Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров вазифасыннан китә

Башкортстан хөкүмәте башлыгы Андрей Назаров премьер-министр вазифасында алты елга якын эшләгәннән соң үз урыныннан китә. Республика башлыгы Радий Хәбиров бу мәгълүматны раслады. Ул Назаровның Башкортстан Дәүләт җыелышына — Корылтайга эшкә күчәргә һәм 1990нчы елларда сеңлесенең ире белән бергә нигез салган бизнесына игътибарны юнәлтергә җыенуын хәбәр итте.

«Син депутат булып сайлан, анда карарбыз. Бәлки, бизнес. Ул сайлана әле. Калганын — яшәрбез, күрербез», — дигән Хәбиров журналистлар белән очрашуда.

Республика башлыгы сүзләренчә, Назаров узган ел да ук арыганын һәм бераз ял итәргә теләвен аңлаткан булган.

«БИЗНЕС Online» чыганагы белдерүенчә, премьер-министр булып хөкүмәт идарәсенең хәзерге җитәкчесе, 2020 елда Күштау шиханын яклаучыларны куып тараткан Азамат Абдрахманов билгеләнергә мөмкин. Ләкин бу хәбәрне башка чыганактан раслау юк.

Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал).
👍1
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларның күбесе Казаннан булган

Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның хисабына күрә, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында 79 укучы татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) биргән. Узган ел 32 кеше тапшырган.

Татар теленнән БРИны бирүчеләрнең иң күбе —Казаннан. Башкаланың 58 укучысы татар теленнән БРИны тапшырган.

🔻"Туган тел" фәне БДИ системына керми. Бу республика эчендә генә тапшырыла торган имтихан. Ул татар белгечлеге буенча белем эстәргә теләүчеләр өчен генә калдырылды.

🔻Ни өчен Казанда татар теленнән имтиханны бирүчеләр саны арткан дигән сорауга, мәгариф өлкәсендәге белгечләр Азатлыкка "бу — беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларның хезмәте, тырышлыгы", дип аңлатты. "Димәк алар максатчан тырышыбрак эшли", ди алар.

2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.

Алдагы елларда татар телен сайлаучылар саны бераз артты.

▪️2017 елда Русиядә милли телләр мәктәпләрдә ихтыярига калдырылганнан соң, аларга игътибар кимеде. Моннан тыш, БДИны бары тик урыс телендә генә тапшырып була.

Шунлыктан ата-анадар мәктәптә милли телләрне укуга гариза язарга ашыйкмый.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 август, әлеге сәгатькә ниләр бар, ниләр юк:

🔷Сумы өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә ана белән бала һәлак булган, дип хәбәр итте өлкә хәрби идарәсе башлыгы Олег Григоров.

🔷Япония Путинның Итуруп утравына сәфәр ясавына җавап итеп Русиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга җыена.

🔷Кыргызстан президенты Садыр Җапаров икенче мөддәткә дә президентлыкка намзәт буларак катнашырга җыена, дип хәбәр итте 24 Kg.

🔷Латвиядә беректәш илләрнең хәрби очкычы илнең һава киңлегенә кергән дронны бәреп төшергән, дип хәбәр итте Латвия Кораллы көчләре.

🔷Төркия 2027 елның беренче айларында Айга тикшерү аппараты җибәрергә җыена. Бу хакта илнең сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджыр белдерде.

🔷Бүген иртәнге якта Ленинград өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында янгын чыккан.
👍3
Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган.

Бу хакта республиканың август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде.

Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган,

2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була.

Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саныйлар.

Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤6🔥4👍3
Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды

Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе бүген, 14 августта, RusNews каналы журналисты, Уфадагы элекке Навальный штабы волонтеры Ольга Комлевага чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

RusNews хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы видеоконференция аша узган. Комлева анда колониядән, ә аның яклаучылары Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән катнашкан.

Утырыштан соң журналистның адвокаты Сергей Макаренко "җәмгыять челтәрендәге кыска пацифистик язма өчен рәхимсез хөкем карары чыгарылганын" белдерде.

— Сүзгә-сүз: "Өч ай тәмуг! Өч ай элек Путин украиннарны бомбаларга һәм үтерергә әмер бирде, ә хәрбиләр аның әмерен үтәде. Дөньяга — тынычлык", — дип китергән Комлева язган сүзләрне Макаренко

(Ул пост X социаль челтәрендә бар).

Яклаучы хәзер хөкем карарының Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде.

🔻Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.

Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
Самар өлкәсенә ракет һөҗүме булды. Зыян күрүчеләр бар.

Бүген иртәнге якта Самардагы сәнәгать ширкәтенә һөҗүм булды, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев.

Зыян күрүчеләр бар диде, ләкин аларның санын әйтмәде.

Astra мәгълүматларына караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә бер цехта янгын чыккан. Ул «Авиакор» заводына (очкычлар төзү, шулай ук төрле төрдәге һава җиһазлары ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә) яки «Прогресс» ракет-галәм үзәгенә (ракет йөртүче «Союз-2» сериясен һәм галәм аппаратларны эшләү һәм сынау белән шөгыльләнә) карарга мөмкин.

Һөҗүм Украинада җитештерелгән ерак арага оча торган «Фламинго» канатлы ракетлары белән ясалган дип фаразлана. «Фламинго» ракетларын җитештерүче Украинадагы Fire Point ширкәтенең баш конструкторы Денис Штилерман X социаль челтәрендә ракет җибәрү видеосын һәм һөҗүм нәтиҗәләре күрсәтелгән видео чыгарды.


Фото: Astra / Telegram
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Самар өлкәсенә ракет һөҗүме булды. Зыян күрүчеләр бар. Бүген иртәнге якта Самардагы сәнәгать ширкәтенә һөҗүм булды, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев. Зыян күрүчеләр бар диде, ләкин аларның санын әйтмәде. Astra мәгълүматларына караганда…
Украина президенты Самардагы «Прогресс» ракет-галәм үзәгенә һөҗүм ракет һөҗүме ясалуын раслады.

Владимир Зеленский сүзләренчә, һөҗүм өчен «Фламинго» ракетлары кулланылган.

Моннан тыш, Зеленский ерак арага оча торган ракетларның Түбән Новгород өлкәсендәге «Саваслейка» аэродромына да барып җитүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, анда «Украина шәһәр һәм авылларына һөҗүм итүче Русия ракетларын йөртүче очкычлар урнашкан».

«РКЦ „Прогресс“» — ракет-галәм өлкәсендәге әйдәп баручы ширәктләренең берсе һәм «Роскосмос» дәүләт корпорациясенә керә. 1994 елдан бирле ул «Союз-2» сериясендәге ракет йөртүчеләр һәм галәм аппаратларны эшләү һәм сынау белән шөгыльләнә.
👏1
"Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яши

Кама буенда, Казаннан 220 км ераклыкта урнашкан һәм Русиянең иң эре ненфть химиясе комплексларының берсе янында төзелгән Түбән Камага 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.

Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада алып барган сугышны яктыртуда цензура кертелде. Дрон һөҗүмнәре, алар китергән зыян фото-видеоларын тарату туелды. Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Моның өчен кануни җәза каралган.

"Берег" бәйсез журналистлар кооперативы берничә кеше белән сөйләшә алган.

💬 "Мин бу йорт янында күзләремә яшьләремә буылып басып тордым. Моны танырга да оялам. Мин инде олы кеше, күпне күрдем, әмма монда үземне тыя алмадым", — дигән 53 яшьлек Руслан (аның исеме үзртәлегән).

Шул ук вакытта сәнгать проектлары белән шөгыльләнүче һәм Түбән Камага эш белән еш килеп йөрүче Ольга әллә ни борчылмый, халыкның да паникага бирелүен күрмим ди.

💬 "Ныграк курыктым дия алмыйм, чөнки инде булган хәлләргә ияләштем. Асылда, хәзер бер җирдә дә имин түгел", — ди ул. Түбән Камада эшен туктатырга җыенмый.

44 яшьлек Алина (исеме үзгәртелгән) гомере буе Түбән Камада яши. 10 августтагы һөҗүм нәтиҗәләре турында Алина иреннән белгән.

💬 "Курку көчәя барды, миңа табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Балалар өчен куркыныч, шәһәрдән китәсе килә. Курку көчәя бара, чөнки һөҗүмнәр ешайды һәм җимерүләре дә артты", — ди хатын. Балалары өчен борчыла, 1 сентябрьдә баласын мәктәпткә җибәрмәскә җыена.

"Ирем белән безнең авыл җирлегенә күчеп китү мөмкинлеген дә карыйбыз. Әлегә йортны тулысынча төзеп чыгарлык акча җитми", — дип аңлата Ольга.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
😁2😱2
Татарстанның Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылыннан 7 кеше Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу - эшкә яраклы ирләрнең һәр 19нчысы дигән сүз.

Кемнәр алар? Безнең карточкаларда укыгыз.

Тулы мәкалә 👉 Idel.Реалии сайтында.
😢3👍1🤡1🤷1