Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
5 июльдә Париждагы Бастилия мәйданында Русиянең «Полярная Сова» колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Бахром Хамроевны яклап пикет узган.

Чараны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм Русиядән киткән оппозиция вәкиле Алексей: “Президент Путин “Полярная сова” колониясендә сәяси тоткыннарны җәзалауны туктатуны таләп итәбез” дигән шигарь тотып торган.

“Бүгенге пикетның максаты Франция җәмәгатьчелегенә Русиядә тоткыннарның җәзалауы турында белдерү. Шулай ук без Мифтахов һәм Хамроевны бу кеше үтерүчеләр колониясеннән башка җиргә күчерүне таләп итәбез”, ди Зәкиев.

▪️16 июнь көнне ул Русия илчелеге бинасы янында Мифтахов һәм Хамроевны яклап пикет уздырган иде.

@azatliqradiosi
❤3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород өлкәсенә ракетлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. ASTRA язуынча, һөҗүм ителгән корылмаларның берсе — Белгород магистраль газүткәргечләренең линия җитештерү идарәсе (Белгород ЛПУМГ). «Пепел» басмасы хәбәр итүенчә, идарә өлкәнең тугыз бүлгесендәге шәһәрләрне, бистәләрне һәм сәнәгать ширкәтләрен газ белән тәэмин итә, шулай ук газны магистраль газүткәргечләр аша ташуны оештыра. Шәһәрнең бер өлешендә ут һәм су беткән.

🔸Төркия активист Ариадна Литвинованы Русиягә депортацияләгән. Русия хакимиятләре аны армияне «дискредитацияләү» турында ачылган җинаять эше нигезендә эзләүгә игълан иткән иде. «Төрмә адвокаты» Telegram-каналы хәбәр итүенчә, кызны 4 июльдә Русиягә биргәннәр. Фаразларга күрә, аны Внуково һава аланында ук тоткарлаганнар. Шул көннән бирле Литвинова белән элемтә югалган.

🔸Франция президенты Эммануэл Макрон рәсми сәфәр белән Димәшккә килде. Сүрия дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, ул 2024 елның декабрендә илдә хакимият алышынганнан соң Сүриягә килгән беренче Көнбатыш дәүләте җитәкчесе.

🔸Түбән Новгород өлкәсенең бер районында ягулыкны QR-кодлар аша сатуны сынап караячаклар. Бу хакта өлкә губернаторы Глеб Никитин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге чара ягулык салу станцияләренә төшкән йөкләнешне тигезләргә һәм машина йөртүчеләргә билгеләнгән вакытта конкрет ягулык салу станциясендә ягулык салырга мөмкинлек бирергә тиеш.

🔸Футбол дөнья беренчелегенең 1/8 финалында Испания Португалияне, ә Бельгия АКШны җиңде.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар

Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы. Оешманың башында торучыларның берсе чыгышы белән Башкортстанның Күмертау якларыннан булган, әлеге вакытта АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Рафис Кунаккулов бу җыенны башыннан ахырына кадәр оештыруда иң актив катнашучыларның берсе. Кунаккулов вакытында Башкорстанда башкорт яшьләрен оештырып йөрүчеләрнең берсе дә. Җыенны оештыру да аның идеясе. Башкорт җыенына бер ел әзерлек барды һәм бу эштә бөтен гаиләм катнашты, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Җыен узган җирдә мәйдан рәткә китерелгән, киртәләр куелган, эскәмияләр, туры һәм авышып торган баганалар куелган, бәдрәфләр урнаштырылган, хәтта мунча өлгертелгән. Махсус бу җыенга Кунаккуловлар гаиләсен башкорт тирмәсен ясаган. Аны башкортча бизәгән. Тирмә тирәли башкортларның җиде ыруының билгеләре, байраклары утыртылган, тирмә эче башкортлар турында белем алу үзәге кебек ясалаган. Эчендә Башкортстанның әлеге һәм иске хариталары урнашкан, ырулар турында мәгълүмат куелган. Һәр кеше үз ыруын табарга уңайлы булсын өчен эшләнде, ди оештыучылар.

Шулай ук биредә ике байрак та урнаштырылган, Зәки Вәлиди игълан иткән беренче республиканың байрагы да, әлеге Башкортстанның байрагы да булган. Шулай ук биредә башкорт шәхесләренең фотолары һәм алар турында мәгълүмат да урнаштырылган. Башкорт шәхесләре арасында әлеге вакытта Русия төрмәсендә утыручы, сәяси тоткын Айрат Дилмөхәммәтов та бар. Ул да искә алынган. Өч көн дәвам иткән җыен "Җиде ыру" дип аталган.

Җыен уздыру идеясы ничек барлыкка килгән, чарада нәрсәләр эшләгәннәр, бу хакта монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы.…
Башкорт җыенын оештыручы Рафис Кунаккулов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, телебез югала, балалар үзара гына түгел, әти-әниләре белән урысча, инглизчә сөйләшүгә күчеп бара.

"Икенчедән, безнең бәйрәмнәр күңел ачуга, концерт карауга корылып бетте. Ә тарих, гореф-гадәтләр, дин турында сөйләшүләрне кайда алып барырга? Юк алар. Элек җыеннарда кешеләр үзара сөйләшкән, елга нәтиҗә ясаган, планнар корган, иң мөһиме җыеннарда яшьләр танышкан яки аларны таныштырганнар. Менә бу югалып бетте. Без читтә яшибез, һәр кеше исәптә булса, гаиләләр үзара танышып, бер-берсен белеп яшәсә, хәерлерәк. Алга таба яшьләргә кавышу өчен уңайлы булыр иде", ди ул.

Аның әйтүенчә, чарада көрәш мәйданы булдырылган.

"Монда төрле бәйгеләр оештырылды... Һәр кеше кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кешеләр чатырлырда кунды. Азан белән уяндык, җомга намазларында вәгазь дә, бергәләп намаз да укылды. Ризык хәләл булды, Корбан Гаетенә чалынган ике сарык шушында кереп китте", ди ул.

Чарадан күбрәк фотоларны👉 монда күреп була

@azatliqradiosi
👍2