⚡️Уфада нефть эшкәртү корылмаларына һөҗүм булган
Бу хакта Telegram-каналлар яза.
Уфа халкы җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән бирле төньяктагы сәнәгать зонасы өстендә кара төтен чыгуы турында хәбәр итә. Аңа кадәр анда шартлау тавышлары ишетелгән.
Exilenova+ һәм Supernova+ Украина мониторинг Telegram-каналлары мәгълүматларынча, дрон Уфа нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Шулай ук алар янгын фотоларын чыгарды.
Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да янгын чыгуга дроннар һөҗүме сәбәпче булырга мөмкин дип язды.
Черниковка халкы шулай ук нефть эшкәртү корылмалары районында янгын чыгуы турында белдерде.
“Аспекты” Telegram-каналы язуынча, Уфага «Лютый» дроннары һөҗүм иткән.
Бүген иртәдән Уфада дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә. Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.
@azatliqradiosi

Telegram
Exilenova+
Уфа, момент ураження.
😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфада нефть эшкәртү корылмаларына һөҗүм булган Бу хакта Telegram-каналлар яза. Уфа халкы җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән бирле төньяктагы сәнәгать зонасы өстендә кара төтен чыгуы турында хәбәр итә. Аңа кадәр анда шартлау тавышлары ишетелгән. Exilenova+…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
25 июнь иртәсендә Уфага дрон һөҗүме булды.
Моны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров раслады, ләкин нинди урынга төшүен әйтмәде.
Күзәтү алып баручы телеграм каналлар дроннар Черниковка бистәсендә урнашкан берничә нефть эшкәртү ширкәтенә төшкән дип белдерә.

🔥2😱1
Казанда Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш булган элекке “Кырлай” паркы урынында хәзер инде квартал мәчете генә салырга җыеналар
Мәчет якынча 400 кешегә исәпләнә. Аның төзелешен сентябрьдә башламакчылар. Яңа мәчет гыйбадәт урыны гына булмаячак. Бизнес Онлайн язуынча, проектка күрә, аның янында хәләл ризыклар сатылачак сәүдә үзәге, дини чаралар өчен зал, мәетханә, ислам медицина үзәге булдыру күздә тотыла. Моннан тыш, мәчеттән ерак түгел татар телендә укытачак мәктәп һәм балалар бакчасы төзү дә ниятләнә.
Башта бу урында 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчете төзергә ниятләгәннәр иде. Әмма проект гамәлгә ашмый калды.
Соңгы елларда Җәмигъ мәчете өчен берничә урын каралды. Башта аны нәкъ менә "Кырлай" урынында төзергә җыенып, 2022 елда Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә ният ташы салынды. Соңрак мәчетне Бишбалта бистәсендә төзү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Аннары проект өчен "Яңа Портовая" районыны да телгә алынды. Әмма бу урыннарның берсендә дә төзелеш башланмады.
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән куып чыгару системлы бара дип әйткән иде 2003 елны Азатлык Радиосына.
Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, алдан барысын да хәстәрләп эш итәргә тырыша дип әйткән иде.
Тулырак 👉монда

— Вазгыять шундый: урыска Казан уртасында чиркәүне салырга ярый, татарга юк. Бу - татарны санга сукмау. Таптылар бит урынны чиркәүгә, ә татарга килеп төртелгәч - юк. Әле Бишталтада да төзергә рөхсәт итмәсләр дип уйлыйм, — диде Бариев. — Мәскәү рөхсәт итмәсә, беркая китә алмыйлар. Шулкадәр зур басым астында яшәргә туры килә, коточкыч. Бу хакимият булганда без үзебезчә яши алмыйбыз. Мәчетне дә кайда төзергә татар үзе хәл итә алмый
Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, алдан барысын да хәстәрләп эш итәргә тырыша дип әйткән иде.
Тулырак 👉монда
@azatliqradiosi
❤5
Ямал-Ненец атоном бүлгесендә 18нче санлы төзәтү колониясендә утыручы мөселманнар хокукларын яклаучы Баһром Хамроевны 15 тәүлеккә штраф изоляторга (ШИЗО) япканнар.
Ул колониядә: "Миңа тере Азат Мифтаховны күрсәтегез" дигән плакат белән чыккан.
Математик Азат Мифтахов апрель аенда әлеге колониягә этап белән китерелде һәм җәзалауга дучар булды.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Radio Free Europe/Radio Liberty
Хокук яклаучы Баһром Хамроевны Азат Мифтаховка теләктәшлеге өчен ШИЗОга япканнар
😱7❤3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Кичә кич Кырым күпере аша ярымутраудан чыгу юнәлешендә кимендә 15 км сузылган автомобиль тыгыны барлыкка килгән, дип хәбәр итә Astra. 26 июньгә каршы төндә Кырым күпере аша хәрәкәт вакытлыча туктатылган, дип хәбәр итте ТАСС дәүләт агентлыгы.
🔹АКШ сәяси сыену сораучыларны кабул итүдән баш тартачак, чөнки гаризаларның күпчелеге нигезсез, дип белдергән Ак йорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Стивен Миллер. Аның сүзләренчә, АКШ мондый мигрантларны башка илләргә җибәрергә җыена.
🔹Дөнья беренечелегендә Эквадор футбол җыелма такымы Германияне 2:1 исәбе белән җиңде һәм төркемнән чыгуга иреште. Төркия АКШны 3:2 исәбе белән отса да, плей-оффка үтә алмады. Ә Кот-д’Ивуар җыелмасы, Кюрасаоны җиңеп һәм төркемдә икенче урынны алып, дөнья чемпионаты тарихында беренче тапкыр плей-оффка чыкты.
🔹Соңгы йөз елдагы иң көчле җир тетрәүләрдән соң Венесуэладә һәлак булучылар саны 235 кешегә җиткән, җәрәхәтләнүчеләр саны 4300дән арткан. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры Карлос Альварадо хәбәр итте. АКШ зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Венесуэлага үз хәрбиләрен җибәргән.

Русиянең дистәләгән төбәгендә ягулык кризисы.
Татарстан, Башкортстанда да кайбер чикләүләр бар. Башкортстанда ягулыкны канистрларга сату тыелды. Салават шәһәрендә ягулык станциясенә инде көн инде чират.
ВСУ һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Русия бензин җитештерүнең 25% югалтты.
Эре җитештерү ширкәтләре туктаганнан соң илдә ягулык дефициты туды.
Июньдә Русиядә бензин һәм дизельгә бәяләр кискен арта башлады.
Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп ВСУ Русиянең стратегик ширкәтләренә бәреп тора.

🔥3
Башкорт телендә "Вордли" мобил уены чыкты
"Вордли Башҡортса" дип аталган кушымтада биш хәрефле сүзне алты омтылышта табарга кирәк. Һәр җаваптан соң уен кайсы хәрефнең дөрес урында торуын, кайсысының сүздә бар, әмма башка урында булуын күрсәтә.
Кушымтада әлегә 4 меңнән артык сүз тупланган.
Ул сынау рәвешендә августка кадәр эшләячәк.
Проект Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган диелә.
— Уен башкорт телен белүчеләргә дә, аны яңа гына өйрәнә башлаучыларга да туры килә. Монда сүзне табу өчен тел белеме генә түгел, логика һәм сыгылмалы фикерләү дә кирәк, — дигән башкорт телендәге мобил уеннар проекты координаторы Айбулат Ямилов Башньюс басмасына.
🔻Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
🔻Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
🔻ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
🔻Шул ук вакытта, соңгы елларда башкорт телен дигитал мохиткә чыгару омтылышлары күзәтелә. Еш кына мондый проектлар һәвәскәрләр тарафыннан башкарыла.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкорт телендә "Вордли" мобил уены чыкты
Уен туган телдә сүз байлыгын арттыруга һәм телне уен аша өйрәнүгә ярдәм итәргә тиеш.
❤3👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
26 июньдә Кырымтатар байрагы көне билгеләнә.
Кырымтатарлар аны азатлык өчен көрәш көне буларак бәйрәм итә. Кырымтатар байрагы 1917 елда Бакчасарайда Ханнар сараенда кырымтатар корылтае тарафыннан кабул ителә.
1991 елда Акмәчеттә кырымтатар халкының икенче корылтаенда ул яңадан торгызыла.

❤5🔥1
Павел Шмаков укытучыларның түбән хезмәт хакларына зарланып, Русия министрына барган.
Икенче көнне Татарстан министрлыгы Шмаков мәктәбенә тикшерү белән килгән
Казанның «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков июнь башында математик һәм фәнне популярлаштыручы Алексей Савватеев белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка кергән.
«БИЗНЕС Online» ачыклаганча, очрашуда укытучыларның хезмәт хакы, шул исәптән «СОлНЦе» мәктәбендәге вазгыять тә сүз булган. Мисал итеп, Шмаков Кравцовка банк җибәргән SMS-хәбәрләрне күрсәткән. Анда мәктәп мөдире буларак аның айга 60 мең сумнан артык алмаганы күренә.
Очрашуда видеоконференция аша Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Тула өлкәсенең мәгариф министры Оксана Осташко дә катнашкан.
Кравцов башта Шмаков сүзләренә ышанмыйча, Һадиуллиннан: «Яхшы мәктәп мөдире шулкадәр аз хезмәт хакы аламыни?» дип сораган.
Татарстан мәгариф министры җавап итеп, «СОлНЦе» мәктәбендә укытучылар уртача 75 мең сум хезмәт хакы ала, дип әйткән. Әмма Шмаков бу сумманың укытучылар берьюлы берничә ставкада эшләгәндә генә килеп чыгуын белдергән.
Моңа җавап итеп, Кравцов мәсьәләне тикшерергә вәгъдә иткән. Ике төбәкнең мәгариф министрлыкларына педагогларның хезмәт хакы турында хисап әзерләргә кушылган.
Русия мәгариф министрлыгына барганнан соң икенче көнне үк Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Шмаков мәктәбендә тикшерү башлаган. Әмма педагог яңадан Кравцов белән элемтәгә кергәч, әлеге тикшерү туктатылган.
🔹«СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

🤬6
Сугыштан үлүчеләр кайта бара...
Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9257 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10392 үлем турында билгеле.
Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
#сугышта_үлүчеләр

😢3🔥2🤔1🌭1
Татарча белү төрекчәне өйрәнүдә никадәр ярдәм итә ала?
Әйдә!Online подкастында Айнур белән Римма шул хакта сөйләшәләр.
Сез төрекчәне аңлыйсызмы?
Подкастны монда карагыз: https://youtu.be/8PizfbhXpkI?si=_gy-wHvmPcR1HjDe

YouTube
Как выучить турецкий, если знаешь татарский | Әйдә Подкаст. Учим татарский
В новом 52-м выпуске "Әйдә Подкаст" Римма и Айнур делятся друг с другом опытом изучения турецкого на базе татарского. В чем татарский похож на турецкий? Что учится быстрее всего? А где встречаются ложные друзья переводчика? Все ответы в новом подкасте!
…
…
❤10🔥4
Пенза шәһәрендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете диварына мөселманнарга каршы эчтәлектәге язулар язганнар.
Мәчетне мәсхәрәләгән видеолар социаль челтәрләрдә таралды. Кадрларда билгесез кешеләрнең мәчет фасадына кара буяу белән төрле язулар калдыруы күренә.
Әлеге Җәмигъ мәчете төзелеше 2010 елда башланган иде. Ул нигездә сәдака акчасына салына. Хәзер бинаның эчке бизәү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзелешне вакытында тәмамлый алсалар, мәчетне быел көз ачарга ниятлиләр. Ул берьюлы 3–5 мең мөселманны сыйдырачак.
▪️Узган ел "Сова" тикшеренү үзәге чыгарган хисапта Русиядә дини нигездә вандаллык арткан һәм мөселманнарга басым көчәйгәне әйтелде.

😡5🤪1
"Алабуга" сәхифәсендә билгесез кешеләрнең барлык мәгълүмат базаларын суыртып алулары турында белдерүе чыкты.
Сәхифәне хакерлар җимергән.
Кичә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы сайтында үзен "Кара очкын" ("Черная искра") дип атаган яшерен оешма исеменнән хәбәр пәйда булган. Моңа The Insider игътибар иткән.
Билгесез кешеләр берничә ай дәвамында "систем эчендә эшләдек" дип белдерә һәм хезмәткәрләр, тәэмин итү һәм башка юнәлешләргә кагылышлы мәгълүмат базаларын йөкләп алуларын әйтә.
Моннан тыш, яшерен төркем вәкилләре "Герань" дроннарының яңа партияләрендә йөзләгән "сюрприз" калдырдык" дип тә белдерә. Алар әйтүенчә, бу дроннарны очырырга маташканда алар шартлаячак. Әлбәттә бу белдерүләрне бәйсез рәвештә раслау мөмкин түгел. Моны The Insider басмасы да искәртә.
"Бу үтергеч дроннарны җыюга 15 яшьлек балаларны җәлеп итүгә безнең җавап. Ә "Алабуга"да моның белән, киресенчә, горурланалар. Моңа катнашы булган кешеләрнең исемлекләре инде бездә. Аларның кайберләре кыска гына аралашудан соң безгә җитештерү урынына үтеп керергә ярдәм итәргә ризалашты. Хәзер "Алабуга"да зур ыгы-зыгы: серверларны физик яктан сүндерергә туры килгән, ә ФСБ хезмәткәрләре системга үтеп керүгә катнашы булырга мөмкин кешеләрнең барысын да тикшерә", диелә "Кара очкын" хәбәрендә.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

❤2🔥2👏2
Татарстандагы «Бердәм Русия» фиркасе Русия Думасында хәзерге депутатлар санын саклап калырга ниятли
Русия Дәүләт думасының яңа чакырылышына республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла. Бу хәзерге мандатлар санына туры килә. Бу хакта фиркәнең Татарстан бүлеге сәркатибе, Татарстан парламентның элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бизнес Онлайн» соравына җавап биргәндә әйткән.
Шул ук вакытта, Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика бүлегенә депутатлар санын киметү турында ишарәләр дә җиткерелгән.
"Без үзебезгә Татарстанннан Дәүләт Думасындагы вәкиллек санын саклап калу бурычын куйдык. Шулай да безгә Русия составында яңа субъектлар барлыкка килде Татарстаннан депутатлар санын ике кешегә киметергә кирәк дигән ишарәләр килә", дип җавап биргән Мөхәммәтшин.
▪️Яңа субъектлар ул Русия үзенә кушкан «ДНР» һәм «ЛНР» ясалма республикалары. 2014 елда Русия ярдәме һәм идеологик терәк белән Украинада "ДНР" һәм "ЛНР" фетнәче республикалар оешты. Русия аларга акча, кораллар бирде, хәрби ярдәм күрсәтте, күп кенә кешегә Русия паспортын таратты (аннары ул кешеләр оештырылган килеш Русия сайлавына китерелде).
▪️Украинада сугыш башлану белән Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Мисал өчен Елена Ямпольская (хәзер депутат түгел, Русия президенты ярдәмчесе) "ят агент" тамагасы турында тәкъдим белән чыкты. Ул Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды. Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәптә укытуга каршы чыкты. Аның фикеренчә, ул артык авыр һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз. Илдән киткән һәм административ хокук бозган русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесен дә Думага Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутаты Айрат Фәррахов (хәзер Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкара) керткән иде.

🤮2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье өлкәсендә дүрт кеше һәлак булган, 28 кеше яраланган. Шулай ук Херсон өлкәсендә биш кеше яраланган. Болар хакында өлкәләрнең хәрби идарәләре белдерә. Сумы өлкәсендә ике кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган дип хәбәр итә полиция.
🔸Русия президенты Владимир Путин журналист Павел Зарубинга интервьюда Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүменең "проблемнар тудыруын" таныды. "Әйе хәзер без билгеле бер кытлыкны күзәтәбез, әмма ул кискен түгел", диде Путин.
🔸Европада эссе һава торышы нәтиҗәсендә бер атнада 1300 кеше үлгән. Бу хакта Дөнья сәламәтлек саклау җитәкчесе Тедрос Гебрейесус белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 150 миллион кеше эсселектән интегә.
🔸Бүген Казанда Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының утырышы узачак. Анда Казандагы мохтаҗларга ярдәм итүче "Приют человека" үзәге тәҗрибәсе белән күбрәк танышачаклар. Элегрәк Азатлык Радиосы әлеге үзәк турында язган иде.
🔸Канаданың футбол җыелма такымы 2026 елгы футбол дөнья беренчелегенең 1/8 финалына беренче булып чыкты. Ул Көньяк Африка республикасы футбол җыелма такымын 1:0 исәбе белән җиңде.

Уфаның Арт-КВАДРАТ мәйданында "Мин башҡортса һөйләшәм" чарасы узган
Оештыручылар "Башинфорга" сөйләвенчә, 2026 елгы фестиваль проект тарихында яңа этап булган.
"Әгәр 2019 елда ул яшьләр эксперименты булса, 2024 елда заманча башкорт музыкасының зур мәйданчыгына әверелде. Быел исә без эчтәлек тирәнлегенә, тере башкаруга һәм үзенчәлекле мохиткә басым ясадык", дигән алар.
Концертта DJ Ринат Закиров, BURELAR, Тимур Ямалов, YOMAQ, Артур Кәбиров, Радик Мусин, Лиана Хәбибуллина, Лилия Сагыйтова, Нәркәс Хамитова, һәм башкалар чыгыш ясаган.
Концерттан тыш кункалар өчен мастер-класслар, иҗади мәйданчыклар эшләгән. Фестиваль хезмәттәшләре төрле уеннар оештырган, җиңүчеләргә бүләкләр бирелгән.
"Фестивальнең барлык максатларына да ирешелде. Без башкорт телен шәһәр мохитенә уңышлы кертеп, аны заманча мәдәниятнең, музыканың һәм көндәлек аралашуның табигый өлешенә әйләндерә алдык», дип белдергән Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы җитәкчесе Гөлназ Йосыпова.
📷Назгөл Касыймова

🔥4🥱1
Көн язмасы: "Гаспралы бүген яшәсә, ул Стив Джобс яки Марк Цукерберг кебек булыр иде"
Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала. Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый. Әмма сораулар тудыра: бердәм төрки тел турындагы хыялы бүген никадәр чынбарлыкка якын? Ни өчен ул Русия мөселманнарын туган җирләрен ташлап китмәскә өндәгән? Ни өчен империя эчендә хокук өчен көрәшүне дөрес юл дип санаган? Гаспралының карашлары һәм аларның бүгенге яңгырашы турында татар дөньясын, аның шәхесләрен өйрәнүче, Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты тарихчысы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.
— Зирәк кеше. Мөгаен, аның кебек кешеләр 100 елга яки 200 елга бер туадыр. Бүген аны, бәлки, Стив Джобс, Билл Гейтс белән чагыштырып булыр иде. Гаспралы да ул вакыттагы Марк Цукерберг кебек булгандыр. "Тәрҗеман" газетасы ул зур көчкә ия булган медиа. Дөньяның төрле җирләрендәге кешеләрне берләштерә торган көч. Башта 20 әбүнәчесе булгандыр, әмма ул бу санны үстерә. Аны Госманлы империясендә дә укыганнар, уйгырлар, казакълар да, үзбәкләр дә укыган.
Гаспралы – дәреслекләр язган кеше. Балаларны язарга, укырга өйрәтүче китаплары була. Ул кыска вакытта сабак өйрәтә алучы дәреслекләр чыгара. Эффектив дәреслекләр. Аңа кадәр балалар еллар дәвамында мәдрәсәгә йөреп язарга өйрәнми интеккән. Моны Риза Фәхертдин, Фатих Кәрими, Галимҗан Барудилар яхшы белгән, аның бу эшчәнлеген аеруча билгеләгәннәр, бик хөрмәт итәләр Гаспралыны.
Гаспралы китапханәләр дә төзи. Никадәр мөһим эш! Моннан тыш Гаспралы мөселманнар өчен пенсион фонд булдыра. Өлкән кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итү оешмаларын, вакыфларны эшләтеп җибәрә. Бүгенге көндә кайсыбыз моның белән мактана ала, башка сыймаслык эшләр.
Әмма аның эшчәнлегендә иң мөһиме – ул хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшүе. Алар белем алырга, эшләргә тиешләр дигән фикере ул заманда тыныч тормышта бомба шартлаган кебек була, ди Төркоглы.

"Гаспралы бүген яшәсә, ул Стив Джобс яки Марк Цукерберг кебек булыр иде"
Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала. Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый. Әмма сораулар тудыра: бердәм төрки тел турындагы хыялы бүген…
❤6👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы турында 5 факт тәкъдим итәбез.
Җәдитчелек — консерватизм, кадимчелеккә каршы торган ХIX гасырда барлыкка килгән хәрәкәт, Русиядә ислам модернизмының идеологиясе дип тә бәяләнә. Исмәгыйль Гаспралы аның нигезчесе дип санала.
@azatliqradiosi
Җәдитчелек — консерватизм, кадимчелеккә каршы торган ХIX гасырда барлыкка килгән хәрәкәт, Русиядә ислам модернизмының идеологиясе дип тә бәяләнә. Исмәгыйль Гаспралы аның нигезчесе дип санала.
@azatliqradiosi
❤6👎1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казанда янә урам түгәрәгендә татар биюләре бииләр.
Камал театрының яңа бинасы янында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию дәресләре уза. Һәр атнакич биредә бию осталары татар биюенә өйрәтә. Анда шулай ук татар җырлары, татар уен кораллары да яңгырый.
Төп максат – татар биюен саклау. Бүгенге көндә татар биюе төрле ансамбльләрдә саклана, ләкин Казанда татар биюе мәктәбе юк.
Аерым мәктәп булдыру темасын хореограф Дәүләт Умеров, фольклор белгече Фәүзия Җәүһәрова даими күтәреп килә. Умеров сүзләренчә, Казан сәнгать институтында татар биюе кафедрасы булмау – бик кызганыч.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дәресләре 2021 елдан бирле уза. Аны Казан мэриясе белән Парк һәм скверлар мөдирлеге оештыра.

🔥9👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Төнлә Мәскәү, Тула, Рязань, Ростов өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, барлыгы 56 дрон бәреп төшерелгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь 60тан артык дрон бәреп төшерелүен белдергән. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.
🔹Маҗарстан Казан, Уфа, Самарда виза алу өчен документлар кабул итүне туктаткан. Илнең баш консуллыгында моны "техник сәбәпләр" белән аңлатканнар. Русия туроператорлары берлегендә белдерүләренчә, Маҗарстан Шенген визасын алу өчен иң уңайлы юнәлешләрнең берсе булып кала. Виза гаризасын карауның гадәти вакыты — якынча өч атна. Документлар тапшыру өчен язылу элеккечә ачык.
🔹Прокуратура Уфадан чыккан Lumen төркеменең солисты Рөстәм Булатовны «Дәүләт» ("Государство") җыры өчен штрафка тартырга куша. Моңа Genius сайтында урнаштырылган җырның тексты сәбәп булган. Тикшерүчеләр анда интернет кулланып «социаль төркемгә карата нәфрәт кузгату» билгеләрен күргән. Mkset язуынча, утырышта Булатов гаебен танымаган һәм дәгъвалар аңа түгел, ә Genius сайтына белдерелергә тиеш дип әйткән. Хәзер җыр тексты Genius сайтыннан алынган, ә җыр үзе «Яндекс Музыка» сервисыннан да юкка чыккан.
🔹Май аенда Русиядә "Башспирт" җитештергән әйберләргә ихтыяҗ 22%ка кимегән. Коммерсант язуынча, шулай ук тагын Русиядә спирт җитештерүче алты ширкәтнең сату күрсәткечләре кименгән. Сәбәбе - бәя арту, кулланучылар активлыгы кимү һәм май бәйрәмнәренең кыскарак булуы.
🔹Русиянең бензин кытлыгы күзәтелгән кайбер төбәкләрендә такси йөртүчеләр юлга сирәгрәк чыга башлаган. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

👍2