Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы турында 5 факт тәкъдим итәбез.

Җәдитчелек — консерватизм, кадимчелеккә каршы торган ХIX гасырда барлыкка килгән хәрәкәт, Русиядә ислам модернизмының идеологиясе дип тә бәяләнә. Исмәгыйль Гаспралы аның нигезчесе дип санала.

@azatliqradiosi
❤6👎1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казанда янә урам түгәрәгендә татар биюләре бииләр.

Камал театрының яңа бинасы янында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию дәресләре уза. Һәр атнакич биредә бию осталары татар биюенә өйрәтә. Анда шулай ук татар җырлары, татар уен кораллары да яңгырый.

Төп максат – татар биюен саклау. Бүгенге көндә татар биюе төрле ансамбльләрдә саклана, ләкин Казанда татар биюе мәктәбе юк.

Аерым мәктәп булдыру темасын хореограф Дәүләт Умеров, фольклор белгече Фәүзия Җәүһәрова даими күтәреп килә. Умеров сүзләренчә, Казан сәнгать институтында татар биюе кафедрасы булмау – бик кызганыч.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дәресләре 2021 елдан бирле уза. Аны Казан мэриясе белән Парк һәм скверлар мөдирлеге оештыра.
🔥9👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Төнлә Мәскәү, Тула, Рязань, Ростов өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, барлыгы 56 дрон бәреп төшерелгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь 60тан артык дрон бәреп төшерелүен белдергән. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

🔹Маҗарстан Казан, Уфа, Самарда виза алу өчен документлар кабул итүне туктаткан. Илнең баш консуллыгында моны "техник сәбәпләр" белән аңлатканнар. Русия туроператорлары берлегендә белдерүләренчә, Маҗарстан Шенген визасын алу өчен иң уңайлы юнәлешләрнең берсе булып кала. Виза гаризасын карауның гадәти вакыты — якынча өч атна. Документлар тапшыру өчен язылу элеккечә ачык.

🔹Прокуратура Уфадан чыккан Lumen төркеменең солисты Рөстәм Булатовны «Дәүләт» ("Государство") җыры өчен штрафка тартырга куша. Моңа Genius сайтында урнаштырылган җырның тексты сәбәп булган. Тикшерүчеләр анда интернет кулланып «социаль төркемгә карата нәфрәт кузгату» билгеләрен күргән. Mkset язуынча, утырышта Булатов гаебен танымаган һәм дәгъвалар аңа түгел, ә Genius сайтына белдерелергә тиеш дип әйткән. Хәзер җыр тексты Genius сайтыннан алынган, ә җыр үзе «Яндекс Музыка» сервисыннан да юкка чыккан.

🔹Май аенда Русиядә "Башспирт" җитештергән әйберләргә ихтыяҗ 22%ка кимегән. Коммерсант язуынча, шулай ук тагын Русиядә спирт җитештерүче алты ширкәтнең сату күрсәткечләре кименгән. Сәбәбе - бәя арту, кулланучылар активлыгы кимү һәм май бәйрәмнәренең кыскарак булуы.

🔹Русиянең бензин кытлыгы күзәтелгән кайбер төбәкләрендә такси йөртүчеләр юлга сирәгрәк чыга башлаган. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👍2
Люберецки шәһәр мәхкәмәсе Азат Мифтаховның хатыны вә яклаучысы Елена Горбаньны Харптагы колониягә кертмәүне канунсыз дип тапкан
 
“Шулай булырга тиеш тә иде”, дип шәрехләгән Мифтахов мәхкәмә карарын.
 
RusNews язуынча, хәзер колония Мифтахов хатыны Елена Горбаньга ун көн эчендә очрашу мөмкинлеге бирергә тиеш.
 
Азат Мифтаховның хатыны һәм җәмәгать яклаучысы Елена Горбань ире колониядә җәзаланганнан соң ук янына килде, ләкин аны Харптагы колониягә очрашуга кертмәделәр.

Яклау ягы фикеренчә, Горбаньны кертмәүнең максаты — җәзалау эзләрен яшерү.

Колониянең рәсми җавабына караганда, ул вакытта Мифтахов карантинда булган һәм әле отрядка билгеләнмәгән. Әмма адвокат моның җәмәгать яклаучысы белән очрашуларга кагылмавын әйткән.

Азат үзе исә кайсы колониягә генә килсә дә, аны шунда ук профилактик исәпкә куюларын сөйләгән.

"Тәмуг булды, әмма ул тәмуг артта калды. Бу — сезнең ярдәм белән! Бу авыр вакытларда миңа хатлар язган һәм мәхкәмәләргә килгән һәркемгә зур рәхмәт!” дип мөрәҗәгать иткән ул үзенә теләктәшлек белдерүчеләргә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды.

43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде.

Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк. Моның сәбәпләре нидә?

Бу хакта тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢13🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанда ягулык салу станцияләрендә чиратлар.

Бер машинага 30 литр бензин гына бирү карары чыкты, әле анысы да бөтен санциядә дә юк. Хосусый станцияләр бәяләрне күтәрә. Хакимиятләр проблемны таный.

Украинага һөҗүмнәргә җавап итеп, ВСУ Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә дроннар җибәрә.
😁3❤2🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 июль, җәйнең икенче аена кердек. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле һава аланнары ябылды. Росавиция мәгълүматларынча, Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Уфа, шулай ук күрше Ульян, Самар, Пенза, Сарытауда да һава аланнары вакытлыча эшләми. Уфада "Ковер" планы кертелгән.

🔸Дроннар Пензага һөҗүм иткән. Губернатор Олег Мельниченко зыян күрүчеләр юк дип белдерә. Украина мониторинг каналлары хәбәренчә, электроника җитештерүче "Маяк" ширкәтендә шартлау булган.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иранга һөҗүм турында хәрбиләр белән киңәшләшкәннән соң, Тәһран белән сөйләшүләрне дәвам итәргә булган дип яза үз чыганакларына сылтама белән WSJ. Хәбәргә күрә, АКШ президенты һөҗүмнәрнең дипломатик сөйләшүләргә зыян китерергә мөмкин булуын әйткән, әмма бу мәсьәлә буенча әлегә соңгы карар кабул итмәгән.

🔸Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә «кара күк» тәртибе кертелгән. Бу җилсез һава торышы аркасында машиналардан чыккан төтен һәм заводларның зарарлы матдәләр чыгару калдыклары таралмыйча, торак йортлар биеклегендә туплана дигәнне аңлата. Уфа с огоньком Телеграм каналы язуынча, кертелгән тәртип иртәгә 20:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

🔸Бүгеннән Русиядә күчемсез милек белән бәйле килешүләрне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче канун рәсми рәвештә үз көченә керә. Хәзер фатирны МФЦ-га бармыйча һәм килешүдә катнашучыларның шәхсән очрашуыннан башка да сатып алырга яки сатырга мөмкин булачак. Сатучы һәм сатып алучының шәхесе бердәм биометрик система ярдәмендә — йөз-кыяфәте һәм тавышы буенча расланачак.

@azatliqradiosi
❤1
🍽Башкортстанда социаль ашханә ябылган

Сәбәбе бензин кытлыгы дип аңлаталар.

Стәрлетамакта "Ковчег" социаль ярдәм үзәгенең ашханәсе ябылган. Үзәк мөдире Андрей Лейхнер «Осторожно, новости»га сөйләвенчә, ашханә бензин белән тәэмин итүдәге проблемнар аркасында вакытлыча эшен туктаткан. Ашханәнең рәсми «ВКонтакте» төркемендә бу карарның «мәҗбүри чара» булуы әйтелгән. Анда билгеләп үтелгәнчә, бөтен эшчәнлек "логистикага бәйле".

UTV телеканалы Телеграм каналы хәбәр итүенчә, 1 июль көнне "Ковчег" җитәкчесе "бернинди проблем инде юк" һәм ашханә тиздән ачылачак дигән.

"Ниндидер ыгы-зыгы купты. Хәзер бездә барысы да тәртиптә. Таш плитәләрне җәеп бетергәч, мөгаен, инде шушы атнада ук ачылырбыз", дип сөйләгәннәр UTVга оешма вәкилләре.

Быел кыш ахырында үзәк кайнар ашлар тәкъдим итүче ашханә ачты. Үзәк сайтында әйтелгәнчә, май аенда оешма ашханәнең үзендә 1456 кайнар төшке аш, ә социаль ярдәм үзәге аша тагын якынча 1400 порция таратулары турында хәбәр иткән. Ашханәдә мохтаҗлар, пенсионерлар туклана.

@azatliqradiosi
❤1
Татарстанга басма матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне кыскартырга мөмкиннәр
 
Чөнки Татарстан бай республика санала.
 
2026 елда республика өчен федераль бюджет исәбеннән бирелгән ташламалар инде киметелде, һәм бу иң элек татар телендәге басмаларга тискәре йогынты ясады.

Бизнес-Онлайн язуынча, 2027 ел башыннан әлеге ташлама бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу исә республика газет-журналларына язылу бәясенең сизелерлек артуына китерү ихтимал. Хәзер дә алар күбесенчә бюджеттан бүленгән акча ярдәмендә генә эшләп килә.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кичә мөхәррирләр һәм нәширләр белән очрашуда әйтүенчә, донор төбәкләр үз массакүләм мәгълүмат чараларын үзләре генә тотарга тиеш дигән мантыйк аңлашылып бетми. Шул ук вакытта республика да федераль субсидияләрнең кимүен үз акчасына капларга әзер түгел. Моның өчен якынча 80 миллион сум кирәк булачак.

Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгәне турында язган идек.

Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр артты.

Хосусый газетларга килгәндә, аларның хәле инде хәзердән үк бик авыр. Алар дәүләттән субсидияләрне күптән алмый. Шуңа күрә татар телендәге басмаларның шактые бүген соңгы көченә генә эшләп килә, ә кайберләре инде бөтенләй ябылды. Мисал өчен бүгеннән инде «Юлдаш» газеты да чыгудан туктады.
 
«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «Бизнес-Онлайнга» әйтүенчә, элек субсидияләр дәүләтнекеме, хосусыймы — барлык басмаларга да бирелгән. Соңрак исемлек кыскартылган һәм анда бары тик социаль әһәмияткә ия басмалар гына кертелә башлаган. «Безнең гәҗит»кә исә соңгы ике елда ташламалар бирелми.

«Хәзер почта чыгымнары язылу бәясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, почта хезмәтләре кыйммәтләнү генә түгел, авыллар һәм башка торак пунктларда почта бүлекчәләре дә көннән-көн ябыла бара. Нәтиҗәдә, газетны алырга теләгән укучы өчен дә ул кул җитмәс басмага әйләнә», дигән Фәйзрахманов басма белән сөйләшкәндә.

@azatliqradiosi
🤬4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды.

43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде.

Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк.

Шул хакта кыска видео карагыз.
😢4🔥2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киев шәһәрендә 13 кеше һәлак булган, 34 кеше яраланган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко белдерде. Киевның Дарницкий районында һөҗүмнән соң зур чокыр барлыкка килгән. Бу хакта видеоны җирле каналлар чыгарды. Якында урнашкан биш катлы йортның бөтен тәрәзәләре коелган.

🔸Түбән Новгородка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Төбәк җитәкчесе Глеб Никитин белдерүенчә, бер сәнәгать корылмасына һәм берничә торак йортка зыян салынган.

🔸Татарстанда 03:53 сәгатьтә 61 вагонлы йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан. «Реальное время» хәбәр итүенчә, шуның нәтиҗәсендә биш пассажир поезды һәм ике электричка тоткарланган.

🔸Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкультнаследие җитәкчесе урынбасары Айнур Фәрхиевне вазифасына кире кайтару турында карар чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итә. Элегрәк, 18 мартта, хезмәт аттестациясе нәтиҗәләренә күрә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Айнур Фәрхиевне эш бирүче инициативасы белән вазифасыннан азат итү турында карарны имзалаган иде. Фәрхиев хезмәт килешүен өзү белән килешмәгән һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә Башкультнаследие аттестация комиссиясенең Фәрхиев биләгән вазифага туры килми дигән карарын канунсыз дип тапкан.

🔸Русиядә тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) берләштерергә мөмкиннәр. Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский сүзләренчә, яңа имтиханда төп басым тарих өлешенә ясалырга мөмкин.

@azatliqradiosi
❤1
Инде сигез ел төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорыйлар
 
Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылган.
 
Хатта Мифтаховның фикере, шәхси позициясе өчен кулга алынганы һәм аны төрмәдән чыгармаулары, төрмә хезмәткәрләре тарафыннан җәзаланганы турында язылган.

"2019 елдан бирле ялган гаепләүләр нигезендә хөкем ителеп ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов — сәләтле математик һәм Русиядә үзенең оппозицион карашлары өчен эзәрлекләнгән галимнәрнең иң билгеле вәкилләренең берсе. Аның эшләре халыкара дәрәҗәдә фәнни һәм интеллектуаль җәмәгатьчелекнең, шулай ук сәяси, һөнәри берләшмәләрнең һәм кеше хокукларын яклау оешмаларының игътибарын һәм ярдәмен җәлеп итте. Аны Котып артында урнашкан төрмәгә күчерделәр, аннан килгән хәбәрләргә караганда, аңа карата көч кулланылган, бу хакта мәгълүмат күп кешеләрдә галимгә карата теләктәшлек уятты.

Шушы шартларда Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең Мактаулы ватандашы исеме бирелсә, сәяси тоткыннар белән теләктәшлек белдерүнең, демократик көчләренең азатлыкны яклавының, шулай ук сугышны һәм репрессияләрне кире кагуның бер билгесе, зур адымы булыр иде", диелгән хатта.
 
Ни өчен хатны нәкъ Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога язганнар. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤2
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны тагын 20 мең сум штрафка тартканнар

Күптән түгел аңа административ эш нигезендә 150 мең сум штраф салганнар иде инде. Барлык штрафлар да Мөхетдинов бүлмәсендәге 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен сурәтләүче “Калка” Һәм 1445 елны кенәз Василий II Суздаль янында Казан татарларына әсир төшүен тасвирлаучы «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен салынган.

«Осторожно, новости» Telegram каналы язуынча, яңа штраф салу карарын Мәскәүнең Тушино районы мәхкәмәсе чыгарган.

Әгәр 150 мең сум штрафны дини ядкәрләрне мәсхәрәләү турында маддә нигезендә салган булсалар, 20 мең сум штрафка нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә тартканнар.

@azatliqradiosi
🤬4😢4😡2
5 июльдә Төркиянең Госмания авылында Сабан туе узачак

Госманиягә 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына.

Госмания – Төркия хакимияте биргән атама, өлкән буын кешеләре авылны үзара Куруһөек дип атый. Салада йөзләп йорт саналса да, күп йортлар буш. Эшсезлек. Кешеләр шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Заманында авылда 500ләп кеше исәпләнгән, хәзер исә даими 20 гаилә яши. Җәйләрен авыл бераз булса да җанлана, Сабан туе бәйрәме аларны туплап тора. Ураза, Корбан гаетләрен дә татарлар туган нигездә бәйрәм итәргә тырыша. Электән калган гадәт.

Азатлык Радиосы хәбәрчесе элек авылда булып кайткан иде. Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤8🥴1