да, казакълар да, үзбәкләр дә бар. Бүлешергә тиеш түгелләр”, ди ул


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4💯2
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яңадан бронзадан коймакчылар

Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аның видеосын UTV чыгарды.

Радий Хәбиров сүзләренчә, башлангыч скульптура сакланып калачак, аны реставрацияләп, яңа урынга куячаклар.

"Күбрәк катлаулы, ләкин ышанычлырак юлны сайларга мөмкин <…> Яңа һәйкәлне бронзадан кою <…> Хәзер реставрациядә булган һәйкәлне без, әлбәттә, торгызачакбыз. Әмма аның хәле катлаулы булуын исәпкә алып, аны көчле җилгә каршы куеп булмый. Республика һәм Уфа халкы белән киңәшеп, аңа урын табарга, пыяла гөмбәз астына урнаштырырга тәкъдим итәм. Бу шулай ук тагын бер музей булачак», диде Радий Хәбиров.

Башкорт активисты, сценарист Таңсулпан Буракаева үзенең социаль челтәрләрендә сүтелгән Салават Юлаевның һәйкәлендә әледән-әле җитешсезлекләр табу һәм аны зурлап сөйләү һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип фаразлаган иде инде

"Хәзер яңа һәйкәлне бронзадан коярга тәкъдим итәләр, ә искесен башка урынга, мәсәлән, Салават районына илтеп куярга диләр. Илтеп куячаклар, анысын беренче эш итеп башкарачаклар, аннары бронзадан яңаны кояр өчен сугыш барган вакытта акча юк дип киләчәккә калдырачаклар. Әмма ул якты киләчәк булмаячак", дип язды ул социаль челтәрләрдә.

▪️Салват Юлаев һәйкәле 2025 елда сүтелде. Реставрация эшләре 2027 елның апреленә кадәр узачак.

▪️Танатаналы ачылыш 2027 елның 11 октябренә, һәйкәлнең 60 еллыгына планлаштырыла.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🥱2
🎭Казан театр училищесының татар бүлегендә укучыларга, ягъни киләчәктә татар театрларында эшләячәк егет-кызларга, гомуми белем бирү дәресләре урыс телендә укытыла.

Казан театр училищесында «Актерлык сәнгате” юнәлешендә укучыларны татар һәм урыс төркемнәренә аерым җыялар. Ләкин татар театрлары өчен әзерләнүче булачак артистларга да гомуми белем бирү фәннәре урыс телендә укытыла. Бу хакта “Реальное время”га уку йортының укыту эшләре мөдире урынбасары Миләүшә Сорокина әйткән.

“Без урыс театрларына барачак укучыларны да, татар театрлары өчен булачак артистларны да җыябыз. Әмма татар төркемнәрендә дә укыту, нигездә, урыс телендә алып барыла, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле генә татар телендә үзләштерелә”, дигән ул.

Элек танылган артист Рамил Төхвәтуллин театрга чиста сөйләшә белмәгән студентлар килүе турында әйткән иде.

“...Хәзер шуңа барып җиттек: кайбер татар театрлары урысча уйный башлады. Мин моңа карата үз фикеремне язып Мәдәният министрлыгына хат юлладым инде. Телдән соң икенче һөҗүм мәдәнияткә, сәнгатькә булачак. Ул инде башланды да. Хәзер үк театрга татарча чиста сөйләшә белмәгән студентлар килә. Сәхнәдә милли каһарманнар калмады. Тукай төште сәхнәдән!" дип сөйләгән иде ул 2020 елны Азатлык Радиосына.

Cоңгы елларда татар театрларының "урыслаша" баруына да игътибар итәләр. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

@azatliqradiosi
🤬10🔥1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 июнь, әлеге көн китергән кайбер хәбәрләрне барлыйк:

📌Русия армиясенең Киевка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 62 кеше яраланган, шул исәптән ике бала. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итте. Днепрга һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше үлгән һәм 36 кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Ганжа белдерүенчә, яраланучылар арасында шулай ук балалар бар.

📌Краснодар төбәгендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Ильский нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Бу хакта төбәкнең оператив штабы хәбәр итә.

📌Сербия президенты Александр Вучич ил хакимиятең Русия ватандашлары өчен виза кертүне кире какты. Элегрәк мондый мөмкинлек турында "Известия"гә Серб парламентының диаспора һәм серблар мәсьәләләре комитеты башлыгы Драган Станоевич белдергән иде.

📌Мәхкәмә Бакчасарайдан сәяси тоткын кырымтатар фотографы Эрнеса Аметовның 2022 елгы эшен яңадан карагач 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. ОВД-Инфо язуынча, ФСБ хезмәткәрләре аны 2017 елда тоткарлый. Шул вакыттан бирле ул СИЗОда утыра.

📌Дрон һөҗүмнәреннән соң «Алабуга»да хезмәткәрләр җыю белән проблемнар туган — хәзер аларны үзләре эзлиләр. Елабуга live Телеграм каналы кулланучыларга сылтанып язуынча, проект рекрутерлары хәзер HH.ru сәхифәсендәге кандидатларга үзләре эш тәкъдим итеп яза башлаган.

@azatliqradiosi
❤2
Татарстанда 2036 елга кадәр республиканың дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмының яңа редакциясе расланды.

Карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Бизнес-Онлайн язуынча, документта татар һәм урыс телләренә ярдәм чаралары сакланып калган, шул ук вакытта гомумрусия үзбилгеләнүне (идентичность) ныгытуга, традицион кыйммәтләргә һәм милләтара татулыкка игътибар арткан.

Програм яңа федераль стратегик документларга туры китерелгән. Карарда билгеләнгәнчә, Татарстан халыклары телләрен үстерү мәдәни мирасны саклау белән генә чикләнмәскә тиеш, ә гражданлык бердәмлеген ныгытуга, милләтара татулыкны арттыруга һәм патриотик тәрбиягә дә хезмәт итәргә бурычлы.

Програмда татар теле — үстерелергә тиешле тел буларак күрсәтелә. Аны дәүләт теле һәм туган тел буларак куллануны киңәйтү, мәктәпләрдә укыту, татар телендә белем алу мөмкинлекләре булдыру, Татарстаннан читтә дә үстерү, фәндә татар телен куллануны саклау, китаплар чыгырау, интернетта татар телен популярлаштыру, IT-инструментлар булдыру турында сүз бара.

"Дәүләт тел сәясәте принципларына ярашлы рәвештә, урыс телен Русия Федерациясенең дәүләт теле, туган тел һәм милләтара аралашу теле буларак саклау һәм куллануны тәэмин итү юнәлешендә эш алып барыла. Шулай ук татар телен Татарстанның дәүләт теле һәм туган тел буларак саклау, өйрәнү һәм үстерү, ике дәүләт теленең дә тиешенчә эшләвен тәэмин итү мөһим бурыч булып тора", диелә програмда.

Програмга күпме акча тотылачагы әйтелми. Програмның элекке редакциясендә (2022-2030 ел) 1 миллиард сумнан артык акча бүленгән иде. 2014-2022 еллар програмында да 1 млрд сум акча каралды. Еллар дәвамында телләр үсеше програмының бюджеты арттырылмады. Хәтта 2023 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы ниятләнгәннән 12,5 процентка әзрәк финансланган иде.

2022 елда шулай ук каралган финанслар 20 процентка кимегәнен язган идек.

2020 елда пандемия сәбәпле програмның финанслануы шулай ук киметелде. 123,6 млн сум урынына 61,5 млн гына бирелде.

Бары тик 2021 елны гына Татарстан халыклары телләрен үстерүгә һәм республикада телләр күптөрлелеген саклауга өстәмә 150 млн сум биреләчәге һәм ул грантлар рәвешендә таратылачагы әйтелде.

▪️Узган ел июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота. Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Президент Касым-Жомарт Токаев Казакъстанның Алтын Урданың төп варисы булуын белдерде.

Алтын Урда тарихын моңарчы аның төп варисы саналган татарлардан тартып алмыйлармы?

Тулы мәкаләне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤔1😱1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен бронздан яңадан коячаклар.

Бу - ахыргы карар диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Искесен реставрацияләп, башка урынга, пыяла астына куярга җыеналар. Яңа бронз һәйкәлне 2027 елның көзендә урнаштырмакчылар. Башкорт активистлары яңасы куелмас дип борчыла.

@azatliqradiosi
❤4👎2
Журналист, галим, “Шәһри Казан" газетасының баш мәхәррире Радик Сабиров вафат.

Аңа 47 яшь иде.

Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Ул анда укытты һәм бу адымны ясаган бердәнбер укытучы булды. Моның аркасында университетта эшен югалтты. Соңгы елларда журналистикада өлкәсендә эшләде.

Ул 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты.

Радик Сабиров "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында һәм "Интертат" интернет-басмасында эшләде.

2014 елда ул "Идел" журналын җитәкләде, ә 2019 елның 20 июненнән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире вазифасын башкарды.

Хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да булачак.
😢13💔9❤1🙏1
Кыскача башка хәбәрләр:

🔸Донецки "халык республикасында"гы Енакиевода автобуска дрон һөҗүме нәтиҗәсендә беренчел мәгълүматларга караганда җиде кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Бу хакта "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итте. Автобус Мәскәүдән Акмәчеткә юл тоткан булган.

🔸Төнлә дроннар Петербур нефть терминалына һөҗүм иткән. Бу хакта Украина мониторинг каналлары һәм Astra хәбәр итә. Әлеге терминал Русиянең төньяк-көнбатышындагы нефть эшкәртүче иң зур комплексларның берсе. Әлеге һөҗүм Петербур халыкара икътисад форумы ачылырга берничә сәгать калгач ясалды. Путин ярдәмчесе Ушаков сүзләренчә, чарада 76 ил вәкиле катнашуы планлаштырыла. Путин чыгышы 5 июньгә билгеләнгән.

🔸Аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәрендә ягулык сатуны туктатканнар. Русия билгеләгән губернатор Михаил Развожаев хәбәр итүенчә, 3 июньгә каршы төндә һәм көннең беренче яртысында бензин белән дизель ягулыгы оператив хезмәтләргә генә биреләчәк.

🔸Русиядә барлык студентларга тарих, Русия дәүләтчелеге нигезләре, фәлсәфә һәм урыс теленнән мәҗбүри курслар кертеләчәк. Бу хакта Русия халыклары телләре һәм урыс теленә ярдәм шурасы утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдерде.

@azatliqradiosi
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры "Аудиоәкиәттәр" дип аталган проектны башлап җибәрү турында хәбәр итте

Аның кысаларында театр артистлары балалар өчен башкорт телендә танылган әкиятләрне яздырачак.

Театр чыгарган беренче аудио – урыс язучысы Сергей Аксаковның "Ал чәчәк" әкияте. Үзе Уфада туган язучы әкияте башкорт телендә беренче тапкыр яңгырый, ди театр. Аны башкорт теленә Гөлнур Якупова тәрҗемә иткән.

— Бу проект – безнең театрның яшь тамашачыга яңа адымы. Максатыбыз – текстны яңгырату гына түгел, театр тылсымын тыңлаучы колакчынына күчерү. Шул рәвешле театрыбыз яшь тамашачы белән дә яратып аралаша, — диде проект җитәкчесе Динара Каюмова.

Башкорт телендә аудиоәкиятләр даими рәвештә чыгып торачак, диде ул. Әкиятләрнең театрның социаль челтәрләрендә тыңлап булачак.

▪️2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә башкорт телен 1,086 млн кеше белә һәм 941 меңе көндәлек тормышта куллана. 19 елда башкорт телен белүчеләр 293 мең кешегә (21 процентка) кимегән. 2002 елда башкорт телен 1 379 727 кеше , 2010елда 1 152 404, 2021 елда — 1 086 423 кеше (69%) белүен әйткән.
▪️Элегрәк балалар өчен башкорт телен өйрәнү өчен "Әлифба" мультфильмы тәкъдим ителгән иде. Аны балаларга башкорт телен өйрәнү җиңел һәм кызыклы булсын өчен төшергәннәр.

@azatliqradiosi
🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист, галим, “Шәһри Казан" газетасының баш мәхәррире Радик Сабиров вафат. Аңа 47 яшь иде. Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Ул анда укытты һәм бу адымны ясаган…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Журналист Радик Сабировны соңгы юлга озаттылар.

Ул туган Аксубай районы Яңа үзи авылында җирләнде.

Хушлашу мәрәсимендә КФУның Югары журналистика мәктәбе кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин гына аның КФУда эшләве, студентларны яклап чыгуы һәм шул көрәше өчен университеттан китәргә мәҗбүр булуы турында әйтеп алды.
💔14🙏6❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге көн китергән кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Акмәчеттә дрона һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белдерде.

🔹МАКС мессенджеры App Store-да бетерелгән. Ширкәт моны раслаган һәм хәлне ачыклау өчен Apple-га рәсми мөрәҗәгать җибәргән.

🔹Израил белән Лүбнән сугышны туктату турында килеште. BBC хәбәр итүенчә, төп шарт "Хизбулла"ның һөҗүмнәрне туктатуы һәм Лүбнәннең көньяк районнарыннан сугышчыларны чыгару.

🔹Казандагы Г.Камал театрында 10-16 июньгә планлаштырылган тамашалар узмаячак. Сәбәбе - Казанда үтәчәк Русия – АСЕАН саммиты.Театр белдерүенчә, алынган билетларга акчалар кире кайтарылачак. Кассада алынган билетларны 9 июньгә кадәр кире тапшырып була. Русия – АСЕАН саммиты Казанда 17–19 июньдә узачак.

🔹"Татнефть" ширкәтенә 27 миллиард сум күләмендә дивидендлар түләү өчен акчаларны бурычка алырга кирәк булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Акча җитмәү сәбәпле, әҗәткә алмыйча дивидендлар түләү мөмкин булмаячак.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Русиядә онлайн-очрашуларны ясалма акыл ярдәмендә татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеге эшләнде

МТС Линк онлайн очрашулар платформасында татар телендә шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзергә урыс һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү мөмкин.

Ясалма акыл чыгыш ясаучыларның сөйләмен таный, аны автоматик рәвештә татарчага тәрҗемә итә һәм шул ук вакытта асъязмалар рәвешендә күрсәтә. Бу – шул ук мизгелдә онлайн очрашуларны татарчага тәрҗемә итүнең беренче очрагы.

МТС Русиядә эшләнгән програм нигезендә эшли. Татарстандагы МТС мөдире Марат Кабанов сүзләренчә, онлайн очрашулар һәм вебинарлар үткәрү активлыгы буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче урыннарда тора.

— Русиядә татарча берничә миллион кеше сөйләшә, шуңа күрә без онлайн-чараларда катнашучылар үзара аралашканда бу телдән дә файдалана алсын өчен тәрҗемә мөмкинлеген өстәдек, — ди Кабанов.


Бу функция нинди чаралар вакытында файдалы булырга мөмкин?

Тулырак ➡️монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7
Көн язмасы: Җырлардан курку: Усалның 1552 җыры һәм тагын берничә әсәре музыкаль платформалардан юкка чыккан

Татар телендә панк, рэп стилендә җырлаучы Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" треклары музыкаль мәйданчыкларыннан табып булмый. Алар юк. Бу "Яндекс. Музыка", "Кион. Музыка", "Звук", "MP3Party" кебек Русия платформаларына да, Apple, Spotify кебек чит ил музыка мәйданчыкларына да кагыла. "Кион. Музыка" платформасында "1552" трегын тыңлап булмый. Бу - Роскомнадзор таләбе дигән хәбәр чыга.

Усалның җырлары, тулы альбомнарының юкка чыгуын аның фанатлары күреп алды. Берничә көннән соң аның альбомнары кире музыкаль мәйданчыкларга кайтырылды, әмма кайбер альбомнар туракланган булып чыкты. Моны да Усалның җырларын тыңлаучылар ачыклады.

2023 елда иҗат ителгән "Сәяхәт" альбомында 14 трек, 6 скит кергән иде. Альбомда "1552", "Азатлык" җырлары бар иде. Икесе дә яшьләр арасында, Усалның җанатарлары арасында абсолют хитка әверелде. "1552", мәсәлән, "Яндекс. Музыка"ңа иң күп тыңланган иҗат әсәре булып санала. Усалның санаулы һәм сирәк куелган концертларда һәрвакыт бу җырлар башкарылды. Бу трекларга котырып биюче һәм Азатлык, Усал дип кычкыручы, алкышлаучы яшьләрне күреп була иде. Ләкин бу җырларны бүген беркайда да тыңлап булмый.

Азатлык белән аралашучылар бер өлеше (аларның исемнәрен иминлек ниятеннән әйтә алмыйбыз - ред.) бу хәл Усалның җырларын музыкаль мәйданчыкларга урнаштыручыларның дистрибьютерларның алмашынуы белән бәйле дип аңлатты. Альбомнар шуңа берара югалып торды, ди алар. Әмма ни өчен альбомнар туракланган килеш чыкканы, ни өчен Усалның популяр булып саналган җырларның юкка чыкканын алар аңлата алмады.

Усалның иҗатын яратучыларның берсе исә эш Роскомнадзорда түгел, эш җырчыларның алдан хәстәрләп куюга бәйледер дип фаразлары белән уртаклашты Азатлык белән. Ул - музыка белән шөгыльләнүче һәвәскәр.

— Исегездә булса, Усалга концерт белән чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәделәр. 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерт булмый калды. Җырчы үзе "чыгыш ясамаячакмын, сәбәпләре безгә бәйле түгел", дип аңлатты, сатылган билетлар өчен акчалар кире кайтарылачак, дип игълан иттеләр. Менә шуннан соң хәлләр кискенләшкән дип аңладым. Аларга кисәтү булган, шуннан соң егетләр үзләре җырларны алып ташлады дип уйлыйм. Бәла килгәнче хәстәрләп кую. Ябып куйганчы, штраф сукканчы алдан эш итү. Бу очракта сүз "самоцензура" турында бара, — диде ул.


Татар альтернатив музыка белән кызыксынучыларның берсе Усалның берничә җыры юкка чыгуы киресенчә Роскомнадзорның эше дип аңлата.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5❤3🔥1