Яктылык тарихы (
Чыра белән ут кабызудан алып хәзерге яктылык чыганакларына кадәр: ясалма яктылык ничек үзгәрде? Беренче лампаларны, диодларны һәм неон утларын кем уйлап чыгарган? Ясалма яктылыкның киләчәге ничек күзаллана?
http://giylem.tatar/archives/2151
инфографика)Чыра белән ут кабызудан алып хәзерге яктылык чыганакларына кадәр: ясалма яктылык ничек үзгәрде? Беренче лампаларны, диодларны һәм неон утларын кем уйлап чыгарган? Ясалма яктылыкның киләчәге ничек күзаллана?
http://giylem.tatar/archives/2151
❤8
«Тифлы Мэри» (
Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук «Тифлы Мэри» дип тә йөртәләр.
http://giylem.tatar/archives/2783
текст)Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук «Тифлы Мэри» дип тә йөртәләр.
http://giylem.tatar/archives/2783
👍6❤1
Ибраһим диннәре
http://giylem.tatar/archives/1316
(инфографика)
Ибраһим диннәре дип, килеп чыгышларын Ибраһим (Авраам, Аврам) һәм аның гаиләсе белән бәйләгән өч зур динне — иудаизм, христианлык һәм исламны атыйлар. Бу өч традицияне нәрсә берләштерә? http://giylem.tatar/archives/1316
❤1
Саз ташбакасы (Emys orbicularis) күл, сазлык, акрын агымлы һәм сөзәк ярлы елгаларда яши. Төсе кара-зәйтүнсыманнан коңгырт көрәнгә кадәр, аның фонында вак сары нокталар, таплар һәм сызыклар сибелгән. Озын койрыгы, тәпиләрендә йөзү элпәләре бар.
Бу ташбака күбесенчә иртән һәм эңгер-меңгердә актив. Судан еш кына ярга чыгып, кояшта җылынырга ярата. Октябрь аенда кышкы йокыга тала (ләмгә күмелеп, сулык төбендә кышлый), апрель-майда уяна. Бөҗәкләр (саранча, коңгыз һ.б.), кысласыманнар, моллюсклар, чукмарбашлар, бакалар, шулай ук суүсемнәр белән туклана.
Зурлыгы 12 см алып 35 см, авырлыгы исә 1,5 кг кадәр җитә торган саз ташбакасы Көньяк, Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропада, Кавказда, Алгы Азиядә, Төньяк Көнбатыш Африкада таралган. Татарстанда Олы һәм Кече Чирмешән елгалары бассейнында (Нурлат һәм Әлки районнары) очраган. Соңгы елларда Татарстанда күренмәгәнгә күрә, аларны, республика территориясендә юкка чыккан төргә санап, ТР Кызыл китабының өченче, 2016 нчы елгы, басмасыннан сызып ташлаган иделәр.
Узган атнада фоторәссам Александр Богачев Бөгелмә сулыгы яр буенда кызынып яткан ташбакалар фотоларын урнаштырды. Фотолар буенча бу ташбакалар нәкъ менә саз ташбакалары дип билгеләнгән. Якын арада Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Бөгелмә сулыгындагы ташбакаларны тикшерү эшенә керешәчәк. Ташбакаларның чыннан да биредә тереклек итүе ачыкланган очракта, бу урында аеруча сакланыла торган табигый территория булдырылачак.
Сәрбиназ Шәйхелова әзерләде
Чыганаклар:
Татарстан Республикасы табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия (2021);
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Фото: Александр Богачёв

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
✍ Татар китабы йортында татарлардан беренче фәлсәфә докторы һәм профессоры Мансур Абдрахмановны искә алачаклар.
🔸 Быел фәлсәфәче Мансур Абдрахмановның тууына 110 ел тулды. Ул заманында Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультеты деканы була, 1956 елдан башлап тормышының соңгы көненә кадәр диалектик һәм тарихи материализм кафедрасын җитәкли. Университетның фәнни эшчәнлек өчен җаваплы проректоры эшен дә алып бара.
🔸 1966 елда М.Абдрахманов фәлсәфә буенча татарча беренче вуз дәреслеген яза, шул рәвешле, республикада татарча фәлсәфи белем бирүгә нигез сала.
Музеебызда әлеге шәхеснең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә, шулай ук татар телендә фәлсәфә фәннәрен укыту тарихына багышланган дискуссия үтәчәк.
Дискуссиядә Казан федераль университетының гомуми фәлсәфә кафедрасы, диннәрне өйрәнү кафедрасы белгечләре, галимнәр һәм журналистлар катнашачак.
📌 17 июнь
📌 11:00
📌 Керү ирекле
☎️ Теркәлү өчен телефон: +7 (843) 590-80-67

❤2
«Җәйге алан» эксперименты
Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.
http://giylem.tatar/archives/2428

❤1👍1
Дин – кешелек җәмгыятенең аерылгысыз өлеше, тормышның һәрбер даирәсенә диярлек үтеп керә алган күренеш ул.
Диннәр тарихына кереш курс аша диннәрнең барлыкка килү тарихы һәм хәзерге халәтләре турында мәгълүмат алып була. Курста дөньякүләм таралган диннәрнең барысы турында да лекцияләр урын алган, фәкать ислам дине генә төшереп калдырылды. Татар дөньясында исламның урыны башка дәрәҗәдә булу сәбәпле, аның турында мәгълүматны бер лекция белән генә җиткерү дөрес түгел дип табылды.
Диннәр тарихы турында онлайн курсны «Ачык университет»та үтеп була: https://univer.tatar/course/22/

🔥3
Әфәнделәр вә ханым-туташлар, безнең каналга язылучылар саны 400дән артты. Безнең өчен мөһим булган бу датаны билгеләп, безнең рухташ каналларны искә аласы килә.
Оешмалардан
@tatarkitabi — Татар китабы йорты [2019 елдан Гыйлем - Татар китабы йорты резиденты]
@tatforum — Татар яшьләре форумы 2015 елдан Гыйлемнең даими партнеры
@millikitaphane — иң кәттә чаралар, шул исәптән фәнни-популяр очрашулар да үткәрә торган милли һәм глобаль локация
@univertatar — Ачык университет, гасырлык хыялның онлайнда чынга аша барышы
Матбугат чараларыннан
@beznenmiras — сыйфатлы һуманитар мәгълүмат тәкъдим итә
@idel_tatar — «Идел»дә Гыйлемче, фәннәрне дөньяга танытучы Сәрбиназ искиткеч кызыклы мәкаләләр яза
@yalkyn — 2015 елдан «Гыйлем»нең партнеры, даими фәнни рубрика чыгара торган яшүсмерләр журналы
@azatliqradiosi — Легендар радиостанция, ә хәзер интернет портал; Азатлык һәрвакыт «Гыйлем» яңалыклары турында яза.
Татарча фәнни-популяр каналлардан
@tarihikanal — иң абруйлы тарихи канал
@mektupler — «Гыйлем» дусты, Һарри Поттер тәрҗемәчесе Азат Якуповның деколониаль эзләнүләре
@fan_soyli — укытучы, «Гыйлем» дусты, Һарри Поттер тәрҗемәчесе Заһир Хәсәновның кызыклы фәнни фактлары
@ochabiz — галәмчелек турында иң кызыклы яңалыклар.
Башка кызыклы фәнни-популяр проектларның сылтамаларын комментарийларда калдырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

❤8👍7
Кабан күле буенда татар әдәбияты турында чираттагы әңгәмә: «Милләт аналары».
https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2079641/

👍2
Яңа бакыйлык. Хәзерге заманның 5 фәлсәфи проблемасы
Фәлсәфә һәрдаим мәңгелек диеп әйтә ала торган сорауларга җавап эзләү белән мәшгуль: Ходай һәм дин, җан һәм матдә, җаваплылык хисе һәм вөҗдан иреге. Соңгы ике гасыр эчендә исә фәлсәфәчеләрнең алдында яңа бурычлар барлыкка килде. Хәзерге заман фәлсәфәчеләре нәрсә белән кызыксына һәм бүгенге көндә нинди сорауларны яңа классик мәсьәләләр дип әйтеп була?
http://giylem.tatar/archives/551

Пешкәкле пар машинасы тарихыннан
Беренче пар машинасын XVII гасырның 90 нчы елларында француз уйлап табучысы Денни Папен төзи. Ул бик тупас, камилләшеп җитмәгән була.
http://giylem.tatar/archives/3341

👍5🔥1
TED Ed татарча: Чәй тарихы
Чәй – дөньяда судан кала иң еш кулланыла торган эчемлек. Планетабызның төрле төбәкләрендә һәм мәдәниятләрендә аны төрлечә әзерлиләр һәм эчәләр. Бу гаҗәеп эчемлек кайда уйлап табылган һәм ничек шулай популяр булган соң?
https://www.youtube.com/watch?v=wAUyleuicw8

YouTube
TED ED ТАТАРЧА | ЧӘЙ ТАРИХЫ | Giylem
Чәй – дөньяда судан кала иң еш кулланыла торган эчемлек. Планетабызның төрле төбәкләрендә һәм мәдәниятләрендә аны төрлечә әзерлиләр һәм эчәләр. Бу гаҗәеп эчемлек кайда уйлап табылган һәм ничек шулай популяр булган соң?
___________________________________…
___________________________________…
👍9🔥2❤1
Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Наш главный проект этого лета – представляем 5 антиутопий на татарском 💯
В последние месяцы жанр "антиутопий" стал особенно популярным. "Әйдә! Online" представляет 5 самых известных антиутопий, которые описывают становление авторитарных и ужасы тоталитарных обществ. Большинство текстов выходят на татарском языке впервые.
1. "1984" татарча – Джордж Оруэлл
🔗 Ссылка-зеркало, если у вас нет vpn
2. И, могҗизалы яңа дөнья (О дивный новый мир) — Олдос Хаксли
🔗 Ссылка-зеркало
3. Чебеннәр хакиме (Повелитель мух) — Уильям Голдинг
🔗 Ссылка-зеркало
4. Ачкычлы әфлисун (Заводной апельсин) — Энтони Бёрджес
🔗 Ссылка-зеркало
5. Мал утары (Скотный двор) – Джордж Оруэлл
🔗 Ссылка-зеркало
Тексты сокращены и адаптированы для изучающих язык. К ним прилагаются подкасты-аудиокниги. Читайте и слушайте любимые произведения вместе с "Әйдә! Online"!
📚 Все тексты и аудио доступны здесь
Ссылка-зеркало

Азатлык Радиосы
Әйдә!Online – Антиутопия татарча
Жанр "антиутопия" полюбился нашим читателям особенно в последние месяцы. "Әйдә! Online" представляет 5 самых известных в мире антиутопий, которые описывают ужасы тоталитарного общества. Большинство текстов выходят на татарском языке впервые. Мы сократили
❤3
Кырмыска сугышлары
Зоолог Шон О’Доннелл күчмә кырмыскалар, аларның химик коралы, һәм төрле кырмыскалар арасындагы бәрелешләр турында яза.
http://giylem.tatar/archives/2773

Сулы стакан кинәт кенә яртылаш бушаса, нәрсә булачак?
Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар.
http://giylem.tatar/archives/2571

👍1
Forwarded from Казан Мэриясе
Онлайн мәктәпкә рәхим итегез!📲
2 нче татар гимназиясе сайтында мәктәп фәннәрен татарча өйрәнеп була.
Уку материалларының төп блоклары - әзер видеолекцияләр.
Дәресләрне түбәндәге платформаларда табып була:
Сайтта⤵️
https://sites.google.com/g2kzn.org/online-mektep/%D1%82%D3%A9%D0%BF-%D0%B1%D0%B8%D1%82
Ютуб каналда⤵️ https://www.youtube.com/channel/UCm_zeeS1t55rezIArS4au_g/playlists
Проектның максаты: интернетта татар телендә укыту эшчәнлеген тормышка ашыру.

👍9❤1
Нәрсә ул дислексия?
Дислексия һәр бишенче кешегә хас, ләкин ул төрле кешедә төрлечә чагыла. Бу сөйләм авырлыгы киң спектрга ия, аны «нормаль» һәм «хаталы» сыман категорияләргә кертеп тә булмый. Әлеге TED Ed дәресендә Келли Сэндмэн-Һерли дислексиягә тарыган баш миенең эшчәнлеге хакында яңадан уйлап карарга һәм кеше баш миенең нейротөрлелеге өчен сөенергә чакыра.
http://giylem.tatar/archives/3029

👍5❤4
Без сезнең өчен Кояш системасында баручы иң зур әһәмияткә ия булган алты күренешне җыйнадык. Әлеге күренешләрнең барлыкка килүе чыннан да бик тәэсирле һәм куркыныч! Без сезне галәм сәхнәсендә менә хәзер дә баручы, хәрәкәттәге искиткеч тамашага күз салырга һәм галәмнең бөтен нечкәлекләрен тоярга чакырабыз. Шуны онытмагыз: безнең йортыбыз искитмәле урында – галәмдә урнашкан, һәм анда баручы могъҗизалы тамашаны күрү өчен, безгәң бары күзләребезне күк киңлекләренә генә күтәрергә кирәк.
http://giylem.tatar/archives/540
http://giylem.tatar/archives/540
👍7
Панисламизм: 1906 ел карашы
«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез.
http://giylem.tatar/archives/2415

🔥5