Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
БАЙРОННЫҢ КЫЗЫ, ХӘЛИМӘ КОРБАНГАЛИЕВА ҺӘМ БАШКАЛАР:
ДӨНЬЯ ТАРИХЫНДА ГАЛИМӘЛӘР

Фән дигәндә без ир-ат галимнәрне генә күз алдына китерәбез, ә гомерләрен гыйлем һәм мәгърифәт хезмәтенә багышланган хатын-кызлар еш кына онытыла. Шуңа да яңартылган #Хәлбуки лекториендә бу юлы галимәләр турында сөйләшәчәкбез. Татар, рус һәм чит-ил хатын-кызларының фән дәрьясында уңышлары һәм очраган киртәләре турында бәян итәчәкбез.

Вакыты: 6 март, Шимбә, 17:00
Урыны: Казан, Островский урамы, 15 йорт (Татар китабы йорты).

Инстаграмда туры эфир оештырылачак.
Татар һәм дөнья галимәләре турында лекциябез бүген, 6 март көнне, сәгать 17:00 Татар китабы йортында булачак. Адрес: Островский урамы, 15.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Гыйлем фән һәм мәгърифәт үзәге барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәбрик итә. Дөньяның гүзәллеге булып балкыгыз! 😊
Иң борынгы төрки сүзлек – кемнеке?

🔸 Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») җыентыгы 1072-1074 елларга карый.

🔸 Бу сүзлеккә мәкаль-әйтемнәр, шигъри текстлар һәм тарихи-географик мәгълүматлар тупланган.
Мисал: «Болгар – төрки шәһәрләрдән мәшһүр бер кала» яки «Әтил – кыпчак илләрендәге бер елганың исеме».

🔸 Сүзлек күләмле: 600 биттән артык.

🔸 9 мең тирәсе төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелгән, 300дән артык мәкалә-әйтем, 165 дүртьюллык, 68 икеюллык шигъри строфа теркәлгән.

🔸 Гарәп язуы белән язылган.

🔸 Әдәби жанрларга килсәк, биредә тарихи һәм лирик җырлар, дастаннардан өзекләр, мәдхия-мәрсияләр, табигать һәм мәхәббәт лирикасы бар.

Татар китабы йорты
Әкәмәт! Гыйлемдә 14 март - Халыкара Математика көне һәм Пи саны көне уңаеннан беренче Татарча математик Zoom-кичә узачак.

Пи саны барчабызга да математика дәресләреннән таныш сыман, ләкин... Аны ни өчен уйлап чыгарганнар? Кайда кулланалар? Гомумән, Пи санының файдасы нәрсәдә?

Zoom-кичәдә Истанбул университетыннан Таңсылу Алтай серле Пи саны турында кечкенә лекция укыячак һәм аның тылсымын дәлилләп күрсәтәчәк. Актаныш гимназиясендә белем алучы Лиана математика буенча татарча фәнни эзләнү эшен тәкъдим итәчәк. Ә ахырда бергәләп онлайн-викторина уйнап алырбыз, Актаныш гимназиясенең математика укытучысы Ләйлә Шакирова белемнәребезне сынап карарга ярдәм итәр.

Вакыт: 14 март, 17:00 (Казанча).
Урын: Zoom платформасы.

Катнашасыгыз килсә, языгыз, сылтаманы җибәрәбез: @shaykhin
XVIII гасырның беренче яртысында татарлар, казакъ ханнарының сәркатипләре (писарь) һәм тәрҗемәчеләре буларак даланың башка төбәкләрендә дә яшиләр. Татар тылмачлары рус телендә язылган дипломатик корреспонденцияне генә тәрҗемә итеп бармыйча, Урта Азия ханлыклары һәм Иран белән татар телендә хат алышу өчен дә җавап биргәннәр...

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2298
БҮГЕН язгы көн-төн тигезлеге көне
🌞🌏🌳
Көн-төн тигезлеге көннәрендә урта киңлекләрдә көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата. Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала.

Фото: Bailey Zindel
20 март – Халыкара Бака көне 🐸

Җир-су хайваннарын (Amphibia) саклауга багышланган Халыкара Бака көнен 2009 елдан бирле билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасында 3 төр амфибия Кызыл китапка кертелгән: сырлач сыртлы тритон (Triturus cristatus), соры гөберле бака (Bufo bufo) һәм кызыл корсаклы су "үгезе" (Bombina bombina).

Кызыл корсаклы су "үгезләре"нең тире бизләрендә бомбезин исемле агулы матдә бар, шуңа бу җан ияләренең дошманнары бик күп түгел, үзләре исә умырткасыз хайваннар белән тукланалар. Исемнәре җисемнәренә туры килеп тора – аларның үгез кебек үкергәнен җәйнең буеннан буена ишетергә мөмкин. Бу җан ияләренең саны 2010 елдагы корылыктан соң, шулай ук урбанизация кагылган һәм кешеләр ял итәргә ярата торган урыннарында елдан-ел кимүгә таба бара.

📌 "Бакалар" сүзе койрыксыз җир-су хайваннарының гомуми атамасы булып торса да, курыкмыйча, "бакалар" дип чын бакалар (Ranidae) исемле гаиләлеккә кергән җан ияләрен генә атый алабыз ;)
«ГАЛӘМ-25»: ТӨР ЭЧЕНДӘГЕ КӨНДӘШЛЕК | Наил Хәертдинов

1968 елда Джон Кэлхун исемле галим таң калдыргыч эксперимент уздыра. Ул тычканнар белән кешеләр җәмгыятен чагыштыра да, моның нигезендә кешелекнең киләчәген фаразламакчы була. Моның өчен галим тычканнар “оҗмахы” булдыра. Әмма нәтиҗә барысын да шаккаттыра...

#Хәлбуки лекториенда КФУ галиме Наил Хәертдинов шушы эксперимент турында кызыклы чыгыш ясаячак.

Вакыты: 27 март, Шимбә, 17:00
Урыны: Казан, Островский урамы, 15 йорт (Татар китабы йорты).

Игътибар! Чарага алдан теркәлергә кирәк:
https://gylem.timepad.ru/event/1588826/

Инстаграмда туры эфир оештырылачак.
Иртәгә Татар китабы йортына сыйфатлы шигърияткә һәм мәгънәле фикерләргә сусаганнарны чакырабыз.
Татар китабы йорты әдәби чаралар сериясен дәвам итә!

🔸 24 нче март көнне
🔸 14:00да
🔸 Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу

«Җырларда - ил галиме»

🔸 Кичәдә Раушания Җиһангирова башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгыратылачак.

🔸 Килгән һәркем Милли музей фондларыннан һәм Равил Фәйзуллинның шәхси архивыннан экспонатларны күрә алачак.

24 март
14:00
Керү ирекле

Киләсезме?

#татаркитабыйорты
#домтатарскойкниги
#казанькудапойти
#кудапойтиказань
Татарстанда барысы 3 (!) Тукай районы булган

* 1930-1938 елларда ТАССР эчендә беренче Тукай районы була, аның исемен 1938 елда Әтнә районы дип үзгәртәләр.
* 1956 елда Кызыл Юл районына Тукай исемен бирәләр, әмма 1963 елда аны бөтенләй бетерәләр дә, җирләрен Арча районына кушалар.
* 1976 елда Татарстанның бөтенләй башка ягында урнашкан Чаллы районын Тукай районы дип атый башлыйлар.

1950-елларда Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылы Әтнәгә, ә Кырлай Кызыл Юл районына кергән. Моңа бәйле кайбер кызык ситуацияләр дә килеп чыккалаган. Гомәр Бәшировның көндәлекләрендә шундый хәлләрнең берсе тасвирланган:

"Кенәр кешесеннән бик тә гыйбрәтле һәм шул ук вакытта кызык сүз ишеттем әле.
Быел Габдулла Тукай исеме элекке Кызыл Юл районына бирелде бит. Моны Әтнә районының кешеләре бер дә ошатмаганнар. Имеш, ничек инде ул болай? Тукайның туган ягы, хәтта туган авылы безнең районда бит. Шунысы яхшы, дөресен әйткәндә, хәтта бик тапкыр да җавап биргәннәр.
Элеккеге Кызыл Юл, хәзерге Тукай районыннан Әтнә районына берәү кунакка барган. Шунда Әтнә кешеләре моннан үзләренең ризасызлыкларын белдергәннәр. Тукай бездә туган, аның исеме безгә бирелергә тиеш иде, дигәннәр. Кызыл Юл районыннан барган кеше әйткән: "Тукай сездә туган тууын да, сез бит аны бала чагында, Казанга алып барып, "кемгә бала кирәк, асрамага бала бирәбез" дип, Казанда калдырып кайткансыз. Ә безнең район кешеләре аны, Казаннан кайткач, үз балалар кебек тәрбияләп үстергәннәр", - дигән. Шуның белән Әтнә районы кешеләренең авызы томаланган".
1957, 12 декабрь.

2 елдан соң Әтнәлеләр белән Кызыл Юл - Тукайлыларның конфликты юкка чыга, чөнки Әтнә районы Тукай районы белән кушыла. Тагын 4 ел үткәч бу Тукай районын да бетерәләр, җирләрен Арчага кушалар. Яңадан Әтнә районы 1990 елда гына барлыкка китерелә.
Данлыклы Лувр музее коллекцияләрен, ягъни 40 миллион музей предметын, хәзер Парижга бармыйча да күреп була. Хәзинәләрне цифрлаштыру пандемия аркасында бик активлашкан.

Луврда татар тарихына бәйле әйберләр дә саклана. Мәсәлән, татар гаскәриләренең һәм җайдакларының график сурәтләрен электрон коллекциядә дә таба аласыз.

Электрон Луврга сылтама: https://collections.louvre.fr/en/
Апрель аенда күктә түбәндәге астрономик күренешләрне күзәтеп булачак:

2 апрель – Айның Антарес йолдызына якынаюы.
4 апрель – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
5 апрель – Айның Плутонга якынаюы.
6 апрель – Айның Сатурнга якынаюы.
7 апрель – Айның Юпитерга якынаюы.
9 апрель – Айның Нептунга якынаюы.
11 апрель – Айның Меркурийга якынаюы.
12 апрель – ЯҢА АЙ. Айның Венерага (Чулпанга / Зөһрәгә) якынаюы.
13 апрель – Айның Уранга якынаюы.
16 апрель – Айның Әлдәбәран йолдызына якынаюы.
17 апрель – Ай Марсны каплаячак.
19 апрель – Меркурийның Кояш белән кушылуы*. Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
20 апрель – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ.
22 апрель – Айның Регул йолдызына якынаюы. Лиридлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Лира йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 18 метеор күренүе көтелә).
26 апрель – Венераның Меркурийга якынаюы. Айның Спика йолдызына якынаюы.
27 апрель – ТУЛГАН АЙ.
28 апрель – Плутонның торгынлыгы*.
29 апрель – Айның Антарес йолдызына якынаюы.
30 апрель – Уранның Кояш белән кушылуы*.

*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Радиант – «йолдыз яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Татар язучысы Адлер Тимергалин бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.

Сез хикәяне Гыйлемдә укый аласыз: http://giylem.tatar/archives/3413
Татарларның үз Илон Маскы барлыгын беләсезме? Bagaveev Corporation компаниясенә нигез салган инженер Надир Баһавиев хәзерге вакытта Калифорния штатында ракеталар проектлау белән шөгыльләнә. Ул күп тапкыр кулланырга яраклы ракетлар җитештерергә хыяллана. Уңышлары да бар инде аның: ширкәте 3D-принтерларда ракета моторларын бастыра башлаган, беренче очыш та ясалган.

Гыйлем һәм Татар китабы йорты сезне Надир Баһавиев белән очрашу-лекциягә чакыра. Чара Татар китабы йортында үтәчәк.

Вакыт: 11 апрель, якшәмбе, 13:00
Урын: Казан, Островский урамы, 15 (Татар китабы йорты)

Алдан теркәлергә кирәк: https://gylem.timepad.ru/event/1610413/
Космонавтлар нинди оекбаш кия?

“Космик” оекбашларларның гади оекбашлардан аермасы шул: аларның өске ягында силиконнан эшләнгән кечкенә мендәрчекләре бар. Халыкара галәм станциясе буенча очып йөргән вакытта, космонавтлар еш кына аяклары белән төрле тоткаларга эләгәләр, бу мендәрчекләр исә аякларны җәрәхәтләнүдән саклый. Шунысы кызык: мондый оекбашларны Татарстанның Әлмәт шәһәрендә җитештерәләр икән.

Фотолар: космонавт Антон Шкаплеров