Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар белән идарә итәргә һәм аларны сугышта кулланырга өйрәтәләр.

Татарстанның 18 мәктәбендә 2025/2026 уку елында 1300 бала дрон белән идарә итәргә өйрәнгән. Башкортстанның 20 мәктәбендә дә дрон белән идарә итәргә өйрәтүче сыйныфлар эшли.

«Новая газета Европа» исәпләвенчә, Украинадагы сугышның дүрт елы эчендә Русия балалар бакчалары, мәктәпләре һәм югары уку йортлары дроннар һәм аларга кирәкле җиһазлар сатып алуга 1,2 миллиард доллардан артык акча тоткан. 2022 елга кадәр бу максатка елына якынча 4 миллион доллар сарыф ителгән.
🤬4
Башкортстанга дроннар һөҗүм итте

Башкортстанда сигез дрон бәреп төшерелгән. Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмил Шәймарданов белдерүенчә, бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары Стәрлетамактагы ширкәткә төшкән. Мэр ширкәт исемен ачыкламый. Бары зыянның зур булмавын һәм ширкәтнең эшләвен дәвам итүен әйтә.

Astra Telegram каналы OSINT-анализы Supernova+ украин каналы фотоларына таянып Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт сода ширкәте тирәсендә төтен күтәрелүе турында язды. Җирле халык шәһәрдә шартлау тавышлары ишетелүен әйтте.

Башкорт сода ширкәте Русиядәге иң эре химия комплексларының берсе. Ул илдә кальцинацияләнгән һәм азык-төлек содасы җитештерүдә беренче урында тора. Ширкәт "Росхим"га карый.

Шул ук вакытта ширкәт төрле тармакларны, шул исәптән саклану сәнәгатен дә химия эшләнмәләре белән тәэмин итә. Ул тоз кислотасы һәм дихлорэтан җитештерә, шулай ук Русиядә терефталоилхлорид җитештерүче бердәнбер ширкәт булып тора.

Терефталоилхлорид — синтетик баллистик җепселләр, югары ныклыктагы полимерлар һәм арамид материаллар җитештерүдә кулланыла торган мөһим химик кушылма. Мондый материаллардан заманча бронежилетлар, шлемнар һәм хәрби техника белән авиация өчен саклану элементлары ясала.

Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынчы турында иртән игълан ителде. Уфа һава аланы вакытлыча чикләүләр кертелде.

Татарстанда шулай ук иртән дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Хәзер барлык чикләүләр бетерелде.

@azatliqradiosi
❤2
Казанда "Империянең тууы" («Рождение империи») тарихи драма фильмы күрсәтелгән

Премьерага кадәр күрсәтелгән фильм вакыйгалары Петр I идарә иткән чорга алы кайта. Аның Русияне бөек империя итеп игълан ителүе күрсәтелә.  

“Татар-информ” агентлыгы язуынча, фильм башланыр алдыннан режиссер Андрей Кравчук тамашачыларга махсус видеомөрәҗәгать белән чыккан.

“Без бу фильмны дүрт ел дәвамында төшердек. Мин Петр образын якты, бертөрле генә булмаган, каршылыклы һәм көчле итеп күрсәтергә теләдем. Ул – Русияне башка юлга борган, аны куәтле империягә һәм бөек дөнья державасына әйләндергән кеше. Тамашачыларның бу фильмны караганнан соң үз тарихыбыз, аны тудырган һәм хәл иткән кешеләр өчен горурлык хисе кичерүләрен теләр идем”, дигән ул.

Фильмны Никита Михалковның “ТРИТЭ» студиясе, «Россия» телеканалы һәм Кино фонды ярдәме белән «Централ Партнершип» ширкәте төшергән.

Элегрәк сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык Радиосына Русиядә империячел тезислар ныграк, активрак яңгыраячак дип әйткән иде.

«Явыз Иван, Петр I, Әби патшалар һәм аларның сәятләре уңай дип сөйләнәчәк, ә татарлар, башкортлар һәм башкалар алардан никадәр зыян күрсә дә аның турында ләм-мим булачак. Безнең тарихчылар телен тыячак. Болай да сүзләрен үлчәп әйтә», диде ул.
 
▪️2005 елда Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" ("Кольцо") янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге активистлары пикетка чыкты һәм 7 меңнән артык имза җыйды. Милли хәрәкәт вәкилләре Петр I-не "татар халкының рухи геноцид атасы" дип атады. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.
 
▪️1718 елның 31 гыйнварында Петр I боерыгы белән Казан, Воронеж, Түбән Новгород губерналары һәм Сембер өязендә яшәгән йомышлы татар морзаларын, мордва, чуашларны Русия флотына сугыш кораблары төзер өчен агач кисәргә җибәрә башлыйлар. Бернинди хезмәт хакы алмыйча алар көзен һәм кышын урманнарда авыр һәм пычрак эш башкарырга мәҗбүр була. Лашманлык эшенә урыслар мәҗбүр ителми. Православ динен кабул итүчеләрне генә бу хезмәттән азат итәләр. Шул рәвешле, Русия хакимияте гасыр ярым Идел буенда яшәүче милләтләрне аерып, урыс булмаган халыкларны түбән эштә куллана. Нәтиҗәдә, лашманчылык татарның изелүенә, саны кимүгә, хәтта бер өлешенең керәшен булып китүенә китерә.
 
▪️“1723 елда Петр I-нең боерыгы белән 5 мең йомышлы татарны Бакуга төзелешкә җибәрәләр. Аларның күбесе йогышлы чир эләктереп үлеп кала. Кире кайтучылар булмый дип беләм. 4 меңнән артыгы үлгән дигән хәбәр бар документларда”, дип сөйләгән иде 2019 елны тарихчы Илшат Фәйзрахманов.

@azatliqradiosi
💩7😢2🤮2👎1
12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән баш мие яман шеше белән чирләүче кырымтатар Тофик Абдулгазиев сәламәтлеге начарлану сәбәпле колониядән азат ителгән

"Крым.Реалии"га Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итүенчә, Абдулгазиевны инде 26 октябрьдә үк азат иткәннәр, әмма ярамутрауга өенә кайтып җиткәнче бу хакта мәгълүматны җәмәгатьчелеккә чыгармаска карар кылганнар. Хәзер иде Абдулгазиев якыннары янында диелә. Аңа яшәү урыныннан китү тыелган.

Чубаров шулай ук Абдулгазиевның авыр чирләр, шул исәптән яман шеш авыруы белән чирли башлавы, әлеге авырулар белән төрмәдә тотылу мөмкин түгеллеген билгеләп үтте.

Аның мәгълүматынча, 2026 елның 26 февралендә үк медицина комиссиясе Абдулгазиевта җәзаны алга таба үти алмавын ачыклаган. Шул ук көнне тиешле документлар мәхкәмәгә җибәрелгән. Әмма сәяси тоткынны азат итү урынына кабат медицина тикшерүе узарга җибәргәннәр.

29 июльдә медицина комиссиясе элекке карарны тагын раслаган.
 
▪️2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан.

▪️"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәкчет эше фигурантын "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныган иде.

▪️21 октябрьдә Архангельскиның Исакогорски район мәхкәмәсе авыр чирдән интегүче, "Алушта" мөселман җәмгыятенең элекке җитәкчесе кырымтатар Ленур Халиловны колониядән азат итүдән баш тартты.

@azatliqradiosi
❤2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстанда сигез дрон бәреп төшерелгән. Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмил Шәймарданов белдерүенчә, бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары Стәрлетамактагы ширкәткә төшкән. Мэр ширкәт исемен ачыкламый. Бары зыянның зур булмавын…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
29 октябрь иртәсендә Стерлетамак шәһәренә дроннар һөҗүм итте. Шәһәр мэры сигез дронның бәреп төшерелүен белдерде. ASTRA басмасы һәм Украинаның күзәтү каналлары һөҗүмнең "Башкирская сода" ширкәтенә (БСК) булуын ачыклаган. БСК – Русиянең иң эре химия ширкәтләренең берсе.

Мэр Эмиль Шәймарданов сүзләренчә, аның калдыклары бер ширкәт җирләренә төшкән. Ширкәткә “кечкенә генә зыян килде”, ди мэр. Шәһәр башлыгы зыян күргән заводның исемен атамады.

ASTRA басмасы һәм Украинаның күзәтү каналлары һөҗүмнең "Башкирская сода" ширкәтенә (БСК) булуын ачыклаган. БСК – Русиянең иң эре химия ширкәтләренең берсе. Броня материалларында кулланылган матдәне бары тик монда гына җитештерәләр.

Украина мондый һөҗүмнәрне Русиядәге ширкәтләргә даими ясап тора. Ул моны Русиянең Украинадагы сивил максатларны туктаусыз бомбалавына җавап буларак эшли
❤1🔥1😁1😢1
«Новая газета» ябылуы турында игълан итте.

💬 "Новая газетаны“ үтерделәр. Ул үз эшчәнлеген туктата. 9 ноябрьдә без 30 ел яшәгән йортыбыздагы утны сүндерәчәкбез. Серверларны ябачакбыз һәм китәчәкбез», — дип белдерде басманың баш мөхәррире Сергей Соколов.

💬 «Ил һәм аның ватандашлары белән бергә уздырган 30 елдан артык гомеребез урамда, яшәү өчен акчасыз, өзлексез эзәрлекләү куркынычы астында тәмамланачак», — диде Соколов үз белдерүендә.

Кичә редакцияне 30 елга якын эшләгән бинадан куып чыгарулары билгеле булды.

2026 елның сентябрендә Русия Юстиция министрлыгы «Новая газета»ны «ят агентлар» реестрына кертте. Шул ук вакытта мигнистрлык басма белән бәйле 100дән артык хезмәткәр һәм башка кешеләрнең исемлеген чыгарды. Алар арасында баш мөхәррир Сергей Соколов та бар.

Аңа кдаәр баш мөхәррир булып эшләгән, 2021 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе алган Дмитрий Муратов 2023 елда «ят агентлар» исемлегенә кертелгәннән соң вазифасыннан киткән иде.

Быел 15 октябрьдә «Новая газета» Соколов газет журналисты Олег Ролдугин эшенә бәйле җинаять эше кысаларында сорау алуга чакырылды. Журналистка каршы җинаять эше язын шәхси мәгълүматлар сакланган компьютерга канун керү маддәсе нигезендә ачылган иде. Соколов сорау алудан шаһит сыйфатында чыкты.

🔹️️️️️️Русия Украинага сугыш башлаганнан соң илдә цензура кертте. Бәйсез басмалар томаланды, күпләрнең редакцияләре илдән китәргә мәҗбүр булды.
😢12🥱1
Башкортстанның элекке вице-премьеры Алан Марзаев Украинадагы сугышка киткән

Алан Марзаев контракт төзегән һәм хәзер Украинадагы сугыш барган җирдә хезмәт итә. Бу хакта 29 октябрьдә аның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителде.

Мәгълүматны РБК Уфа басмасына элекке түрәнең эше белән таныш чыганак та раслаган.

«Хәзер Алан Марзаев сугыш барган җирдә, әмма хөкем карарын яңадан каратуга ирешергә тырышуын дәвам итә. Ул Русия Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте җибәрде. Марзаев үзен хөкем итүне канунсыз һәм нигезсез дип саный», — диелә аның сәхифәсендәге язмада.

Узган елның ноябрендә Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Алан Марзаевны аеруча зур күләмдә ришвәт алу һәм акча таләп итүдә гаепле дип таныды. Аны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр һәм 561 миллион сум штраф салдылар.

Моннан тыш, Марзаевка 12 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә вазифалар биләү тыелды.

Мәхкәмә элекке вице-премьерның җир кишәрлеген, ике торак йортын һәм ришвәт күләме булган 37 миллион сум акчасын конфискацияләде. Марзаев дәүләт бүләкләреннән һәм мактаулы исемнәреннән дә мәхрүм ителде.
🎉2😱1🤡1🤣1
Спортчы Алинә Заһитованы Украина күзләвенең "кара исемлегенә" керткәннәр

Украина Саклану министрлыгының Баш күзләвенә караган War & Sanctions порталындагы чикләүләр исемлегенә Русиянең тугыз спортчысы эләккән. Бу исемлектә татар спортчысы Алинә Заһитова да бар.

Украинаның Баш күзләве Заһитованың бу исемлеккә кертелүен Русия хакимиятен хуплавына бәйле дип аңлата. Шулай ук спортчының аннексияләгән Кырымга сәфәр кылуы, ярымутрауда спортны үстерүгә ярдәм итүен искә ала, шул сәбәпле спортчының исемлеккә кертелгәнен яза.

War & Sanctions проекты авторлары Русия спортчыларын ярышларда катнаштырудан читләштерергә, аларны спорт федерацияләреннән алып ташларга өнди.

Моңа кадәр Алинә Заһитованы "Миротворец" проекты исемлегенә дә керткәннәр иде.

🔻Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы. Балачагы Татарстанда, Лениногорксида узган. 2018 елда Көньяк Кореядагы Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпия уеннарында чемпион исемен яулады. 2019 елда дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

🔻Әмма спортчы карьерасын озак дәвам иттермәде, Алинә 2020 елда Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә журналистика факультетына укырга керде. "Беренче" каналның "Бозда биюләр" проектын алып барды.

🔻2018 елда Русия президенты Владимир Путинның президент булып сайлавын хуплап чыкты, аңа теләктәшлек күрсәтү кампаниясендә катнашты. 2024 елда да бу кампаниядә катнашып, Владмир Путинның намзәтен яклады. Заһитова ачыктан-ачык: "Путин һәрвакыт спортка ярдәм итеп килде, шуңа күрә мин дә аны хуплыйм. Аның җитәкчелегендә спорт үсеш алды, мин аның эшчәнлегенә югары бәя бирәм", дип сөйләде.

Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
🤔5🤷‍♂1👍1👏1
Бүгенге Русия хакимиятенең сәяси корбаннары кем ул?

30 октябрь - сәяси золым тоткыннарын искә алу көне.

Русиядән читтә эшләргәр мәҗбүр булган "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" бу чарага туры китереп, махсус хисап чыгарды. Анда кулга алынган сәяси тоткыннар искә алына.

Оешма мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта сәяси сәбәпләр аркасында ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләр саны 5800дән артып китә. Аларның 1834е инде рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган.

Бу исемлектә төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр бар. Алар арасында татарлар, башкортлар, кырымтатарлар да аз түгел.

Барлыгы якынча 350 хатын-кыз иректән мәхрүм ителгән. Боларның барысы да Русиянең репрессив дәүләт машинасы корбаннары.

Хисапка караганда, 2022-2026 еллар арасында кимендә 69 сәяси тоткын тикшерү изоляторында, төрмәләрдә яки колонияләрдә һәлак булган. Аларның 63е ир-ат, алтысы хатын-кыз.

Татар-башкортлардан бүген кемнәр сәяси тоткын дип танылган? Бу хакта тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.
❤6😢2
⚡️️️️ Уфага дроннар һөҗүм иткән. Astra басмасы «Башнефть-Новойл» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыгуы турында яза

31 октябрь иртәсендә дроннар Башкортстан башкаласына һөҗүм иткән. Дроннарның очып килүен һәм янгын чыкканын күрсәткән видеоларны Украинадагы мониторинг каналлары бастырды.

Иртән Уфа халкы социаль челтәрләрдә берничә шартлау тавышы ишетелүе турында хәбәр итте. Astra мәгълүматынча, «Башнефть-Новойл» нефть эшкәртү заводында янгын чыккан.
Басма аналитигының беренчел нәтиҗәләренчә, заводта Л-35 каталитик риформинг җайланмасы яна. Ул — эре нефть эшкәртү заводының технологик чылбырындагы төп өлешләрнең берсе.

Уфаның төньягындагы сәнәгать мәйданында бер-берсенә бик якын урнашкан өч завод бар: «Башнефть-Новойл», «Башнефть-Уфанефтехим» һәм «Башнефть-УНПЗ».

Башкортстан һәм Уфа хакимиятләре һөҗүм турында әлегә аңлатма бирмәде. Русия саклану министрлыгы республика өстендә пилотсыз очкычлар юк ителүен хәбәр итте, әмма ничә дрон бәреп төшерелүен ачыкламады.
👍1🔥1
Татарстан дикторы, туган якны өйрәнүче Абдулла Дубин вафат

Казан телевидениесенең беренче дикторларының берсе, 1960–1980 елларда эшләгән Абдулла Дубин 86нчы яшендә вафат булуы билгеле булды. Ул 25 октябрьдә үлгән. Бу мәгълүматны «БИЗНЕС Online» басмасына раслаганнар.

Дубин 1941 елның 26 мартында Әстерханда туган. Гаиләдә ул 14нче бала булган. Мәктәп елларында драма түгәрәгенә йөргән, аннары Әстерхан драма театрының ярдәмче составына эләккән. Анда булачак режиссер һәм актер Владимир Меньшов белән бергә күмәк күренешләрдә уйнаган. Соңрак Дубин Казан театр училищесына укырга кергән, аннары ГИТИСның театр белеме факультетын тәмамлаган.

Дубин «Вечерняя Казань» тапшыруын алып баручыларның берсе иде. Ул 1964 елдан башлап 15 елга якын эфирга чыкты. Дубин диктор Иркә Сакаева белән парлап эшләде. Ул аны үз остазы һәм Татарстан телевидениесенең иң танылган йөзләреннән берсе дип атый иде. Алар бергә яңалыклардан алып музыкаль һәм авыл хуҗалыгына багышланган тапшыруларга кадәр төрле тапшырулар алып барды.

1984 елда Дубин телевидениедән китте, әмма Казанда калды. Ул круиз теплоходларында эшләде, лекцияләр укыды, экскурсияләр үткәрде. Шул ук вакытта иске открыткалар җыя иде. Вакыт узу белән аның коллекциясендә биш меңнән артык открытка тупланган. Шулар нигезендә Казан, Әстерхан һәм Идел буендагы башка шәһәрләр турында тарихи альбомнар һәм буклетлар чыгарды.

1990 елда Дубин Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылды.

2018 елда Дубин Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә дә дәгъва иткән иде. Аның исеме республика язучылары, рәссамнары һәм иҗат коллективлары белән беррәттән, премиягә тәкъдим ителгән намзәтләр исемлегенә кертелде.

#югалту
❤7🔥2😢2
Думага үтә алмаган Илдар Гыйлметдиновка Казанда вазифа тапканнар

Русия Думасында биш чакырылыш эшләгән Илдар Гыйлметдинов Казанга кайта. Думада «Татарстан фракциясе»нең элекке җитәкчесе Татарстан Мәгарифне үстерү институтын җитәкләячәк. Бу институт республика укытучыларын яңадан әзерләү белән шөгыльләнә. «БИЗНЕС Online» басмасына башкарма хакимият органнарына якын чыганаклар хәбәр итүенчә, Гыйлметдинов ректор вазифасында Людмила Ногъманованы алыштырачак. Бу ноябрь башында булырга тиеш.

Ногъмановага 72 яшь. Ул 2024 ел башында вафат булган Татарстан эчке эшләр министрының элекке урынбасары Рафил Ногъмановның тол хатыны. 2000 елларда ул ун ел дәвамында Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән иде, Казан федераль университеты ректоры киңәшчесе булды. Аннары ТИСБИда эшләде, берничә ел ректор вазифасын башкарды. 2018 елда Татарстан Мәгарифне үстерү институтын җитәкләде.

Гыйлметдинов яшьрәк — аңа 64 яшь. Ул Думадп эшләвен дәвам итә алыр иде. Әмма басма чыганаклары әйтүенчә, узган чакырылышта депутат начар эшләгән. Милләтләр эшләре комитеты җитәкчеләренең берсе булуына карамастан, республика өчен мөһим булган берничә мәсьәләдә Татарстан мәнфәгатьләрен яклый алмаган.

Чыганаклар белдерүенчә, Гыйлметдиновның Думаның яңа чакырылышына кермәве — Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси карары.

Моннан тыш, Гыйлметдиновның тагын бер вазифасы саклана: 2007 елдан бирле уд Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте (ФНКАТ) шурасы рәисе булып тора.
🤡5🔥1