Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
КАЙНАР ХӘБӘР: Сербиянең элекке президенты һәм ун елдан артык илнең төп сәяси фигурасы булып торган Александр Вучич илнең мөһим парламент сайлауларында аңа кискен оппозициядә булган студентлар җитәкчелегендәге протест хәрәкәтенә җиңелүен таныды.

Бар Сербия буйлап сайлау урыннары ябылганнан соң, 25 октябрь кичендә узган матбугат очрашуында Вучич «без бу сайлауда җиңелүебезне шактый ачык күрәбез», дип белдерде.

Элек ультрамиллиятче булган Вучич 14 елдан артык Сербия сәясәтендә өстенлек итте, бу вакыт эчендә ул үзен Европа Берлегенә керүгә омтылган реформатор итеп күрсәтеп, тагын да үз хакимиятен ныгытты, шул ук вакытта Русия һәм Кытай белән тыгыз мөнәсәбәтләрне дә саклап килде.

Вучичның оттыруы Путин режимы өчен дә зур бер җиңелү булып тора, милләтчеләр җитәкчелегендәге Сербия гасырлар буе Русиянең Балкандагы терәге булып тора иде.

Социал челтәрләдә бар Сербия буйлап халыкның Вучич җиңелүен бәйрәм итү өчен урам-мәйданнарга чыгуын күрсәткән видеолар тарала.

@azatliqradiosi
🔥3👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфа халкы шәһәрдә томан кебек төтеннән һәм сасы истән зарлануын дәвам итә

Социаль челтәрләрдә язуларынча, мондый хәл Башкортстан башкаласының Затон, Яшел алан, Черниковка һәм башка районнарында күзәтелә. Җирле халык сүзләренчә, һава мунча мичен яккандагы кебек ис килә. UTV телеканалы Телеграм каналы язуынча, кайбер шәһәр кешеләре урамда йөргәннән соң баш авыртуына зарлана.

Башкортстан экология министрлыгында аңлатуларынча, республикада хәзер һава сыйфаты начарланырга мөмкин булган метеорологик шартлар гамәлдә. Бу вакытта ширкәтләр зарарлы матдәләр чыгаруын киметергә тиеш. Шул ук вакытта министрлыкта билгеләп үтүләренчә, таләпләрне тулысынча үтәү дә һавадагы зарарлы матдәләрнең шунда ук таралуын гарантияләми. Метерологик шартлар үзгәргәнче, алар һавада тупланып торырга мөмкин.

Video: Mash Batash

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Дефицитлы бюджет көтелә, каешлар тагын да кысылачак

2027 елда Татарстанда бюджет дефициты – 8,5 млрд сум булырга мөмкин. Күрше Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Ике республика казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия бюджетында хәрби өлкәгә чыгымнар кисен артты. 2022 елның сентябрендә бюджетта бу максатларга 4,7 триллион сум каралган иде. 2027 елгы бюджет өлгесендә инде 17,2 триллион сум планлаштырылган – бу якынча дүрт тапкырга күбрәк.

Менә мисал өчен сәламәтлек саклауга чыгымнар 20 проценттан да азракка арткан: 1,5 триллион сумнан 1,8 триллион сумга кадәр. Шулай итеп 2027 елда федераль казнадан хәрби өлкә һәм куәт структураларына сәламәтлек саклауга караганда 12 тапкырга якын күбрәк акча юнәлтү планлаштырыла.

Икътисадчы Владислав Жуковский "Азатлык Радиосы"ның урыс хезмәтенә белдерүенчә, хакимиятләр бюджетта акча юклыгын яхшы аңлый. Сугыш дәвам итәчәк, алдагы өч елга бюджет мөмкин кадәр сугышка яраклаштырылачак.

"2022-2026 елларда гына тупланган бюджет дефициты 20 триллион сумнан артып китә... Хакимият сугышны финанслау һәм бюджет дефицитын каплау өчен акчаны кайдан алырга икәнен эзли, ләкин моны үз кесәсеннән түләргә теләми. Зур ширкәтләр һәм корпорацияләр өстендәге салым йөген, мөмкин кадәр, кәгазьдә генә генә булса да, ниндидер керем алган кешеләргә күчерергә тели", ди ул.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
👍2🔥2
Башкортстанның Чишмә районында Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музеен үстерү буенча эшче төркем төзеләчәк

“Коммерсант” язуынча, аны республика парламенты рәисе Андрей Назаровка җитәкләргә тәкъдим ителгән. Төркемгә барлыгы сигез кеше керәчәк.

Музей инде 2022 елдан бирле төзелә. Комплекска шулай ук «Кочевник» спа-отеле, этноавыл һәм башкорт аты үзәге керәчәк.

Музейның визит үзәге 2024 елны ачылган иде. Ачылышта республика башлыгы Радий Хәбиров башкорт милләте күчмә цивилизациясе нәтиҗәсендә оешкан дип белдерде.

— Урта гасырдагы Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре борыңгы цивилизацияләрнең бер үзәге булган. Монда Идел буе Болгарыннан Урта Азиягә һәм Себергә сәүдә юллары узган. Чикесез киңлекләрдә йөреп күчмә халыклар кабиләләрне һәм җирләрне берләштерүдә, башкорт милләтен оештыруда тарихи максат үтәгән, — диде ул.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Евразия музеенда "башкорт, татар, якут яки казакъ турында сүз бармый, сүз күчмә цивилизация турында бара", дип өстәгән.

Хәбиров музейның беренче экспонатлары булып Остромиров Евангелиясенең күчермәсе һәм Госман Коръәне булачак дигән. Бу — Ташкентта сакланган Коръән нөсхәсе санала.

Евразия музее визит үзәгендә башкорт халкына багышланган экспозицияләр күп диелә. Аерым алганда Ибн Фадланның кулъязмаларында телгә алынган башкорт турында истәлекләр, Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда башкорт халкы күрсәтелгән харита тәкъдим ителгән.

Музей XIV–XV гасырга караган Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләр янында урнашкан.
 
▪️2023 елның октябрендә Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.

@azatliqradiosi
❤2🤡2🔥1
Башкортстанның Дәүләкән районыннан “Малыха” тәхәллүсен йөртүче кыз Украинага каршы баскын сугышка 2024 елда контракт төзеп киткән
 
Ул анда медицина ротасында хезмәт итә.
 
“БСТ” каналының “Вконтакте” битендә язуларынча, кыз дүртенче тапкыр туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан.

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында хатын-кызлар да катнашуын Азатлык Радиосына элек хәбәр иткән иде. Инде һәлак булучылар да бар. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә өч хатын-кызның үлүе билгеле. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.

@azatliqradiosi
🤮5🎉3😢2💊2👎1
⚡️Александр Шельдяев рәсми рәвештә Башкортстан премьер-министры булды

Бүген республиканың парламент депутатлары Шельдяевны бертавыштан премьер-министр итеп раслады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 23 сентябрьдә Шельдяевны хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләгән иде.

Шельдяевка 45 яшь, ул Сарытау өлкәсендә туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда республика хөкүмәте аппаратында төрле вазифаларда эшләгән.

2019 елны республика сәнәгать министрлыгын җитәкли башлаган. 2022 елны хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән.

Элегерәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада дроннарны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа республика хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.

"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁3🤮1
Мәктәпләр ябылу һәм укытучыларны кыскарту аз санлы халыкларның киләчәген куркыныч астына куя
 
Соңгы өч елда Русия мәктәпләрендә ана телләрне өйрәнүче укучылар саны 6,4%-ка кимегән, ә Русия халыклары телләре рәсми рәвештә укыту теле буларак кулланылган мәгариф оешмалары саны берьюлы 11%-ка азайган.

Бу хакта Казанда узган "Мирасны саклыйм: тел, тарих һәм мәдәният" гомумрусия яшьләр конференциясендә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында милләтләр - тел мөнәсәбәтләре фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Айса Биткеева китергән статистикага таянып “Вечерняя Казань” яза.

Биткеева аңлатуынча, хәзер илдә мәктәп яшендәге балалар саны сизелерлек кими. Кайбер халыкларның үсеп килүче буын вәкилләре саны 1989 ел белән чагыштырганда 2–3 тапкырга кимегән.

Галимә фикеренчә, нәкъ менә шушы катлаулы чорда «оптимизация» дип аталган процессны туктату аеруча мөһим. Чөнки ул сыйныфларда укучылар саны артуга, авыл мәктәпләренең ябылуына һәм укытучылар санының кыскаруына китерә. Әгәр моңа хәзер юл куелса, аның нәтиҗәләрен соңыннан төзәтү бик авыр булачак.

Профессор фикеренчә, аз санлы халыкларның гасырлар дәвамында яшәгән җирлекләрендә демографик үзгәрешләрне җентекләп күзәтергә һәм аларның телләрен саклау өчен вакытында чаралар күрергә кирәк.

Бүгенге көндә Русиядә якынча 32 миллион бала яши. Аларның тел белү үзенчәлекләре дә төрле. Иң зур төркемне урыс телендә генә сөйләшүче 18 миллион бала тәшкил итә. Икенче урында урыс теле өстенлек иткән ике телле балалар: аларның саны 7 миллион тәшкил итә. Туган теле өстенлек иткән ике телле балалар саны — 4 миллион. Ә урыс теле булмаган туган телендә генә сөйләшүче балалар нибары 2 миллион чамасы.

Галимә әйтүенчә, 2017 елда туган телләрне мәҗбүри өйрәнү бетерелгәннән соң көтелмәгән нәтиҗә күзәтелгән: тел һәм милли үзенчәлек арасындагы бәйләнеш турында бәхәсләр көчәя төшкән, ә туган телләрне саклау өчен көрәшүче активистлар саны арткан.

▪️2024/25 уку елында Русия халыкларының туган телләрендә (урыс теленнән тыш) якынча 174 мең мәктәп баласы белем алган – бу барлык укучыларның бары 1%ы. 2016/17 уку елында андый балалар якынча 300 мең, ягъни 2% булган. Димәк, сигез елда аларның саны 42%ка кимегән.

@azatliqradiosi
😢8❤3💯3
Татарстанда быелгы бюджет 13,8 миллиард сум дефицит белән кабул ителде. Ел дәвамында ул 30,9 миллиард сумга җитте, хәзер ул 20 миллиард сумга якын.

Башкортстанның быелгы бюджет дефициты 22,5 миллиард сум тәшкил итә.

Тулырак рәсемнәрдә укыгыз ☝️

@azatliqradiosi
😱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мобилизациягә китүчеләрне җирләүләр арта

Түрәләр бу үлгән ирләр "гомерләрен илнең тотрыклыгы өчен бирде" ди. Чынлыкта Русия Украинага каршы баскын сугышны үзе башлады.

@azatliqradiosi
💯3💔3
Росмолодежь социаль челтәрләрдә сугышны һәм Русия армиясен тәнкыйтьләгән 6 миллион профильне көн саен күзәтеп бара

Русиянең яшьләр эшләре федераль агентлыгы (Росмолодежь) көн саен күзәтеп бара торган 12,5 миллион аккаунт һәм профильнең яртысына якыны Русиянең Украинага каршы баскын сугышын һәм Русия армиясен тәнкыйтьләү белән бәйле. "Гроза" Телеграм каналы язуынча, бу хакта Русия Дәүләт думасының гаиләне яклау комитеты каршындагы экспертлар шурасы утырышында Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Денис Аширов белдергән.

Росмолодежь сугышка каршы язмаларны һәм Русия кораллы көчләрен тәнкыйтьләгән басмаларны "җимергеч һәм хокук бозучы мәгълүмат"кә кертә. Агентлык күзәтеп барган тагын 1,1 миллион профильне сәяси көч куллану һәм хакимиятне тәнкыйтьләү белән, 1,5 миллион профильне наркотиклар һәм наркотик турында эчтәлек белән, ә 906 мең профильне нацизмны пропагандалау һәм аклау белән бәйли.

▪️Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.

▪️Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

@azatliqradiosi
😱3🤬1
Уфада танылган җырчы Вәсилә Фәттахова исемендәге урам барлыкка килде

Әлеге карар шәһәр шурасы утырышында кабул ителгән.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова исемендәге урам Уфаның Ленин районында урнашкан.

Моннан тыш шәһәр шурасы тагын Ленин һәм Дим районнарындагы урамнарга "Туган як", "Владимир Высоцкий","Салават Якупов", "Николай Красников" һәм "Бесшумный" исемнәрен бирүне раслаган.

Элегрәк Вәсилә Фәттаховага исемле урам Башкортстанның Белорет районындагы яңа микрорайонда да барлыкка килде.

Эстрада йолдызы Вәсилә Фәттахова Башкортстанның Белорет шәһәрендә туа. 1999 елдан Айдар Галимов театр-студиясендә эшли. Аның “Туган як” җыры татарлар арасында бар Русия буйлап тарала, җырны хәтта интернациональ дип тә атыйлар, кайбер төбәкләрдә аны татарлар белән башка милләт кешеләре дә башкара.

36 яшьлек Вәсилә Фәттахова бала тапканнан соң хәле авыраеп китеп 2016 елның 26 гыйнварында Уфада вафат булды.

@azatliqradiosi
❤6💔3👎1🔥1
Казан дәүләт медицина университетында хәрби кафедра торгызыла: хәрби табиблар дәүләт ихтыяҗларына яраклаштырып әзерләнәчәк

Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) ректоры Айрат Фәррахов "Татар-Информ" агентлыгына сөйләвенчә, университетта хәрби кафедраны яңадан ачу "медицина белеме бирүнең иң яхшы традицияләрен кайтару, аларны хәзерге чынбарлыкка һәм дәүләт ихтыяҗларына яраклаштыру" максатыннан эшләнә.

КДМУда хәрби кафедра 2008 елда ябылган иде.

Фәррахов сүзләренчә, дөньяга танылган Казан хәрби-кыр хирургиясе мәктәбе дә нәкъ әлеге университет диварларында барлыкка килгән булган.

Програмны Казан дәүләт тикшеренү-технология университеты (КНИТУ) Хәрби уку үзәге базасында гамәлгә ашыра башлаячаклар, ә студентларны махсус медицина әзерлеге уздыру белән Хәрби клиник госпиталь шөгыльләнәчәк.

"Дәвалау эше" һәм "Педиатрия" белгечлекләрендә укучы 44 студент махсус әзерлек узачак. Студентларны сайлап алганда, аларның физик әзерлеген дә исәпкә алачаклар. Урыннарның 50% хатын-кызларга каралган.

Уку 2027 елның февралендә башланачак һәм 2,5 ел дәвам итәчәк. Студентлар гомуми хәрби, тактик һәм махсус хәрби әзерлек белгечлекләрен өйрәнәчәк.

▪️Элегрәк Русия Думасы медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Медицина уку йортларын тәмамлап, беренчел аккредитация узган кайбер белгечләр остаз җитәкчелегендә өч елга кадәр эшләргә тиеш.

@azatliqradiosi
🔥2🤡2🖕1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар белән идарә итәргә һәм аларны сугышта кулланырга өйрәтәләр.

Татарстанның 18 мәктәбендә 2025/2026 уку елында 1300 бала дрон белән идарә итәргә өйрәнгән. Башкортстанның 20 мәктәбендә дә дрон белән идарә итәргә өйрәтүче сыйныфлар эшли.

«Новая газета Европа» исәпләвенчә, Украинадагы сугышның дүрт елы эчендә Русия балалар бакчалары, мәктәпләре һәм югары уку йортлары дроннар һәм аларга кирәкле җиһазлар сатып алуга 1,2 миллиард доллардан артык акча тоткан. 2022 елга кадәр бу максатка елына якынча 4 миллион доллар сарыф ителгән.
🤬4
Башкортстанга дроннар һөҗүм итте

Башкортстанда сигез дрон бәреп төшерелгән. Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмил Шәймарданов белдерүенчә, бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары Стәрлетамактагы ширкәткә төшкән. Мэр ширкәт исемен ачыкламый. Бары зыянның зур булмавын һәм ширкәтнең эшләвен дәвам итүен әйтә.

Astra Telegram каналы OSINT-анализы Supernova+ украин каналы фотоларына таянып Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт сода ширкәте тирәсендә төтен күтәрелүе турында язды. Җирле халык шәһәрдә шартлау тавышлары ишетелүен әйтте.

Башкорт сода ширкәте Русиядәге иң эре химия комплексларының берсе. Ул илдә кальцинацияләнгән һәм азык-төлек содасы җитештерүдә беренче урында тора. Ширкәт "Росхим"га карый.

Шул ук вакытта ширкәт төрле тармакларны, шул исәптән саклану сәнәгатен дә химия эшләнмәләре белән тәэмин итә. Ул тоз кислотасы һәм дихлорэтан җитештерә, шулай ук Русиядә терефталоилхлорид җитештерүче бердәнбер ширкәт булып тора.

Терефталоилхлорид — синтетик баллистик җепселләр, югары ныклыктагы полимерлар һәм арамид материаллар җитештерүдә кулланыла торган мөһим химик кушылма. Мондый материаллардан заманча бронежилетлар, шлемнар һәм хәрби техника белән авиация өчен саклану элементлары ясала.

Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынчы турында иртән игълан ителде. Уфа һава аланы вакытлыча чикләүләр кертелде.

Татарстанда шулай ук иртән дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Хәзер барлык чикләүләр бетерелде.

@azatliqradiosi
❤2
Казанда "Империянең тууы" («Рождение империи») тарихи драма фильмы күрсәтелгән

Премьерага кадәр күрсәтелгән фильм вакыйгалары Петр I идарә иткән чорга алы кайта. Аның Русияне бөек империя итеп игълан ителүе күрсәтелә.  

“Татар-информ” агентлыгы язуынча, фильм башланыр алдыннан режиссер Андрей Кравчук тамашачыларга махсус видеомөрәҗәгать белән чыккан.

“Без бу фильмны дүрт ел дәвамында төшердек. Мин Петр образын якты, бертөрле генә булмаган, каршылыклы һәм көчле итеп күрсәтергә теләдем. Ул – Русияне башка юлга борган, аны куәтле империягә һәм бөек дөнья державасына әйләндергән кеше. Тамашачыларның бу фильмны караганнан соң үз тарихыбыз, аны тудырган һәм хәл иткән кешеләр өчен горурлык хисе кичерүләрен теләр идем”, дигән ул.

Фильмны Никита Михалковның “ТРИТЭ» студиясе, «Россия» телеканалы һәм Кино фонды ярдәме белән «Централ Партнершип» ширкәте төшергән.

Элегрәк сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык Радиосына Русиядә империячел тезислар ныграк, активрак яңгыраячак дип әйткән иде.

«Явыз Иван, Петр I, Әби патшалар һәм аларның сәятләре уңай дип сөйләнәчәк, ә татарлар, башкортлар һәм башкалар алардан никадәр зыян күрсә дә аның турында ләм-мим булачак. Безнең тарихчылар телен тыячак. Болай да сүзләрен үлчәп әйтә», диде ул.
 
▪️2005 елда Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" ("Кольцо") янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге активистлары пикетка чыкты һәм 7 меңнән артык имза җыйды. Милли хәрәкәт вәкилләре Петр I-не "татар халкының рухи геноцид атасы" дип атады. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.
 
▪️1718 елның 31 гыйнварында Петр I боерыгы белән Казан, Воронеж, Түбән Новгород губерналары һәм Сембер өязендә яшәгән йомышлы татар морзаларын, мордва, чуашларны Русия флотына сугыш кораблары төзер өчен агач кисәргә җибәрә башлыйлар. Бернинди хезмәт хакы алмыйча алар көзен һәм кышын урманнарда авыр һәм пычрак эш башкарырга мәҗбүр була. Лашманлык эшенә урыслар мәҗбүр ителми. Православ динен кабул итүчеләрне генә бу хезмәттән азат итәләр. Шул рәвешле, Русия хакимияте гасыр ярым Идел буенда яшәүче милләтләрне аерып, урыс булмаган халыкларны түбән эштә куллана. Нәтиҗәдә, лашманчылык татарның изелүенә, саны кимүгә, хәтта бер өлешенең керәшен булып китүенә китерә.
 
▪️“1723 елда Петр I-нең боерыгы белән 5 мең йомышлы татарны Бакуга төзелешкә җибәрәләр. Аларның күбесе йогышлы чир эләктереп үлеп кала. Кире кайтучылар булмый дип беләм. 4 меңнән артыгы үлгән дигән хәбәр бар документларда”, дип сөйләгән иде 2019 елны тарихчы Илшат Фәйзрахманов.

@azatliqradiosi
💩7😢2🤮2👎1
12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән баш мие яман шеше белән чирләүче кырымтатар Тофик Абдулгазиев сәламәтлеге начарлану сәбәпле колониядән азат ителгән

"Крым.Реалии"га Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итүенчә, Абдулгазиевны инде 26 октябрьдә үк азат иткәннәр, әмма ярамутрауга өенә кайтып җиткәнче бу хакта мәгълүматны җәмәгатьчелеккә чыгармаска карар кылганнар. Хәзер иде Абдулгазиев якыннары янында диелә. Аңа яшәү урыныннан китү тыелган.

Чубаров шулай ук Абдулгазиевның авыр чирләр, шул исәптән яман шеш авыруы белән чирли башлавы, әлеге авырулар белән төрмәдә тотылу мөмкин түгеллеген билгеләп үтте.

Аның мәгълүматынча, 2026 елның 26 февралендә үк медицина комиссиясе Абдулгазиевта җәзаны алга таба үти алмавын ачыклаган. Шул ук көнне тиешле документлар мәхкәмәгә җибәрелгән. Әмма сәяси тоткынны азат итү урынына кабат медицина тикшерүе узарга җибәргәннәр.

29 июльдә медицина комиссиясе элекке карарны тагын раслаган.
 
▪️2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан.

▪️"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәкчет эше фигурантын "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныган иде.

▪️21 октябрьдә Архангельскиның Исакогорски район мәхкәмәсе авыр чирдән интегүче, "Алушта" мөселман җәмгыятенең элекке җитәкчесе кырымтатар Ленур Халиловны колониядән азат итүдән баш тартты.

@azatliqradiosi
❤2👍1