Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны өй сагыннан азат иткәннәр
Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевның чикләү карарын үзгәрткән һәм өй сагыннан азат иткән.
Мәүлиевка карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләр кылуны тыю калдырылган. Бу хакта мэрның адвокатына сылтама белән UTV хәбәр итә.
Мәүлиев 28 апрельдә тоткарланды. Соңрак Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аны шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды.
26 июньдә мәхкәмә Мәүлиевны сак астында калдыруны ике айга озайткан иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

👍1
Көн язмасы: "Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте?
Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы яңа мәктәп дәреслекләре чыгарды. Аларда "Үзәк Азия" атамасы "Төркестан" сүзе белән алыштырылган. Төркия рәсмиләре моны төбәкнең тарихи атамасын торгызу дип аңлатса, белгечләр Әнкараның шулай итеп Үзәк Азиядәге йогынтысын ныгытырга һәм төбәк белән тыгыз бәйләнешләрен ассызыкларга тырышуын әйтә.
Моннан тыш, төрек укучыларына "төрки дөнья"ның яңартылган харитасы да күрсәтелә. Харитада аерым рәвештә Русиядәге төрки җирләр дә билгеләп үтелә: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, шулай ук Чуашстан. Моннан тыш, Молдовадагы Гагауз һәм Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном төбәге дә шушы исемлектә бирелә.
Анда бәйсез төрки дәүләтләр аерым билгеләнгән: Төркия, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Казакъстан. Шулай ук харитага Каракалпакстаннан башка Үзбәкстанның бер өлеше һәм бары тик Әнкара гына таныган Төньяк Кыпрыс да кертелгән.
Гомумән алганда, дәреслекләрдә "төрки дөнья" барлык төрки халыкларны һәм дәүләтләрне берләштерә, ә Төркестан төркиләрнең тарихи ватаны булып тора дигән фикер үткәрелә.
Белгечләр фикерен👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте?
Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы яңа мәктәп дәреслекләре чыгарды. Аларда "Үзәк Азия" атамасы "Төркестан" сүзе белән алыштырылган. Төркия…
🔥4❤1👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ТАССР Югары Шурасы президиумының элекке сәркатибе Дания Дәүләтшина вафат
Аңа 93 яшь иде.
“Татар-Информ” язуынча, Дания Дәүләтшина белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 4 июльдә, иртәнге сәгать 10да Татарстан дәүләт шурасы бинасында узачак.
▪️Дания Дәүләтшина 1934 елның 3 мартында Чистай шәһәрендә туган.
▪️Казан педагогия университетын тәмамлаганнан соң аңа Биләр, Чистай, Алексеевски районында Советлар берлеге коммунистлар фиркасенең район комитеты сәркатибе булып эшләргә туры килгән. Дәүләтшина ирешкән иң югары дәрәҗә – 1980 елда Татар автономияле республиканың Югары Шурасы президиумы сәркатибе булу. Совет заманы нык сынаса да, бу вакытларга зарланмыйм, дип сөйләгән иде ул 2011 елны «Азатлык Радиосына».

🥱2🙉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: "Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте? Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы…
2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күргән иде.
Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә.
Авторлар арасында татар кешеләре дә бар. Азатлык Радиосы аларның берсе, профессиональ тәрҗемәче Шамил Бикташ белән сөйләшкән иде. Аның фикеренчә, уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Тулырак 👉монда укыгыз.
Сез уртак төрки тел турында нәрсә уйлыйсыз?

"Татар, төрек, үзбәк телләренең фонологиясе төрле. Мәсәлән, "нечкә" сүзе бар. Төрек телендә "инҗә". Бу сүзләр охшаш түгел, ләкин тиңдәшләр, когнатлар. Сүз уңаеннан, бу иң күп төрки телләрдә очраган сүзләрнең берсе. "Нечкә" һәм "инҗә" сүзләренең график кыяфәте "инчкә" булып чыкты. Татарчадан да, төрекчәдән дә аерыла, диде ул.
Тулырак 👉монда укыгыз.
Сез уртак төрки тел турында нәрсә уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк"
2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күрде. Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә. Китапта бу телне булдыруда төп принциплар аңлатыла, ясалма телнең сүзлеге тәкъдим ителә. Уртак тел барлык төрки халыклар үсешенә уңай йогынты…
❤8🔥2
Сан-Францискодагы татар йортында оешманың активисты Илһан Садри татарлар белән бәйле тарихи фотолар урнаштырган
Анда Токио һәм Кобедагы татарлар, мәчет, Кытайда Харбиндагы мәктәп фотолары, шулай ук Сан-Францискодагы татар чараларыннан тарихи фотоларны күреп була.
"Бүген әлеге тарихи фотолар турында сөйләшергә җыелабыз", ди Илһан Садри үз Facebook битендә.
Илһан Садри Америкага күченгән татарлар тарихын җыюы белән күптән шөгыльләнә. Бу хакта Азатлык Радиосы элек сөйләгән иде.
Ул Сан Францискога килеп урнашкан татарларның тарихы, татарлар җәмгыяте ничек оешканы, ничек йорт сатып алганнарын, татар теленә, дингә өйрәтүе турында шактый мәгълүмат туплаган.
Шулай ук Илхан Садри каналында аның үзе башкаруында җырлар, Америка татарлары тормышыннан иске архив видеолар, иске пластинкалар, Совет заманында чит илгә барып җиткән аудиоязмалар бар.
▪️Калифорниядә яшәүче татарларның оешмасы 95 ел элек оешкан. Татарлар АКШның бу штатына башлыча 1970 елларда килә башлый. Биредәге мәхәллә Япония, Кытай, Кореядән килгән татарлардан оеша. Алар күпләп Сан Францисконың (Берлингейм) Burlingame бистәсендә яши.
▪️Биредә Америка төрки-татар ассоциациясенең үз йорты бар, анда төрле татар чаралары уза. Татарлар ул йортны 1960 елда үз акчасына сатып ала һәм әлегәчә мәхәллә үз акчасына аны карап тота.
▪️2016 елда Сан-Франциско татарлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
▪️Сан Франциско татарлары ел саен Сабан туен оештыра. Татарлар җирләнгән мөселман зиратындагы каберләрне карап тора.

Илһан татарларны таныта
Сан-Францискода яшәүче Илһан Садри милләте турында туплаган мәгълүматны интернеттагы сәхифәсе --> http://www.theperemechlounge.blogspot.com/ аша бөтен дөньяга җиткерергә тели.
❤5🔥2🥱1
Иран лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашуга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә делегация барган
Тәһранда Иранның элекке лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашу чаралары башланды. Анда Татарстан исеменнән матәм чараларында мөфти Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары Илфар Хәсәнов һәм Ришат Хәмидуллин катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Матәм чаралары берничә көнгә сузылачак. Хушлашу төрле урыннарда, шул исәптән урамнар буйлап йөрү дә булачак. Хаменеине 9 июльдә туган шәһәре Мәшһәдтә имам Реза төрбәсендә җирләячәкләр.
Камил Сәмигуллин "Бизнес онлайнга" сөйләвенчә, үтерелгән Хаменеине дүрт ай буена җирләмәү торуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, чараның иминлеген тәэмин итәсе. Икенчедән, "ираннар Хаменеинең үлеме өчен үч алырга өлгерергә тиеш".
🔹28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде.
🔹Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәрде, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм итте.

👎2🤮1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үзенә кирәктә Мәскәү татарны ничек куллана?
Бик гади: сугышка җибәрергә кирәк булганда Татарстан байрагын да эшкә җигә, ә гадәти тормышта киресен эшли.
Элегрәк ясалган видеоны тагын бер кат искә төшереп китик.

🤬6🔥2
Татарлар ни өчен чәй ярата? Әйдә!Online кызыклы тест әзерләгән.
Чәй татарларга кайчан кергән, нәрсә ул "такта чәй", ни өчен чәйне сөтләп эчләр? Сез боларны беләсезме? Үзегезне сынап карагыз.
👉 Тестны монда узыгыз. VPN кирәк булырга мөмкин.

Тест: татарский чай – от кочевников до самовара
Чай у татар – это всегда повод посидеть, поговорить по душам и остаться на "еще на одну чашку". Әйдә! Online предлагает проверить, что вы знаете о татарской чайной культуре. Сможете пройти тест на 100%?
❤6🥱2🔥1
Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән филология фәннәре кандидаты Айнур Хуҗахмәтов кыйналган. "Беҙ ҡара халыҡ» оешмасы үзенең Телеграм каналында бу хакта видео чыгарды.
"Башкортларга каршы репрессияләрдә катнашкан һәркемне беләбез. Без бер нәрсәне дә онытмадык, бернәрсәне дә гафу итмәдек. Айнур Хуҗахмәтов Башкортстандагы репрессияләр өчен җаваплы кешеләрнең берсе. Ул халкыбызга күп газап һәм золым китерде. Шушы "эксперт" уйлап чыгарган әшәке һәм ялган гаепләүләр аркасында дистәләгән кеше төрмәдә утыра", диелә анда.
Хуҗахмәтов үзе дә һәм куәт оешмалары да моңа карата әлегә бернинди аңлатма бирмәде.
Айнур Хуҗәмәтов - филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технология университеты укытучысы. Башкорт активисты Фаил Алсыновка каршы җинаять эшендә төп экспертизаны ул ясады. Шуңа нигезләнеп гаепләү ягы "Кара халык" сүзен Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларын кимсеткән дигән нәтиҗәгә килде. Алсынов бүген төрмәдә утыра.
Татар энциклопедия институты белешмәсендә кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйлелектәге халыкның шартлы атамасы диелә .
Хуҗахмәтов элегрәк "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде." Прокуратура гаепләүләре, ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәләре шул экспертизаларга карап чыгарылды.

Telegram
БКХ
Кемдер, бәлки, башҡорттар үҙен яҡлай алмай торган халыҡ тип уйлай башлағандыр. Беҙҙең халыҡҡа ҡайғы килтереп карьера яһау, аҡса эшләү мөмкин тигәндер. Былай булмаясаҡ! Башҡорт халҡына ҡаршы ҡылынған енәйәттәрҙең яуапһыҙ ҡалмаясағын һеҙгә күрһәттек.
Башҡорттарға…
Башҡорттарға…
😁3❤2👏2🔥1
"Кара халык" дигәннән, "Азатлык сүзлеге"ндә бүген нәкъ менә шушы сүзтезмәне кабатлап тәкъдим итәргә булдык.
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍10
🇲🇩🇷🇺4 июльдән Молдова башкаласы Кишиневта «Урыс йорты» эшчәнлеген туктатты
Бу хакта Россотрудничество җитәкчесе Игорь Чайка имзалаган белдерү оешманың рәсми сәхифәсендә чыкты. Анда оешма вәкиленең алга таба Молдовадагы Русия илчелегендә эшләячәге әйтелә.
Узган елның ноябрендә Молдова парламенты 1998 елда Русия белән төзелгән мәдәни үзәкләрне булдыру һәм эшчәнлеген җайга салу турында хөкүмәтара килешүне гамәлдән чыгарды. Нәкъ шул килешү нигезендә 2009 елда Кишиневта Русия фән һәм мәдәният үзәге («Урыс йорты») ачылган иде.
Бу карар Молдова хакимиятенең Русиянең парламент сайлауларында тыкшынуы турындагы белдерүләре, ике тарафның дипломатларны чыгарып җибәрүе һәм фетнәчел Днестр буе тирәсендәге киеренкелек фонында кабул ителде.
Европа Берлеге белән якынаю сәясәтен алып баручы хәзерге Молдова хакимияте «Урыс йортын» дәүләт иминлегенә янау тудыручы һәм какшату эшчәнлеге алып баручы оешма дип бәяләде. Парламент утырышында килешүне гамәлдән чыгару тәкъдимен тәкъдим иткән мәдәният министры Кристиан Жардан, әлеге үзәкнең урыс мәдәниятен түгел, ә Русия пропагандасын алга этәрү коралы буларак кулланылуын белдерде.
▪️2023 язында Молдовага сайлауда Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

🎉9👏2👍1🤝1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Киевка дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 11 кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган. Бу хакта хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Ярослауда дрон нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Һөҗүм турында өлкә губернаторы Михаил Евраев белдерде
🔸Татарстанда Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Башкортстанга дроннар һөҗүме куркынычы турында игълан ителде. Казан, Бөгелмә һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылып торды, хәзер алар эшли, әмма дистәдән артык очкычлар тоткарлана. Уфа аэропорты әле дә очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
🔸Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) АКШ җыелма такымы һөҗүмчесе Фоларин Балогунга карата дисквалификацияне Дөнья беренчелегенең 1/8 финалында Бельгиягә каршы уен алдыннан вакытлыча туктатты. The New York Times һәм The Hill хәбәр итүенчә, АКШ президенты Доналд Трамп ФИФА президенты Джанни Инфантино белән элемтәгә кереп, АКШ җыелма такымының иң нәтиҗәле һөҗүмчесе булган Балогунның дисквалификациясен яңадан карауны сораган.

❤3👎1
5 июльдә Төркиянең Искешәһәргә якын Госмания авылында татарлар Сабан туен бәйрәм итте
Бәйрәм якынча мең кешене җыйган. Бу зур сан булып санала. Башлыча бирегә бу авылда туып-үскән яки нәсел тамырлары бу авылга караган кешеләр җыела, алар күпләп Искешәһәрдә көн күрә, шулай ук бәйрәмгә Төркиянең Истанбул, Әнкара, Бурса, Анталья, Конья кебек башка шәһәрләрендә яшәүче татарлар да җыела.
Сабан туе Госмания авылынының паркында узган, аны 1990нче еллар башында бу авыл кешеләре һәм Төркиягә Татарстаннан килеп белем алучы студентлар утырткан.
Бәйрәм ике телдә барган, татарча өлешен Татарстаннан килүче, "Татар радиосы" ди-джее Зөлфәт Зиннуровка йөкләнсә, төрекчәсен чыгышы белән шушы авылдан булган Әнәс Догу алып барган. Шулай ук Татарстаннан "Сәйяр" фольклор төркеме дә килгән, алар җырлаган да, биегән дә. Алып баручылар Госманиядә бүләк җыю гадәтен дә оештырганнар. Биредә бүләкләр урынына Сабан туе кунаклары түбәтәйгә акча сала.
Искешәһәрдәге татар оешмасы башлыгы Ведат Догу Азатлыкка әйтүенчә, сәхнәне кору, Татарстаннан артистларны китертү эшләрен Татарстан башкара, алар чыгымнарны каплый.
Тулырак👉 монда укыгыз.

— Ел саен милли бәйрәмне уздырабыз, һәрвакыт Төркиядәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге булыша, Татарстаннан килгән артистлар безнең бәйрәмне бизи. Быел да күңелле булды. Бергәләп уздырабыз бәйрәмне. Чифтчиләр районы хакимияте дә булышты, чатырлар куйды. Быел бәйрәмгә район башлыгы Зөһрә Конакчы килде. Ул чыгышында: "Безнең җирдә татарларның яшәвенә без сөенәбез, алар бердәмлек, тырышлык үрнәге, безнең республикага алар күп файда китерде", дип сөйләде.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Төркиянең борынгы татар авылы Госманиядә Сабан туе узды
Татар милли бәйрәмдә якынча мең кеше катнашкан.
🔥3❤2🥱1
Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән филология фәннәре кандидаты Айнур Хуҗахмәтов кыйналган.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
😁3❤1🔥1👏1🤔1
5 июльдә Париждагы Бастилия мәйданында Русиянең «Полярная Сова» колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Бахром Хамроевны яклап пикет узган.
Чараны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм Русиядән киткән оппозиция вәкиле Алексей: “Президент Путин “Полярная сова” колониясендә сәяси тоткыннарны җәзалауны туктатуны таләп итәбез” дигән шигарь тотып торган.
“Бүгенге пикетның максаты Франция җәмәгатьчелегенә Русиядә тоткыннарның җәзалауы турында белдерү. Шулай ук без Мифтахов һәм Хамроевны бу кеше үтерүчеләр колониясеннән башка җиргә күчерүне таләп итәбез”, ди Зәкиев.
▪️16 июнь көнне ул Русия илчелеге бинасы янында Мифтахов һәм Хамроевны яклап пикет уздырган иде.

❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
5 июльдә Төркиянең Искешәһәргә якын Госмания авылында татарлар Сабан туен бәйрәм итте Бәйрәм якынча мең кешене җыйган. Бу зур сан булып санала. Башлыча бирегә бу авылда туып-үскән яки нәсел тамырлары бу авылга караган кешеләр җыела, алар күпләп Искешәһәрдә…
Төркиянең борынгы татар авылы Госманиядә узган Сабан туеннан фотолар

❤7🤩4🥱2👏1