Гыйнвар ае астрономик күренешләргә бик бай булачак:
2 гыйнвар – Җир перигелий* ноктасында.
3 гыйнвар – Айның Регул йолдызына якынаюы.
4 гыйнвар – Квадрантидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Үгез көтүчесе йолдызлыгында, сәгатенә 120 метеор күренүе көтелә).
5 гыйнвар – Меркурийның Плутонга якынаюы.
6 гыйнвар – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
10 гыйнвар – Меркурийның Сатурнга якынаюы. Айның Антарес йолдызына якынаюы.
11 гыйнвар – Меркурийның Юпитерга якынаюы. Айның Венерага (Чулпанга/ Зөһрәгә) якынаюы.
13 гыйнвар – ЯҢА АЙ. Айның Плутонга якынаюы.
14 гыйнвар – Айның Сатурн, Юпитер һәм Меркурийга якынаюы. Уранның торгынлыгы*. Плутонның Кояш белән кушылуы*.
17 гыйнвар – Айның Нептунга якынаюы.
20 гыйнвар – Марсның Уранга якынаюы.
21 гыйнвар – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ. Айның Уран һәм Марска якынаюы.
23 гыйнвар – Меркурийның көнчыгыш элонгациясе*.
24 гыйнвар – Айның Әлдәбәран йолдызына якынаюы. Сатурнның Кояш белән кушылуы*.
27 гыйнвар – Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
28 гыйнвар – Венераның Плутонга якынаюы. ТУЛГАН АЙ.
29 гыйнвар – Юпитерның Кояш белән кушылуы*.
30 гыйнвар – Меркурийның торгынлыгы*. Айның Регул йолдызына якынаюы.
*Перигелий – Кояш системасындагы планета яки башка күк җисеме орбитасының Кояшка иң якын булган ноктасы.
*Радиант – «йолдызлар яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.

Бүген татар халкының күренекле язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулды.
1901 елда дөньяга килгән Гомәр Ватандашлар сугышы мәхшәренә эләгә һәм өч ел Кызыллар ягында Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша.
1937 елда аның атаклы "Сиваш" повесте басылып чыга. Бу әсәр бик тиз тарала һәм Гомәр Бәшировны күренекле язучылар сафына чыгара.
Язучының "Намус" романы аеруча уңыш казана. Ул 1948 елда басыла һәм күп телләргә тәрҗемә ителә, СССР Дәүләт премиясенә белән бүләкләнә.
1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым – яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда "Җидегән чишмә" романы басылып чыга. Әсәр табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.
"И язмыш, язмыш" китабы өчен Гомәр ага 1996 елда Тукай бүләгенә лаек була.
Гомәр Бәширов татар фольклорын, аерым алганда, татар халык мәзәкләрен туплауга зур өлеш кертә. Гомумән, 98 ел гомер кичергән Гомәр ага татар әдәбияты тарихында тирән эз калдыра.

Татарстанның сәяси тарихыннан бер кызыклы факт: 1991 - 1995 елларда республикада Президент белән берлектә Вице-президент та була.
1991 елгы ТССР (Татарстан Совет Социалистик Республикасы) Президенты сайлауларында Минтимер Шәймиев җиңә. Шул вакытта аның кулдашы, ягъни Вице-президенты, барлыкка килә. Мәртәбәле вазыйфага Василий Лихачев билгеләнә.
Гомумән, бу чорда Вице-президентлык модасы Русиянең беренче Президенты Борис Ельциннан килә. Ул да сайланган чагында Вице-президент белән бергә сайлана. Аның "уң кулы" вазыйфасына Александр Руцкой килә.
Әмма Вице-президентлык институты илебездә озак яшәми. 1993 елда Русиядә Президент хакимияте белән парламент хакимияте арасында куркыныч конфликт була, аның барышында Вице-президент Руцкой Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы дип игълан ителә.
Шул вакыйгалардан соң илдә яңа Конституция кабул ителә. Ельцин әүвәлге хатасын кабатламый һәм Вице-президентлыкны бетерә.
Татарстанда исә бу институт тагын ике ел яшәвен дәвам итә. Василий Лихачев, тәҗрибәле юрист буларак та, рус милләте вәкиле буларак та, ул вакыттагы хакимият өчен файдалы Вице-президент була. Ләкин 1995 елның 1 мартыннан аны республиканың яңа парламенты Дәүләт Советына рәис итеп сайлыйлар.
Татарстан 9 ай Вице-президентсыз яши. Ә аннары, 1995 елның декабрендә, республиканың Конституциясенә үзгәрешләр кертәләр һәм Вице-президентлыкны бөтенләй бетерәләр.
Америка Кушма Штатларыннан күчереп алынган вазыйфа, шулай итеп, Русиядә һәм Татарстанда мантып китә алмый кала.
#тарих

Forwarded from 100 ел элек
Милләтләр бетәләр, милләтләр үсәләр, милләтләр үләләр, үләргә яткан милләтләр терелеп, күтәрелеп китәләр. Беләмсез моның сәбәбе нинди нәрсә?
Милләтнең балалары шул милләт өчен тырышмасалар, аңа хезмәт итүне, ярдәм бирүне вазыйфа дип белмәсәләр, шул милләтләр чирләп ята, көннәрнең берендә җаны бугазына килә, үлә вә бетә, дөньяга килмәгән кебек була да кала. Әмма балалары шул милләтне сөйсәләр, шуңа хезмәт итүне вә ярдәм бирүне фазыйләтне бер эш дип белсәләр, ул милләт үсә, хәтта үләргә яткан җиренннән дә тора, башкалар рәвешендә хәят башлый, гыйззәтле булып гомер сөрә вә яши.

Ибн Халдүн дәүләтнең таркалуына исраф һәм зиннәт кебек факторларның йогынтысын бик җентекләп ачып бирә. Хөкемдар һәм аның якын-тирә иярченнәренең уйламыйча башкарган адымнары бик күп чыгымнар таләп итә, ә моңа исә акчаларны җир кешеләрен һәм сәүдәгәрләрне кысрыклау юлы белән табалар. Мораль һәм психология күзлегеннән чыгып караганда, зиннәт ул – «дөньялыкка һәм аның рәхәтлекләренә тартылу. Ахыр чиктә, фикер каршылыгы, көнчелек барлыкка килә, бозыклык арта. Болар барысы да иҗтимагый конфликт барлыкка килүгә һәм дәүләтнең юкка чыгуына китерә».
Бөек гарәп-мөселман галиме Ибн Халдүннең социологик концепциясе турында "Гыйлем"дә укыгыз: http://giylem.tatar/archives/1460

Forwarded from Китапханә
Тарихи бранч: татарча феминизмга багышланган китап презентациясе 📙
11 февраль көнне 17:00 сәгатьтә Милли китапханәдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында әзерләп бастырылган “ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре” китабы тәкъдим ителәчәк. Чара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Теркәлү сылтама буенча.
P.s. Инстаграмда китап уйнатабыз, кстати.

Бүген Татарча фән көне!
Бүләксез бәйрәм бәйрәммени?! Шуңа без рәссам-натуралист Мария Кирикованың Татарстанда урнашкан "Түбән Кама" милли паркы өчен әзерләгән "Муравейник" исемле өстәл уенын татарчага тәрҗемә иттек.
Бу уенның берничә хикмәте бар: аны буягыч итеп тә кулланырга мөмкин, уен дәвамында исә балалар кырмыскалар дөньясы (аларның көндәлек тормышы, дуслары һәм дошманнары һ.б.) белән якыннанрак таныша алалар. "Балалар ишегалдында, бакчада, паркта йөргәндә, кырмыскага тап була калсалар, аның үзтотышына карап, кая һәм ни өчен баруын аңлый алуларын телим", – ди уен авторы. Сүз уңаеннан, бу уенны булдыру өчен, рәссамга өч ай таләп ителгән: уендагы һәр хайван, һәр үсемлек биологик төгәллек белән ясалган. Уенны, уен тәртибен һәм сүзлекчәне йөкләп алу өчен, түбәндәге сылтама аша узыгыз.
https://yadi.sk/d/VEkMhny9wd0gnw/%D0%98%D0%B3%D1%80%D0%B0-%D1%80%D0%B0%D1%81%D0%BA%D1%80%D0%B0%D1%81%D0%BA%D0%B0%20%D0%9C%D1%83%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%B5%D0%B9%D0%BD%D0%B8%D0%BA%20%D0%BD%D0%B0%20%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%BC?w=1
Йә, уйнап алабызмы? 🐜

Yandex Disk
Игра-раскраска "Муравейник"
View and download from Yandex Disk
Гаяз Исхакый татар әдәбияты тарихы мәйданында иң мәртәбәле урынны биләүче әдипләребезнең берсе. Аның тормышы һәм иҗатында кызык мизгелләр җитәрлек булган.
Укырга: http://giylem.tatar/?p=420
Укырга: http://giylem.tatar/?p=420
2021 ел Марсны өйрәнү тарихында аеруча уңышлы ел булып истә калачак. Ник дигәндә, февраль аенда Кызыл планетага берьюлы 3 (!) яңа галәм аппараты барып җитте, болар:
1. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең беренче галәм аппараты – Hope. Ул АКШның Колорадо, Аризона һәм Калифорния университетлары белән берлектә эшләнгән. Әлеге аппарат ясалма иярченнән гыйбарәт булып, тирәнтен рәвештә Кызыл планетаның һава торышын өйрәнергә тиеш булачак.
2. Китайның Tianwen-1 проекты. Бу әлеге ил тарафыннан Кызыл планетага җибәрелгән беренче миссия. Ул берьюлы 3 аппараттан тора: орбиталь аппарат, планета өслегенә утырачак платформа һәм марсгизәр. Миссия 13 төрле фәнни җиһаз белән коралландырылган, бу Марсны һәрьяклап тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Марсгизәрне планета өслегенә төшерү апрель-май айларына каралган.
3. NASA оешмасының Perseverance марсгизәре. Бу искә алынган проектлар арасында иң кызыклысы, чөнки аның төп максаты булып Кызыл планетада кайчан да булса тереклек булганмы, юкмы дигән сорауга җавап табу тора. Әлеге аппаратка өстәмә буларак кечкенә генә Ingenuity атамалы вертолет та каралган. Ул 30 көн дәвамында эшләп, төрле ераклык һәм биеклектәге 5 очышка чыгар дип планлаштырыла.