Октябрь ае астрономик күренешләргә бик бай булачак:
1 октябрь – Меркурийның көнчыгыш элонгациясе*.
2 октябрь – ТУЛГАН АЙ.
3 октябрь – Венераның (Чулпанның/ Зөһрәнең) Регул йолдызына якынаюы. Ай Марсны каплаячак.
4 октябрь – Айның Уранга якынаюы.
6 октябрь – Марс Җирдән минималь ераклыкта.
7 октябрь – Айның Әлдәбәран йолдызына якынаюы.
10 октябрь – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ. Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
13 октябрь – Айның Регул йолдызына якынаюы.
14 октябрь – Марсның кара-каршы торышы*. Меркурийның торгынлыгы*. Айның Венерага якынаюы.
16 октябрь – ЯҢА АЙ.
20 октябрь – Айның Антарес йолдызына якынаюы.
21 октябрь – Орионидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Орион йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 25 метеор күренүе көтелә).
22 октябрь – Айның Юпитерга якынаюы.
23 октябрь – Айның Плутон һәм Сатурнга якынаюы. АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ.
25 октябрь – Меркурийның Кояш белән кушылуы*.
27 октябрь – Айның Нептунга якынаюы.
29 октябрь – Айның Марска якынаюы.
31 октябрь – ТУЛГАН АЙ. Айның Уранга якынаюы. Уранның кара-каршы торышы*.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.
*Кара-каршы торыш (рус. противостояние) – тышкы планетаның Кояш-Җир туры сызыгында Кояшка капма-каршы якта торуы. Бу тышкы планеталарны (Марс, Юпитер, Сатурн һ.б.) күзәтү өчен иң кулай вакыт.
*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Радиант – «йолдызлар яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
7-9 нчы октябрьдә Татар китабы йортында Россия күләмендә уздырыла торган «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы узачак.
«Роспечать» Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Татар китабы йорты Россия программада түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
🔸 түгәрәк өстәлләр,
🔸 әдәбият һәм тәрҗемә эше буенча семинар-практикумнар,
🔸 төрле темаларга багышланган лекторийлар.
Иҗатчылар һәм тәрҗемәчеләр белән Мәскәүдән килгән һәм Казандагы экспертлар эшләячәк:
1. «Берләштерелгән гуманитар нәшрият»ның баш редакторы Максим Амелин;
2. шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме Виктор Куллэ;
3. шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов;
4. шагыйрь, тәрҗемәче Михаил Липкин;
5. Югары экономика мәктәбе Фәнни-тикшеренү университеты доценты Марина Букулова;
6. прозаик, драматург, А.М. Горький ис. Әдәбият институтының әдәби осталык буенча кафедра доценты Фәрит Нәгыймов;
7. шагыйрь, тәрҗемәче, РФА Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе мөдире Алексей Саломатин,
8. Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Алефтина Маковоз.
Модераторлар:
- шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Г.Р. Державин исемендәге Дәүләт премиясе, А.М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты Алена Каримова;
- шагыйрь, тәрҗемәче, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELLA Халыкара премиясе лауреаты Луиза Янсуар.
3 көнлек интенсив катнашучыларга
- дистәдән артык танылган язучы, тәрҗемәче белән эшләү;
- мэтрлар каршында үзен сынап карау;
- тәҗрибә туплау;
- осталык дәресләре алу, булган белемнәрен тирәнәйтү;
- Россия вакытлы матбугатында басылу, танылу мөмкинлеге бирә.
Семинар-практикумнарның катнашучысы булу өчен, безгә хәбәр итәргә кирәк. Гаризалар сишәмбе 12:00 га кадәр кабул ителә.
Семинарларга язылу өчен телефон: 89196302843 (Айгөл)
Татар китабы йорты

Forwarded from Мәктәп проектлары
Без яши торган җәмгыять тарихта иң катлаулы һәм үзгәрүчән чорларның берсен кичерә. Агымдагы елның вакыйгалары моны тулысынча да исбатлый сыман. Һәрбер даирәне биләп алган билгесезлек яшь буынга ничек тәэсир итәчәк соң?
8 октябрьдә Актанышта узачак TEDx конференциясендә без билгесезлек дәверендә яшәү хакында сөйләшәчәкбез. Татар телендә беренче тапкыр рәсми рәвештә үткәрелә торган TEDx'та мәктәп укучылары да, төрле өлкәләрдә тәҗрибә туплаган спикерлар да чыгыш ясаячак.
Вакыты: 8 октябрь, пәнҗешәмбе, 14:00
Урыны: Актаныш авылы, "Яшьлек" үзәге
Программа һәм башка сораулар: https://tbsh.org/tedxboardingschoolofhumanities
Онлайн чыгыш ясау мөмкинлеге бар: Айдар Шайхин белән элемтәгә керегез.

2020 елда медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләген өч галимгә тапшыралар. Бу галимнәр — Һарви Дж. Альтер, Майкл Һоутон һәм Чарлз М. Райс — кан аша күчә торган һепатит чиренә каршы көрәшкә зур өлеш керткәннәр.
Бу өч фән әһеле Һепатит C вирусының барлыгын ачыклаганнар. Аңа кадәр A һәм B һепатитларының гына барлыгы билгеле иде. Ә инде кан аша күчәргә сәләтле һепатитның табигате сер иде. Һепатит C вирусын ачыклау миллионлаган гомерне саклап калырга мөмкинлек бирде.
Хәзерге вакытта фән һәм медицина C һепатитыннан газап чиккән кешеләрне хәтта тулысынча дәвалый ала.
Бу өч фән әһеле Һепатит C вирусының барлыгын ачыклаганнар. Аңа кадәр A һәм B һепатитларының гына барлыгы билгеле иде. Ә инде кан аша күчәргә сәләтле һепатитның табигате сер иде. Һепатит C вирусын ачыклау миллионлаган гомерне саклап калырга мөмкинлек бирде.
Хәзерге вакытта фән һәм медицина C һепатитыннан газап чиккән кешеләрне хәтта тулысынча дәвалый ала.
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Нахакка гаепләнгән
Бүген - татар язучысы, драматург Афзал Таһировның туган көне.
🔸
Кем?
Татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе, БАССР язучылар берлеге рәисе.
🔸
Тормыш юлы:
1890 елның 25нче октябрендә Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа.
1911-1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.
Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгә, Бөгелмә төрмәсенә ябыла.
Төрмәдән качып Оренбургка китә.
1922-1925 елларда Төркистанда яши һәм эшли.
1931-1937 елларда Башкортстан Язучылар Союзы рәисе булып тора.
🔸
Белеме:
Казан, «Мәрҗания» мәдрәсәсе
Оренбург, «Хөсәения» мәдрәсәсе
🔸
Әсәрләре:
«Ашлык фабрикасы», «Машиналар каны», «Солдатлар», «Кызылгвардиячеләр», «Кызылармеецлар» повесть һәм романнары. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителә.
🔸
Үлеме:
1937 елның 16нчы августында кулга алына. 1937 елның 27нче сентябрендә нигезсез репрессияләнә.
Мәскәүдә атып үтерелә.
1956 елның 12 маенда аклана.

Кадерле укучыларыбызга дөньяның сәяси харитасын тәкъдим итәбез. Без аны татарча итеп эшләдек. Кулланыгыз, бастырыгыз, дусларыгызга җиткерегез. pdf форматта
Сылтама: http://giylem.tatar/archives/1695

Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Фән аларның серләрен чишә белә. Менә, мәсәлән, агач яфраклары. Язын яшел булып ярылалар, яшел булып яшиләр, ә аннары табигатьнең сары, кызыл-сары, кызыл киемнәргә киенүе дә озак көттерми, көз җитә. Яфракларның шундый көзге төсләре каян килеп чыкканын белергә тырышыйк әле.
http://giylem.tatar/archives/329
http://giylem.tatar/archives/329
Forwarded from Татарча Китаплар / Tatarça Kitaplar / Tatarcha Kitaplar /
Исхак Азимовның «Мәңгелек ахыры» романы вакыттан тыш һәм фәзадан тыш булган «Мәңгелек» дип аталган куәтле оешманы тасвирлый, ул вакыт эчендә сәяхәтләрне башкарырга сәләтле. «Мәңгелек ахыры» - ул вакытның үзенчәлекләре һәм тарихтагы очраклылык турында аңлату гына түгел, ә кешелекнең гасыр фәнни-техник революциясенең мөмкин булган социаль нәтиҗәләре турында фәнни-фантастик роман.
Казан (Идел буе) федераль университетында суалчаннарны карамай ашарга өйрәткәннәр
“Бионанотехнологияләр” фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре диңгез бактерияләре һәм туфракта тереклек итүче суалчаннардан торган өлге система булдырганнар. Суалчаннар нефть таркатучы бактерияләрне карамай белән пычранган тирәлек буйлап таратырга ярдәм итәләр, шуңа күрә бу системаны биоремедиация өлкәсендә кулланырга була. Тикшеренү нәтиҗәләре Science of the Total Environment журналында дөнья күргән (https://www.sciencedirect.com/science/article/pii/S0048969720367401?dgcid=author).
Суалчаннар карамай таркатырга сәләтле бактерияләрне нефтьле тирәлекләргә җиткерү чарасы буларак кулланыла алалармы – галимнәр шуны тикшереп карарга уйлаганнар. “Без Caenorhabditis elegans суалчаннарына Alcanivorax borkumensis исемле диңгез бактерияләрен ашаттык. Суалчаннар болай да бактерияләр белән тукланалар, шуңа күрә диңгез бактерияләренең дә әлеге суалчаннарга ошавы һәм аларга зыян китермәве бер дә гаҗәп түгел. Моннан тыш, эшкәртелмәгән бактерияләр суалчаннарда эчәклек микрофлорасы хасил итәләр (нәтиҗәдә карамайның эшкәртелүе тагын да яхшыра төшә) һәм эчәклектән табигый юл белән чыгып та китәләр. Сүз уңаеннан, тәҗрибәләр барышында тагын шуны да ачыкладык: суалчаннар, аларга башка бернинди дә азык бирмәгәндә, үзләре дә карамай белән тукланырга сәләтле",– дип хәбәр итә биология фәннәре докторы Равил Фахруллин.
Галим сүзләренчә, суалчаннарның эчәклегендә карамай диаметры 5-6 микрометр булган тамчыларга “таркала”, ул тамчыларны исә үз чиратында бактерияләр тарката. “Карамай ул – катлаулы система. Аның бик күп төрләре бар. Без тәҗрибәләрне Татарстанда чыгарыла торган карамайны кулланып башкардык. Теге яисә бу карамайның суалчаннар эшкәрткәннән соң нинди компонентларга таркалуын ачыклыйсы да бар әле”, – дип ассызыклый галим.

Sciencedirect
Worms eat oil: Alcanivorax borkumensis hydrocarbonoclastic bacteria colonise Caenorhabditis elegans nematodes intestines as a first…
The environmental hazards of oil spills cannot be underestimated. Bioremediation holds promise among various approaches to tackle oil spills in soils …
Йолдызара кораблар – фәнни фантастикада зур урын алып торган күренеш. Галәм тематикасына багышланган күпсанлы фильмнарда алар барлык нечкәлекләренә кадәр сурәтләнә. Әмма чынбарлыкта да мондый проектлар булган икән бит! Аларның күпчелеге узган гасырның 50-70 нче елларына карый. Бу табигый, чөнки космонавтика өлкәсе барлыкка килгән чорда җәмгыятьтә «кешелекнең киләчәге – һичшиксез галәмне яулап алуда» дигән рухи күтәренкелек хөкем сөргән. Берничә дистә ел үтәр, Марста алмагачлар чәчәк атар, ә кешеләр күрше йолдызларга кунакка очар төсле тоела. Күрше күк җисемнәренә очуның никадәр катлаулы, күпсанлы киртәләргә очрый торган эш икәне аңлашылып бетми әле ул заманда. Тик XX гасыр ахырына сүлпәнәйгән романтик идеяләр, ХХI гасырда кабат яңарып, яңа технологик алымнар белән баетыла. Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышып китик.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/3355

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү — яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин теленә телне,
Тел уйнатмак — наданлыктан әсәрдер.
Бүген татар шагыйре һәм иганәчесе, эшмәкәр Закир Рәмиев — Дәрдемәнднең туган көне.
Аның барлык шигырьләре белән таныша аласыз: tbsh.org/derdmend

Forwarded from Татарча YouTube
Татарский язык универсален. Посмотрите как красиво, по-татарски описывается принцип работы дифференциала автомобиля. Словно музыка звучит татарский технический текст. Браво Гыйлем! 👍🏻 Пожалуйста продолжайте.
«Гыйлем» ютуб-каналында бик күп шундый научно-популярный видеолар. Лекцияләр һәм тәрҗемә ителгән кызык өзекләр.
Татар телен кулланып, мәктәп белемен генә түгел, ә югары уку йортлары белемнәрен дә, алып була! Бай тел! 💪🏻💚
https://youtu.be/iA2KJMEwuAU

YouTube
Машина дифференциалы принцибы | ТЕХНИКА ТАТАРЧА | Гыйлем
Теләсә нинди хәзерге заман машинасында дифференциал дигән җайланма бар. Ул йөрткеч тәгәрмәчләргә төрле тизлек белән әйләнергә мөмкинлек бирә. Ә бу ник кирәк соң? Җавап видеода.
Газиз Фәттах әзерләде.
—————————————
«Гыйлем»: http://giylem.tatar
«Безнең…
Газиз Фәттах әзерләде.
—————————————
«Гыйлем»: http://giylem.tatar
«Безнең…
Гуманитар гимназия-интернатта укучылар өчен республикакүләм «Туган телем — галимнәр теле» фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Гариза һәм эшләр tbshorg@gmail.com адресы буенча кабул ителә.
Дедлайн — 5 декабрь.
Тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә — https://tbsh.org/galimnar

Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар Википедиясенә өлеш кертәсегез киләме?
Википедиядә татарча язучылар өчен бәйге игълан ителде. Бүләкләү фонды 200 мең сум тәшкил итә.
Бәйгедә катнашу өчен кимендә дүрт материал тапшыру кирәк. Белешмә энциклопедик стильдә булырга тиеш.
Язмалар 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 15 февраль ясалачак.

Азатлык Радиосы
Википедиягә татарча язучылар бәйгесе игълан ителде
Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уза.
Forwarded from Шайхин Шәйхин
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, профессор, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:
«Тарихка нигезләнеп кеше гыйбрәт ала, хәзерге тормышны кора, киләчәк турында уйлана. Әлбәттә, тарихны белмәү – ул бик зур хата. Балаларның тарих белән кызыксынулары минем өчен бик шатландыргыч бер факт булды. Бу юнәлеш киләчәктә дә дәвамын табар дип ышанасым килә».
Галим фән белән кызыксынган укучыларга киңәшләрен дә җиткерде:
⠀
«Чыганак – тарихның нигезе, чыганаксыз тарихны өйрәнү мөмкин түгел. Чыганаксыз тарих буш сүз генә булып кала. Үз сүзегезне әйткән вакытта, хөрмәтле балалар, чыганакны төгәл белеп, аның җитдилеген аңлап эш итегез. Һәр сүзегез нигезләнгән булырга тиеш. Тарихны хис белән генә бәяли алмыйбыз. Чыганакларга таяну – төп кагыйдә.
⠀
Тарихның әһәмиятенә игътибар күбрәк булырга тиеш. Тарихны өйрәнү ни өчен кирәк? “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк” дигән сүзләр дөрес, әмма минемчә аны дөрес итеп аңларга да кирәк. Ничек инде – тарихын белмәгәннең киләчәге юк? Болай эш итәргә кирәктер: тарихны конкрет тормыш юлы белән чагыштырыйк. Һәрбер кеше тормышын алып барган вакытта үзен үткән юлы белән чагыштырып бара, шуңа нигезләнә. Әгәр дә без үткән тормышыбызны барлый алмасак, бүгенге тормышта урыныбызны билгели алмыйбыз бит. Шушы күзлектән караганда бу гыйбарәнең мәгънәсе яхшырак аңлашыла.
⠀
Тарихның актуальлеген, мәгънәсен аңлап эш итегез. Җитди булыгыз, күбрәк укыгыз, битараф булмагыз».

Кадерле гыйлемдәшләр!
Авыр сынауларга бай булган, кешелек тарихына тирән эз салып калдырган 2020 ел да тәмамланды. Бу елны да безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт.
#Гыйлем проекты 2020 елда азрак эшләде, язмаларыбыз да бик сирәк чыкты. Ләкин без тукталмадык. Без исән һәм бездә һаман да дәрт бар. Яңа елда берләшмәбез яңа сулыш алыр һәм татар телендә фән һәм мәгърифәт тарату эшен дәвам итәр дип өметләник.
Сезнең барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле имин гомерләр телибез. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз. Туган телебездә сөйләшергә, язышырга һәм белем алырга онытмагыз! 😊
Ихлас теләкләр белән
фәнгә гашыйклар командасы - "Гыйлем" мөхәррияте

Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/1140