Гыйлем
632 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Микродулкынлы мичләрдәге гадәттән тыш югары ешлыктагы нурланыш (СВЧ-излучение) сәламәтлеккә зыян салсын өчен, сезгәтиешле нормаларны үтәми торган мич янында терәлеп диярлек сигезәр сәгать басып торырга туры килер иде. Шуңа күрә, һич курыкмыйча, микродулкынлы мичләрне сәламәтлеккә зыянлы түгел дип әйтә алабыз.
Мондый мичтә җылытылган ризыкның молекула төзелеше үзгәрми, микродулкыннар ризыктагы су молекулаларын тизрәк хәрәкәтләнергә һәм, шул рәвешле, продуктны җылытырга мәҗбүр итә генә.

#сорагыйлем
Бераз икътисади терминология.
Уңышка ирешүче кешеләрнең тагын бер сере ул – үзләре турында яхшы фикердә булу. Юк, сез уйламагыз, ул уңышлы кешеләрнең кайберләре сездән дә күбрәк хата ясыйлар. Иң мөһиме...

Укырга: http://telegra.ph/%D2%AE%D0%B7-%D2%AF%D0%B7%D0%B5%D2%A3%D3%99-%D1%8F%D1%85%D1%88%D1%8B-%D0%BC%D3%A9%D0%BD%D3%99%D1%81%D3%99%D0%B1%D3%99%D1%82-12-27

#post #successSecret
Кызыклы җан ияләре турында — «Гыйлемдә»

Альбомга күчәргә: https://vk.com/album-82724249_232927410
Ел буе Азатлыкның "Фән-фәсмәтән" шәлкеме укучыларыбызны фән-технология дөньясы яңалыклары белән таныштырып торды. Йомгак ясарга вакыт. Фән дөньясында булган иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны барлыйбыз.

Укырга: http://www.azatliq.org/a/28199477.html
Сүзебезне йомгаклап, сәламәт һәм бәхетле тормыш белән яшәү «формуласын» чыгарып карарбыз. Моның өчен өч кагыйдәне исәпкә алу кирәк.

Беренчесе – төп физиологик ихтыяҗларны канәгатьләндерү. Бу – ашау, йокы, уңайлы температура, физик активлык, метаболик ихтыяҗлар.

Икенчесе – гаилә тормышында канәгатьлек хисе булу. Бик мөһим фактор – яраткан кешеңнең булуы, тик аны югалту бик авыр кичерелә.

Өченчесе – тормышның үзеңә мөһим булган өлкәләрендә уңышка ирешү. Бик зур уңышларга ирешү алай ук мәҗбүри түгел, һәм бу гел мөмкин дә булмый. Шуңа күрә үзеңнең һәр уңышыңның кадерен белергә кирәк: казанышлар кешегә бик зарур, чөнки алар ярдәмендә сәламәтлегебез формалаша.

Фәнни-популяр язма тулысынча: http://giylem.tatar/?p=1893
2017 елда күк йөзендә иң мөһим күренешләр

3 гыйнвар — Квандрантидлар метеор агымының иң куәтле чагы.
11 февраль — ярым күләгәле ай тотылуы. Русиянең бар территориясендә күзәтеп була.
11 февраль — 45Р/Хонд-Мркос-Пайдушакова кометасы Җирдән 12 млн чакрым ераклыкта очып үтә. Йолдыз зурлыгы +6,5m булыр дип көтелә.
26 февраль — боҗрасыман кояш тотылуы. Чили һәм Аргентинада күренә.
8 апрель — Юпитеның капма-каршы торышы. Планетаны күзәтер өчен иң уңайлы шартлар булачак.
15 июнь — Сатурнның капма-каршы торышы. Планетаны күзәтү өчен иң уңай вакыт.
7 август — өлешчә ай тотылуы. Русия биләмәләрендә яхшы күренә.
12 август — Персеидлар метеор агымының иң актив чагы. Сәгатенә 100әр метеор төшәчәк.
21 август — тулы кояш тотылуы. АКШ та күренә.
14 декабрь — Геменидлар метеор агымының иң куәтле чагы. Сәгатенә 100әр метеор.
Channel name was changed to «Гыйлем/MAKSAT»
Кар бөртекләре микроскоп астында. Һәрберсе бердәнбер.
#кар #татар #казан