Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Омскида федераль Сабантуй узды
 
Анда Русиянең 32 төбәгеннән һәм Казакъстанның дүрт төбәгеннән вәкилләр катнашты. Өлкә губернаторы 2024 елда Усть-Ишим районын су басу вакытында күрсәткән ярдәме өчен Татарстанга рәхмәтен җиткерде.
 
20 июльдә Усть-Ишем районы Әшем авылының 800 еллыгын бәйрәм итәчәк.  Бизнес Онлайн язуынча, анда Габдулла Тукайга һәйкәл дә ачачаклар. Әшеван мәктәбенә дә Тукай исеме биреләчәк.  
  
📹omsk_putevoditel

@azatliqradiosi
🔥4❤3🥱3🙏1
Русия Киевка зур һөҗүм ясады

Украина Кораллы көчләренең Һава көчләре мәгълүматынча, якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага 41 ракет һәм 125 дрон җибәргән. 23 ракетны бәреп төшерә алмаганнар. Төп һөҗүмнәр Киевка ясалган.

Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, бу сугыш башланганнан бирле Киевка ясалган иң зур һөҗүмнәрнең берсе. Ул бер кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең яралануы турында хәбәр итте.

Һөҗүмгә Киевның биш районы — Соломянский, Шевченко, Святошинский, Деснянский һәм Днепровский районнары эләккән. Соломянский һәм Шевченко районнарында күпкатлы торак йортлар зыян күргән. Шартлау дулкыны «Лукьяновская» метро станциясенең җир өстендәге вестибюленә дә зыян китергән.

Русия саклану министрлыгы һөҗүмнәр хәрби сәнәгать ширкәтләре һәм логистика үзәкләренә ясалды дип белдерде. Хәбәрдә дүрт хәрби ширкәт, шулай ук Киевтагы «Новая пошта» склады һәм Киев өлкәсендәге логистика үзәге телгә алына.
🤬4😢2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш" Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була.…
"Физикадан төрекчә диссертация язып булганны татарча да була"

Химия фәннәре кандидаты, "Татар шурасы" координаторларының берсе Булат Сәйфетдинов Азатлык Радиосына биргән интервьюда татар теленең кулланышы һәм киләчәге турында да фикер йөртте.

Федераль үзәкнең бу өлкәдә милли республикаларга басым ясавын аңлыйм, ди ул, әмма Татарстан хакимияте дә бу мәсьәләдә ныграк торырга мөмкин иде дип саный. Татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылуы телнең киләчәгенә тискәре йогынты ясый, тел югалырга да мөмкин, ди галим.

"Мин моны үз тәҗрибәмнән дә әйтә алам. Берничә ел Төркиядә яшәдем. Ул вакытта төрек телендә көн саен аралаштым, эшләдем, укыдым. Шуңа күрә сүз байлыгым да артты, телне иркенрәк үзләштердем. Анда белем бирү дә, дәүләт эшләре дә, фән дә, җитештерү дә — барысы да төрек телендә алып барыла. Шуңа күрә беркем дә: "Химияне яки физиканы төрек телендә өйрәнеп булмый", — дип әйтми.

Кайберәүләр, хәтта тулысынча урыслашкан татарлар да: "Татарча химия турында ничек сөйләшеп була?" — дип көлә. Әмма ни өчен булмасын?

Минем Истанбулда бер татар дустым бар. Ул чыгышы белән Башкортстаннан, хәзер Төркия ватандашы. Физикадан докторлык диссертациясен Төркиядә яклаган. Мин аңардан: Диссертацияңне кайсы телдә яздың? — дип сорадым.

Ул: "Төрек телендә", — диде.

Мин инглиз телендә дип уйлаган идем. Физикадан төрекчә язып булганны татарча да язып була"

👉Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз.
👍11❤8🔥3
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәймә Газизованы милли мәгарифне яклап узган урам чарасында катнашканы өчен административ җаваплылыкка тарткан.

Мәхкәмә хатын-кызга пикет үткәрү тәртибен бозу турында маддә нигезендә 10 мең сум штраф билгеләгән. Карар 15 июльдә чыгарылган.

Газизова гаебен тулысынча таныган һәм, пенсионер булуын һәм олы яшьтәге ирен карарга тиешлеген әйтеп, үзенә административ кулга алу җәзасы бирмәүне сораган, диелә.

Пенсионерга карата административ беркетмә 3 июльдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы каршында узган пикеттан соң төзелгән. Чарада барлыгы биш кеше катнашкан диелә. Алар "Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга – вазифасыннан китәргә!", "Башкортстан мәктәпләрендә милли мәгарифне торгызыйк!", "Федератив дәүләттә мәгариф бертөрле генә була алмый!" дигән шигарьләр күтәргән.

Штрафка тартылган пенсионер сүзләренчә, пикет вакытында төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре активистларга сөйләшү өчен янәсе бинага керергә тәкъдим иткән. Әмма акциядә катнашучылар моңа ризалашмаган һәм соңыннан үзләре таралышкан, ди ул.

Фәймә Газизова бу урам чарасы өчен җәза алган икенче кеше булды. Моңа кадәр шул ук пикетны оештырган өчен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Актамыр" оешмасының 67 яшьлек җитәкчесен, Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган иде. Мәхкәмә акцияне хакимият белән алдан килештерелергә тиешле киңкүләм чара дип бәяләгән.
💔9
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Украина дроннары Мәскәү өлкәсенә һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы якынча 400 дронның юк ителүе турында белдерде. Хакимият мәгълүматларына караганда, Подольскида янгын башланган. Astra хәбәр итүенчә, нефть базасы яна. Шулай ук Домодедоводагы «Южные Врата» сәнәгать комплексында склад яна. Алты кеше зыян күргән диелә.

Моннан тыш, Подольскидагы Ozon складында складында да янгын чыккан.

🔹 Русиянең Запорожьега һөҗүме вакытында өч кеше, шул исәптән 11 яшьлек бала һәлак булган. 40тан артык кеше җәрәхәтләр алган.

🔹 АКШ Иранга кабат һөҗүм итте. Иран армиясе Кувейттагы Америка базаларына һөҗүм ясаган. Иран Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы шулай ук Иорданиягә күзләү мәгълүматлары биргәне өчен рәхмәт белдергән.

🔹 Испания футбол дөнья чемпионатында Аргентина такымын җиңеп, беренче урынга чыкты. Бу футбол беренчелеге тарихында испаннарның икенче җиңүе. Җиңү тубын 106нчы минутта Ферран Торрес кертте.
👍2👎1
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар.

Тулырак 👉 рәсемнәрдә һәм ☝️безнең хәбәрдә.

@azatliqradiosi
🤬3🔥1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Пермь ягында һәм Башкортстанда татар-башкорт авылларын су басты

18-19 июльдә яуган яңгырлар сәбәпле берничә елга ярларыннан чыккан, бер буа ишелгән.

Пермь ягының Октябрьский районындагы Югары Ирән, Әтнәгуҗа, Мостовая авыллары өлешчә су астында калган.

Су шулай ук Янапай, Колтай, Ишем, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктүбә авылларына да килгән. Октябрьский районы халкының өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә.

Башкортстанның Аскын районы Уршиде авылын да су баскан. Рәсмиләр белдерүенчә, Сарысу елгасы күтәрелү сәбәпле, Уршидедә 32 хуҗалыкка су кергән.

20 июльгә булган мәгълүматка караганда, Пермь ягында 53 йорт су астында кала.

Төбәктә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшли, вакытлыча яшәү урыннары булдырылган.

Синоптик һәм галим Андрей Шихов сүзләренчә, бу — Пермь төбәге тарихында иң көчле яңгырлар.

Социаль челтәрләрдә кешеләр ярдәм сорап яза, күпләр бернисез калган.
💔3🐳2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Одесса өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Сумыда дрон күп катлы йортка эләгеп, алты кеше җәрәхәтләнгән, аларның икесе - бала. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Белгородта дрон автомойкага эләккән. Губернатор вазифаларын башкаручы Александр Шуваев хәбәр итүенчә, бер кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән. Төбәкнең оператив штабы белдерүенчә, берничә районга ясалган һөҗүмдә тагын бер кеше үлгән, 16 кеше яраланган.

🔸Русия Италиянең ике дипломатын илдән җибәрә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе хәбәр итә. Моңа кадәр Италия Русиянең ике хәрби атташесын шымчылыкта гаепләп илдән чыгарган иде.

🔸Башкортстанның Аскын районында су басу нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Бу хакта үз Telegram-каналында район хакимияте башлыгы Динис Юсупов хәбәр итте.

🔸Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре башлады. Бизнес Онлайн язуынча, реконструкцияне 2026 елның декабренә тәмамларга җыеналар.

🔸Казанда Тәре йөреше сәбәпле үзәктәге берничә урам машиналар хәрәкәте өчен ябылды, шулай ук кайбер җәмәгать транспорты да юлларны үзгәртте.

@azatliqradiosi
❤2
Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары янында кызыл террор корбаннарын искә алдылар

1919 елның 13-14 гыйнварда шушы авылда яшәүче авыллар крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәрә. Татар авылларындагы кешеләр чекистлар тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Иң яшенә 17 яшь була, иң картына - 80 яшь. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелә.

Корбаннар исеме кара таштан ясалган кабер ташына уеп язылган.
 
Быел да Хәтер көне Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов җитәкчелегендәге вәкиллек катнашында үткәрелде.

“Ике авыл мәхәлләсе халкы үз мәчетләреннән тәкъбир әйтеп, һәйкәл янында күрешә. Биредә Коръән укып, аны мәрхүмнәр рухына багышлап бергәләп дога кылалар, имамнар вәгазь сөйли. Чараның максаты - мондый канлы вакыйгалар кабатланырга тиеш түгеллекне даими искәртеп тору", диелә ДУМ РФ татарча Telegram каналы хәбәрендә.

Тулырак 👉монда

@azatliqradiosi
❤‍🔥7💔3