Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген зурлап Чаллының 400 еллыгын уздырдылар

Шәһәрдә бәйрәм чаралары узды, кичке концертка федераль дәрәҗәдә популяр артистлар да, татар җырчылары да катнаша.

Русия президенты Владимир Путин котлау җибәрде, Мәскәү мэры Сергей Собянин килде.

Трихчыларның Чаллы 400 ел элек кенә түгел, күпкә иртәрәк барлыкка килгән дип саный.

Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар.

Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны бәйсез татар дәүләтчелеге чорын искә төшергән дәвер белән бәйләргә рөхсәт итми, ди алар.

Азатлык Радиосы тарихчыларның Чаллының барлыкка килүенә бәйле карашларын туплады һәм бу уңайдан тарихчы Юлай Шамилоглу белән Камил Галиевның фикерен белеште.

Мәкаләне 👉 монда укыгыз.
🤔8👎5👍1💩1
Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте

Шимбәгә каршы төндә Украина дроннары Самардагы Ozon маркетплейсы келәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта губернатор Вячеслав Федорищев һәм ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

500дән артык хезмәткәр эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр бар.

Радио Свобода һәм X социаль челтәре кулланучылары үткәргән геолокация анализы янгынның Чапаев шәһәрендә урнашкан тарату үзәгендә чыгуын күрсәтә.

Бу Идел буенда иң эре логистика үзәкләренең берсе. Аның беренче чиратының келәт мәйданы якынча 76 мең дүрткел метр тәшкил итә, анда 40 миллионнан артык товар сакларга мөмкин.

Ширкәт мондый куркынычларга алдан әзерләнгән. Июнь аенда ук ул сатучылар белән төзелгән килешүдән сугыш, атышлар һәм дроннар һөҗүме аркасында югалган тауарлар өчен компенсация түләү турындагы шартны алып ташлаган.

Шаһитлар төшергән видеолардан күренгәнчә, Новокуйбышевски нефть эшкәртү заводына да һөҗүм булган. Бу ширкәткә моңа кадәр дә Украина ягыннан берничә тапкыр һөҗүм булган иде инде.
⚡3🔥2🤬1🖕1💊1
Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән.

Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде.

Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар.

Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта.

Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе.

🔹2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
👍4😢2🔥1🤬1😈1
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥

Проектның әһәмияте турында җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт белгечләре, журналистлар һәм активистлар сөйли ☝️

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥11👍4❤2
Йөзек салу, китап ачу, тастар тарту, ногыт салу - татарларда нинди ырым-шырымнар һәм багулар булган

Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты татарларда багучылык, күрәзәчәлек турында кызыклы текст әзерләгән.

Ислам күрәзәчәлекне катгый рәвештә тыйса да, татарлар тормышында багу төшенчәсе калган. Кайчак ул хәтта дин белән дә үрелеп китә.

Багучылык традицияләре турында 👉 биредә укый аласыз (мәкалә урыс телендә)

@azatliqradiosi
❤1👎1
Оренбурда дроннар Ozon келәтенә төшкән

Оренбурның сәнәгать оешмалары урнашкан махсус икътисад зонасы өстендә берничә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр башлыгы Альберт Юмадилов хәбәр итте. Дрон калдыклары Ozon келәте җирлегенә төшкән һәм нәтиҗәдә янгын чыккан.

Ozon ширкәтендә келәткә зыян килүен расладылар. 300гә якын хезмәткәр эвакуацияләнгән.

Алдагы көнне Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте. Һөҗүм Самардагы келәткә ясалды. Моңа кадәр дроннар Wildberries келәтләренә генә һөҗүм итә иде.

▪️Кичә төнлә Идел буеның берничә төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

@azatliqradiosi
❤4🔥1
Телефонындагы "Крепость Мусульманина" электрон китбы өчен мәхкәмә русиялене "экстремистик материаллар эзләү" маддәсе нигезендә штрафка тарткан

Сарытау өлкәсендә яшәүче кешегә экстремистик материаллар эзләү һәм аларны карау маддәсе нигезендә өч мең сум штраф салганнар. "Верстка" язуынча, әлеге кешенең телефонында электрон китап сакланган.

Татулаштыру (мировой) мәхкәмәсе карарына күрә, "Э" үзәге хезмәткәре оператив-эзләү чаралары вакытында ирнең телефонын тикшергән.

Шул вакытта анда электрон китап рәвешендәге «Крепость Мусульманина. Из слов поминания Аллаха, встречающихся в Коране и сунне» дигән файл табылган. Әлеге китап 2014 елның июлендә экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән.

Карарга күрә җирле яшәүче кеше моннан бер-ике ай элек әлеге китапның барлыгын белүен һәм аның эчтәлеге белән танышырга теләвен расланган.

"Үзенә караган кәрәзле телефон һәм "Google Play" кушымтасы ярдәмендә ул "Крепость" дип аталган кушымтаны урнаштырган. Аны ачканда, электрон форматтагы китап күрсәтелгән, диелә карарда.

Хөкемдар моның интернетта "экстремистик материалларны белә торып эзләгән" дигән нәтиҗәгә килгән, ә аның гаепсезлеген дәлилләүче "бернинди дәлилләр дә китерелмәгән", дип билгеләгән.

▪️Узган ел Русия Думасы интернетта “тыелган материаллар” эзләгән өчен административ җаваплылык кертте.

@azatliqradiosi
🤬4🤡3🔥1
Азатлык Радиосы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләрен барлауны дәвам итә.

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9660 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10640 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
💔3🔥2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5👍1🤩1