Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы
Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.
http://giylem.tatar/archives/2808

🔥1
Forwarded from Ачык Университет
"Тархан" лекториенә рәхим итегез!
23 июль Болгар шәһәрендә "Тархан. Профессорлардан тарихлар" лекторие узачак.
Чараның тәртибен постта күрә аласыз.
Катнашу өчен гариза тутырырга зарур: https://forms.gle/vx7yZK2XmJUd4Jzp6
Ике лекция русча булачак, башкалары татар телендә.
7:30 – Юнусов мәйданыннан Болгарга китү
16:30 – Казанга кайтып китү
Программада - атаклы галимнәребез. Чараның модераторы – Айрат Фәйзрахманов.
Лекторий "Ага-Базар" II Халыкара этномәдәни фестивале кысаларында узачак.
#тархан #univertatar

👍5🔥4
Яраткан эчемлекләребез — чәй һәм каһвә турында татарча TEDEd дәресләрен карап алырга була. Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!
Каһвә һәм кофеин: https://youtu.be/dvx4PzOVgQ8
Чәй тарихы: https://youtu.be/wAUyleuicw8

YouTube
TED ED ТАТАРЧА | КОФЕИН БЕЗНЕ НИЧЕК ЙОКЛАТМЫЙЧА ТОТА? | Giylem
Ел саен дөньяда 100 000 тоннадан күбрәк кофеин кулланыла. Бу 14 Эйфель манарасының авырлыгына тигез! Кофеин, хәтта тиешенчә йокламасак та, безгә уяу булырга, игътибарны тупларга һәм җитез калырга ярдәм итә; ләкин шул ук вакытта ул кан басымын күтәрә һәм…
❤8👍1
«Гыйлем» җанланырга җыена
Заманында Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән һәм астрономиядән философиягә кадәр төрле темаларга мәкаләләр, инфографика һәм подкастлар чыгарган «Гыйлем» проекты эшчәнлеген яңарта һәм янәдән волонтерлар җыя. Бу проект тулысынча энтузиаст ихтыярилар тарафыннан алып барыла. Уникаль командага хәзер син дә кушыла аласың, рәхим ит!
Анкетаны тутыр / Заполните анкету: https://forms.gle/6d1fzwbg2MXTFhjm9
Легендарный татарский научпоп «Гыйлем», переводивший лекции от TED и романы о Гарри Поттере, объявляет о скором перезапуске и наборе волонтеров. Проект создан и поддерживается силами энтузиастов, работающих полностью на добровольной основе — примерно как в Википедии. Теперь вы тоже можете стать частью уникальной команды!

Google Docs
Волонтерлар анкетасы
Заманында Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән һәм астрономиядән философиягә кадәр төрле темаларга мәкаләләр, инфографика һәм подкастлар чыгарган «Гыйлем» проекты эшчәнлеген яңарта һәм янәдән волонтерлар җыя. Бу проект тулысынча энтузиаст ихтыярилар тарафыннан…
❤18👍3👏2
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт бәйрәмен - Республика көнен бәйрәм итә. 32 ел элек Татарстан АССР Югары Советы тарихи адым ясый: Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
Республиканың рәсми мәгълүмат порталында шундый сүзләр теркәлгән: "1990 нчы елдан башлап Республикада өч мөһим документ: Дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция һәм “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында” Шартнамә кабул ителде. Документларның өчесе дә хокукый базаны гына түгел, ә җәмгыятьнең сәяси тотрыклыгын, икътисади реформаларның нигезен тәшкил итә".
Җөмһүрият бәйрәме котлы булсын!

❤21👍2
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Игътибар! Нургали Надиевның 140-еллыгына багышланган түгәрәк өстәлгә чакырабыз
2022 елның 6 октябрендә Татар китабы йортында Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты белән берлектә атаклы педагог Нургали Надиевның 140-еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештырылачак.
Түгәрәк өстәл «Совет Россиясендә педагогик кадрлар әзерләүнең тарихи тәҗрибәсе. Көнчыгыш педагогик институтының 100-еллыгына» илкүләм конференциясе кысаларында үтәчәк.
Чарада Нургали Надиевның татар милли мәгарифен оештыруда, татарча дәреслекләр язуда һәм педагогик кадрлар тәрбияләүдә роле турында фикер алышу күздә тотыла.
Милли мәгариф тарихы белән кызыксынган коллегаларны түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. Гаризалар shajhin@tatmuseum.ru электрон почтасы аша 22 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

👍7👏3
Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.
Бетсен патша, янсын тәхет,
Безгә сугыш кирәкми шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.
Җырның тарихы турында монда укырга була: http://beznenmiras.ru/kozge-achy-zhillarda-2/

beznenmiras.ru
"Көзге ачы җилләрдә" җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез
👍11❤4
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
30 октябрь — сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Татар китабы йорты һәм Ачык университет Казанның Пләтән ягы буенча җәяүле сәяхәт оештыра.
Пләтән жирлегенең төрмәсе, хастаханәләре, халкы, сәнәгате, мунчасы һәм сабыны, зираты, мәчетләре, чиркәүләре һәм чикләре турында белербез. Яшәү һәм үлем, зыялылар һәм «урам егетләре», байлар һәм эшче халык каршылыгы турында сөйләшербез.
Әдәби, тарихи һәм урбанистик променадны тарихчы Айрат Фәйзрахманов алып бара.
Теркәлү өчен сылтама: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2214944/
📌 Катнашу бушлай, алдан теркәлү сорала.
📆 30 октябрь, 14:00
🌐 Җыелу ноктасы — Мехчылар мәдәният йорты (Казан, Г. Тукай ур., 91 йорт).

👍7❤1
Әгәр без өстәлгә бер кечкенә әйбер, мәсәлән, кәгазь, йон, йомычка һ.б. куеп, аның өстеннән канат яки башка нәрсә белән җилпесәк, ул әйберебез идәнгә очып төшәчәк. Без бит кулыбыз белән аңа тимәдек, шулай да ул очып төште. Ни өчен алай?
http://giylem.tatar/archives/269
http://giylem.tatar/archives/269
👍16
Кеше эчендә — генетик кунаклар
Кеше геномында гаҗәеп зур күләмнәрдә мәгълүмат һәм 22 меңгә якын ген бар, тик, дөресен әйткәндә, аларның барысы да кешенеке түгел. Безнең ДНӘнең 8% борынгы вируслар калдыкларыннан тора, ә тагын 40% — шулай ук вируслы килеп чыгышлы генетик кодның кабатлана торган чылбырлары. Бу гаять зур вируслы өлкәләр – гади эволюцион реликтларга караганда куркынычрак: алар, склероз, гемофилия һәм ян амиотрофик склероз (ЯАС), шулай ук деменция һәм яман шешнең кайбер төрләре кебек авыруларның киң спектрына бәйле булырга мөмкин.
Укырга: http://n.giylem.tatar/2021/08/15/genom-dna/
Айнур Гыйлаев тәрҗемәсе

👍19
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Гыйлемле Йорт: ГАЛИМҖАН ШӘРӘФ ҺӘМ АНЫҢ КЫЛГАННАРЫ 📌
Шәрәфләр гаиләсе — XX гасыр башы иҗтимагый тормышының күгендә балкыган якты йолдызлар ул. Бертуганнарның берсе, Галимҗан Шәрәфнең (1896 — 1950), кылган эшләре киң колачлыгы һәм темаларның төрлелеге белән гаҗәпләндерә.
Берничә ел дәвамында ул татар язуын үзгәртү буенча Татарстан АССР хөкүмәте каршында оештырылган комиссиянең гыйльми сәркатибе дә булып тора. Махсус лекциядә Г. Шәрәфнең татар язуы реформасына керткән өлеше турында сөйләрбез.
Лектор — Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова.
📅 17 ноябрь, 16:00
🎟 100 сум, кассада яки онлайн (Пушкин картасы белән мөмкин)
📍 Теркәлергә кирәк: yort.tatar/registration
«Гыйлемле Йорт» — Татар китабы йортының фәнни-популяр проекты. Аның кысаларында һуманитар белемнең төрле тармакларына багышланган лекцияләр укыла.

👍10
Forwarded from ӘЙДӘ!
Для развития канала “ӘЙДӘ” @tatafisha решили начать новую рубрику “Нәрсә һәм кайда” #нәрсә_кайда , где накануне будем публиковать все интересные на наш взгляд татарские мероприятия на следующий день. Не откладывая в долгий ящик, начинаем уже сегодня.
👍7
Forwarded from ӘЙДӘ!
Итак, #нәрсә_кайда
17 ноября:
16:00. Галимҗан Шәрәф һәм аның кылганнары. Лекция
100 сум. Теркәлү өчен сылтама: http://yort.tatar/registration
18:30. Китап җыены
Түләүсез. Татар китабы йорты (ул. Островского, д. 15)
18:30 "Ромео и Джульетта". Спектакль
Кариевский театр
https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1165
15:10 “Приключения маленького Бахи” (Дагестан). Кино
Кинотеатр “Мир”
https://kinoteatr-mir.ru/release/18288

yort.tatar
Чараларга теркәлү
Татар китабы йорты чараларына теркәлү өчен иң уңайлы урын
👍10
Бүген дөньяда фәлсәфә көне билгеләп үтелә. Философия, яки фәлсәфә - кешелек җәмгыяте үсеше өчен искиткеч зур әһәмияткә ия булган фикерләү формасы. Фәлсәфә дөнья һәм җәмгыять яшәешенең иң гомуми сорауларын да, сорау бирү ысулларын, танып белү һәм әхлак мәсьәләләрен дә өйрәнә.
Фәлсәфә көне уңаеннан "Гыйлем" берләшмәсе фәлсәфәчеләрнең өземтәләре белән махсус открытка - ачык хатлар әзерләде. Аларны бүген Татар китабы йорты тамашачыларына бүләк итәчәкләр.

👍16🔥4❤1