Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2
“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентларны дроннар җыюга “Дроннар сугышы: Украина” симуляторы аша җәлеп итә
 
“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентлар арасыннан киләчәктә хезмәткәрләрне эзләү һәм сайлап алу өчен “Дроннар сугышы: Украина” тактик симуляторын һәм зур кибертурнирларны куллана. Бу хакта T-invariant яза.

Беренче карашка, «Дроннар сугышы: Украина» гадәти тактик уен. Аңа патент «Алабуга» махсус икътисади зонасының мөдире Тимур Шәһивәлиев исеменә теркәлгән. Продукт баштан ук халыкара аудиториягә исәпләнгән һәм өч телдә — инглиз, урыс һәм кытай телләрендә тәкъдим ителә.

Уен аша махсус икътисади зона җитәкчелеге студентларны «Сталин лачыннары» проектына җәлеп итә. Әлеге инициативаның рәсми сәхифәсендә инженер-конструкторлар, бүлекчә командирлары һәм «Герань» дроннары операторлары өчен реаль вакансияләр урнаштырылган.

T-invariant язуынча, уен аша хезмәткәрләр җәлеп итү моделе инде әйдәп баручы университетларда һәм зур киберспорт мәйданчыкларында актив рәвештә кулланыла. Апрель ахырында Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбендә (НИУ ВШЭ) «Сталин лачыннары» оештырган дроннар белән идарә итү турниры узган. Анда катнашу өчен башта «Дроннар сугышы: Украина» уенында сайлап алу этабын үтәргә һәм Русия ягында уйнап, реаль вакыт режимындагы ялгыз уенда җиңәргә кирәк булган.
 
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

@azatliqradiosi
🤬2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Губернатор Андрей Воробьев хәбәр итүенчә, Пионерски өлкәсендә биш шәхси йорт янган, өч кеше үлгән, өч кеше яраланган. Солнечногорскида дрон күпкатлы йортка бәрелгән, ике кеше җәрәхәтләнгән. Можайскида да бер күпкатлы йортка зыян салынган. Рәсмиләр белдерүенчә, анда җәрәхәтләнүчеләр юк.

🔸Бангкокта Na Ladprao пабында янгын чыгу нәтиҗәсендә ким дигәндә 27 кеше һәлак булган, 63 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Thairath News агентлыгы хәбәр итә.

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожьеда алты кеше яраланган, Одессада күпкатлы йортка һәм супермаркетка зыян килгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Чернигов өлкәсендә 69 мең кеше утсыз калган дип белдерә төбәкнең энергетика идарәсе.

🔸Пентагон чираттагы тапкыр Иранга һөҗүм иткәнен белдерде. Тәһран җавап буларак Үрдүн, Бәһрәйн һәм Кувейттагы АКШ хәрби базаларын утка тотуын әйтте. Дөнья базарында нефтькә бәя тагын арта башлады.

🔸Русиянең барлык югары уку йортларында урыс теле, фәлсәфә, тарих һәм "Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәннәрен өйрәнү мәҗбүри булачак. Бу хакта фән министры Валерий Фальков белдерде.

@azatliqradiosi
Башкортстан эшмәкәре ике республика арасында күпер салырга планлаштыра
 
Башкортстан эшмәкәре Камил Сираҗетдинов Башкортстан белән Татарстан чигендәге Иске Янегет һәм Актаныш авыллары арасында Агыйдел елгасы аша күпер төзү өчен акча җыя башлавын игълан иткән.
 
Җирле халык дистә еллар буе елганың ике яры арасында паром белән яки кышын боз өстеннән йөри.
 
UTV язуынча, түрәләр күпер төзелешенә бюджетта акча булмавын әйткән. Шуннан соң Сираҗетдинов акчаны үзе җыярга булган һәм социаль челтәрләр аша инвесторларга, ширкәтләргә мөрәҗәгать иткән.
 
Хәзер ул техник-икътисади нигезләмә әзерләү өчен 3,5 миллион сум акча җыя. Теләгән һәркем кимендә биш мең сум иганә кертә ала.
 
▪️Башкортстанда авыл халкының акча җыеп, күпер салу, юллар төзекләндерүнең бу беренче очрагы гына түгел. 2024 елда Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Шулай ук Баймак районы Темәс авылына керү юлындагы ярымҗимерек күперне авыл ирләре үзләре ремонтлап куйган. Акчаны да бөтен авыл белән җыйганнар.
 
▪️Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышында катнашучы сугышчыларны һәм аларның гаиләләрен яклауга Башкортстан 2026 елда бюджеттан якынча 25 миллиард сум бүлде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥4👍1
Иртәгә Русия Банкы Чаллының 400 ел уңаеннан өч сумлык тәңкә чыгарачак
 
31 граммлы көмеш тәңкәдә тугъра, мэрия, бизнес-үзәк һәм КАМАЗ төшерелгән.
 
Элегрәк тарихчыларда Чаллының 400 еллыгы бәхәсләр уятты. Алар шәһәргә татар дәүләтчелеге чорында ук нигез салынган дип саный.

— Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора, — дип белдергән иде тарих фәннәре докторы Радик Исхаков.

Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "урыс кешеләре тора башлагач кына" шәһәргә нигез салынган дигән фикер белән килешмәде. Ул җирлектә Алтын Урда истәлекләре табылуын, шәһәр атамасының татардан чыгуын әйткән иде.
 
Тулырак 👉монда
🤔3🥱1
Азат Мифтахов Харп төрмәсендә әнисе белән очрашкан

Бу – Харпта Гөлнур Хөсәенованың улы белән беренче күрешүе. Ул улының кәефләре турында сөйләде. Азат аңа күрсәтелгән теләктәшлекне тоям, дигән.

@azatliqradiosi
❤8🔥2
ТНВ телеканалына каршы "нацист атрибутикасын" яки "экстремист оешма" символикасын ачык күрсәтү маддәсе нигезендә административ эш ачылган

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе сайтындагы эшкә Idel.Реалии игътибар иткән.

Эш мәхкәмәгә бүген иртән килеп ирешкән. Административ эшнең нәрсә сәбәпле ачылуы әлегә билгесез. Утырыш көне дә әле билгеләнмәгән.

20.3 маддәнең 1нче өлеше нигезендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә 10 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яный.

Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤔7🤯4❤2🤬1
12 июльдә Удмуртиянең дәүләт шурасы бинасы янында туган телен яклап үз-үзенә кул салган удмурт галиме Альберт Разинны искә алу чарасы узды

Исән булса, Разинга 12 июнь көнне 86 яшь тулыр иде.

Азатлык Радиосы чыганаклары хәбәр итүенчә, чараны удмурт милли хәрәкәте вәкилләре оештырган. Анда Татарстаннан да бер төркем татар милләтпәрвәрләре катнашкан.

Разинның үз-үзенә ут төрткән урынга чәчәкләр салганнар һәм ул фаҗига көнен искә алганнар.

Аннары халык удмуртларның милли-этнографик йортка җыелган. Бу йорт Альберт Разин җитәкчелегендә төзелгән булган.

Урманда дини әһелләр белән халык катнашында искә алу йоласы узган.

Моннан тыш зур аш мәҗлесе оештырылган. Анда төрле яклардан килгән 100дән артык кеше катнашкан. Удмурт җырлары башкарылган. Удмурт кызы “Туган тел”не башкарган һәм аңа чарада катнашучылар да кушылган.
 
▪️Альберт Разин 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде.
❤13🔥3😢1
⚡️Башкортстанның Салават шәһәре сәнәгать зонасына дроннар һөҗүм итте

ASTRA телеграм-каналының OSINT-мәгълүматларына караганда, һөҗүм Русиянең иң зур нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе булган "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә ясалган. Нәтиҗәдә янгын чыккан.

Шулай ук басманың OSINT анализына күрә «Роснефть-Опт» нефть базасы ширкәтендә дә янгын чыккан булуы ихтимал.

Республика башлыгы Радий Хәбиров Салаватның сәнәгать зонасына һөҗүм булуын раслады, әмма аның кайсы ширкәткә ясалуын әйтмәде. Хәбиров белдерүенчә, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә берничә урында ут чыккан.

"Зыян күрүчеләр юк", диде ул.

▪️Бүген иртән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфа һава аланы очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.

▪️Узган елның 24 сентябрендә "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә һөҗүм ясалган иде инде.

▪️Салават шәһәре Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта урнашкан.

@azatliqradiosi
🔥2
Татарстан белән Башкортстанга Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан табутлар кайта да кайта

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9353 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10493 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
👎2🎉1
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде

Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы булып калачагын белдергән иде.

Уфа шәһәр шурасы мэр Ратмир Мәүлиев белән килешүне өзде. Бу хакта бүген шәһәр шурасының чираттан тыш утырышында аның рәисе Марат Васимов белдерде, дип яза "Башинформ".

Васимов сүзләренчә, шәһәр шурасына Мәүлиевның дәүләт серенә керү рөхсәтен туктату турында рәсми белдерү килгән.
"Хакимият башлыгы белән төзелгән контрактның 8нче бүлегенең 3нче пунктына ярашлы, килешү аның дәүләт серенә керү рөхсәте туктатылган очракта өзелергә тиеш", — диде Васимов.

"Башинформ" язуынча, депутатлар Мәүлиев белән 2022 елның мартында төзелгән килешүне өзү турындагы карарны бертавыштан кабул иткән.

Узган атнада ук Ратмир Мәүлиевның исеме мэрия сайтындагы «Җитәкчелек» бүлегеннән алынуы билгеле булган иде. Аның урынына анда хәзер шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәриповның исеме күрсәтелгән.

🔻Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарладылар. Аны вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Ул үз гаебен танымый.

🔻Тоткарланганнан соң берничә көн Мәүлиев тикшерү изоляторында (СИЗО) булды, соңрак аны өй сагына күчерделәр, ә июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе аңа карата билгеле бер гамәлләрне кылуны тыю рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.
❤1