Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары янында кызыл террор корбаннарын искә алдылар

1919 елның 13-14 гыйнварда шушы авылда яшәүче авыллар крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәрә. Татар авылларындагы кешеләр чекистлар тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Иң яшенә 17 яшь була, иң картына - 80 яшь. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелә.

Корбаннар исеме кара таштан ясалган кабер ташына уеп язылган.
 
Быел да Хәтер көне Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов җитәкчелегендәге вәкиллек катнашында үткәрелде.

“Ике авыл мәхәлләсе халкы үз мәчетләреннән тәкъбир әйтеп, һәйкәл янында күрешә. Биредә Коръән укып, аны мәрхүмнәр рухына багышлап бергәләп дога кылалар, имамнар вәгазь сөйли. Чараның максаты - мондый канлы вакыйгалар кабатланырга тиеш түгеллекне даими искәртеп тору", диелә ДУМ РФ татарча Telegram каналы хәбәрендә.

Тулырак 👉монда

@azatliqradiosi
❤‍🔥7💔3
АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен "Әсир милләтләр атналыгы" дип игълан итте (Captive Nations Week)

Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты.

Анда коммунизм һәм авторитар режимнар тәнкыйтьләнә.

"Әсир милләтләр атналыгы вакытында без коммунизм һәм тираниядән газап чигүче һәркемгә теләктәшлек күрсәтәбез һәм бөтен дөньяда ирекнең мәңгеллек кыйммәтләрен яклау бурычын кабат раслыйбыз", диелә документта.

Шулай ук АКШның ирек, демократия, дин иреге һәм кеше хокукларын яклау позициясе ассызыклана.

▪️АКШта "Әсир милләтләр атнасы" ел саен билгеләп үтелә. Бу атна кысаларында төрле җәмәгать һәм рәсми чаралар оештырыла. Аның максаты — коммунистик режимнар контролендә булган, азатлыктан мәхрүм халыклар проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

▪️1959 елда кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче, Америка Президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгын"н игълан итәргә вәкаләтле.

"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла? Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы әлеге атналык уңаеннан татар-башкортлар уздырган чаралар белән таныштырып барачак.

@azatliqradiosi
🔥4❤3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Чәкчәк дипломатиясеннән чәкчәк манарасына

20 июльдә Казанда чәкчәктән 10 метрлы, 4,5 тонналы манара төзелде. Ул Русиянең Гиннес китабына кертелде. Чараны “Пятница” телеканалы оештырган иде.

Иң биек чәкчәкне танылган кондитер Ренат Әгъзамов белән 70ләп пешекче әзерләде.

35 градус эссе көндә урамда 1,5 тонна май кайнады. Чәкчәк өчен якынча 1,2 млн сумлык продукт тотылган.

Балны Лаеш районындагы Зариповлар умарталыгыннан алганнар. 2,4 тонналап бал киткән.

Рекорд теркәлгәннән соң чәкчәкне җыелган халыкка таратканнар.

Әлеге чараны соцчелтәрләрдә “ахмаклык”, “ризык әрәм итү”, “эшсезлектән интегү” дип атаучылар булды.

Казанның туризм түрәсе Алия Жаворонкова чараны татар мәдәнияте белән таныштыруның бер юлы диде.

2022 елда Татарстанның Кукмара шәһәрендә 200 килолы бәлеш пешерделәр һәм Русия рекорды куйдылар.
🤣5❤4🥴3👍2😱2👎1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә Wildberries-ның ике складына дроннар һөҗүм иткән. Краснодар өлкәсенең Армавирда бер кеше һәлак булган, тагын ун кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Ставропольның Невинномысскида ким дигәндә биш кеше җәрәхәтләнгән. Складларда чыккан янгынны сүндерү эше бара, боралаклар җәлеп ителгән.

🔸Краснодарда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике күпкатлы йортка да зыян килгән. Рәсмиләр сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Башкортстанда су басудан зыян күргән авыл халкына ярдәм җыю оештырылган. UTV Уфаның Калинински районы башлыгы Газизҗан Әхмәдьяновка сылтанып язуынча, барлык теләүчеләр азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киемнәр, техника һәм башка әйберләр белән ярдәм итә ала. Аскын районында дүрт авылны су баскан иде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, хәзер су чигенгән.

🔸Франция парламенты 15 яшьтән кечерәк булган балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыючы канун өлгесе кабул итте. Чикләүләр YouTube-та видео карау һәм мессенджерларда шәхси язышуларга кагылмаячак.

🔸Falcon 9 ракеты галәм иярченнәренә техник хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән MRV-1 роботлаштырылган сынау аппаратын орбитага чыгарды. Бу хакта SpaceX ширкәте хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🔥4
2026 елга Татарстан бюджеты дефициты 30,9 млрд сумга җитәргә мөмкин
 
Быел Татарстан бюджеты керемнәре – 48,7 млрд сумга, чыгымнар 65,7 млрд сумга артачак. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре – 600,9 млрд сум, чыгымнары 631,8 млрд сум булыр дип фаразлана. Татар-информ язуынча, бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы утырышында хәбәр иткәннәр.
 
2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителгән иде.
 
Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде.
 
Шул ук вакытта Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә.

@azatliqradiosi
👎3🔥1
"Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре нигезендә Оренбур өлкә мәхкәмәсендә якларның дәлилләрен тыңлау башланды.

Бу хакта Идел.Реалии хәбәр итә.
 
Дәүләт гаепләве "оештыруда" гаепләнүчеләрне 14 елга иректән мәхрүм итәргә, ә өстәмә тагын "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" маддәсе нигезендә гаепләнүчеләрне 15 елга утыртуны сорады.
 
"Оештыруда" гаепләнүче ун кеше -  Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Бүген таңнан Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Башкортстанда да дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.

🔸 Татарстанга күрше Сембер өлкәсе Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы корылмасына дрон һөҗүм итте. Бу хакта Ульяновски өлкәсе губернаторы Алексей Русских белдерде. Astra язуынча, Яңа Спас районында «НС-Ойл» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган.

🔸Воронеж өлкәсенә дрон һөҗүмендә өч яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Дрон ике маркетплейсның түбәсенә һәм фасадына зыян китергән.

🔸Кырымда да һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Кичә Русия Дәүләт думасы чит илдә яшәүче һәм теләсә кайсы җинаять маддәсе нигезендә җәзадан "качучы" русияләргә чикләү чаралары турында канун кабул итте. Алар Русия консуллыгында чит ил паспорты, ышанычнамә ясата алмаячак.

@azatliqradiosi
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Бүген таңнан Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга…
Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал

Supernova+ украин каналы кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды

Бу Русиянең Башкортстандагы Туймазы районында урнашкан нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының стратегик корылмасы. Ул нефтьне кабул итү, саклау һәм кудыруны тәэмин итүче "Транснефть-Урал" ширкәтенә карый. Станция Сөбханкол авылы янында урнашкан.

Башкортстан хакимияте һөҗүм турында берни белдермәде. Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Кырымтатар мөселманнарының эзәрлекләнүе турында язучы “Кырым теләктәшлеге” хәрәкәте үз эшен туктатты
 
Июнь азагында Русия хакимиятләре “Кырым теләктәшлеге” (“Крымская солидарность”) хокук яклау хәрәкәтен “ят агент” дип таныды.  

Ун ел дәвамында “Кырым теләктәшлеге” үз тирәсенә бик күп бер-берсенә ярдәм итәргә әзер кешеләрне туплады, эзәрлекләнгән мөселманнарга ярдәм итеп килде.

Ләкин килеп туган вазгыятьтә алар эшләрен дәвам итә алмаулары турында әйтә.  

“Бу көннән (22 июльдән) безнең сәхифәбез һәм социаль челтәрләр яңартылмаячак. Иҗтимагый хәрәкәт эше туктатылды”, дип язылган хәрәкәтнең Facebook битендә.  

Хокук яклаучылар күбрәк кырымтатар һәм мөселманнар эшләре, аеруча “Хизб ут Тәхрир” эше нигезендә гаепләнүче мөселманнар турында язды.

Элек Татарстан-Башкортстанда тоткарланган мөселманнарның туганнары да Facebook-та "Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") төркемен булдырган иде, әмма куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан булган басымнан соң алар эшчәнлеген туктатты.
😢5😡3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал Supernova+ украин каналы кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды Бу Русиянең Башкортстандагы Туймазы районында урнашкан нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
23 июльдә Башкортстанның Туймазы районы Сөбханкол авылы тирәсендәге һәм Сембер өлкәсе Яңа Спас районындагы нефть ширкәтләренә һөҗүм булды

Төбәкләр хакимиятләре һөҗүмнәрне раслады, ләкин кайсы объектларга эләгүе турында төгәл әйтмәде.

Укрaина ягыннан аңлатма юк.

Astra телеграм каналының OSINT тикшерүе һөҗүмнең Башкортстанда Сөбханкол нефть җыю, саклау һәм кудыру станциясенә һәм Сембер өлкәсендә Яңа Спас нефть эшкәртү ширкәтенә булуын күрсәтә.
🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Украина дроннары бер атна эчендә дүртенче тапкыр Wildberries складларына һөҗүм итте. Шушарыдагы һәм Ленинград өлкәсендәге логистика комплекслары эшен туктаткан. Аларның берсендә янгын чыккан, өч кеше зыян күргән.

🔹 Шулай ук төнлә аннексияләнгән Акмәчеттәге сортировкалау үзәгеннән кешеләр эвакуацияләнгән.

🔹Киров халкы шартлау тавышлары һәм янгын турында хәбәр итә. Astra мәгълүматларына караганда, шәһәрдә «Авитек» саклану ширкәтенә һөҗүм булган.

🔹Европа Берлегенең 21нче санкцияләр җыелмасы исемлегенә Татарстанның биш банкы кергән: «Ак Барс Банк», «Аверс», «Энергобанк», «Татсоцбанк» һәм «Акибанк». Исемлеккә шулай ук Чистайдагы «Восток» фәнни-техник үзәге һәм аның баш мөдире Андрей Доронин, шулай ук «Татнефть-Самара» ширкәте кергән.

🔹АКШ Русиядән кертелә торган товарларга 12,5 процент күләмендә пошлина кертте.

🔹Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә алты яшүсмер машина казасында һәлак булган, берсе яраланган.
👍1🔥1
❗️Рәсмиләр: Кировтагы хәрби заводка ракет һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 26сы зыян күргән

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов "Кировтагы ширкәткә" ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә алты кешенең "шунда ук һәлак булуын", 26сының зыян күрүен хәбәр итте.

Түрә төбәк хөкүмәтенең һәлак булучыларның гаиләләренә "бөтен яклап ярдәм күрсәтәчәген" вәгъдә итте.

Ул янгынның "хәзерге вакытка сүндерелгән" дип тә өстәде.

Кировка ракет һөҗүме иртәнге якта булды.

Astra басмасы ракетлар "АВИТЕК" ширкәтенә төшүен ачыклады. Бу завод сугыш өчен дә, гади тормышта куллану өчен тауарлар да, шулай ук һава һөҗүменнән саклану чаралары, авиация детальләре һ.б. чыгара.

Украина президенты Владимир Зеленский "Россиянең Киров шәһәрендәге мөһим хәрби ширкәтләренең берсенә" һөҗүм ясалуын раслады.
❤3🔥1
Июльдә галимә, тел белгече, филология фәннәре докторы Диләрә Тумашева тууына 100 ел тулды.

Бу уңайдан галимәнең төп эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында мәгълүмат әзерләдек.

@azatliqradiosi
❤7
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сугышның көтелмәгән нәтиҗәсе: Түбән Камага дрон һөҗүменнән соң Тонгуча елгасы тончыга

Түбән Камадагы нефть ширкәтенә янгын сүндерү күбеге елганы сөремгә һәм химияле күбеккә батырган. Иштирәк һәм Карман авылы халкы сасы искә зарлана, ә елга һәм буаларда балык һәм кошлар үлә.

Түрәләр «бөтенесе яхшы, зыян юк» дип тынычландырырга тырыша, ә дәүләт медиасы баштагы хәбәрләрен сөртеп куйды.

Әмма авыл халкы тараткан хәбәрләр киресен сөйли: балыклар су өстендә калкып ята, килгән аккошлар да үлгән.

Әлеге вакытта тикшерү бара диелә. Түбән Кама сәнәгать мәйданы янында урнашкан авыл халкы сулыклар пычрануына беренче тапкыр гына зарлманмый.
😱5😢2🆒2