Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Һади Атласиның 150 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә уздырылачак

29 август танылган тарихчы, мәгърифәтче, татар сәясәтчесе, сәяси золым корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел. Аның юбилее беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә уздырыла.

Октябрь аенда Казанда Һади Атласи хөрмәтенә Халыкара фәнни конференция булачак, туган ягы Чүпрәле төбәгендә җыеннар көтелә, Бөгелмәдә декабрь аенда Атласига багышланган республика балалар фестивале булачак.

Моннан тыш, "Җыен" нәшрияты "Шәхесләр" сериясеннән Һади Атласи турында яңа җыентык чыгара.

"Атласи мондый зурлауга, кадер- хөрмәткә бик лаек, ул хак татар тарихына безнең күзләрне ачты, милли рухыбызны күтәрде, милләт хокуклары өчен көрәш үрнәген күрсәтте", дип яза җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында.

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк.

Кем ул Һади Атласи?

🔻1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда

🔻Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

🔻1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара.

🔻1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

🔻1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

🔻1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.
🔥5❤4👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🇷🇺 36 ел элек Татарстан үзенең Суверенлык Декларациясен кабул итте.

Әмма соңгы дистә ел эчендә элек көрәшеп ирешелгән хокук-ирекләрнең күбесе юкка чыгарылды. Ниндиләре? Безнең видеоны карагыз.

Татарстан соңгы елларда тагын ниләр югалтты? Сезнең фикерләрегезне көтәбез.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤16🙏5😢2🥴1
30 август Татарстанда бүген республика көне дип билгеләнә, әмма 36 ел элек мәйдан тоткан кешеләр аны гадәти бәйрәмгә әверелдерү белән килешми.

Суверенитет турында Декларацияне кабул итү вакыйгалары уртасында булган шәхесләрнең истәлекләре белән бүлешәбез.

👉 Язма беренче тапкыр Азатлык сайтында 2024 елда чыкты.

@azatliqradiosi
❤11👍2🔥2🥴1
Казанда Олимпия чемпионы, татар кызы Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылды

Үзәк үзе 27 август көнне ишекләрен ачкан иде.

Элегрәк үзәк үзе түгел, ә бары аңа караган мәктәп кенә Алинә исемен йөртәчәге билгеле булды.

Фигуралы шуу үзәгенең мәйданы - 6 мең квадрат метрдан артык. Монда ясалма бозлы һәм 252 урынга исәпләнгән боз аренасы, күнегүләр һәм тренажер вә ике хореография залы, кардиокүнегүләр урыны, шулай ук програмнардагы элементларны шомарту өчен махсус зал җиһазландырылган.

Алинә Заһитова 2018 елда Пхенхчанда Олимпия чемпионы булды.

Ул 2002 елда Ижауда туган. Алинә татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.

@azatliqradiosi
❤5🤮1
Краснодарда дрон һөҗүменнән соң тумышы белән Уфадан булган 16 яшьлек кыз һәлак булган

Фаҗига 24 август көнне була. Ул көнне Краснодарга дроннар һөҗүм итә. Һәлак булучылар арасында 16 яшьлек кыз да була.

Туганнары сүзләренчә, җәй көнне ул авыр яшүсмерләр өчен булдырылган балалар тернәкләндерү үзәгендә яшәгән.

Mkset Telegram каналы язуынча, фаҗигадән соң туганнарына мәетне Уфага җибәрергә вәгъдә итсәләр, соңрак бары тие 50 мең сум гына бүлеп бирә алачакларын хәбәр иткәннәр.

Һәлак булган кызның туганнары әйтүенчә, мәетне Уфага кайтару өчен транспорт чыгымнары 125 мең сум тирәсе тәшкил итә. Хәзерге вакытта кызның апасы моның өчен акча җыю игълан иткән.

@azatliqradiosi
🥱3😢2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4