Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Акцентмы, аксентмы?

Җырчы Дәфнә үзенең татар сөйләмендә урыс акценты сизеп, аны тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтарды. Бу бәхәскә күчеп китте.

Акцент өчен гаепләү дөресме?

@azatliqradiosi
❤11👍3🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. Бүген таңнан Татарстанның биш шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Казан, Бигеш, Бөгелмә һава аланнары ябылып торды.

🔸Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Таганрогта бер кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Җирле хакимият белдерүенчә, күпкатлы йортка, берничә шәхси йортка һәм сәүдә ширкәтләренә зыян салынган.

🔸Рязаньда дроннар нефть эшкәртү корылмасына һөҗүм иткән. Бу хакта ASTRAның OSINT анализы күрсәтә. Шулай ук басма язуынча, Рязань янында Wildberries склады да яна. Рязань өлкәсе губернаторы "сәнәгать җирлегенә" һөҗүм нәтиҗәсендә барлыгы алты кеше яралануы турында хәбәр итте, ләкин һөҗүмнең кайсы корылмаларга ясалуын ачыкламады.

🔸Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда бер кеше һәлак булган, ике кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Telegramга нигез салучы Павел Дуровны халыкара эзләүгә игълан иткән. Аңа террор эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтү маддәсе нигезендә җинаять эшен тикшерү кысаларында гаепләү белдерелгән.

@azatliqradiosi
❤3👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ике сәгать саен – бер үлем

Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.

@azatliqradiosi
🔥3❤1🤬1
Бүген Казанда тарихчы Рәмзи Вәлиев белән хушлаштылар

Аңа 89 яшь иде

Хушлашу Рәмзи Вәлиев җан биргән хастаханә янында узган. Тарихчы Кадыш зиратында җирләнгән.

Рәмзи Вәлиев 20 елдан артык Казан федераль университетында эшләде, 1995-2005 елларда тарих факультеты деканы булды. Университетның тарих фәннәре диссертация шурасында иде. «Реальное время» язуынча, аның җитәкчелегендә ике докторлык һәм уннан артык кандидатлык диссертациясе якланган.

Рәмзи Вәлиев татарларның милли-инкыйлаб хәрәкәте тарихын өйрәнү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уздырды, татар зыялалыры һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче әһелләрне өйрәнде.

Рәмзи Вәлиев Идел-Урал дәүләте игълан ителү билгеләнүгә 90 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Казан бюросында «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә дә катнашкан иде.

@azatliqradiosi
😢14🔥3
Татарстанда соңгы ике елда сигез реле шкафына ут төртү очрагы теркәлгән
 
Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында Русия эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Фәния Фәсхетдинова әйтте.

“Соңгы ике елда Татарстанда реле шкафларына ут төртүнең сигез очрагы теркәлде. Барлык фактлар да ачыкланды, җинаятьләр Казан шәһәрендә, Лениногорски, Сарман һәм Яшел Үзән районы кешеләре тарафыннан кылынган. Кайбер очракларга бәйле инде мәхкәмә карарлары чыкты. Үсмерләрнең берсе 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде”, диде ул.

▪️Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Украинага дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, ким дигәндә җиде кеше һәлак булган, тагын 20 кеше яраланган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм Львов мэры Андрей Садовый хәбәр итә. Һәлак булучылар Киев һәм Львов шәһәрләрендә, шулай ук Днепропетровски, Киев һәм Полтава өлкәләрендә бар.

🔸Украина дроннары Пенза өлкәсе һәм Удмуртиянең Сарапулдагы Wildberries келәтләренә һөҗүм иткән. Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белдерүенчә, бер кеше җәрәхәтләнгән.

🔸Русиянең Украинага һөҗүме сәбәпле, Польша көнчыгышында сирена тавышлары яңгыраган, һавага хәрби очкычлар күтәрелгән. RMF24 хәбәр итүенчә, сиреналар һава һөҗүме куркынычы сәбәпле Люблин һәм Люблин воеводствосанда ун минут тирәсе эшләгән.

🔸Русиядә кием һәм аяк киеме сатып алу кими. Гыйнвар-май аенда узган ел белән чагыштырганда сатып алу 10%-ка кимегән, ә икенче кварталда тагын 4%-ка азайган. «Коммерсант» Kloto Consulting һәм TrendVision хисапларына сылтанып язуынча, сатып алучылар шулай ук арзанрак брендларга күчә.

🔸Бүген кабат Татарстан һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Татарстанда 20дән артык очыш тоткарлана.

@azatliqradiosi
❤4👍2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ике сәгать саен – бер үлем Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. @azatliqradiosi
Татарстанда сугышта үлүчеләрнең уртача яше – 39,38

Барлыгы безнең хисапта 8 876 кешенең яше төгәл билгеле.

Яшь төркемнәренә карасак:

➡️35-44 яшь: кимендә 3 374 кеше,

➡️25-34 яшь: кимендә 2 120 кеше,

➡️45-54 яшь: кимендә 2 111 кеше,

➡️18-24 яшь: кимендә 651 кеше,

➡️55+ яшь: кимендә 620 кеше.

Иң күп үлүчеләр — шулай ук 1980нче елларда туганнар (кимендә 3 298 кеше). 1970нче (кимендә 2 150) һәм 1990нчы (кимендә 1 944) елларда туучылар да күп үлә.
 
Тулырак безнең хисапта укыгыз.

@azatliqradiosi
💔5🤬1
Көн язмасы: "Татар теле бәхет, мәхәббәт теле булса гына балада телгә карата яхшы мөнәсәбәт туа"

Канадада "Татар алан" чарасы тәмамланды. Быел монда 74 кеше катнашкан. Моңа кадәр катнашучыларны АКШ, Канада балалары тәшкил итсә, быел чарага Британия белән Австралиядән дә килгәннәр. Бу алан бернинди дә дәүләт яки башка фондлар ярдәмендә оештырлмый. Бернинлди дә субсидия юк. Бу коры энтузиазмга корылган проект. Катнашучылар үзләре юллама сатып ала.

Бу эшне "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова башлап җибәрде һәм әлегәчә бу эшне дәвам иттерә. Без аның белән ни рәвешле бу проект һаман да яшәве турында сораштык, чит җирдә моны ничек оештырып булуын белештек, дүрт бала әнисе буларак чит ил мәдәнияттә балаларда татарлыкны саклау сере нинди булуын да төпчендек.

"Ун көн программы шулкадәр төгәл итеп әзерләнде, бер генә буш вакыт юк иде. Өч тулы төркем булды. Быел "Сабыйлар" төркемендә балалар күп булды. Иң мөһиме алар өчен програмны моңа кадәр "Татар алан"нарында катнашкан яшүсмеләр үзләре булдырды. Бу - аларның инициативасы булды, без, педагоглар, аларга булыштык кына.

Тагын бер төркемгә яшүсмерләр тупланды. Өченче төркемгә ата-аналар җыелды. Без быел 74 кеше булдык. Һәр төркемгә үз програмы булдырылды, актив ял һәм белем алу булды. Бу ел да шулай. Әмма быелгы аланның үзнечәлеге нинди иде дигәндә, быел "Зәңгәр шәл" спектакле куйдык. Америкада, Канадада туган балалар аны Камал театрында күргән юк, кайчан күрерләр - билгесез. Ә бу татар өчен мөһим бер спектакль. Башта бу спектакль тарихын өйрәндек, аны тудырган шәхесләр турында сөйләштек. Нәрсә ул җәдитчелек һәм бу татар тормышын ничек үзгәртте дигән тулы бер лекция булды. Татар театры тарихы, ни өчен татарлар өчен театр мөһим икәнен аңлаттык", диде Алимә Сәлахетдинова.


Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍9🔥3❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев логистика үзәгенә җибәрелгән дроннарны кире кагу турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә инфраструктура объектларына һәм торак йортларга зыян килмәгән. Афанасьев шулай ук яраланучылар да юк диде. Astra басмасы ачыклавынча, Казан янында һөҗүм Wildberries логистика комплексына булырга мөмкин. Ширкәт матбугат хезмәте моңа аңлатма бирмәде.

🔹 Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә һава һөҗүменнән саклану системыы дрон бәреп төшерүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, объектларга зыян килмәгән, зыян күрүчеләр дә юк. Технологик процесслар бозылмаган, дип өстәгән Беляев.

Astra хәбәр иткәнчә, Түбән Каманың сәнәгать мәйданында көчле факел янган, ә җирле халык дистәләрчә шартлау тавышы ишеткән.

🔹 Дроннар Волгоградтагы Wildberries складына һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән ширкәтнең матбугат хезмәте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Элегрәк Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һөҗүм нәтиҗәсендә биш кешенең зыян күрүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, ягулык-энергетика комплексына караган сәнәгать предприятиесендә янгын чыккан. Astra мәгълүматынча, һөҗүм «Лукойл-Волгограднефтепереработка» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган булырга мөмкин.

🔹 Русия сугыш башланганнан бирле тәүге тапкыр Киевтагы Американың Terminal Autonomy дрон җитештерүче ширкәтенә һөҗүм иткән, дип яза The Guardian.
Басма чыганагы әйтүенчә, әлеге ширкәт Русиянең радиоэлектрон көрәш чараларына каршы торучан навигация системнары белән җиһазланган, ерак араларга төгәл һөҗүмнәр ясый торган дроннар җитештерә.

🔹 Доналд Трамп Truth Social челтәрендә үзе булдырган Тынычлык шурасының «ХӘМӘС» һәм Газзә сызыгындагы башка барлык кораллы төркемнәрне тулысынча коралсызландыру турында «тарихи» килешүгә ирешүен белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, арадашчы ролен Мисыр, Катар һәм Төркия башкарган.
❤2👍2
Чаллы кешесенә "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә 21 ел колония җәзасы бирелгән

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче кешене дәүләткә хыянәт итүдә һәм үтерүгә әзерләнүдә гаепле дип танып, кырыс тәртипле колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-Информ" агентлыгы мәгълүматынча, хөкем ителгән кешенең исеме — Сергей Вишняков. Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.

Дәүләт гаепләүчесе белдерүенчә, Чаллы кешесе үзенең "кураторына" дроннар җыела торган "Алабуга" махсус икътисади мәйданы объектлары һәм "КАМАЗ" ширкәтенең җитештерү куәтләре турында мәгълүмат тапшырган.

Моннан тыш, Вишняковны 2024 елның маенда саклану-сәнәгать комплексы өчен йөк ташылган Куйбышев тимер юлында реле шкафларын фотога төшерүдә, шулай ук соңрак күршесенә һөҗүм итүне планлаштыруда гаепләгәннәр.

"Татар-Информ" язуынча, Вишняковның күршесе Украинаның көньяк-көнчыгышында сепаратистларның "Спарта" батальоны белән җитәкчелек иткән, "Моторола" кушаматлы Андрей Павловның урынбасары булган. Һөҗүм әзерләнгән хәрбинең исеме хәбәр ителми, дип яза "Медиазона".

Суд бәхәсләре вакытында дәүләт гаепләүчесе Вишняковка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган булган. Аның гаебен таныган-танымаганлыгы турында хәбәр ителми. Тикшерү версиясен раслаучы бәйсез дәлилләр юк.
❤1👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
31 июль иртәсендә Татарстанның Яшел Үзән янындагы логистика комплексларына һөҗүм омтылышы булды.
Моны рәсмиләр дә раслады. Аларның белдерүенчә, дроннар шәһәрдән читтә бәреп төшерелгән.
Ozon склады хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.

Wildberries складларында эш гадәти тәртиптә дәвам итә дип хәбәр ителде.

Бүген шулай ук Түбән Камадагы сәнәгать объектларына да һөҗүм омтылышы булды.

Украина Кораллы көчләре Русиядәге стратегик әһәмияткә ия предприятиеләргә даими рәвештә һөҗүм итә. Киев моны Русиянең Украинага ясаган һөҗүмнәренә җавап дип атый.

Соңгы вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә Wildberries компаниясенең дистәдән артык складына һөҗүм ясалды.
🔥2👏1
Сугыштан үлгән Башкортстан һәм Татарстан хәрбиләре турында ниләр билгеле? Төп саннарда карап узыйк.

Тулы хисапны 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2🤡1
⚡️Уфаның төньягында сәнәгать мәйданында көчле янгын күренә.

Украина мониторинг телеграм каналлары язуынча, нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме булган.

Шимбә иртән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан иелде. Аспекты язуынча, җирле вакыт белән 10:30да нефть ширкәтләре өстендә шартлаулар ишетелгән һәм төтен чыга башлаган.

Русия ягыннан да, Украина ягыннан да әлегә рәсми хәбәрләр юк.