Гыйлемле дуслар, Кояш системасында 8 планета (гафу Плутон, гафу) турында бик шәп инфографикаларыбыз барлыгын онытмадыгызмы? Сайтыбызга кереп сәйярәләр (иске татарча планета дигән сүз) белән яңадан танышып чыгыгыз.
Меркурий: http://giylem.tatar/archives/3227
Венера: http://giylem.tatar/archives/3237
Җир: http://giylem.tatar/archives/3240
Марс: http://giylem.tatar/archives/3243
Юпитер: http://giylem.tatar/archives/3246
Сатурн: http://giylem.tatar/archives/3250
Уран: http://giylem.tatar/archives/3253
Нептун: http://giylem.tatar/archives/3256

Forwarded from Мәктәп проектлары
Гимназия укучылары һәм укытучылары гамәлгә ашыра торган проектлар белән якыннан таныштыра башлыйбыз. Аларның беренчесе мәгълүмати сайтыбызда ук урын алган.
Билгесез Дәрдемәнд - шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевнең тормышына һәм иҗатына багышланган сәхифә. Аның бик күренекле үзенчәлеге шунда: проектта Дәрдемәнднең интернетта иң бай шигырь тупланмасы булдырылган. Элек аның 7-8 шигыре генә интернетка куелган иде. Хәзер исә Дәрдемәнднең әсәрләрен уку һәм күчереп алу мөмкинлеге бар.
Сылтама: https://tbsh.org/derdmend

Октябрь инкыйлабын оештыручы, Коммунистлар партиясен (иң башта - Русия социаль-демократик эшче партиясе) нигезләүче, Россия империясенең калдыкларыннан Совет дәүләтен төзүче. Шулай ук миллионлаган коммунистлар өчен каһарман да, юлбашчы да, кадерле "Ленин бабай" да.
Ил һәм кешелек тарихында роле хакында күп бәхәсләшергә мөмкин, эшчәнлегенә төрле бәя бирергә мөмкин. Әмма аның тирән эз калдырганлыгы бәхәссез. Без барыбыз да аның мирасыннан файдаланабыз яки шул мирас аркасында газап чигәбез.
Бүген аның тууына 150 ел.
Ил һәм кешелек тарихында роле хакында күп бәхәсләшергә мөмкин, эшчәнлегенә төрле бәя бирергә мөмкин. Әмма аның тирән эз калдырганлыгы бәхәссез. Без барыбыз да аның мирасыннан файдаланабыз яки шул мирас аркасында газап чигәбез.
Бүген аның тууына 150 ел.
Forwarded from Мәктәп проектлары
5-7 май көннәрендә бар дөнья гимназия укучыларының фәнни чыгышларын һәм проектларын тамаша итә алачак.
Вәгъдә ителгәнчә, без Һарун Таҗиев исемендәге Фән һәм сәнгать фестивален үткәрәбез. Укучыларның чыгышыннан тыш, Бөекбритания, Австрия һәм Төркиядән кунакларның да лекцияләре тәкъдим ителәчәк. Чараның аерым күрке - Шекспир әсәрләрен татарча, Тукай шигырьләрен инглизчә әдәби уку кичәсе.
Программа түбәндә күрсәтелгән. Барлык чараларны да Youtube аша туры эфирда карап булачак: https://www.youtube.com/channel/UCGUHCWCDXYvAcfJ7cBejGEA
Чатта укучыларга һәм лекторларга сорау да биреп булачак.
Тулы программа һәм өстәмә мәгълүмат: tbsh.org/harounfestt
Һәрбарчагызны чарада көтеп калабыз.
P.S. TAT, RUS, EN - чара алып барыласы телне күрсәтә торган тамгалар

«Ялт-Йолт» — Казан шәһәрендә 1910 елдан башлап 1918 елга кадәр дөнья күргән татарча юмор һәм сатира журналы. Мөхәрире Әхмәт Урманчиев булган. Аның эшендә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм Фатих Әмирхан бик актив катнашалар. Журналда Тукайның әче телле сатирик язмалары да чыга торган булган.
123 саны басылганнан соң 1918 елда совет хакимияте карары белән ябыла.

Хәзерге Норвегия 1814 елга кадәр Дания белән униядә була һәм асылда дат патшаларына буйсына. Наполеон сугышлары тәмамланган чорда ул бәйсезлеккә ирешә, әмма Швеция белән униягә керергә мәҗбүр була. Бу күршеләренә норвегиялеләр 1905 елга кадәр буйсынып яши.
Әмма 1814 елда, бер дәүләттән икенче дәүләт кулына күчкәнче, Норвегия халкы искиткеч кыю адым ясарга өлгерә. 17 май көнендә халыкның Оештыру мәҗлесе Конституция кабул итә.
Төньяктагы гаҗәеп матур табигатьле патшалык әле тагын 91 ел азатлык өчен көрәшәчәк. Әмма 1814 елның 17 маен норвегиялеләр XIX гасырда да, хәзер дә зурлап бәйрәм итәләр. Елның иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме ул.

Бүген Татарстан матбугаты көне. Бәйрәмнең тарихы, ни гаҗәп, Татарстанда түгел, ә ерак Санкт-Петербургта чыккан газета белән бәйле.
1905 елга кадәр Русия империясендә санаулы халыклар гына үз телләрендә матбугат чаралары нәшер итү хокукына ия булган. Алар арасында Казан татарлары булмаган. Озак еллар дәвамында татарларның матбугат сүзенә ихтыяҗын канәгатьләндерә алырдай бердәнбер "Тәрҗеман" газетасы гына чыгып килгән. Аны Кырымда Исмәгыйль Гаспринский гомумиләштерелгән төрки телдә нәшер итә.
Беренче рус инкыйлабы вакытында исә империя хакимияте төрле ирекләр вәгъдә итәргә мәҗбүр була. Сүз иреге - инкыйлабның иң мөһим казанышларыннан.
Санкт-Петербург шәһәрендә яшәгән дин әһеле, ахун, шул ук вакыта Тышкы эшләр министрлыгының тәрҗемәчесе һәм дәүләт хезмәтендә булучы Гатаулла Баязитовка беренче татар газетасын чыгару бәхете ирешә. Аның "Нур" газетасы 1905 елның 2 сентябреннән нәшер ителә башлый. "Нур" сентябрь аенда гына чыга башласа да, аны нәшер итүгә рөхсәт 1905 елның 19 маенда ук бирелә.

1998 елда Татарстанның Дәүләт шурасы карары белән 19 май Татарстан матбугаты көне буларак бәйрәм ителә. Шулай итеп, төньяк башкалада чыккан беренче татар газетасының туган көне Татарстандагы барлык журналистларның һәм матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә әверелә.
Кадерле гыйлемлеләр, узган елны без татар теле укытучыларына ярдәм программасын башлаган идек. Аны дәвам итәбез һәм 16 укытучыны татар журналларына яздырабыз. Хәерле эштә, әлбәттә, сезнең дә ярдәм кирәк.
Әлегә безгә тагын 5000 сум акча җитми тора.
Укытучыларны татарча журналларга яздырырга булышырга теләсәгез, безнең "янчыклар":
Яндекс.Акча: 410011041361086
Сбербанк Онлайн: 89375858971 номерына тоташтырылган.
Рәхмәт!

Хөрмәтле дуслар!
Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт! Бер көн эчендә 7300 сум акча җыелды, шуңа күрә укытучыларны арттырып та яздыра алдык.
"Безнең мирас" журналына 16 укытучыга абунә бүләк ителде.
Изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын! Татар теле укытучылары һәм татарча белем бирүче мөгаллимнәр исеменнән зур рәхмәт!