3 октябрьдә лекторийның яңа сезонын ачабыз! Беренче очрашуда яңгыраячак чыгыш Идел-Урал төбәгендә төрки музыка уен коралларының тарихын үз эченә алачак. Яңа сезонның беренче лекторы – Алмаз Әсхәдуллин.
Татарстан урамы, 2 нче йортка рәхим итегез! 18:00 сәгатьтә башлана.
#хәлбуки #лекторий #гыйлем #тарих #уенкораллар

ГЫЙЛЕМ ФӘННИ ПОДКАСТ ЧЫГАРА БАШЛЫЙ
Гыйлем.татар сайтында чыккан мәкаләләребезнең кайберләрен машинада барганда яки өйдә төрле мәшәкатьләр белән мәшгуль булганда тыңлап булачак.
Беренче язма – Социаль челтәрләрдә кеше
Soundcloud: https://soundcloud.com/giylem/sotsial-cheltrlrd-keshe
Giylem.tatar: giylem.tatar/archives/2728

SoundCloud
Социаль челтәрләрдә кеше
Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологлар
Теләсә нинди хәзерге заман машинасында дифференциал дигән җайланма бар. Ул йөрткеч тәгәрмәчләргә төрле тизлек белән әйләнергә мөмкинлек бирә. Ә бу ник кирәк соң? Җавап видеода.
https://youtu.be/iA2KJMEwuAU
https://youtu.be/iA2KJMEwuAU
YouTube
Машина дифференциалы принцибы | ТЕХНИКА ТАТАРЧА | Гыйлем
Теләсә нинди хәзерге заман машинасында дифференциал дигән җайланма бар. Ул йөрткеч тәгәрмәчләргә төрле тизлек белән әйләнергә мөмкинлек бирә. Ә бу ник кирәк соң? Җавап видеода.
Газиз Фәттах әзерләде.
—————————————
«Гыйлем»: http://giylem.tatar
«Безнең…
Газиз Фәттах әзерләде.
—————————————
«Гыйлем»: http://giylem.tatar
«Безнең…
Бу мәкаләдә сәнгать тарихчысы, Оксфорд университеты галиме Мартин Кемп Мона Лизаның барлыкка килүе һәм Леонардо рәсем сәнгатенең фәнни нигезләре һәм аның геологиягә керткән өлеше хакында тәфсилләп аңлата.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2963
Сирена Миндубаева тәрҗемәсе

Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар? Әлеге халәтнең симптомнарын һәм дәвалау ысулларын T&P өйрәнгән.
https://soundcloud.com/giylem/sadness-will-end-sezonly-affektiv-taypylysh-nrs-ul
https://soundcloud.com/giylem/sadness-will-end-sezonly-affektiv-taypylysh-nrs-ul
SoundCloud
Sadness will end: сезонлы аффектив тайпылыш нәрсә ул?
Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Н
Аналитик фикерләү, «бер проблеманы хәл итү өчен, мәгълүматларны анализлау һәм проблеманы тудырган элементларны күз алдына китереп нәтиҗәгә ирешү өчен гамәлгә ашырылган систематик фикерләү стиле» дип билгеләнә. Аналитик фикерләү сәләтен үстерү өчен түбәндәге ысуллар бар…
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2981
Tansılu Altay тәрҗемәсе

10 декабрь — Кеше хокуклары көне.
II Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, БМО үз эшен башлап кына җибәргәндә, иң беренче документларның берсе итеп кеше хокукларын игълан итә торган гомуми, универсаль декларация языла. Ул озын түгел, нибары 30 матдәдән генә тора. Бу документ бер дәүләтне дә ни дә булса эшләргә мәҗбүр итми, матдәләргә каршы килгән дәүләт һәм кешеләрне җәзалау турында да әйтми.
Чыннан да, бу нибары декларация генә. Ләкин 1948 елдан соң кабул ителгән, кеше хокукын искә алган һәрбер халыкара документ бу универсаль өндәмәгә нигезләнә, аның абруен таный һәм кыйбла итеп күрә. Бүгенгесе көндә кеше хокукларын яклаучы төп оешма булган БМОның Кеше хокуклары шурасы үзенең эшен тулысынча шушы декларация нигезендә алып бара.
Кеше хокукларының гомуми декларациясе комикс форматында татарча: http://giylem.tatar/?p=2335
Кеше хокукларының гомуми декларациясе тексты: http://www.udhr.de/ttr.html

Гыйлем укый: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр (аудио)
https://soundcloud.com/giylem/salikh-sydshev-turynda-istleklr-tiem-turynda-gyylem
https://soundcloud.com/giylem/salikh-sydshev-turynda-istleklr-tiem-turynda-gyylem
SoundCloud
Салих Сәйдәшев турында истәлекләр – Әтием турында
Салих Сәйдәш турында истәлекләр – подкаст
«Әтием турында» (Альфред Сәйдәшев)
Текстны укыды: Гөлфия Габдуллаҗанова
Чыганагы: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- К

Ни сәбәпле котып балкышы төрле төстә була?
Котып балкышы - һавадагы молекулаларның Кояш җиле кисәкчәләре белән бәрелешүе нәтиҗәсе. Тәэсирләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярсынган халәттәге атомнар һәм молекулалар артык энергиядән күренмә диапозондагы нурланыш таратып котылалар. Бу нурланышның төсе турыдан-туры корылган кисәкчеләрнең нинди атом яисә молекула белән бәрелешүенә бәйле:
• кызыл төс – газ тыгызлыгы түбән булган 200 км-дан югарырак катламнарда уттуарның (кислородның, О) ионлашу нәтиҗәсе;
• яшел төс –200 км-дан түбәнрәк катламнардагы уттуарның (кислородның, О) ионлашуы;
• ал төс – кызыл һәм яшел төснең кушылмасы;
• шәмәхә төс – атмосфераның түбән катламнарындагы азот молекулаларының (N2) ионлашуы.

Nature журналы һәр елның ахырында фән эшенә зур өлеш керткән һәм гыйлем әһелләренең көндәлек тормышына йогынты ясаган шәхесләрне билгели. 2018 елның иң әһәмиятле фән эшлеклеләре белән танышыйк.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2992