Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Кырымда ФСБ тоткарлаганнан соң 24 яшьлек кырымтатар кызы Хатидже Буюкчан югалган. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, ул инде бер атна элемтәгә чыкмый. Соңгы тапкыр Хатидже гаиләсе белән 6 майда элемтәгә кергән. Ул автобуста Иске Кырымнан Акмәчеткә чыгып киткән.…
Русия мәхкәмәсе кырымтатар Хатидже Буюхчанны 17 елга колониягә хөкем иткән

12 ноябрьдә Дондагы Ростовта урнашкан Русия Көньяк бүлгесе хәрби аннексияләнгән Кырымда яшәүче Хатидже Буюхчанга хөкем карары чыгарган. Куәт оешмалары хезмәткәрләре аны узган елның маенда тоткарлап, Кырымнан алып киткән иде. Бу хакта «Крымский процесс» хокук яклау проекты хәбәр итә.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Русия мәхкәмәсе кырымтатар хатынын дәүләткә хыянәт итүдә, теракт әзерләүдә, шартлаткыч матдәләр саклауда һәм ташуда гаепле дип тапкан.

Мәхкәмә карары нигезендә, Хатидже Буюхчанны 17 елга гомуми тәртипле колониягә мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, аңа 400 мең сум штраф салганнар һәм иреген бер ел да алты айга чикләгәннәр.

Хокук яклаучылар китергән матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, 24 яшьлек Буюхчанны «Украина иминлек хезмәте белән хезмәттәшлек итәргә җәлеп иткәннәр».

Тикшерү мәгълүматынча, 2025 елның 1 апрелендә ул Украина иминлек хезмәте (СБУ) хезмәткәреннән Кара диңгез флотының диңгез авиациясе һәм һава һөҗүменнән саклану көчләре составындагы диңгез штурм авиациясе полкы командирына караган автомобильнең кайда торуын ачыклау биремен алган имеш.

Тикшерүчеләр раславынча, Буюхчан Кырымда хәрбиләр яшәгән урынга барган һәм үз куллары белән шартлаткыч җайланма ясау өчен кирәкле өлешләрне интернет аша сатып алган. 2025 елның 5 маенда ул аларны билгесез яшерен урынга илтеп куйган дип белдерелә.

2025 елның 6 маенда иртән Хатидже Буюхчан Иске Кырымнан Акмәчеткә баручы автобуска утырган һәм шуннан соң хәбәрсез югалган иде. Телефоны сүнгән булган, туганнары аның кайда икәнен ачыклый алмады.

7 майда кызны Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре тоткарлавы билгеле булды. Соңрак аның Русия офицерына каршы теракт әзерләүдә гаепләнүе турында хәбәр таралды.

Буюхчанның үзенең һәм яклаучыларының гаепләүләргә карата позициясе турында мәгълүмат юк.
Хокук яклаучылар мәхкәмә эшенең ябык тәртиптә узуын искәртә. Хөкем карарының кайчан һәм кайда игълан ителәчәге турындагы мәгълүмат эш карточкасында мәхкәмә карар чыгара башлагач кына пәйда булган.
👎4😢3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда татар почмаклары 🌟 Бу урыннарның кайсыларын беләсез, кайларда булдыгыз? #татарлар @azatliqradiosi
Истанбулда татар почмаклары турында язмабызның икенче өлеше 🌟

Тагын нинди шәһәрләр турында укырга теләр идегез?

#татарлар
@azatliqradiosi
🔥4👍2❤1
❗️️️️️️️Түбән Камага һөҗүм: әлеге сәгатькә ниләр билгеле

15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы торак йорт зарарланган. Бәйсез чыганаклар һәм Украинаның мониторинг каналлары Европадагы иң эре нефть химиясе ширкәтләренең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.

🔸️️️️️Хакимият белдерүе

Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итүенчә, дрон һөҗүме «озак дәвам иткән». Казан кирмәне рәсми мәгълүматына күрә, һәлак булучылар юк, әмма зыян күрүчеләр бар.

🔸️️️️️Кешеләрне эвакуацияләү һәм һөҗүм нәтиҗәләре

Күпфатирлы торак йортка зыян килү сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Алар өчен вакытлыча урнашуның ике пункты ачылган.

Һөҗүм шәһәрнең коммуналь инфраструктурасына да тәэсир иткән. «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итүнең иминлеген саклау өчен Түбән Камада кайнар су бирүне вакытлыча, 20:00 сәгатькә кадәр туктаткан.

🔸️️️️️Һөҗүмнең һәдәфләре

Төбәк хакимияте кайсы сәнәгать объектларының зыян күрүен әйтмәде.

Шул ук вакытта Astra, Supernova+, Exilenova+ мониторинг Telegram-каналлары һәм OSINT-аналитиклар һөҗүмнең Европадагы иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе — «Нижнекамскнефтехим» ширкәтенә ясалуын хәбәр итә. Ул каучук, пластик һәм этилен җитештерә, СИБУР холдингына керә.

Телеграм каналаларында шәһәрдә зур янгын күренгән видеолар чыкты.

Түбән Каманың сәнәгать мәйданында шулай ук «Татнефть»кә караган «ТАНЕКО» нефть эшкәртү ширкәте һәм «ТАИФ-НК» комплексы урнашкан. Алардагы хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Түбән Кама һәм Алабуга сәнәгать мәйданнарындагы объектлар дрон һөҗүмнәренә берничә тапкыр дучар булды.

🔸 Русия саклану министрлыгы Татарстан өстендә ничә дрон бәреп төшерелүен төгәл хәбәр итмәде. Шул ук вакытта министрлык хәбәр итүенчә, төн дәвамында Русиянең 12 төбәге, аннексияләнгән Кырым һәм диңгез акваторияләре өстендә һава һөҗүменнән саклану чаралары самолет тибындагы 533 пилотсыз очкычны юк иткән яки тоткарлаган.

🔸️️️️️Русиянең Украинадагы инфраструктура объектларына һөҗүм итүенә җавап итеп, Киев та Русиянең стратегик ширкәтләренә дроннар җибәреп тора.
🔥6❤1
Түбән Камага дрон һөҗүмендә яраланучылар саны җидегә җиткән, шәһәрдә җылы су тәэминәте торгызылган

Түбән Камада дроннарның күпләп һөҗүм итүе нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.

«Кызганыч, сәнәгать объектларына һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бүгенге көндә бездә җиде кеше зыян күргән. Аларның алтысына үзәк район хастаханәсе тиз арада кирәкле медицина ярдәме күрсәтте. Росгвардиянең бер хезмәткәре операциядән соң хастаханәдә ята, аңына килде», — дип сөйләгән Беляев.

Шәһәрдә җылыту һәм кайнар су тәэминәтен дә яңадан торгызганнар. Кичә «Татэнерго» системның имин эшләвен тәэмин итү өчен шәһәрдә су бирүне вакытлыча туктаткан иде.

Кичә Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дроннар һөҗүм итте. Түбән Камада дроннар торак йортка һәм Нижнекамскнефтехим ширкәтенә эләкте.

Беляев вакытында эвакуация үткәрелү сәбәпле, һәлак булучылар булмады дип белдерде.
🔥2
Бу көннәрдә танылган татар сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура тууына 150 ел тулды. Сембердә туган Акчура – хәзерге Төркиянең идеологларыннан берсе, ул Ататөрекнең киңәшчесе булган.

Тулырак без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.

#тарих #шәхесләр
@azatliqradiosi
👍7❤3🙏2