Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Татарстан Җөмһүриятенә 100 ел. Большевиклар тарафыннан төзелгән республика барлыкка килгәнче, аның хәзерге җирләрендә татар дәүләтчелеген төрлечә оештырырга тәкъдим итеп караганнар. Тарихта кимендә 5 дәүләтчелек проекты билгеле.

1. Эчке Русия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте. Бу - аерым территориясез автономия. 100 ел элек тә, хәзер дә татарлар Русиянең төрле өлкәләрендә таралып яши. Автономия аларның милли һәм мәдәни хокукларын якларга тиеш булган.

Мохтарият 1917 елның 22 июлендә Казанда узган Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтаенда игълан ителә.

2. Мохтариятнең дәвамы - Идел-Урал штаты. 1917 елның 29 ноябрендә игълан ителә. Иң максатчан проектның дәүләт органнары да оештырыла: парламенты Милли Мәҗлес, хөкүмәте Милли Идарә, дәүләт башлыгы Садри Максуди була. Русия эчендәге автономия буларак планлаштырылган. 10 меңлек гаскәре дә була (Хәрби Шурага буйсынганнар). Рәсми рәвештә Казанда 1918 елның 1 мартында игълан ителергә тиеш була. Әмма большевикларның каршылыгына юлыга. Нәтиҗәдә, февраль ахырында оешмалары таратыла. Казанда Болак арты өлешендә март аенда штатны яшәтергә омтылалар, әмма "Болак арты республикасы"н большевиклар һәм алар ягында булган татарлар (вәисиләр) куып тарата.

3. Татар дәүләтчелеге проектларына каршы милләтсез дәүләтләр: Урало-Волжская Советская республика концепция буларак кына кала. Ә менә Казанская рабоче-крестьянская советская республика чыннан да оештырыла, 3 ай дәвамында яши. Асылда, Казан губерна исполкомын кабатлый.

4. Идел-Уралга совет альтернативасы буларак, Милли Идарә куып таратылган вакытта ук Татар-Башкорт Совет Республикасы тәкъдим ителә. 1918 елның 23 мартында Милләтләр эшләре буенча халык комиссары И.В. Сталин аның нигезләмәсен дә раслый. Аңа Көньяк Урал һәм Урта Идел җирләре керергә тиеш була. Ләкин проект кәгазьдә генә кала, ә соңрак аннан тулысынча баш тарталар.

5. 1919 елда РСФСР эчендә Идел буе алманнарының эшче коммунасы һәм Башкортстан автономиясе барлыкка килә. Татар совет республикасы концепциясе 1920 елның 26 гыйнварында большевиклар партиясе җитәкчелегенең хуплавына ирешә. Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы эченә хәзерге Татарстан җирләреннән тыш, Уфа, Бәләбәй, Стәрлетамак шәһәрләре һәм өязләре дә, ягъни татарлар күпләп яшәгән территорияләр дә, керергә тиеш булган. 1920 елның 27 маенда АТССР төзү турында декретка РСФСР хөкүмәте башлыгы Ленин, ВЦИК рәисе Калинин һәм ВЦИК сәркатибе Енукидзе кул куялар.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тарихи очыш 🚀 SpaceX ширкәте ике американ астронавты утырган Crew Dragon корабын галәмгә җибәрде!

АКШның 2011 елдан бирле галәмгә астронавтларны үз корабында җибәргәне юк иде.

Тарихта беренче тапкыр галәмгә кешеләрне хосусый ширкәт чыгарды.

Кораб Халыкара галәм станциясенә якшәмбе көнне тоташырга тиеш.
«Гыйлем»гә нигез салучы, аның мөхәррире, Татар яшьләре форумы Советы әгъзасы Айдар Шайхин Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына өстәмә сайлауларда катнаша.

Сез Гыйлем вәкиле өчен тавыш бирә аласыз. 14-30 яшьлек сайлаучыларның гына тавышлары исәпкә алына.

ТӘРТИБЕ:
1. "Открытый Татарстан" сайтына керергә: https://open.tatarstan.ru/polls/
2. "Выборы в Молодежный парламент при Государственном Совете Республики Татарстан" дигән опроска керергә.
3. Система Госуслугига керергә сораячак (Россиянекенә). 4. Авторизация үткәч, опрос ачылачак.
5. Актаныш районы өченче булып ачылачак, аңа кадәр Әгерҗе һәм Аксубай кандидатларын сайлыйсы (тавыш бирмичә алга үтеп булмый).
6. Актаныш - өченче булып ачылачак. Икенче кандидат - Шайхин Айдар Расимович (№25).
7. Калган районнарны үтеп киткәч, "Ваш голос учтен" дигән язу чыгачак.

Тавыш бирү 5 июньгә кадәр дәвам итә.
5 ИЮНЬ КӨННЕ АЙ ТОТЫЛАЧАК 🌕🌏🔭

Ай тотылу тулган Ай Җир күләгәсенә кергәндә күзәтелә. Бу юлы Ай Җирнең ярымкүләгәсе аша гына узачак, шунлыктан күренешне гади күз белән күзәтү катлаулы булыр. Бу максаттан бинокль, телескоп яисә сыйфатлы фотоаппарат куллану киңәш ителә.

Ай тотылу, Мәскәү вакыты белән 20:45 тә башланып, 00:04 тә тәмамланачак. Максималь фаза 22 сәгать 25 минутка туры килер дип көтелә, бу вакытта Ай дискының 56% Җир ярымкүләгәсенә чумачак. Әлеге күренешне, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлкәләрдән тыш, Россиянең бар территориясендә дә күзәтеп булачак.
Дөнья буйлап #morethanweeds хәрәкәте сәяхәт итә. Тирә-ягыбызда үсеп утырган бик күп төрле үсемлекләргә, күзебез ияләшкәнгәдер, күрәсең, игътибар да итмибез. Ә алар арасында дәвалый алырдай, хуш исле никадәр үсемлек бар! Аларның кайберләре белән бу сурәттә дә таныша аласыз.

Сездән дә йорт тирәсендә, бакчада, урамда үскән үсемлек фотоларын көтеп калабыз (сез аларны сәхифәләрегездә #чүпүләнегенәдимә хэштегы белән урнаштыра аласыз). Үсемлекләрнең атамаларын да язарга онытмагыз (нинди үсемлек икәнен билгели алмасагыз, без һәм язылучыларыбыз сезгә ярдәмгә килербез).
Бөек Барьерлы риф - планетабызның чын могҗизасы, дөньяда иң зур мәрҗән рифы. Җир шарында тере организмнардан барлыкка китерелгән иң зур объект та - шушы риф. Ул шулкадәр зур ки, аны хәтта космостан да күреп була!

Риф миллиардлаган нәни организмнардан - мәрҗән полипларыннан төзелгән. Планетабыздагы һәрбер риф үзе тирәсендә гаҗәеп катлаулы мохит барлыкка китерә. Бөек риф та үзенә 1625 төрле балык, 600дән күбрәк төр каты һәм йомшак мәрҗәннәр (кораллар), 215 төрле кош, 30 төрле кит һәм дельфинны, 14 төрле су еланнарын берләштергән. Гомумән, Җирдә билгеле булган барлык диңгез хайваннары төрләренең 25%ы Бөек Барьерлы рифта яши.
Маһинур Фәйзуллина хәзерге Казакъстан якларында туган, Троицкида укыган, Мәскәүдәге татар мәктәбендә татар теле укыткан, Казанда һәм Алабугада булачак укытучыларга белем биргән.

1941 елда сугыш башлангач, үзәктән читкә, Алабуга укытучылар институтына җибәрелә. Биредә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган диссертациясен тәмамлый, Казанга барып, диссертациясен яклый. Озак еллар пединститут студентларына татар әдәбиятыннан лекцияләр укый.

Татар хатын-кызлары арасында гыйльми дәрәҗә алган беренче кеше - Маһинур Фәйзуллина.
Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаров 1921-1924 елларда ТАССР Халык комиссарлары советын, ягъни республиканың хөкүмәтен җитәкләгән. Бу еллар яшь Татарстан дәүләте өчен аеруча катлаулы булган. Кәшшаф Мохтаровка ватандашлар сугышыннан соң калган бөлгенлек, 1920-1921 еллардагы ачлык һәм корылык нәтиҗәләре белән көрәшергә туры килгән.

Мирсәет Солтангалиевны яклап чыкканы өчен Мохтаров һәм ТАССРның башка күренекле җитәкчеләреннән вазыйфаларыннан алына. 1931 елда Кәшшаф Мохтаров үлем җәзасына хөкем ителә, әмма җәзасы 10 еллык концлагерьга алыштырыла. Әмма 1937 елда ул барыбер атып үтерелә.
Баш сөякләре - татарча анатомия
Не чак-чаком и эчпочмаком едины: подборка из 40 телеграм-каналов на разные татарские темы

Мы подготовили большой лонгрид с наиболее популярными каналами, раскрывающими интересы современных татар.

https://ural.tatar/novosti/aktualno/8491-2020-06-22-15-10-49
Август аенда түбәндәге астрономик күренешләр күзәтеләчәк:

2 август – Айның Юпитер һәм Сатурнга якынаюы. Ай Плутонны каплаячак.
3 август – ТУЛГАН АЙ.
9 август – Ай Марсны каплаячак.
11 август – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
12 август – Персеидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Персей йолдызлыгында, сәгатенә 100 метеор күренүе көтелә).
13 август – Венераның (Чулпанның/ Зөһрәнең) көнбатыш элонгациясе*. Айның Әлдәбәран йолдызына якынаюы.
15 август – Айның Венерага якынаюы.
16 август – Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
17 август – Меркурийның Кояш белән кушылуы*.
19 август – ЯҢА АЙ. Айның Регул йолдызына һәм Меркурийга якынаюы.
20 август – Меркурийның Регул йолдызына якынаюы.
25 август – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ.
29 август – Айның Юпитер, Плутон һәм Сатурнга якынаюы.

*Радиант – «йолдызлар яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы.
Татарстан дәүләте оешыр алдыннан үткән гыйбрәтле хәлләр турында комикс-хикәят белән танышырга тәкъдим итәбез.

Рәссам: Урал Нургалиев
❤1