Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы баскын сугышына җибәрү өчен контракт төзергә мәҗбүр итәргә тырышканнар

Егетнең туганнары бу хакта Башкортстан парламенты депутаты Әлфит Нигамәтҗановка сөйләгән.

Mkset басмасы язуынча, хәлләр быел июль аенда башланган. Башкортстан хокукый һәм психологик ярдәм үзәгенә армиягә чакырылган егетнең туганнары мөрәҗәгать иткән. Алар депутатка улларының хезмәттәшләре аны мыскыллавын һәм көч куллануын сөйләгән. Моның сәбәбе егетне контракт төзергә мәҗбүр итәргә тырышулары булган.

Депутат әлеге хәл турында Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук егетнең җәрәхәтләр алганнан соң, хәрби бүлектә тиешенчә дәваланып бетмичә, дәвалану өчен ялга кайтарып җибәрергә теләгәннәре ачыкланган. Депутатка мөрәҗәгатьтән соң дәвалау дәвам иткән.
Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә китерелгән барлык дәлилләр дә расланган. Басма язуынча, хезмәттәшенә карата канунсыз гамәлләр кылган хәрби хезмәткәргә карата җинаять эше ачылган.

▪️Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле.

▪️Берничә көн элек кенә, 14 октябрьдә Башкортстанның Әбҗәлил районында Арслан Якуповны җирләделәр. Егеткә әле яңа гына 19 яшь тулган булган. "Вконтакте"ны кулланучылар язуынча, ул сугышка армиядән контракт төзеп киткән.

@azatliqradiosi
😱5❤1🤬1
Башкорт язучысы Ядкәр Бәширов вафат

Аңа 84 яшь иде

Башкорт язучысы, тарихчы, социология фәннәре докторы, туган якны өйрәнүче, фәнни-популяр хезмәтләр авторы Ядкәр Бәширов 1942 елның 11 июнендә Куюргазы районының Аллабирде авылында туган.

Чиләбе политехник институтын тәмамлаган.

1976 елдан Татарстанның Чаллы шәһәрендә яши. Озак еллар Татарстанның эре ширкәтләрендә җитәкче вазифаларын башкара.

2021 елда Уфада "XXI гасыр язучысы" дип аталган төбәкара форумда да Ядкәр Бәширов хатыны, шагыйрә Фирдәвес Бәширова белән Татарстаннан килеп катнашты. Ул вакытта Ядкәр әфәндегә корылтайның "Ал да нур чәч халкыңа" медале тапшырылды.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, мәрхүм белән хушлашу иртәгә 12.00 сәгатьтә Куюргазы районының Мораптал авылында булачак.

Фото: Башинформ

@azatliqradiosi
❤4😢1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4❤2
Татарстанда "Бердәм Русия" сайлау плакатын ерткан видеодан соң 15 яшьлек мәктәп укучысының өендә тентү үткәргәннәр

Татарстанда куәт оешмалары хезмәткәрләре 15 яшьлек Аннаның (исеме үзгәртелгән) өенә тентү белән килгән. Моңа аның TikTok социаль челтәрендә "Бердәм Русия" фиркасенең үгетләү плакатын ерткан видеосын урнаштыруы сәбәп булган. Тентү вакытында кызның һәм әнисенең телефоннарын, ноутбукларын алганнар, аннары икесен дә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Бу хакта «Центр Ц» медиа проекты яза.

Видео 11 сентябрьдә урнаштырылган. Кыз сүзләренчә, ул видеоның таралуын көтмәгән, ә үзендә җыелып килгән ризасызлыкны белдерергә теләгән. Видео социаль челтәрләрдә тиз таралган һәм күп кенә кешеләрнең хуплау сүзләре язылган комментарийлар җыйган.

19 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре кызның өенә килгән. Анна сөйләвенчә, тентү вакытында аңа техниканы ник алып китүләрен аңлатмаганнар. Полиция бүлегендә аннан Алексей Навальныйга, Русиянең Украинага каршы сугышына һәм сәяси карашларына мөнәсәбәт турында сораштырганнар.

Миңа гел: "Син бит бала, ник сәясәткә тыгыласың? Син берни аңламыйсың", дип әйттеләр, - дигән кыз.

Куәт оешмалары хезмәткәрләре шулай ук аны төрмәгә утырту ихтималы турында сөйләгән һәм кызның тимер юл корылмаларына ут төртергә мөмкин булуын фаразлаган. Әлеге сөйләшүдән соң кызның кискен хәле начарланган, ул нык дулкынланган һәм аңа ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән.

Соңрак Аннаны аңлатма бирү һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә исәпкә кую өчен полициягә чакырганнар.

Полиция белән булган бу хәлгә кадәр үк хосусый мәктәп җитәкчелеге кыздан ике видеоны бетерүне таләп иткән. Аларның берсе сәясәтче Максим Кацка пародия булган.

"Йә бу видеоларны бетерәсең, яисә безгә синең белән хушлашырга туры килә", дигән мәктәп җитәкчелеге.

Әлеге сөйләшүдән соң кыз әлеге уку йортыннан китәргә булган.

@azatliqradiosi
❤4😱3🔥2🤬1💔1
Башкортстанны яктырткан «Аспекты»га нигез салучы Руслан Вәлиевны үзен «ят агент» дип тануларын сорап гариза бирмәгән өчен штрафка тартканнар
 
Уфаның Ленин район мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Лялина Русия юстиция министрлыгының тышкы йогынтыдан дәүләт мәнфәгатьләрен яклау департаменты таләбе белән журналист Руслан Вәлиевка 30 мең сум штраф салган. Бу хакта «Аспекты» Телеграм каналы хәбәр итә.

Мәхкәмә фикеренчә, ул үзен "ят агент" исемлегенә кертү турында алдан гариза бирмичә, «чикләнмәгән сандагы кешеләр өчен сәяси эчтәлектәге язмалар тараткан».

Шулай ук ул «Аспекты» басмасында «ят агентлары»ның фикерләрен бастыру өчен мәйданчык биргән диелә. Алар арасында Ростислав Морзагулов, Федор Телин, Екатерина Шульман, Руслан Габбасов, «ОВД-Инфо» һәм башкалар телгә алына.

Моннан тыш, Вәлиевка Русиядә теләнмәгән оешма дип танылганнар исемлегенә кертелгән Radio Echo GmbH ширкәтенең “Эхо” медиасында авторлык баганасы алып баруы да гаеп итеп куелган.

Мәхкәмә Вәлиевны Русия административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе беренче өлеше нигезендә гаепле дип тапкан. Ягъни ул үзен яки үз басмасын “ят агентлар” исемлегенә кертү турында гариза бирмәгән.

▪️Русия Украинага каршы баскын сугыш башлагач Руслан Вәлиев Русиядән китәргә мәҗбүр булды.

▪️Узган ел 21 ноябрьдә Русиянең Юстиция министрылыгы "Аспекты"ны "ят агент"лар исемлегенз кертте. Бу медиа Башкортстанда барлыкка килде. Аны Башкортстанда эшләүче "Эхо Москвы" радиосында эшләүчеләр оештырды. Ул 2022 елда эшли башлады. Башлыча алар Башкортстанда эшләде, андагы бөтен хәлләрне яктыртып барды. Мәсәлән, Баймакта, аннары Уфада барлыкка килгән каршылыкларны күрсәтте һәм алар турында җентекләп сөйләде. Активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да әлегәчә сөйли.

▪️2024 елда Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде. Роскомнадзор басма сайтын томалады. Аспекты" медисының төгәл финанс чыганагы юк, алар укучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

▪️"Аспекты" бары ике кеше көче белән чыгарылса да һәм даими финанс чыганак булмаса да, медиа журналистик эшен дәвам иттерә. Мәсәлән, алар Украина сугышында һәлак булган башкортстанлылар турында мәгълүматны көн саен диярлек чыгарып бара. Русия хакимияте бу мәгълүматны яшерә.

@azatliqradiosi
😁2❤1
Татар теле һәм әдәбиятыннан 67 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән

Моннан тыш, быел республика тагын утызны Мәскәүгә экспертиза үтәргә җибәргән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Ватаным Татарстан" газетасы яза. Дәреслекләр яңа стандартлар нигезендә яңартылып тора.

Уку әсбаплары, дәреслекләр бастыра торган нәшриятлар исемлеге Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән расланган. Исемлектә Татарстаннан биш оешма бар. Дәреслекләр татар мәктәпләре, урыс мәктәпләрендәге татар төркемнәре һәм урыс төркемнәре өчен аерым языла.

Күп кенә ата-аналар телне өйрәнүче өчен дәреслекләрнең катлаулы булуыннан зарлана. Әлеге мәсьәлә елларча күтәрелеп килде. Бу хакта белгечләр ни уйлый?

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👌4❤2
Германиядә яшәүче Раушан Гыйззәттулинга Русиягә куылу яный. Ул Русиягә кайтсам, мине төрмә көтә, ди.

Гыйззәттулин белән әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🙏3
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының 76 яшьлек җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (ул театрны 1981 елдан бирле җитәкли) сентябрь ахырында узган матбугат очрашуында театр исеменнән "татар" сүзен алып ташларга тәкъдим иткән.

Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Мөхәммәтҗанов фикеренчә, бу сүз театрның хәлен "катлауландыра" һәм театрның "татар телендә эшләргә тиешлеген" күздә тота.

Басма үз чыганакларына таянып язуынча, театр җитәкчесе мондый тәкъдим белән элек тә чыккан булган, әмма ул Татарстан җитәкчелегендә хуплау тапмаган.

М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры милли тамашалар куймауда күп тәнкыйтьләнде. Шулай ук театр җитәкчелеген күп тапкырлар театр сәхнәсендә Татарстанда иҗат итүче яшь сәнгать ияләрен чыгыш ясатмауда да гаепләнде. Филүс Каһировка театрда җырларга мөмкинлек бирмәүләре турында Азатлык Радиосы да язган иде.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, опера театрының яшьләрне түбәнсетеп, ә татар җырчыларына икенче сортлы итеп каравы классик җыр сәнгатенә өйрәтүче укытучылар йөрәгенең иң әрнегән җире дип әйткән иде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов берничә ел элек оешкан "Үзгәреш җиле" фестиваленең продюссеры булды.

"Без татар җырын яңа этапка күтәрдек. Менә шулай эшләгәндә безнең җырлар Европага да ошаячак..." дисә дә, Мәскәүдәге концертта тамашачыларның күпчелеге "Бу җырларда моң калмаган, бу татар җырына һөҗүм" дигән тәнкыйтьле фикерләр әйткән иде.

Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари: "Күрәсең, ул татар җырларының милли рухын, милли аудиторияне һич тә тоя алмый. Ул халык арасында популяр булган җырларның шундый "заманча", янәсе аранжироваларын хәтта тере авторлар белән дә килештерергә теләми. Татарны хәтта дин дә түгел, ә милли музыка саклый. Шулай итеп, бер яктан бик түбән дәрәҗәдәге үзешчәнлек, алар арасында хәтта мин үземне композитор дип атарга да оялам, икенче яктан ниндидер заманча нәрсә уйлап чыгарырга маташалар, әмма анда инде бернинди миллилек юк", дигән иде берничә ел элек "Азатлык Радиосы"на.

@azatliqradiosi
🤨6💊3👍1🤡1