Forwarded from Ачык Университет
Җәмәгать!
🗓 12-14 ноябрь көннәрендә Акыл фабрикасы форумына чакырабыз.
➡️ Әлеге постта сезне форумның төп темалары белән таныштырабыз.
❗️Форумда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Һәр көнгә аерым теркәлү. Керү түләүсез.
"IT" өлкәсенә теркәлү: https://forms.gle/eQ79DGYM5vuVr8w57
"Заманча мәгариф" өлкәсенә теркәлү: https://forms.gle/eV1GW5e2vUzbzCfP9
"Маркетинг" өлкәсенә теркәлү: https://forms.gle/S5Dgk5YMUcmMD3jo7
"Мәдәният & Урбанистика" өлкәсенә теркәлү: https://forms.gle/atZVb2WDVgoMgyA38
#univertatar

Бөек татар композиторы, татарлар арасында беренче һөнәри көйязарларның берсе, Татарстанда беренче хатын-кыз композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел.
15 яшендә, Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара.
Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла башлый
Ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә бөтен дөньяда Фәлсәфә көне үткәрелә. Философия - цивилизациянең аерылгысыз өлеше, һәртөрле гыйлемлекнең һәм мәдәнилекнең нигезе. Татарларда һөнәри фәлсәфәчеләрнең беренчесе дип Мансур Абдрахманов санала, әмма Кол Гали белән Сәйф Сараины, Мәрҗани белән Зыя Камали да фәлсәфи фикер ияләре түгелме? Гомумән, фәлсәфәнең татарча теле була аламы, яки һәр телдәге философия - милли фәлсәфәме? Бу һәм башка мөһим темалар хакында фикер алышу, фәлсәфәнең аерым бүлекләре һәм сораулары турында татарча лекцияләр һәм презентацияләр тыңлау өчен Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла.
Фәлсәфә түгәрәгенең беренче очрашуында танылган сәясәт белгече Руслан Айсин кереш лекция белән чыгыш ясаячак.
Вакыты: 18 ноябрь, 17:00.
Казан, Островский ур., 15.
Чара оффлайн үтә, Zoom'да онлайн трансляция оештырыла.
Катнашу өчен теркәлү сорала: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1842724/

Хәлбуки: Кайда син, Шүрәле?
Шүрәле каян килеп чыккан? Аның прототибы бармы? Ул никадәр борынгы? Чынбарлыкта аны очратырга буламы?
Шүрәленең булуына ышанмасагыз, безнең дәрескә килеп, “Шүрәле бармаклары”н үзегез тотып карагыз 😜. Шуннан тыш, “Шүрәле тешләре”н дә, аның тәңкәсен дә сезгә күрсәтербез.
Әлбәттә, Шүрәле турында бөтен мәгълүмат җыеп һәм фәнни анализ ясап бу образның серен дә чишәргә тырышырбыз.
Боларның барысын да сезгә Артур Галимҗанов бәян итәчәк.
Вакыты: 20 ноябрь, 17:00
Татар китабы йорты (Островский, 15).

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
📝 Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан итәбез!
🔸Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен Шәриф Камал исемендәге II әдәби премия турында игълан итә.
🔸 Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.
🔸 Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт!
🔸Яшь чикләве: 14-30 яшь
🔸 Премия дигәндә, 2 җиңүчегә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
Татар китабы йорты

👍1
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
https://t.me/yana_el_bot
Дуслар, бездә бик шәп хәбәр бар.✨
Татар китабы йорты һәм IT-лицей @itlkpfu укучылары өр-яңа телеграм бот булдырды.
Без Сезгә яхшы кәеф бүләк һәм көндәлек мотивация бүләк итәргә телибез.
Ничекме?
Бар да гади.
Телеграмдагы эзләп табарга кирәк: YanaElBot
Басарга кирәкле төймә: start һәм help
Тәмам!
Телеграм бот Сезгә көн саен татар язучыларының фикерләрен, канатлы гыйбарәләр, мотивацион сүзләр тәкъдим итеп барачак.
Көнеңнең ничек узачагын белергә, ялкаулыкны җиңәргә, кәефеңне күтәрергә, салкын кышта җылынырга теләсәң, безнең ботны куллан.
Яңа елны безнең белән уздыр. Иң яхшысы бу эшне бүген үк башла😉

Telegram
YanaElBot
Яңа ел боты - сезгә Яңа елга уңышлы кереп китер өчен танылган татар язучыларының цитаталарын җибәрүче бот. Бәйрәм белән!
Дөньяда иң абруйлы язучыларның берсе, Урта җирләрдә яши торган һоббитлар белән эльфларны, явыз Саурон белән хикмәт иясе карт Гэндальфны, Берен белән Лутиэнның мәхәббәт тарихын, үзсүзле, әмма кыю гномнарның батырлыкларын уйлап табып, барча халыкларга җиткергән профессор Джон Рональд Руэл Толкинның тууына бүген 130 ел.
Толкин "Һоббит", "Балдаклар хөкемдары", "Сильмариллион" һәм башка күпсанлы әдәби әсәрләр авторы гына түгел. Кешелек тарихына ул берничә тел уйлап табучы буларак та, инглиз әдәбияты белгече һәм мөһим тәрҗемәләр һәм фәнни хезмәтләрне әзерләүче галим буларак та кереп калды.
Bruno Formagio рәсеме

Эпиктет
Эпиктет – борынгы грек (юнан) фәлсәфәчесе. Безнең эраның 50 – 138 нче елларында яшәгән. Римда ул әүвәл кол булган, аннары аңа ирек бүләк иткәннәр. Соңрак ул Никопольда фәлсәфә мәктәбенә нигез салган.
Заманында ул стоик фәлсәфәчесе Музоний Руфның лекцияләрен тыңлаган. Дөресрәге, аның хуҗасы Эпафродит лекцияләргә йөргән, ә Эпиктет, кол буларак, аңа ияргән.
Эшләргә ярамаганны уеңда да эшләмә
Азат булгач, Эпиктет стоиклык идеяләрен тарату белән шөгыльләнгән. Фәлсәфәнең төп бурычы дип ул кешеләргә чын мөмкинлекләре турында аңлатуны санаган. Тышкы дөньябызны тәшкил иткән нәрсәләр, матди әйберләр бездән тормый, алар безгә буйсынмый. Бу әйберләр үзләре түгел, ә алар турында фикер һәм карашларыбыз гына безне бәхетсез яки бәхетле итә ала. Фикерләребез, омтылышларыбыз, димәк, безнең бәхетебез бездән тора, безнең карамакта кала.
Туган шәһәрең өчен биек биналар төземә, халкын бөек ит – шәһәреңнең бөек иганәчесе булырсың: биек йортларда вак җаннар оялаганчы, тәбәнәк йортларда бөек йөрәкләр яшәсен.
Эпиктет трактатлар язмаган. Әмма өйрәткәннәренең кайбер кисәкләре укучысы Аррианның язмаларында сакланган. Алар «Әңгәмәләр» (Διατριβαί) һәм «Ярдәмлек» (Έγχειρίδιον) дип аталган. «Ярдәмлек» аеруча популяр булган, латин теленә тәрҗемә ителгән текстны башка фәлсәфәчеләр һәм теологлар күп тапкыр шәрехләгәннәр.

Стивен Һокинг, яки Һокиң - иң билгеле һәм популяр галимнәрнең берсе. Аның коточкыч авыруы һәм шундый каршылыкларга дучар булып та, сынмавы һәм фәнни хезмәтен дәвам итүе күпләрне сокландыра. Бөек галимгә бүген 80 яшь тулыр иде.
Һокингның төп эзләнү-тикшеренү өлкәсе — космология һәм квант гравитациясе. Аның төп казанышлары:
📍 кара упкыннарны тасвирлар өчен термодинамиканы кулланган;
📍 1975 елда кара упкыннарның Һокинг нурланышы дип аталган күренеш хисабына таркалуы турында тәгълиматны барлыкка китергән.
📍1971 елда Зур шартлау теориясе кысаларында Һокинг микроскопик кара упкыннар төшенчәсен тәкъдим иткән. Мондый кара упкыннарның массасы миллиардлаган тонна булса да, күләмнәре протон күләменә тигез булыр иде. Әлеге объектлар чагыштырмалылык теориясе (бик зур масса һәм гравитация аркасында) белән квант механикасы (зурлыклары аркасында) арасында тора.

Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрәфәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
1913 елда Габдулла Тукай Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне турында шундый юллар язган. Шагыйрь бөек дин галиме һәм тарихчыны
"Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип атый.
Мәрҗанинең кыйммәтен исән чагында да, тууына 200 ел үткәч тә югары бәһалиләр.

❤1
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең белем бирү программасын башлыйбыз!
8 нче февраль көнне Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үткәреләчәк:
- 12.00 «Нәфис текстны кабул итү һәм тәрҗемә итү үзенчәлекләре», лекция.
Спикер: Чит телләр югары мәктәбен тәрҗемә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы һәм КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты тәрҗемәсе доценты, синхрон тәрҗемәче, телдән тәрҗемә итү укытучысы, Россиянең Тәрҗемәчеләр берлеге әгъзасы Просюкова Ксения Олеговна.
- 14.00 «Әдәби тәрҗемәнең стилистик аспектлары», остаханә.
Спикер: зур халыкара чараларны тәрҗемә итүче, телдән һәм язма тәрҗемә, һөнәри этика һәм дипломатик протокол укытучысы Сингатуллова Алия Амировна.
Онлайн дәресләр Zoom платформасында узачак. Катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлү шарт.

Иртәгә Каюм Насыйриның туган көне, ә "Гыйлем"дә Татар фәне көне искә алыначак. Игътибарыгызга төрле елларда чыккан фәнни-популяр мәкаләләребездән тезмә тәкъдим итәбез.
1. Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы
http://giylem.tatar/archives/2808
2. Атом бомбасы Җирне астероидлардан саклап калырмы?
http://n.giylem.tatar/2021/08/15/nuke-asteroid/
3. Дарвин парадоксы: хәзерге фәннең һомосексуальлеккә карашы
http://giylem.tatar/archives/2762
4. Борынгы һинд фәлсәфәсе
http://giylem.tatar/archives/453
5. Кәрим Тинчурин турында һәркем белергә тиешле 7 факт
http://giylem.tatar/archives/2361

Күренекле татар галиме Каюм Насыйриның туган көнен Гыйлем Татарча фән көне буларак билгеләп үтә.
Татарча фән - ул татар телендә белем алу да, татар телендә алып барылган фәнни эзләнүләр дә, татар телендә аралашкан галим-галимәләр дә, үзләренең татар икәнлеген хәтерләгән барлык фән әһелләре дә.
Гыйлем туплау һәм тарату юнәлешендә эшләребез уңышлы булсын!
#гыйлем #ТатарчаФәнКөне

«Идел» журналының Youtube каналында татар телендә кызыклы фәнни репортажлар чыга. Мәсәлән, Сабаның Лесхоз бистәсендә микроклонлы үрчетү – үсемлекләрне «in vitro» (пробиркада) үрчетү, ягъни үсемлекләрнең клоннарын булдыру, белән шөгыльләнгәнннәрен белә идегезме?
https://www.youtube.com/watch?v=PghbJaAarkY

YouTube
ФӘННИ LAB / Урман тудыручы клоннар / Клонирование растений в Татарстане / Наука / Яшь галимнәр
Татарстанда урманнарны торгызу, яңа үсентеләр сагында торучы үзәкләрнең берсе – Лесхоз селекция һәм орлык эшкәртү үзәге. Ул Саба районының, Лесхоз бистәсендә урнашкан. Биредә бер сезон эчендә 12 миллионнан артык үсенте булдырыла, аларның бер өлешен микроклонлы…
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар нигезендә эшләгәнен белми, һәм мондый мисаллар бихисап. Без Иэн Стюартның китабыннан бер өзекне татар теленә тәрҗемә иттек.
http://giylem.tatar/archives/2721
http://giylem.tatar/archives/2721