Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
8 елда туган телләрдә укучылар саны 42%ка кимегән.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢10
Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган

Киләсе елга Башкортстан бюджеты керемнәре 326,2 миллиард сум, чыгымнары 345,8 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бюджет дефициты 19,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

"РБК-Уфа" язуынча, документ төбәк хөкүмәте утырышында каралган.

▪️Башкортстанның быелгы бюджет дефициты 22,5 миллиард сум тәшкил итә.

▪️Башкортстан казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла. 2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган иде.

▪️2026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган акча өчен 8,12 миллиард сум бүленгән. Моннан тыш һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына түләүләр өчен тагын 2,12 миллиард сум тотылган.

▪️Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 10 771 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🔥1🤬1
Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) Джордж Буш институты беләр берлектә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы корылмада мәҗбүри хезмәт турында уртак хисап чыгарган.

Документта ширкәттәге мәҗбүри хезмәтнең өч төп төркеме аерып күрсәтелә.

Беренче төркемгә - Африка, Азия һәм Латин Америкасыннан килгән 16-22 яшьлек кызлар керә. Аларны социаль челтәрләр аша хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим итеп җәлеп итәләр. Тикшеренүчеләр мәгълүматларынча, Русиягә килгәч, аларның паспортларын тарты алалар, очып килү һәм яшәү чыгымнары өчен бурыч рәсмиләштерәләр һәм дроннар җыярга җибәрәрләр.

Икенче төркемне Төньяк Корея ватандашлары тәшкил итә. Өченче төркемгә "Алабуга Политех" көллиятендә укучы Русия студентлары керә. Бу хисап турында Азатлык Радиосы әле тулырак язачак.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстандагы «Алабуга» махсус икътисади зонасында Иранның «Шаһед» һөҗүм дроннарын җитештерү оештырылды. Русиядә алар «Герань-2» исеме белән кораллануга куелган. Пилотсыз очкычларны җыю эшенә «Алабуга Политех» көллияте студентларын да җәлеп итәләр. Соңгы елны"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттырырга планлаштыра, дип, ширкәтнең элекке хезмәткәренә сылтама белән, "Эхо"язган иде.

@azatliqradiosi
❤2🤬1
Казакъстанда Татарстан бүләк иткән татар мичен сату турыда хәбәр чыккан
 
15 октябрьдә Казан осталары Казакъстанда узган “Сабантуй-2026” фестиваленә дип төзегән татар ихатасындагы мичне сатуга куйган. “Миллиард Татар” язуынча, әлеге белдерүгә Казакъстан журналистлары игътибар иткән.

Белдерү «Всё о стройке | Бишкуль» WhatsApp төркемендә чыккан. Шул ук кичне хәбәр социаль челтәрләрдәге төрле пабликларда таралган һәм фикер алышуларга сәбәп булган. Әлеге хәлдән соң белдерү авторы сату турындагы игъланны кире алган.

«Петропавловск.news» хәбәрчесе Татарстан бүләгенең үз урынында булуын тикшергән. Хәзер дә мич “Дин-Мөхәммәт” мәчете ишегалдында тора.

Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә татар ихатасы быел җәй барлыкка килде. Татарстанның Кукмара шәһәреннән килгән осталар бүрәнәдән милли авыл төзеде.

▪️Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши.

📷Миллиард Татар Телеграм каналы
🤣4🤬1🥱1
Башкортстанда Артур Иделбаев эше мәхкәмәгә җибәрелгән

Туризмны үстерүгә бүленгән 104 миллион сумнан артык акчаны урлауда һәм легальләштерүдә гаепләнүче дүрт кеше мәхкәмә каршына басачак. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә. Җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә тапшырылган.

Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге мөдире урынбасары Артур Иделбаев, аның җитәкчесе Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов, “Проектны офис” оешмасы башлыгы Илнур Күәтов эшләре мәхкәмәгә юлланган. “Коммерсант” язуынча, дүртенче гаепләнүче Илһам Мәликов.
Оешкан төркем алдау юлы белән аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә.

Гаепләү белдерүендә әйтелгәнчә, планлаштырылган корылмалар тулысынча төзелеп бетмәгән, ә кайберләренең төзелеше бөтенләй башланмаган. Гаепләнүчеләр 104 миллион сумнан артык акчаны урлаган һәм үзләре контрольдә тоткан оешмала аша легальләштерелгән диелә.

Гаепләнүчеләрнең милкенә арест салынган.

Иделбаев һәм Юнысов узган ел кулга алынды.

@azatliqradiosi
😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкорт хатыны туганын сугышка җибәрелмәве өчен көрәшә

Военкомат янына килгән туганнарына Әбҗәлил районы военкомы исә төрмәгә утырту белән янаган.

Тулырак безнең видеоны карагыз☝️

@azatliqradiosi
🤯7😱2😢1💩1
Архангельскиның Исакогорски район мәхкәмәсе авыр чирдән интегүче, "Алушта" мөселман җәмгыятенең элекке җитәкчесе кырымтатар Ленур Халиловны колониядән азат итүдән баш тарткан

"Медиазона"га Халиловның хатыны Умида Худойбердиева белдерүенчә, утырыш 21 октябрьдә узган.

Хокук яклаучылар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Халиловның хәле авыр булуын әйтә. Ул бавыр яман шеше, С һепатиты һәм башка чирләр белән авырый. Кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева ирне инвалид арбасында гына йөрүен, ә йөргәндә башка кешеләр ярдәме мохтаҗ булуын язган иде. Ул вакытка кадәр инде Халилов ике айдан артык хастаханәдә яткан булган.

Узган елның августында Ленур Халиловны сәламәтлеге сәбәпле колониядән азат иткәннәр иде. Әмма соңрак прокурор бу карарга шикаять бирде, һәм мәхкәмә аны яңадан колониягә кайтару турында карар чыгарды.

▪️Русия төрмәсендә үлүчеләр саны арта. Күптән түгел Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат булды.

▪️2025 елны 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.

▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.

@azatliqradiosi
😢5🤬2
Уфа күгендә иконалар һәм догалар белән боралак очып узган.
 
Уфа епархиясе хәбәр итүенчә, ул Башкортстан митрополиты Филарет фатихасы белән оештырылган.

Ка-26 боралагы очышы вакытында бортта «яклау, саклау, иминлек, бәрәкәт турында догалар кылынган» диелә.

Епархия белдерүенчә, бу беренче генә очыш түгел. Бүген исә боралакта очучы православ дин әһелләре Уфаның барлык районнары, шәһәр яны һәм сәнәгать оешмалары өстеннән узган һәм дини йолалар башкарган.
 
▪️Олы көн бәйрәмендә Уфада Хач йөреше машиналарда узган иде. Ул вакытта машиналар колоннасын чаңнар сугып, “изге” су” сибеп күчмә чиркәү җитәкләп барды.  
 
📷Телеканал UTV

@azatliqradiosi
🤮5🤡2🤣2🥴1
Екатеринбурда яшәүче IT-белгеч татар тарихына багышланган “Вакыт җебе” уенын эшләгән
 
Екатеринбурда яшәүче IT-белгеч Динар Сөләйманов Timeline кәрт уены нигезендә “Вакыт җебе” дигән уен эшләгән. Бу хакта Екатеринбур татарлары сәхифәсе хәбәр итә.

Уенчыларга татар тарихындагы вакыйгаларны хронологик тәртиптә урнаштырырга кирәк.  

Уенда 1990-2025 елларны колачлаган 38 вакыйга турында карточка бар.

Киләчәктә аларның саны артачак. Интерфейс татар, урыс һәм инглиз телләрендә эшли. Әгәр текстның тәрҗемәсе булмаса, урыс телендәге вариантв күрсәтелә.

Уенны Android телефоннарына Google Pay аша йөкләп була. Аның веб-версиясен дә эшләү планлаштырыла.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤4👍1
"Алабуга" махсус икътисади зонасы тирәсендә һава һөҗүменнән саклану позицияләре саны 33кә җиткән

21 октябрьдә иярченнән төшерелгән һәм Азатлык Радиосының урыс хезмәте өйрәнгән сурәттән күренгәнчә, 2026 елның языннан бирле "Герань" тибындагы һөҗүм дроннары җитештерүче төп мәйданчык тирәсендә һава һөҗүменнән саклану системнары өчен берничә бетон манара һәм "Панцирь" яки "Тор" комплекслары өчен яңа мәйданчыклар төзелгән.

Моннан тыш, "Алабуга" җирлегендә зур калибрлы зенит пулеметлары өчен манаралар һәм җитештерү биналары өстеннән дроннар һөҗүменә каршы челтәрләр тарту өчен корылмалар урнаштырылган.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы Русиядәге дроннар һөҗүменнән иң нык сакланган корылмаларның берсе булып кала. Бу яктан ул Путинның Валдайдагы резиденциясе белән беррәттән телгә алына. Анда 31 манара һәм С-300/400 һава һөҗүменнән саклану комплекслары өчен ике позиция бар.

Бу атнада Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) Джордж Буш институты беләр берлектә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы корылмада мәҗбүри хезмәт турында уртак хисап чыгарган. CSIS экспертлары фикеренчә, корылмадагы хезмәт шартлары БМОның кеше белән сәүдә итү төшенчәсенә биргән халыкара билгеләмәсенә туры килә.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
🤬5❤1
Казан һава аланында 50гә якын рейс тоткарлана, тагын дүртесе бөтенләй башкарылмаячак

Казан һава аланында очып китүгә 24 һәм килүгә 24 рейс тоткарлана. Бу хакта һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматлары сөйли. Түбән Новгород һәм Мәскәүдән берешәр рейс һәм Белградка һәм кире юнәлештәге рейслар гамәлдән чыгарылган.

Дүшәнбе, Томски, Әстерхан, Яңа Уренгой, Самар, Сочи, Питербур, Истанбул, Уфа, Шарм-Әш-Шәех, Һургада, Тбилиси һәм башка шәһәрләргә дүрт сәгәатьтән җиде сәгатькә кадәр тоткарлана.

Татарстанда бүген төнлә дрон куркынычы игълан ителде, һава аланы вакытлыча ябылып торды.

Моннан тыш, Росавиация мәгълүматына караганда, Пермь, Түбән Новгород, Ижау, Чабаксар һәм Ульяновски һава аланнары да вакытлыча очкычларны кабул итми.
🔥2
Татарстан белән Башкортстанга Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан табутлар кайта бара...

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 10494 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10879 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
👎2🎉1