Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый».

XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә.

«Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте һәм хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.

Сылтама: http://giylem.tatar/archives/3458
Укыр өчен вакыт: ~ 20 минут
🔥3👍1
Татар китабы йорты (рәсми атамасы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры) каналында музей яңалыклары гына түгел, ә китап, әдәбият, тарих темасына кызыклы язмалар да чыга. Тизрәк язылырга чакырабыз.

https://t.me/tatarkitabi
«Ноктаның бер кисәгендә бер сәгатькә хуҗа булып, дан һәм шөһрәт казану хакына генераллар һәм патшалар агызган кан елгалары турында уйлагыз әле. Бу пиксельнең бер почмагында яшәүчеләрнең икенче, көч-хәл белән күренә торган почмак халкына кылган чиксез явызлыклары хакында да уйлагыз. Аларның ялгышлары шундый еш кабатлана, бер-берсен үтерү теләге шундый көчле, нәфрәтләре шундый ярсулы».

Карл Саганнан өземтә нигезендә ясалган комикс белән «Гыйлем»дә танышыгыз: http://giylem.tatar/archives/2075
🔥4🤔1
Forwarded from ТАТФОРУМ
«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеген бу елны яшь шагыйрьләргә дә бирәбез!📝

📌 шигырьләреңне сәнгатьле итеп башкара беләсең икән
📌 иҗатыңны зур сәхнәдән яңгыратырга телисең икән

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсе сине көтә!

24 март – 15 апрель аралыгында шигырь сөйләгәнеңне видеога яздырып, видеоны интернетка йөкләп, бу гаризаны тутыр: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScKTBjjyKciYuyJIXZV-6Imv67k_Q2ucHC2oWiEwF18lnjXMg/viewform

Тавыш бирү юлы белән сайланып алынган иң-иңнәрнең 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге булачак!

Кызыктыра алдыкмы? Без сине көтәбез🔥
Сез моңарчы ишетмәгән 25 табышмак

Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар. Бөек мәгърифәтче теркәп калдырган акыл уеннары XXI гасырда сәеррәк һәм үзгәрәк яңгырый. Җавап табу өчен шул чор тормышын күзаллый алырга кирәк.

Мәсәлән, Югары менәр: һи-һи, түбән төшәр: һи-һи, уртасында – былбыл кош. Ул ни була? 😉
❤1🎉1
Дуслар, без 3 бүләк уйнатырга булдык! 😍

1️⃣ урынга VR-экскурсия «Переходъ»
2️⃣ урынга «Татар дөньясы» китабы
3️⃣ урынга мерч «Шәриф Камал премиясе»

Конкурста катнашу шартлары бик гади:

🔸 @tatarkitabi Телеграм-каналына язылырга
🔸 Пост астындагы КАТНАШАМ төймәсенә басарга

🎉 14 нче апрель көнне 11:00дә җиңүчеләрне билгеләячәкбез! Уңышлар теләп калабыз!

При поддержке Voge Team
Фәлсәфәченең сыйфатлары

Борынгы грек фәлсәфәчесе Платон шул ук вакытта грек филологы да булган. Бәлки, филологларның иң бөеге дә булгандыр, чөнки нәкъ менә ул бүген дә актуаль булып сакланган һәм әле беркем дә хәл итә алмаган филологик мәсьәләр турында сорау биргән. Өстәвенә, бу мәсьәләр шундый итеп бирелгән ки, һәрбер яңа буын алар хакында беренче адымнардан башлап, соңгы сулышка кадәр уйларга мәҗбүр. Шундый сорауларның берсе – фикер йөртү нәрсә ул?

Гасан Гусейнов мәкаләсе

http://giylem.tatar/archives/3160
🔥2🤔1
Космонавтика өлкәсендә татар шәхесләре

XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар.

http://giylem.tatar/archives/3438
🔥3👏1
Хальфин_Азбука_татарского_языка_1778.pdf
7.1 MB
Беренче татар әлифбасы

Сәгыйть Хәлфин — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, атаклы Хәлфиннәр нәселенең башы.

1767 елда император закон чыгару комиссиясенә (Уложенная комиссия) Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләреннән депутат булып сайлана.

Екатерина II махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче түрәләр әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Адмиралтейство конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгели. Русиядә беренче тапкыр рус кешеләре өчен татар теле укытыла башлый.

С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына. 1778 елда ул «Азбука татарского языка» дәреслеген яза.

✅ Әлеге дәреслекнең бер нөсхәсе бүгенге көндә Татар китабы йорты экспозициясендә саклана.
🔥6👍1
Глютен турында бар дөресе: мифлар һәм фактлар

Соңгы елларда дөньяны чын глютен истериясе биләп алды. Күп кеше составында җилемсә булган ризыкны бар гөнаһларда гаепләп, аннан баш тарта башлады. Әмма дөнья җәмәгатьчелеген шул кадәр куркыткан, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан «массакүләм ашказанын эшләтмәү коралы» дип аталган нинди серле матдә соң ул? Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Василий Макаров, «Популярная механика» журналыннан Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе

http://giylem.tatar/archives/3318
👍2
Телне юкка чыгудан ничек сакларга?

Алдагы 80 ел дәвамында 3000гә кадәр тел юкка чыгарга мөмкин, бу тулы бер мәдәниятларны мәңгелеккә авазларын югалтырга мәҗбүр итәчәк. Бу кыска чыгышында телләр активисты Даниэль Бегре Уделл бөтен дөньяда кешеләрнең ата-баба телләрен яңадан торгызуның һәм үз традицияләрен яңартуның яңа ысулларын табуын күрсәтә һәм барыбызны да бабаларыбызның телләрен өйрәнергә өнди. «Сезнең телне торгызу һәм сезнең мәдәниятне кабул итү - бу үз-үзең булуның көчле ысул», – ди ул. «Гыйлем» проекты тәрҗемәсе. Тавыш — Булат Шәймиев

https://vk.com/video-82724249_456239090
👍7
Ай турында артык билгеле булмаган 10 факт

Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле.

1. Көнкүрештә хөкем сөргән фикерләргә карамастан, Айның тискәре ягы караңгы түгел, ә күренмә ягы кебек үк Кояш тарафыннан еш яктыртыла.

2. Ай өслегендә «Аполлон-11» экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан.

3. Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндезен +120 °С ка, ә төннәрен −170 °C ка җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 °C саклана.

4. Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә.

5. Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта исә аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра.

6. Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренмә як күгендә һәрвакыт Җир «эленеп тора»).

7. Ай инде миллиард еллар елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша.

8. Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла.

9. Ай өслегенең беренче карталары әле телескоп уйлап табылганчы ук төзелә.

10. Киләчәктә Ай термотөш электростанцияләре өчен ягулык буларак кулланылачак һелий-3-нең мөһим чыганагына әверелергә мөмкин.

Владимир Сурдин, астроном, «Просветитель» премиясе лауреаты
Элементы большой науки сәхифәсеннән Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе
👍6🔥2
Баш мие паразитлары

Роберт Сапольскиның «Без кем? Геннар, тәнебез, җәмгыять» китабыннан тәм-том урынына баш миен кулай күрүчеләр турында өзек.

Татарчага Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе
http://giylem.tatar/archives/2887
Керпеләрнең кешеләр белән сугышы

Энәле булсалар да, керпеләр бик күпләрдә соклану уята. Җәйге кичләрдә юл читеннән ашыкмыйча гына үтеп барган энәле йомгакларга карап, ничек елмаймыйсың инде? Ләкин чынлыкта без, кешеләр, керпеләрнең зур дошманы булганбыз икән.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/45
👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Янутлар — искиткеч кызыклы җәнлекләр. Бу хәйләкәр хайванның оста куллары – теләсә нинди ишекне, форточка һәм капкачны, палаткаларны һәм капларны ача торган универсаль бер корал.

http://giylem.tatar/archives/59

Видео: National Geographic
👍5
Стоиклыкта рухи күнегүләр

Стоиклар өчен фәлсәфә әхлакый тәртипләргә ышанулар җыелмасы гына түгел, алар өчен ул даими практика һәм күнегүләрне (аскеза) үз эченә алган яшәү рәвеше дә. Стоикларның фәлсәфи һәм рухи практикаларына мантыйк, Сократча әңгәмә һәм үзең белән әңгәмә, үлемгә читтән торган сыман карау, хәзерге мизгелдә калуны истә тотар өчен игътибарлыкны чыныктыру (Көнчыгыштагы медитациянең кайбер формаларына охшаш) һәм көндәлек проблемнар һәм аларны чишү юллары турында көн саен фикерләү, рефлексияләү керә. Стоиклар өчен фәлсәфә – даими рәвештә гамәл кылу һәм үзеңә искәртеп тору процессы.

«Уйланулар» дигән хезмәтендә Марк Аврелий шундый гамәлләрнең кайберләрен искә ала. Мәсәлән, II китапта шундый юллар бар:

Иртә таңнан үзеңә әйт: Мин бүген рәхмәтсез, усал, сатлык, көнчел, ярдәм кулы сузмый торган кешеләрне күрәчәкмен. Чын яхшылыкны бөтенләй белмәүче һәм авыручыларны… Аларның берсе дә миңа зыян сала алмас, бер кеше дә мине начар юлга алып керә алмас, мин дә кардәшемә ачулана яки аңа нәфрәт саклый алмам; чөнки без бу дөньяга бергә хезмәт куяр өчен килдек.

Аврелийга кадәр Эпиктет та үзенең «Әңгәмәләр»ендә гамәлләрнең өч төрен аерып күрсәткән: фикер йөртү, теләк һәм хирыслык. Француз фәлсәфәчесе Пьер Адо фикеренчә, Эпиктет бу өч төрле гамәлне мантыйк, физика һәм этика белән тиңләштергән. Адо язганча, «Уйлануларда» «Һәрбер максима бу бик тә характеристик topoi (ягъни гамәлләрнең) берсен, яки икесен, яисә өчесен дә үстерә» .

Шеймус Мак Суибн рухи күнегү практикаларын рефлексия практикасына йогынты ясаучылар буларак тасвирлаган. Робертсонның «Когнитив-биһевиораль терапия фәлсәфәсе» дигән китабында стоикларның рухи күнегүләре һәм заманча когнитив биһевиораль терапия арасында охшашлыкларны җентекләп тасвирлый.

Стоиклар шулай ук юанычлы орацияләре белән дә данлыклы. Алар әдәбиятта consolatio традициясенең бер өлеше булганнар. Сенека язган шундый өч юаныч әлегәчә сакланган.

Татар Википедиясеннән
👍4
Ураза гаете мөбарәк булсын!
👍12
Австралия телләре

Тел белгече Николас Эванс Австралиянең җирле телләре, аларның уникаль туганлык системасы һәм монолингвизм проблемасы хакында сөйли.

Күз алдыгызга китерегез: сез бабаларыгыз турында бернәрсә дә белмисез ди, чөнки телегез моңа мөмкинлек бирми, яисә бөтен мәдәни мирасыгыз юкка чыккан яки гомумән булмаган, ди. Австралия телләренә нәкъ менә шундый куркыныч яный. Җирле телләрне өйрәнү бу глобальләшә бара торган дөньяда кешеләрнең, беренче чиратта, үз-үзләренә карашын һәм мәдәниятне кабул итүен үзгәртә ала.

http://giylem.tatar/archives/2677
Алдагы сорауга күпчелегегез дөрес җавап бирде ✔️ Афәрин 👏

🔸 Яңалиф (яңа әлифба/Jaᶇa əlifʙa сүзләреннән кыскартма) - латин алфавиты нигезендә төзелеп, 1928-1938 елларда кулланышта булган яңа татар язуы.

🔸 Рәсми рәвештә төрки телле республикаларда һәм автономияле өлкәләрдә 1928 елда гарәп язуы нигезендәге әлифбаларга алмашка кертелә.

🔸 1938—1940 елларда тизәйтелгән темплары белән кирилл язуы нигезендәге әлифбаларга алмаштырыла.


#яңалиф #яңататарязуы #казанутлары
❤1
Бүген бөек көн, чөнки нацизм идеологиясенә таянып, кешелекне моңарчы күрелмәгән-ишетмәгән золымга дучар иткән дошманны җиңү — зур казаныш. Икенче дөнья сугышы, сәясәт һәм икътисадка корылган бихисап сугышлардан аермалы буларак, тулы бер милләтләрне юкка чыгару, халыкларны коллыкка төшерү максатыннан да алып барылды.

Хөрмәтле язылучылар, һәрбарчагызны Җиңү көне уңаеннан тәбриклибез! Күкләребез аяз, ил-көннәребез имин булсын. Кешелеккә фашизм һәм нацизмның, аларга якын торган башка идеологияләрнең кире кайтуын күрергә язмасын.

Ихтирам белән «Гыйлем» мөхәррияте.
❤16